Сценарий внеурочного мероприятия Гаиләм - минем хәзинәм

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Яңа Ишле башлангыч мәктәбе



"Гаиләм - минем хәзинәм"

(дәрестән тыш чара - гаилә бәйрәме )





Төзеде һәм үткәрде: 1 квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Каюмова Дилбәр Җиһангәрәй кызы

Максат:

  • әти-әниләргә карата тирән хөрмәт, ихтирам, шәфкатьлелек тәрбияләү,аларның олы зат булуын төшендерү; мәктәп һәм гаилә арасындагы хезмәттәшлекне, үзара уңай мөнәсәбәтләрне ныгыту;

  • балаларның бәйләнешле сөйләм телләрен камилләштерү; гаиләләр һәм балалар арасында дуслык, бердәмлек кебек сыйфатлар тәрбияләү

Җиһазлау: 1. "Безнең гаилә" темасына балалар рәсемнәреннән күргәзмә.

2."Безнең бүләкләр" - балалар эшләгән бүләкләрдән күргәзмә

3. Әти-әниләрнең профессияләренә багышланган стенд.

4.Сыйныф җитәкчесе ясаган презентация "Күркәм гаиләләр"

Ш.Галиев "Балалар өчен шигырьләр" Казан,1987ел, "Җырларыбыз" китабы, Казан, 1989 ел (төзүчесе Зиннур Мансуров).

Бәйрәм барышы:

Күңелле музыка астында балалар сәхнә түренә уза.

Укытучы: Исәнмесез, кадерле кунакларыбыз - әти-әниләр! Хәерле кич!

Бүгенге кичәбез әтиләр, әниләр, сезгә багышлана. Сезне "Гаиләм - минем хәзинәм " дип исемләнгән Гаилә бәйрәме белән котлыйбыз. . Гаилә ул - җылы учак. Учак янына гаилә әгъзалары җыела. Гаилә нык булса гына, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була . Гаилә - тормыш көзгесе, тормыш нигезе. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар - гаилә көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.

Җыр башкарыла: "Бәйрәм бүген!"

- Балалар чыгышы.

1. Нигә бүген мәктәптә

Бик күңелле, бик ямьле?

Чөнки бүген кунакка

Әти-әниләр килде.

2.Күтәренке күңелле,

Бар да көләч, шат бүген.

Күктә кояш елмая,

Яшерә алмый шатлыгын.

3.Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

4.Бәйрәм кирәк әтигә,

Бәйрәм кирәк әнигә,

Бабай белән әбигә.

Безнең халык кунакчыл:

Якты чырай, тәмле чәй, дип,

Каршы ала кунакны.

5.Ата-бабай гадәтләрен

Без дә дәвам итәрбез.

Кунакка ешрак килегез,

Бәйрәм күреп китәрсез.

Җыр башкарыла: "Очрашу җыры"

6.Әти янымда булганда

Бернәрсәдән курыйкмыйм мин.

Аның сүзе миңа закон-

Әтиемне тыңлыйм мин.

7. Әти - безнең терәгебез,

Әти безне яклаучы.

Авырлыклар китермичә

Давыллардан саклаучы.

8. Яшәсен әти-әниләр,

Сәламәт һәм шат булып

Кызларының, улларының

Кадерлеләре булып.

Җыр башкарыла."Әтием - горурлыгым!"

Ш. Галиев "Кем нәрсә ярата?"шигыре (балалар чиратлашып сөйлиләр)

Мин үскәч абый булам.

Аннары бабай булам.

Ә мин бабай булгач та

Гел әйбәт малай булам.

Мин үзем әти булам,

Ә мин дәү әти булам.

Үскәч кем буласымны

Мин әле әйтми торам.

Мин батыр солдат булам.

Ә мин космонавт булам.

Ә мин Гата Камский кебек

Шахматта җиңеп чыгам.

Мин Рудольф Нуриев кебек

Булам оста биюче.

Ә мин очучы булам да

Көн дә йөрим сунарга.

Ә мин белмим, әнидән

Онытканмын сорарга.

Ә мин бик озын булам.

Үсим әле тагын да.

Ә мин бик көчле булам.

Әтием төсле булам.

Мин комбайнчы булам.

Кырда иген урырга.

Ә миңа әни үскәч,

Куша кеше булырга.

