ТӘРБИЯ СӘГАТЕ “БЕЗГӘ КУРКЫНЫЧ ЯНЫЙ”

Тема:  Безгә куркыныч яный!       Максат: 1. Укучыларга кеше тормышы өчен нинди куркыныч   яный һәм аларны белергә кирәклекне аңлату.               2. Укучыларның сәламәтлеген саклау куркынычсызлык   техникасы кагыйдәләрен дөрес үтәү күнекмәләрен   үстерү.               3. Укучыларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү.       Материал: энцеклопедия школьника,  рәсемнәр, презентация,    канатлы сүзләр.                           Дәрес барышы: 1. Тәрбия сәгатен оештыру.      Исәнмесез укучылар! Тәрбия сәгатен башлыйбыз. Безнең бүгенге тәрбия сәгате “ Безгә куркыныч яный” дип атала.  -Укучылар әйтегез әле, көтелмәгән хәлләр дип без нәрсәләргә әйтәбез?  (Укучылар җавабы) -Рус телендә бу сүзне чрезвычайные ситуации дип атыйлар. Аларга: сугышлар, террактлар, кеше урлау, заложникка алу, көчләү,Зарарлы гадәтләр, азартлы уеннар керә. -Әйе укучылар, кешелек өчен зур зыян салучы, һәлакәт китерүче, кеше гомерләрен өзүче күренешләр күп.  Бу күренешләрне без социаль характердагы хәлләр дип атыйбыз. Сугышларны гына алыйк. Кешелек үз гомерендә күп сугышлар күргән. -                      Әйтегез әле, Сез нинди сугышлар турында беләсез? Укучылар җавабы  ( 1.Илләр арасында барган сугышлар.  2. Гражданнар сугышы. 3. Бөек Ватан сугышы һ.б.   Укучылар мин сезне статистика белән таныштырып китәсем килә: 17 гасыр – 950 мең,  18 гасыр – 1563 мең,  Напалион сугышы – 900 мең, 1815-1914 – 630 мең Беренче бөтендөнья сугышы – 13,6 миллион, 1919 – 1939 елгы сугыш – 668 мең Икенче бөтендөнья сугышы – 50 миллион,   1990 – 2000 елгы сугышларда – 35-40 миллион кеше гомере өзелгән. Кеше гомере бик кадерле укучылар. Ул өзелгәннән соң аны кире кайтарып булмый. Шуңа күрә дә тыныч тормышта яшәргә һәркемнең тулы хокукы бар.  Көтелмәгән хәлләрнең икенче төре:  Терроризм. Бу сүз нәрсә дигәнне аңлата?    “Terror” –курку, дәхшәт дигәнне аңлата. Бу сүзне бүген дөньяда белмәгән кеше юктыр.Кешеләр бу күренеш алдында үзләрен яклаучысыз, көчсез итеп тоя. Бу бик зур проблема  Кешелек дөньясы өчен. Ул күп кенә илләрне биләп алды. Һәр граж-дан террор алдында үзен көчсез, саклаучысыз итеп хис итә. 2011 елның 11 сентябрен искә төшерик. АКШ. Кешелек дөньясы өчен иң куркыныч терракт булды ул. Бу актта 2823 кеше( 80 илдән) үлде, 4300 кеше сәламәтләндерү узды. Бердәм төстә терроризмга каршы оештырылган көрәштә һәрбер мәктәп баласы түбәндәге  кагыйдәләрне үтәргә бурычлы.         Заложник (тоткын) булсагыз нишләргә? Укучыларга файдалы киңәшләр. •                     Һәрвакыт уяу булырга.