Доклад Әхлак тәрбиясендә Р. Фәхретдин әсәрләрен, балаларга бирелгән үгет-нәсыйхәтләрен куллану

Раздел Классному руководителю
Класс 10 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әхлак тәрбиясендә Р.Фәхретдин әсәрләрен, балаларга бирелгән үгет-нәсыйхәтләрен куллану

Нуртдинова Г.С.

Җәлил икенче урта мәктәбенең татар

теле һәм әдәбияты укытучысы

Әхлак тәрбиясендә Р.Фәхретдин әсәрләрен, балаларга бирелгән үгет-нәсыйхәтләрен куллану.

Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең ролен педагогика элек-электән исбатлап, раслап килгән. Әхлак ул-кешенең эш-хәрәкәтләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, билгеле бер кыйммәтләрдән торган сыйфат.

Әхлаклылык сыйфатлары мәңгелек калып түгел, алар җәмгытьтәге үзгәрешләр бәрабәренә үзгәреп торалар һәм шул рәвешле үзләре дә җәмгыятьне үзгәртәләр.

Кешенең тәрбиялелеген һәм әхлаклылыгын аның тәртибенә карап билгелиләр. Кешенең тәртибе аның кылган гамәлләреннән гыйбарәт. Тәртип ул үзара бәйләнештә булган гамәлләр җыелмасы, шул гамәлләренә тууына сәбәп булган максат теләкләрнең бергә туплануы ул.

Балаларга әхлак тәрбиясе бирү, балаларның тәртибе турында бик күп сөйләнелә. Аларны аңлату, өстендә күп кенә галимнәребез күп көч куллар, үзләренең угет-нәсыйхәт, киңәшләрен бирәнәр. Шуларның мисалы итеп Ризатддин Фәрхеддинне алырга була.

Ул үзенең "Тәрбияле бала" исемле (Оренбург, 19.12) китабының иң башында мәшһүр галим, остабыз Р. Фәхрединов тәрбиясе баланың нинди булырга тиешлеген, андый баланың гаилә һәм җәмгыять өчен нинди зур байлык икәнлеген күрсәтеп, болай дип яза: " Алтыннан да кыймәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр. Ата вә ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала - дөнья байлыгына да бирелми һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алыштырылмас - аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр. Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, йомыш кушмаслар, бәлки хурларлар вә киметерләр генә".
Тәрбияле бала нинди әхлакый тәләпләргә җавап бирергә тиеш? Менә шушы сорауга балаларга да, аларның ата-аналарына да, барлык тәрбиячеләргә дә аңлашырлык гади телдә галим тасвирлап бирә. Бу хезмәтнең кыймәтте тагын шунда, ул 7 яшьлек башлангыч сыйныф укучысы күз алдында тотып язылса да, аның әхлакый тәэсире, моның рамкасы белән генә чикләнми, бәлки балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрдән алып югары сыйныф укукыларны карата да бертигез дәрәҗәдә кулланыла.
Р. Фәхреддинның тагын шундый канатлы сүзләре бар: " Балачакта сыман тәрбияле соңрак бөтен дөнья халкына үзгәртә алмас ". Димәк, кеше тормышында иң мөһим булган, иң гүзәл сыйфатларны -әһлак нигезен - без балалар бакчасыннан алып сала башларга тиешбез. Әхлак тәрбиясе бирүдә гаиләнең роле бик зур.
Р. Фәхреддин әйткәнчә балалар күңеленә әдәп, әхлак, шәфкать, изгелек, итәгатьлелек, намус, сафлык, пакълек, гаделлек, яхшылык һәм башта бик күп һәм бик күп күркәм сыйфатларны салу кирәк.
Шушы "Тәрбияле бала" исемле китапны тәрбияле балаларга бирелгән үгет - нәсыйхәт, киңәшләрдән мисаллар китереп китә.
Тәрбияле бала булырга һәр баланы кулыннан килер һәм көче җитәр. Атам вә анам шатлансын, кешеләр дә миңа рәхмәт әйтеп, мине яратсыннар һәм мине күчергеч итеп сөйләсеннәр, дигән балаларның барчасы тәрбияле бала була белерләр.

Тәрбияле баланың бите, кулы сөртә торган яулык шунда ук баш тарагы үзенә аерым булыр. Үз яулыгына сөртер һәм үз тарагы илә генә чәчен тарар. Тәрбияле бала үзенә хәзерләнеп бирелгән чәйне яхшы гына утырып эчәр, һәм икмәкне кадерләп кенә ашар. Аяк өсте ашап йөргән кешенең икмәк балчыклары җиргә төшәр, аяк илә тапталыр да язык ( гөнаһ ) булыр. Шуның өчен тәрбияле һичбер вакытта аяк өстендә ашап йөрмәс.

Тәрбияле бала иптәшләренең каләмнәрен, кәгазьләрен, китапларын актармас, ертмас. Аларның нәрсәләрен каралтмас һәм үз нәрсәләрен дә пычратмас, керләндермәс, югалтмас.

