Внеклассное мероприятие «1 октябрь-Өлкәннәр көне»

"Описание материала: 1991 елның 1 октябреннән башлап бөтен дөньяда Өлкәннәр көне билгеләп үтелә.Бу көнне бигрәк тә ялгыз әби-бабайлар, мөмкинлекләре чикләнгән өлкәннәр, тормыш шартлары начар булган олы кешеләр игътибар үзәгендә булырга тиеш. “Күңел алмак-бертурам”-,дип әйтергә яраталар өлкәннәр. Бу мәкаль аздан да күңел була дигәнне аңлата.Бу көнгә без балалар белән әби-бабаларына бүләкләр ясыйбыз, ялгыз өлкәннәрнең хәлен беләбез,бәйрәм белән котлыйбыз. 2013 елның 1 октябренә 2 сыйныф укучылары ...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

«1-октябрь-Өлкәннәр көне" темасына сценарий.

Төзеде: башлангыч сыйныф укытучысы Яхина М.З.

-Хөрмәтле өлкәннәребез!Сез барыгыз да безнең мәктәбебезнең

яраткан кешеләре. Бүген шушы залда сезне күрүебезгә без бик шат.Сезне чын күңелебездән Өлкәннәр көне белән кайнар котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек,җан тынычлыгы телибез,балаларыгызның,оныкларыгызның игелеген күреп

шатлык-куанычта гомер кичерергә язсын.Гомер көзләрегез

һәрвакыт кояшлы һәм җылы булсын.

-Әби!Бабай! Бу сүзләр "Әни-әти" дигән сүзләр кебек үк кадерле һәм якын.

-Әби-бабайларны хөрмәт итәргә,яратырга,кадерләргә кирәк.

Алар булмаса өйдә,тормышта ямь калмас иде.

-Хөрмәтле өлкәннәр! Сез тыйнак та,сөйкемле дә,сез эшчән дә
түземле дә.Сез- өебезнең яме, ашыбызның тәме.

-Рәхмәт сезгә, әбиләр һәм бабайлар!

-Өлкәннәргә Алла ярдәм бирсен,

Аларгадыр бөтен авырлык.

Өлкәннәргә йолдызлардан,

Я кояштан һәйкәл салырлык.

Картаям дип һич тә кайгырмагыз,

Өлкәннәрдә акыл,сабырлык.

Киңәш,ярдәм кирәк чаклар була,

Әле дә сез бар үрнәк алырлык!

Зәңгәр күгемдә ал кояш

Сүнмәсен,балкып торсын.

Өлкәннәрнең көләч йөзе

Гел көләч булып калсын!

-Бу биюне бүләк итик

Кадерле өлкәннәргә.

Өлкәннәрне тиңлибез без

Иң яраткан гөлләргә.

Шаян бию. 5Сыйныф укучылары

-Хөрмәтле әбиләр,бабайлар! Яшь буын тәрбияләүдә сезнең өле

шегез бик зур.Күбегез оныкларыгызны җәй буе кунак итәсез,үз

чиратларында алар да сезгә хуҗалык эшләрендә булышалар. Арып та китә торгансыздыр инде. Шулай булмаса,кайбер хәлләрне мәзәк итеп сөйләмәсләр иде. Бер әбигә җәй башы белән 6 онык

кайтып төшә шәһәрдән. Оныклар туйганчы йоклап,тәмле ашап,

су коенып,кичке уеннарга йөреп һәм әлбәттә ,бакчада да эшләп,

2ай вакыт үткәнен сизми дә калалар.Әбиебез бу вакыт эчендә

тәмам ара һәм хәйләгә керешә.Ул иң кечкенә оныгын үз янына

чакыра да:"Кара әле,улым,быел мәктәпләрдә укулар 1августта башлана икән бит,"-ди. Балалар тиз генә әти-әниләре белән элемтәгә керәләр.Алары кайтып,бер кат көлешкәч,балаларны алып китәләр.Капка төбендә ямансулап утырганда,каршы як күршесе:"Бу арада урамда күренмәдең,берәр

җирдә идеңме әллә?"-дип сорагач,әбиебез:"Командировкада идем бит әле мин,бүгеннән отпускыга чыктым менә,"-дип әйткән ди.