Таныш булмаган кешеләр, аларның үз-үзләрен дөрес тотмау күренешен күрсәгез әти-әниләргә, укытучыларга, тәртип саклау органнарына хәбәр итегез. •                     Очраган сумка, пакет, чемодан, портфель күрсәгез кулыгызга алырга кирәкми. •                     Үз көчегез белән күңелегезгә сәер булып тоелган әйберләрне  зарарсызландырырга тырышмагыз. Бу бик куркыныч! •   Тиз генә куркыныч зонадан чыгып китү ягын карагыз. •   Террористик акт башкарылган очракта, Сезгә зыян килмәсә, башкаларга булышырга тырышгыз.  Укучылар хәзерге вакытта кешеләрне урлау һәм заложник(тоткын) итеп тоту киң таралыш алды. Кешеләрне урлау һәм заложникка алу. •     Кешеләрне урлау- киднеппинг дип атала. •   “балаларны урлау” дип тәрҗемә ителә. •  Ул ике төрле юл белән башкарыла: •  Алдау юлы •  Көч кулланып. Балалар нәрсә өчен урлана? •    Җинаятьче тарафыннан сату өчен. •    Үч алу өчен •     Шәхси һәм политик мәсьәләләрне чишү өчен •   Балаларны  кан һәм эчке органнар  доноры итү өчен •     Баласы булмаган гаиләләргә сату өчен •      Коллыкка бирү өчен.                 Балалар мин Сезгә үзебезнең районда булган хәл турында әйтмичә китә алмыйм (Камзавод).  Төрле фаҗигаларбулмасын өчен, сак һәм уяу булырга кирәк. 2004 елның 1 сентябре. Террористлар Беслан шәһәренең №1 мәктәбен кулга алалар. 1000 кеше заложникка алына, күп өлеше  укучы мәктәп  балалары. Официаль мәгълүматлар буенча 331 кеше үлде, бик күбесе яраланды.(слайд)    Сезне кызыклы бер факт белән таныштырасым килә. 2003 елның 16 феврале. Төнге клубта күңел ачу вакыты. Клубның охраннигы һәм клиентлар арасында конфликт килеп чыга. Охранник күздән яшь агыза торган газ сиптерә. Барлык кеше моны терракт дип, ишеккә ташлана. Паника, курку, кычкырыш, бер – берсен таптау башлана. Шушы күренештә 21 кеше үлә, 30 кеше яралана. Кеше өергә белеп һәм уйламыйча килеп эләгергә мөмкин укучылар. Зарарлы һәм начар гадәтләр :    Тәмәке тарту кеше 30 яшькә кадәр 30 кг табак тарта, 20 мең сигарет куллана. Кошларның  томшыгына никотин  суын 1 тамчы салсаң, алар үлә.    Йорт куяннары ¼ тамчы,  этләр ½ тамчы никотиннан да үләргә мөмкиннәр.   Кеше өчен 50-100 мг яки 1-2 тамчы никотин да гомерне өзәргә мөмкин.    Кеше организмына бу доза озаклык белән эләгә.Шуңа күрә ул озак тәмәке тартып үз гомерен кыскарта.      -Укучылар нинди уеннар беләсез? Ишеткәнегез бармы?  -  Укучыларга киңәшләр бирү. “Исегездә тотыгыз укучылар” дигән әңгәмә.    Игътибарыгыз  өчен бик зур рәхмәт.
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге

мәктәп балалары өчен бюджет гомуми белем муниципаль учреждениесе

«Чапшар башлангыч мәктәп - балалар бакчасы"




ТӘРБИЯ СӘГАТЕ "БЕЗГӘ КУРКЫНЫЧ ЯНЫЙ"

( терроризмга каршы көрәш)

2,4 нче сыйныф укучылары өчен



Сыйныф җитәкчес: Асадуллина Гөлфинә Гәбделфәрт кызы



2013 нче ел

Тема: Безгә куркыныч яный!

Максат: 1. Укучыларга кеше тормышы өчен нинди куркыныч яный һәм аларны белергә кирәклекне аңлату.

2. Укучыларның сәламәтлеген саклау куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен дөрес үтәү күнекмәләрен үстерү.

3. Укучыларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

Материал: энцеклопедия школьника, рәсемнәр, презентация, канатлы сүзләр.

Дәрес барышы:

1. Тәрбия сәгатен оештыру.

Исәнмесез укучылар! Тәрбия сәгатен башлыйбыз. Безнең бүгенге тәрбия сәгате " Безгә куркыныч яный" дип атала.

Бүгенге тәрбия сәгатендә без сезнең белән күп кенә мәгълүматларга һәм төрле хәлләргә игътибар итәрбез.

-Укучылар әйтегез әле, көтелмәгән хәлләр дип без нәрсәләргә әйтәбез? (Укучылар җавабы)

-Рус телендә бу сүзне чрезвычайные ситуации дип атыйлар. Аларга: сугышлар, террактлар, кеше урлау, заложникка алу, көчләү,Зарарлы гадәтләр, азартлы уеннар керә.

-Әйе укучылар, кешелек өчен зур зыян салучы, һәлакәт китерүче, кеше гомерләрен өзүче күренешләр күп. Бу күренешләрне без социаль характердагы хәлләр дип атыйбыз. Сугышларны гына алыйк. Кешелек үз гомерендә күп сугышлар күргән.

  • Әйтегез әле, Сез нинди сугышлар турында беләсез?

Укучылар җавабы ( 1.Илләр арасында барган сугышлар. 2. Гражданнар сугышы.

3. Бөек Ватан сугышы һ.б.

Укучылар мин сезне статистика белән таныштырып китәсем килә:

17 гасыр - 950 мең, 18 гасыр - 1563 мең, Напалион сугышы - 900 мең, 1815-1914 - 630 мең

Беренче бөтендөнья сугышы - 13,6 миллион, 1919 - 1939 елгы сугыш - 668 мең

Икенче бөтендөнья сугышы - 50 миллион, 1990 - 2000 елгы сугышларда - 35-40 миллион кеше гомере өзелгән.

Кеше гомере бик кадерле укучылар. Ул өзелгәннән соң аны кире кайтарып булмый. Шуңа күрә дә тыныч тормышта яшәргә һәркемнең тулы хокукы бар.

Көтелмәгән хәлләрнең икенче төре: Терроризм.

Бу сүз нәрсә дигәнне аңлата?

"Terror" -курку, дәхшәт дигәнне аңлата. Бу сүзне бүген дөньяда белмәгән кеше юктыр.Кешеләр бу күренеш алдында үзләрен яклаучысыз, көчсез итеп тоя. Бу бик зур проблема Кешелек дөньясы өчен. Ул күп кенә илләрне биләп алды. Һәр граж-дан террор алдында үзен көчсез, саклаучысыз итеп хис итә.

2011 елның 11 сентябрен искә төшерик. АКШ. Кешелек дөньясы өчен иң куркыныч терракт булды ул. Бу актта 2823 кеше( 80 илдән) үлде, 4300 кеше сәламәтләндерү узды. Бердәм төстә терроризмга каршы оештырылган көрәштә һәрбер мәктәп баласы түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә бурычлы.

Заложник (тоткын) булсагыз нишләргә? Укучыларга файдалы киңәшләр.

  • Һәрвакыт уяу булырга.Таныш булмаган кешеләр, аларның үз-үзләрен дөрес тотмау күренешен күрсәгез әти-әниләргә, укытучыларга, тәртип саклау органнарына хәбәр итегез.

  • Очраган сумка, пакет, чемодан, портфель күрсәгез кулыгызга алырга кирәкми.

  • Үз көчегез белән күңелегезгә сәер булып тоелган әйберләрне зарарсызландырырга тырышмагыз. Бу бик куркыныч!

  • Тиз генә куркыныч зонадан чыгып китү ягын карагыз.

  • Террористик акт башкарылган очракта, Сезгә зыян килмәсә, башкаларга булышырга тырышгыз.