Баланың тәрбияле икәнлеген ашарга утырганда бик беленер. Тәрбияле бала зурлар күрсәткән урынга туры гына утырыр, терсәкләре белән таянмас, ашарга биргәнен көтәр.

Аз гына кабып яхшы чәйнәп ашар. Олыларның сүзләрен тыңлап, ләкин үзлегеннән сүзгә катышмас.

Тәрбияле бала ашаганда һич ашыкмас. Икмәк валчыкларын читкә төшермәс. Ашны ашъяулыгына вә үзенә киемнәренә тукмәс.

Тәрбиясез бала хаталарын аңламас, белмәс, үзенә кимчелекләрен төзәтү хисабында булмас, насыйхәт итүче булса, яңа яман сүзләр илә җавап бирер.

Менә шушы урынга кадәр әйтелгән үгет-насыйхәт ир балалар белән кыз балалар өчен уртак.

Ләкин кыз балалар өчен аерым әдәплелек кагыйдәләре бар.

Тәрбияле балалар оятсыз, әдәпсез сүзне сөйләмәсләр, әмма кыз балалар оятсыз, әдәпсез сүзне һич тә сүзләмәсләр. Үзләре сөйләмәк түгел, тәрбиясез баладан берәр төрле гаеп сүз ишетсә оялырлар вә ишетмәс өчен бер читкә китәрләр. Ир балалар белән уйнамак, сүз әйтешмәк, йөгерешеп, куышып йөрмәк кыз балалар өчен бик гаеп булыр. Тәрбияле кызлар бу эштән сакланырлар.

Бу китапта балаларның ата-ана алдында әдәпле булуы турында языла.

Ата-аналарыгыз алдында әдәпле булыгыз,аларның сүзләрен яхшы тотыгыз. Алар аяк өстендә торганда сез утырып тормагыз.

Туганнар, кардәшләр белән әдәпле, мәрхәмәтле булырга чакыра.

Күршеләр белән дус,тату торыгыз.

Өй эчендә әдәп. Идәннәрне себерегез,һәр ашаганнан соң савыт-сабаларны юып куегыз,тузаннарны сөртегез,өйдә саф һава тотарга тырышыгыз.

Мәктәп әдәпләре.

Дәрес вакытында сөйләшмәгез. Мәктәпкә кергәч аяк киемнәрегезне, бүрек, тун кебек киемнәрне билгеле урынга куегыз. Укытучы сораганда аяк үрә торып, ачык тавыш белән җавап бирегез, иптәшләрегездән соралган сүзгә рөхсәтсез катышмагыз.
Урамда йөргәндә коймаларга, капкаларга төрле язулар язмагыз.

Дуслык әдәпләре
Шатлык, кайгы килгәндә таяныр урыны - үзенең дуслары булу.
Әдәплелек нәсыйхәтләре төрле төркемнәргә бүленә.
Кием әдәпләре, сөйләшү әдәпләре, хәрәкәтләнү әдәпләре, гыйлем, китап уку, укытучы, укучы балалар өчен әдәпләр.
Йөз әдәпләре, күз әдәпләре, борын, колак, кул, баш, утыру, йокы, йөрү, сәфәр, ашау-эчү әдәпләре, мәҗлес әдәпләре, кунак әдәпләре.
Балаларга бик күп үгет-нәсыйхатләр бирә. Шул ук вакытта ул өлкәннәргә мондый киңәшләр бирә:
1. Дин гыйлеме укыту. Чөнки диннән башка халыкта тәртип тә, мәдәният тә булмый һәм динсез кешедән яхшылык өмет итү дә урынсыз.
2. Тырышлык тәрбияләү. Балаларга тырышлык өйрәтелсә, алар тормыш авырлыкларына түзеп нык торырга һәм ризык табу юлын таба өйрәтәчәк.
3. Сакчыл булырга өйрәтү . Кеше үзе эшләп тапкан керемен һәм башка нәрсәләрен, шулай ук тормыш нигезләрен әрәм-шәрәм итүдән һәм урынсызга туздырудан сакланырга тиеш.

4.Яхшы холыклы булырга өйрәтү кешелеклелек, галимлек, мөселманлык.

5.Аралашу кагыйдәләрен өйрәтү. Укытучы һәм бала, хатын-кызлар һәм ир-атлар, якын һәм чит кешеләр белән ничек аралашырга.

6. Аңны тәрбияләү.

Аңны тәрбияләү нәтиҗәсендә генә мәдәният тә, гыйлем дә үсә ала, кешеләрнең холык-табигатьләре дә гүзәлләнә, тормыш көнкүрешләре дә яхшыра.

Менә шушы үгет -нәсыйхәтләр безгә бала тәрбияләүдә ярдәм итеп балаларыбыз тәртипле, тәүфыйкле, итагатьле булса иде.

© 2010-2022