Разработка вечера ко дю матери

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:







Әниләрнең җылы кочагында.





Зал бәйрәмчә бизәлә. Алгы планда - "Иң-иң кадерлеләребез "дигән плакат эленә. Ишекнең тышкы ягына түбәндәге эчтәлектә плакат эленә:

. Бүген - Әниләр көне,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

Музыка астында сәхнәгә укучылар чыгалар.

Алып баручы. Хәерле көн, кадерле әниләребез! Бүген без бәйрәмебезне "Иң-иң" дип атадык. Ни өченме?

Алып баручы. Чөнки бүген иң-иң ямьле, затлы бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр бәйрәме! Бүген бездә кунакта иң - иң кадерлеләребез -

Хор белән: Әниләр.

Алып баручы. Кадерле әниләр! Сезне якынлашып килүче Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сез-безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Сез булган җирдә ризык бар, җылы бар. Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез - әниләр! Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын Сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк! Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез!

Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын. Сезгә озын гомер, бәхет, сәламәтлек телибез.

Сезне шушы бәйрәмегез белән котларга дип, балаларыгыз сезгә бәйрәм "күчтәнәче" әзерләде.



1укучы. Наз гөлләре үсеп чыга

Сезнең җылы куллардан.

Кабул итегез котлаулар

Безнең ихлас җаннардан.

2-укучы. Көнгә ничә тапкыр "әни" дибез,

Рәхәт тә соң "әни"диюләр.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

Күтәрелсен сезнең күңелләр.

3- укучы. Күмәкләшеп барыбыз бергә
Җырлап алыйк, әйдәле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме!

ҖЫР,

4 - укучы. Ана назы - жирдэ ул мәңгелек,
Мәңгелек жыр - бишек жырыгыз.
Без узасы юлда маяк булып
Гомер буе балкып торыгыз.

5 - укучы.

Бар хәстәрем, бар хәсрәтем
Бала очен.
Хөрмәтем да, хезмәтем дә
Бала өчен.
Үкенүләр, утенуләр
Бала өчен.
Тынгысыз көн,
йокысыз төн
Бала өчен

6 укучы Утка, суга укталуым
Бала өчен.
Чыгар юлдан тукталуым
Бала өчен.
Таңнан әувәл кайнар аш та
Бала өчен.
Тәгәрәгән кайнар яшь тә
Бала өчен.

7 укучы.. Иртән - кичен йөрәк хисем
Бала өчен.
Барлык эшем, барлык көчем
Бала өчен
Янам - тузәм ,көям - кунәм
Бала өчен.
Горур башны тубән иям
Бала өчен.
Төнен якты таңнар көтәм
Бала өчен.
Кунелемдә җырлар йортәм
Бала өчен.


Җыр


1А.б. Ана күңеле кебек җылы, нурлы

Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.

Ана сөюе кебек чиксез тирән

Җир йөзендә һичбер диңгез юк.

Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына җитми, аның кадерләрен белергә,сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, әшкә өйрәнеп үсүең белән аны шатландырырга кирәк.

Дияз. Иртән чыклы үләннәргә

Кояш нурларын сибә.

Кояштан да иркәлерәк

Әниебез Әлфия.

Уята безне йокыдан

Тәмле сүзләре белән.

Үрнәк тәрбия бирәләр

Алар әтиебез белән.

Илнур.

Минем әнием Брлиант.

Йөзләреннән чәчә нур.

Зәп-зәңгәрдер күзләре

Балкып тора үзләре.

Йөрәгендә кояшның

Яктысы , нурлары.

Ул булса ямьләнә,

Яшәрә җир шары.

Күк йөзендә кош көлә

Әниемә сокланып.

Күктәге ай карап тора

Әни кебек нурланып.

Илназ.

Минем әнием бик сөйкемле,

Исемнәре Илсөяр.

Елмайганда йөзләреннән

Бар өйгә нур бөркелә.

Әни , әнкәй , син бит минем берәү

Йөрәгемнең иң-иң түрендә.

Күңел җылың , якты йөзең белән

Маягым бул гомер гомергә.

Дамир.

Минем әни - Эльвера

Бар эшне дә ул сөя.

«Улым сиңа тырышып

Укырга кирәк « дия.

Әниемнең күзләре

Йолдызлардан яктырак

Аның ягымлы сүзләре

Бар нәрсәдән татлырак.

Иртәләрен иркәләп

Уята ул гел мине.

Әниемнең нурлы йөзе

Күктәге ай шикелле.



Наил.


Бик-бик ерак җирләрдә

Гөлмирә дигән кыз туган.

Миңлебайга кайткач

Ул безгә әни булган.