9. Бәхетле без бу дөньяда

Әти-әни булганга.

Туган җирем күкләренең

Күге аяз булганга.

10. Бәхет кайда? Безнең өчен

Ул бары янда гына.

Әти-әниле булу

Зур бәхет була безгә!

Балалар башкаруында җыр "Һәрвакыт булсын кояш!"

Кичәбезнең беренче өлешен әти-әниләргә мәдхия җырлап, балаларның чыгышы белән башладык. Ә хәзер төп өлешкә күчәбез. Әйдәгез әле башлап танышыйк. Чөнки бүген кунаклар бик күп. Сүзне ил тоткасы, гаилә терәге булган - әтиләргә бирәбез. (Өйгә эшне тикшерү - һәр әти үз гаиләсе турында сөйли).

Ярышлар (ярышлар балаларның концерт номерлары белән үрелеп бара)

1.Әтиләр өчен - "Балык тоту"(кем тизрәк?)

2."Самолёт" очыру(кем ераграк?)

3. Иншалар уку. "Минем гаиләм"(Кемнәр гаиләсе турында язылган?)

4. Уенчыклар җыю(Күзләрне бәйләп, кем тизрәк?)

5.Бәби йоклату.

Сценарий внеурочного мероприятия Гаиләм - минем хәзинәмСценарий внеурочного мероприятия Гаиләм - минем хәзинәм

Сценарий внеурочного мероприятия Гаиләм - минем хәзинәмСценарий внеурочного мероприятия Гаиләм - минем хәзинәм

Әниләр өчен ярышлар: 6.Сорауларга җаваплар(татар халык ашлары)

7.Тормышчан мәсьәләләр чишү.

Йомгаклау. Хөрмәтле әти-әниләр! Кичәбез ахырына якынлашып килә. Якты йөзләрегез,матур сүзләрегез, актив катнашуыгыз өчен зур рәхмәт!

Ата-ана хакы дигән

Кануннар яшәп калсын.

Гаиләләр һичкайчан да

Кыйбласын югалтмасын.

Ата-анадан башка

Бар нәрсә дә табыла.

Һәр бала ата-анага

Изге итеп табына.

Биедек тә, җырладык та

Шигырьләр дә сөйләдек.

Бәйрәм итеп уйнап алдык

Матур көйләр көйләдек.

Бәйрәмебез тәмамлана -

Гаиләләргә әйтик шуны:

Сәламәтлек, бәхет телик,

Һич белмәсеннәр кайгыны!

Укучылар башкаруында "Бәхеттә-шатлыкта" дигән җыр яңгырый.

Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итә.



Кушымта( мәсәлән, һәр гаиләгә шундый презентацияләр ясала)

Каюмовлар гаиләсе - авылыбыз көзгесе

«Мөэминнәрнең иң яхшысы - холкы күркәм булганы»,- диелгән изге Коръән китабында. Ә күркәм гаилә - ул җылы учак, ышанычлы күпер сыман.

Гаилә - тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер - береңне хөрмәтләп, бер - береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы. Тату гаиләләрдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә. Күркәм сыйфатлары булган гаиләләр бездә бик күп алар.

Шундый гаиләләрнең берсе - гап-гади авыл кешеләре - Фәнилә һәм Зөлфәт Каюмовлар - Чүпрәле районы Яңа Ишле авылында матур гына яшәп яталар. Бу яшь гаиләнең тормыш девизы:

"Картайганчы, тигезлектә

Бергә тормыш көтәргә.

Кайгыны да, шатлыкны да

Һәрчак уртак итәргә!"

Әйе, шундый девизга таянып яшәгән гаилә , чынлап та , күркәм була. Зөлфәт белән Фәнилә икесе дә шушы авылда туып - үсеп, берүк мәктәпне тәмамлап, тормышта үз юлларын таптылар. Зөлфәт унынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, әнисе - белемле шәфкатъ туташы Фирдания - эзеннән Түбән Кама шәһәрендә урнашкан медучилищеның стоматология бүлегенә укырга керә.Әйбәт укый, тырыша егет, диплом ала....Ләкин техникага булган көчле мәхәббәте өстенрәк булып чыга. Менә инде 10 елга якын уңган ул, ир, әти КамАЗ автомобиле белән туган ягына хезмәт күрсәтә: ашлыгын да,терлек азыгын да, кирәкле материалларын да ташый. Җитез,туры сүзле,үз эшен җиренә җиткереп башкарган шофёрны; миһербанлы,шәфкатьле Зөлфәтне олысы да, кечесе дә ярата, хөрмәт итә.