Укучылар хәзерге вакытта кешеләрне урлау һәм заложник(тоткын) итеп тоту киң таралыш алды.

Кешеләрне урлау һәм заложникка алу.

  • Кешеләрне урлау- киднеппинг дип атала.

  • "балаларны урлау" дип тәрҗемә ителә.

  • Ул ике төрле юл белән башкарыла:

  • Алдау юлы

  • Көч кулланып.

Балалар нәрсә өчен урлана?

  • Җинаятьче тарафыннан сату өчен.

  • Үч алу өчен

  • Шәхси һәм политик мәсьәләләрне чишү өчен

  • Балаларны кан һәм эчке органнар доноры итү өчен

  • Баласы булмаган гаиләләргә сату өчен

  • Коллыкка бирү өчен.

Балалар мин Сезгә үзебезнең районда булган хәл турында әйтмичә китә алмыйм (Камзавод). Төрле фаҗигаларбулмасын өчен, сак һәм уяу булырга кирәк.

2004 елның 1 сентябре. Террористлар Беслан шәһәренең №1 мәктәбен кулга алалар. 1000 кеше заложникка алына, күп өлеше укучы мәктәп балалары.

Официаль мәгълүматлар буенча 331 кеше үлде, бик күбесе яраланды.(слайд)

Укучылар күп кешеләр җыелган урыннар да Сезнең тормышыгыз өчен куркыныч яный. Өер, толпа дип атала бу җыеннар. Ул урыннарны тизрәк калдырып китәргә тырышыгыз, анда бөтенләй дә булмаска киңәш итәр идем. Тик тормыш үзенекен итә, Сезгә анда булырга да туры килә.

Сезне кызыклы бер факт белән таныштырасым килә. 2003 елның 16 феврале. Төнге клубта күңел ачу вакыты. Клубның охраннигы һәм клиентлар арасында конфликт килеп чыга. Охранник күздән яшь агыза торган газ сиптерә. Барлык кеше моны терракт дип, ишеккә ташлана. Паника, курку, кычкырыш, бер - берсен таптау башлана. Шушы күренештә 21 кеше үлә, 30 кеше яралана.

Кеше өергә белеп һәм уйламыйча килеп эләгергә мөмкин укучылар.

Зарарлы һәм начар гадәтләр турында без инде укучылар күп беләбез. Искә төшереп китик һәм таблицаны карап үтик.

Тәмәке тарту кеше 30 яшькә кадәр 30 кг табак тарта, 20 мең сигарет куллана.

Кошларның томшыгына никотин суын 1 тамчы салсаң, алар үлә.

Йорт куяннары ¼ тамчы, этләр ½ тамчы никотиннан да үләргә мөмкиннәр.

Кеше өчен 50-100 мг яки 1-2 тамчы никотин да гомерне өзәргә мөмкин.

Кеше организмына бу доза озаклык белән эләгә.Шуңа күрә ул озак тәмәке тартып үз гомерен кыскарта.

-Укучылар нинди уеннар беләсез? Ишеткәнегез бармы?


  • Укучыларга киңәшләр бирү. "Исегездә тотыгыз укучылар"

дигән әңгәмә.

Укучылар без сезнең белән безгә янаган куркынычлар турында карап киттек һәм бу куркынычлардан саклана белү өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнен белдек.

Сез укучылар, тыныч тормышта, үзегезнең туганнарыгыз белән бәхетле балачакта яшәргә тиешсез. Бу зурлардан һәм иң элек Сезнең үзегездән дә тора.

Көтелмәгән хәлләрдә Сез югалып калмаска, мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен Сез үтәргә тиешле барлык кагыйдәләрне белергә бурычлы.

Кеше гомере бер генә бирелә. Үзегезнең тормышыгызны да, башкаларныкын да саклагыз! Елмаеп, шатланып яшәгез, укыгыз,бәхетле булыгыз!

Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт.

© 2010-2022