Дөньяда иң җылы әни

Безнең әни беләбез.

Шуңа күрә энем белән

Куенына керәбез.

Әниебез кочагында

Китәбез эреп кенә.

Яшәрбез әле үскәч тә

Кадерен белеп кенә.

Булат.

Минем әнием Гүзәл

Тәмле ашлар пешерә.

Исемнәре дә үзенә

Бигрәк килешеп тора.

Җанга ятышлы һәр сүзе

Җилдән дә җитез үзе

Карашыннан нур бөркелә

Кояштай көләч йөзе.

Караңгыда аем минем,

Күктә якты йолдызым ,

Олы бәхет , шатлык тели

Сиңа яраткан улың.

Рамис.

Минем әниемне беләсезме?

Исеме аның Римма.

Урамнардан узган чакта

Гөлләрдә аңа баш ия.

Бәхет - шатлыкка төренеп,

Шаулап үтә һәр көнем.

Чөнки һәрчак янәшәмдә

Әнием тора көлеп.

Җылы биреп һәммәбезгә

Өйгә якты нур сибеп.

Нинди рәхәт !Янәшәмдә

Әнием тора көлеп.

Теләгем бар , кайгыларсыз

Үтсен иде һәр көнем.

Сөенеп гел янәшәмдә ,

Әнием ,тор син көлеп!.

Җыр.

Хөрмәтле әниләр! Бүгенге бәйрәмне без бәйге - уен рәвешендә дәвам итәрбез.
Бәйгедә "Шатлык" һәм" Гүзәллек" командалары катнашачак, ә команда әниләрдән
һәм балалардан торачак. (команда исемнәре язып төрелә, әниләр төрелгән
кәгазьләрне алачаклар һәм командаларга бүленәчәкләр.)

Кыз. Бәйгебез -"Без бүген-шагыйрьләр" дип атала. Мин сезгә танылган
шагырьләребезнең шигырьләреннән өзекләр укырмын. Сез аларны дәвам итәрсез.
Шигырьнең исемен, авторын әйтсәгез бигрәк тә яхшы булыр.

1. Күгәрченнәр гөрләшәләр
Язгы кояш нурында.
(Алар җырлый иң матур җыр
Минем әни турында) (Җ.Тәрҗеманов "Иң матур җыр")

2. Әйт син миңа өч матур сүз
Уйлап әйт, син бәбкәем.
(Мин яраткан иң матур сүз
Иң якын сүз , Әнкәем) (Н.Исәнбәт "Өч матур сүз")

3. Әбием күзлек кия
Чәчләренә ак кунган
(Бер көндә соңга калмый
Иртүк тора йокыдан) (Г.Латыйп. "Минем әби")


4. Әниләрнең бәйрәмендә
Безнең өйдә бер гадәт
(Чәй табыны әзерлибез
Әти белән бергәләп) (Г.Нәбиуллин "Әти белән бергәләп")

3 нче бәйге "Мәкаль әйтеш"

Малай. Мәкаль башлыйм, син төгәллә,

Әгәр тапсаң сүзләрен.
Кемнәр тапкыр, кемнәр зирәк,
Күрсәтсеннәр үзләрен.

  1. Оста барда кулың тый... (белгән барда телең тый).

  2. Бала кечкенә вакытта беләккә авыр, (үскәч - йөрәккә авыр).

  3. Ата-ананы тыңлаган-адәм булган, (тыңлагаман-әрәм булган).

  4. Эшлегә көн җитми ... (эшсезгә көн үтми).

  5. Ана күңеле балада, ( бала күңеле далада).

  6. Белем алу - ... (инә белән кое казу).

  7. Һөнәрле үлмәс ... (һөнәрсез көн күрмәс).

  8. Яхшы гадәт адәм итәр ... (яман гадәт әрәм итәр).

  9. Ата-анасын хурлаган, (үзен-үзе хурлаган).

  10. Ана - ( шәфкать диңгезе).

  11. Ата-анаң чын дусың, (дус - ишләрең-юлдашың).

  12. Яктылык - кояш янында, (яхшылык - ана янында).

  13. Үз анасын зурлаган, (кеше анасын хурламас).

  14. Агач җимеше белән (адәм эше белән) мактаулы.

  15. Уйнавын уйна, ( эшеңне дә уйла).

  16. Тырышлык бәхет китерер, (ялкаулык ачтан үтерер).

4 нче бәйге. "Тапкырлар бәйгесе"

Алып баручы: Киләсе бәйгебез "Тапкырлар бәйгесе" дип атала. Тыңлап карыйк әле, кайсы
команда җавапларны күбрәк әйтер икән?