Фәнилә дә арта калганнардан түгел. Бу күркәм холыклы изге зат авылның иң якты йолдызыдыр, мөгаен.Дөрес, ул югары уку йортларында укып белем дә алмады, мактау грамоталары белән дә күмелмәде әлегә... Кулинария училищесын тәмамлап, туган мәктәбендә укучы балаларны тукландыра ул. Ничек кенә әзерли әле уңган пешекче! Авыз итсәң- телеңне йотарлык өчпочмаклар, бәлеш, токмач, гөбәдия уңган әнинең табын түреннән төшми.Ул шулкадәр өлгер, туганнарына, тирә - юньдәгеләргә игътибарлы, ихтирамлы!Ә биргән киңәшләренә, хәтта, аннан күпкә олылар да колак сала.Фәнилә бик эчкерсез кеше."Кайсы арада эшләп өлгерә икән, бигрәк уңган бит синең кызың, Рузалия",- ди авыл халкы аның әнисенә.Бәлки аңарда мәрхума остабикә Әсма әбисенең каннары уйный торгандыр!?

Сценарий внеурочного мероприятия Гаиләм - минем хәзинәм

Дөньяга балалары, Рәзил һәм Дилә тугач, бу гаилә тагын да матурланып, тулыланып китә. Рәзил "4"ле һәм "5"ле билгеләренә генә укый,быел дүртенче сыйныфны тәмамлый.Әти-әнисе кебек уңган - булган егет.Матур итеп рәсем ясый, һәр җомга авыл мәчетенә ашыга; матур итеп сүрәләр укып, олыларны таң калдыра.Ә нәни Диләгә әле биш яшь кенә.Ләкин инде бөтен йорт эшләрендә актив катнаша ул, оста итеп бии, җырлый."Мин үскәч, Дилә апа Нигъмәтуллина кебек йолдыз булам",- дип хыялланып йөри.

"Бала - гаиләнең көзгесе: су тамчыларында кояш чагылган кебек, балаларда да ана һәм атаның әхлакый чисталыгы чагыла",- дип язган В.А.Сухомлинский. Балалар бу гаиләдә мөстәкыйльлеккә өйрәнеп, олы тормышка тыгыз бәйләнеп, хезмәт аркылы тәрбияләнеп үсәләр. Шуңа күрә гаиләдә эш бүлү, ялкаулык сыйфатлары бөтенләй күренми . Һәрберсе үз вазифасын нәтиҗәсе, файдасы булсын, дип башкара. Каюмовлар гаиләсе тату, тырыш, оптимист - эшчән кырмыскаларны хәтерләтә.

Бу яшь гаиләдә халкыбызның буыннан-буынга сакланган матур гореф-гадәтләрен дәвам итү, өйрәнү бик көчле куелган.Кичләрен табын артына җыелып, К.Насыйриның"Үгет - нәсыйхәтләре"белән танышу,ТНВ каналыннан тәрбияви тапшырулар карау, концертларга йөрү, дини бәйрәмнәрне билгеләп үтү, ураза тоту, ясин мәҗлесләре үткәрү - барысы да ел әйләнәсендә өзлексез дәвам итә. Каюмовлар гиләсенең тагы бер шөгыле - шифалы үләннәр җыю. Алар бердәм эшли бу эшне; җыеп кына куймыйлар - бик оста кулланалар да әле. Шуңа күрә бу йортта хәлсезлек, еш авырып китү дигән нәрсә юк. Ә төрле үләннәр кушып кайнаткан хуш исле чәйләрен эчеп туя алмыйсың!

Менә шулай үз гаилә әгъзаларының уңышларын күреп шатлану, горурлану хисләре кичереп,тормыш итәләр Каюмовлар.Тугрылык, аек фикер йөртә белү, үз хатаңны тану, сүзендә тоу, үз көчеңә ышану сыфатлары бу гаиләне көчле, бердәм һәм иң күркәм итә дә инде.

© 2010-2022