Ә хәзер ике әбинең сөйләшүенә колак салыйк әле.

"Әбиләр кич утыра" күренеше.

Внеклассное мероприятие «1 октябрь-Өлкәннәр көне»

-Без балаларның,оныкларның тәүфиклы, миһербанлы булуларын телибез бит инде.Моның өчен үзебез үрнәк булырга тырышабыз,аларга акыл өйрәтәбез. Ә балалар бик күзәтүчән,

Безнең һәр гамәлебезне анализлыйлар. Безнең турыда алар нәрсә уйлый икән? Тыңлыйк әле үзләрен.

"Өлкәннәр"шигыре.

Хәзер сезнең хөрмәткә Мингалина Сөмбел җыр башкара.

"Дәү әнигә бүләккә"

Безнең балалар бабаларын да бик яраталар. Ә бабайлар нинди булырга тиеш икән соң?

("Бабайлар нинди була?"шигыре)

-Гел яхшыга өйрәтәсез,

Тыңлыйбыз сезнең сүзне.

Һәр эштә үрнәк сез безгә

Хөрмәт итәбез сезне.

-Ышаныгыз,без мәктәптә

Бик тырышып укырбыз.

Кайгы хәсрәтләр китерми

Таянычыгыз булырбыз.

-Бүген бездә кунакта озак еллар пар канат булып яшәгән,балалар үстергән,хәзер инде оныкларын тәрбияләүче

Әби-бабаларыбыз бар.

Бу парларга, дуслар,

Бик зур минем хөрмәтем.

Аларга җыр аркылы

балалар җиткерә рәхмәтен

"Золотая свадьба" җыры.

Бәхетләре булсын җирдә һәр кешенең

Күге аяз, җире гел чәчәк.

Һәммәбезгә - сезгә, безгә, илгә

Без телибез якты киләчәк.

Уйныйк әле, җырлыйк әле

Биик әле күп итеп.

Безнең бәйрәм кичәбезне

Сагынып сөйләрлек итеп

Кадерле кунаклар,сезнең игътибарыгызга 8 сыйныф укучыларының чыгышын тәкъдим итәбез.

Бию.8 сыйныф.

Җырлар тыңлыйк, җырлыйк, отыйк,

Җыр күңелне җылыта.

Әйдә, җырлап яшик, дуслар,

Җыр дуслыкны ныгыта.

Җыр. Абдрахимова Алия

Күбәләктәй оча яшьлек

Талпына, канатлана.

Өлкәннәрдән үткән ялкын

Яшьләрдә кабатлана.

Аякларга күз иярми

Алар җиргә тимиләр,

Безнең балалар әнә ничек

Очкын чәчеп бииләр.

Бию.Инсаф-Зәлия.

Яшь вакытның гүзәл мизгелләрен

Искә алып, дуслар, тагын бер

Яңгыратыйк әле бу залларда

Кайтавазын яшьлек таңының.

Үтте инде яшь вакытлар дип

Уфтанырга, дуслар, ашыкмыйк

Сүнмәгән бит, бездә сүрелмәгән,

Җыр биюгә булган гашыйклык.

Безнең йөрәк әле һаманда яшь

Онытмадык матур көйләрне

Жырлыйк әле өзеп үзәкләрне,

Булсын дуслар сагынып сөйләрлек

Җыр"Уфтанма".

Һәр көн сезне котлап кояш чыксын

Сезне назлап җилләр иссеннәр

Яшәү матурлыгы, яме булып

Көн артыннан көннәр үтсеннәр

Күңел күге һәрчак аяз булсын

Читләп узсын сагыш- борчулар

Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын

Аннан кадерлерәк нәрсә бар?

Әйдә, гомер үтсен, чәч агарсын

Ә йөрәккә кырау төшмәсен

Килер көннәрегез тазалык һәм

Гел шатлыклар гына өстәсен

Теләкләрнең кайсын теләсәк тә

Аз булыр күк сезнең хөрмәткә

Аяз булсын мәңге күңел күгегез-

Без калабыз шушы теләктә!

Сезне тагын бер тапкыр Өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, чиксез шатлык, балаларыгызның, оныкларыгызның игелен күреп яшәвегезне телибез. Бәйрәм белән , сезне, Өлкәннәребез!


© 2010-2022