"Шатлык" командасына табышмаклар:


1. Утта янмый,суда батмый. (Боз)


2. Ул булса, көн була

Ул булмаса, төн була. (Кояш)

3. Ашка салсаң-тәм кертә,

Борынга салсаң-төчкертә. (Борыч)

4. Кош түгел-оча,

Ябалактан курка,

Чикләвекне ярата,

Сызгырса-урманны яңгырата.(Тиен)

5. Үзе йомры - ай түгел,
Төсе сары - май түгел,
Койрыклы - тычкан түгел. (Шалкан)

6. Яз килсә, киенә

Көз җитсә ,чишенә.(Агач)


7. Соскы борын - бакылдык,

Күп сөйләшә - такылдык. (Үрдәк)

8 Агач түгел - яфраклы,
Тун түгел - тегелгән,
Кеше түгел сөйли. (китап)

9. Тышы яшел, эче кызыл,

Җылы якларда үсә.

Бигрәк баллы,бигрәк сусыл!-

Исемен әйт әле белсәң! (карбыз)

10. Үзе бер дә ашамый,

Ашаганда бушамый.(Кашык)

" Гүзәллек" командасына табышмаклар:

1. Җир астында җирән ат,

Аның тиресе җиде кат,

Суярсың да,тунарсың,

Тунаганда еларсың (Суган)


2. Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста. (Аю)


3. Үлән араларында
Торам яшеренеп.
Ашыйсың килсә,
Ал мине өзеп. (Җиләк)

4. Иртән иртүк тора да,

Матур итеп кычкыра. (Әтәч)


5. Җәй буе бал җыя,

Кыш буе хәл җыя. (Бал корты)

6. Диңгезе бар - суы юк,
Каласы бар- халкы юк,
Урманы бар - агачы юк.(Карта)


7. Бәләкәй генә карчык,

Тәне тулы шырпы. (Керпе)

8. Гөлдер-гөлдер,гөлдер бу,

Кызыл тәпи-кемдер бу.(Күгәрчен)

9. Җир астында алтын казык-
Бик тәмле тамыразык.(кишер)


10. Кагылмый болай кәҗә - сарыкка,
Ләкин кызыга үрдәк- тавыкка.
Үзе ялагай, үзе хәйләкәр,
Ул нәрсә булыр,йә әйтеп җибәр. (Төлке)

5 нче бәйге "Кем тизрәк".

Алып баручы.
Чираттагы бәйге "Кем тизрәк" дип атала. Бирелгән сүзләрдән кайсы команда тизрәк җөмлә төзи алыр икән?

(Тормышыбызның язы һәм чәчәкләре -хатын-кызлар)

(Кешенең бөтен нәрсәсе дә гүзәл булырга тиеш)

6 нчы бәйге "Сүзләр төзе".

Алып баручы. Киләсе бәйге "Сүзләр төзе" дип атала. Бирелгән сүздән яңа сүзләр төзеп язарга.

Сабырлык
( Сүзләр төзеп язалар)

7 нчы бәйге " Әйдәгез, җырлыйк".

Алып баручы. Хөрмәтле әниләребез тиздән әниләр бәйрәме җитә, шул уңайдан берәр
куплет әниләр турында җыр башкарсагыз әйбәт булыр иде.
(Караокэга җырлау.)

8 нчы бәйге "Кем күбрәк"

Алып баручы. Алдагы бәйге "Кем күбрәк " дип атала. Кайсы команда өч иҗекле кызлар исемен күбрәк әйтер икән?
"Шатлык" - икенче иҗектә -ли (Га-ли-я )
"Гүзәллек" - икенче иҗектә -фи ( Зөл-фи-я)

9 нчы бәйге "Бәйрәм белән котла".


Алып баручы. Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә. Иң-иң якыннарыбызга йөрәкләре-
бездән чыккан иң-иң матур сүзләр әйтәсе килә. Шунлыктан соңгы бәйге Бәйрәм

белән котла" дип атала. Һәр команда барлык әниләрне бәйрәм белән котларга тиеш

була.

Алып баручы. Шулай итеп, безнең ярышыбыз тәмам.Ике команда да бик матур катнашты.
Барыгызга да рәхмәт!
Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә!
Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр
Юлдаш булсын сезгомергә. Гомер юлларыгыз озын булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен!
Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,
Авырлыклар мәңге килмәсен.

Җыр."Яшиселәр килә".

Алып баручы :Хөрмәтле әниләр ! Бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сезне тагын бер тапкыр бәйрәм белән котлап сезгә озын гомер , корычтай нык сәламәтлек һәм уңышлар телибез.






© 2010-2022