Разработка новогоднего праздника для начальных классов на татарском языке

Эта разработка новогоднего праздника для проведения в начальных классах. В ней принимают участие Дед Мороз, Снегурочка и сказочные персонажи, а также Новый год. Само мероприятие идет на татарском языке, но игры проводятся на русском языке "У оленя дом большой", "Мы танцуем буги-вуги", "Лавата" и др. Дети находят посох Деда Мороза и хотят включить огни на елке, но не знают заветных слов. Снежные вихри привозят Деда Мороза и он проводит с детьми разные игры. Дети, в свою очередь, читают ему стихи,...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Яңа ел кичәсе



Башкаручылар: 2 алып баручы, Кыш бабай, Карчәчәк, Аю, Куян, Төлке, Бүре

Җиңел көй яңгырый. Балалар йөгереп кереп, чыршы тирәли тезеләләр.

Аю, Куян, төлке, Бүре дә алар белән керәләр.


1 алып баручы. Исәнмесез, дуслар!

2 алып баручы. Хәерле көн, дуслар! Кадерле балалар, хөрмәтле укытучылар, мөхтәрәм әти-әниләр, килгән кунаклар! Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз. Тормышыбыз имин, дөньялар тыныч, өстәлләр мул булсын!

1 алып баручы. Туган җиребезгә Яңа ел килә. Бүген без дә Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Барыбыз бергә күңелле итеп бәйрәм итик әле.

1 бала. Ап-ак мамык карлар ява

Акка төреп дөньяны.

Бүген безне үз янына

Яшел чыршы җыйнады.

2 бала. Бар табигать ап-ак кардан

Калын юрган ябына

Ә без килдек бергәләшеп

Яшел чыршы янына.

3 бала. Кыш ул үзе ялгыз йөрми

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,

Нинди бәйрәм? - диеп сорасагыз,

Балалар. Бездә бүген чыршы бәйрәме.

4 бала. Без җыйналдык бүген монда

Яңа ел бәйрәменә.

Яшел чыршы тирәсендә

Җыр җырлап әйләнергә.


(Җыр "Чыршы янында")


1 бала. Үсте чыршыбыз урманда.

Шаулап торды ул анда.

Җәен дә, кышын да зифа

Яшел тора ул һаман да.

2 бала. Хәзер чыршыбыз бизәнгән,

Муенсалар да эленгән.

Безгә шундый матур бәйрәм,

Зур шатлык алып килгән.


2 алып баручы. Нидер җитми бу чыршыга,

Карагызчы, балалар!

Белдем, белдем: утлар янмый,

Нигә янмый соң алар?

1 алып баручы. Бәйрәмебез гади түгел.

Зур шатлыклар бәйрәме,

Чыршы балкып торыр иде,

Ничек кабызыйк аны?

Балалар. Тылсымлы таяк белән.

2 алып баручы. Кайдан алыйк икән соң без ул тылсымлы таякны?

(хат ташучы саескан керә)


Саескан. Менә сезгә Кыш бабайдан телеграмма.

2 алып баручы. Кая? Кая? Кыш бабай нинди хәбәр җибәрде икән?

(телеграмманы укый)

Юлны бик зур көрт баскан,

Шуңа бик әкрен киләм,

Кызурак та килер идем,

Түшәлсә юлга чирәм.

Кайгырмагыз сез шулай да,

Чыршы төбендә күп кар,

Көри торыгыз шунысын -

Кар астында бер сер бар.


(берничә бала кечкенә көрәкләр алып чыршы төбен көри,

ак мамыкка уралган тылсымлы таяк килеп чыга)


2 алып баручы. Чү-чү, бу тылсымлы таяк түгелме соң. (Карый) Шул үзе! Менә хәзер чыршыны да кабызырга була. Әйдәгез, балалар, барыбыз бергә: "Чыршы, чыршы, кабын син! Утларыңны балкыт син!" дип кабатлыйк.

(тылсымлы таякны селки)

(җыр "Төрле, төрле утлар яна")


1 алып баручы. Кыш бабай озаклады бит, балалар. Карт кешегә карлы юлдан атлавы авыр шул. Ничек ярдәм итик икән аңа?

2 алып баручы. Чү, ишетәсезме, дуслар, минемчә монда ярдәм итәргә кирәк түгел. Кар бураннарын туздырып Кыш бабай үзе дә килеп җитә.

(залга бер-бер артлы кар йомарламнары очып керәләр)


1 алып баручы. Нигәдер салкын булып китте. Биеп алыйк әле, балалар.

(кар йомарламнары тагын оча)


2 алып баручы. Бу ни хикмәт? Кар бөртекләре йомарламнары оча. Ә менә безнең белән кем шаяра икән. Ай-һай, Кыш бабай, шаян да инде үзең, кил әйдә тизрәк. Сине күптән сагынып көтәбез. Балалар, әйдәгез Кыш бабайны чакырабыз. "Кыш бабай ау".

Кыш бабай. Исәнмесез, балалар! Әниләр! Әбиләр! Бишектәге бәбиләр!

Тирән карларны ерып,

Борынымны өшетеп,

Озын юллар үттем мин.

Сезгә килеп җиттем мин,

Һай, чыршыгыз бигрәк матур,

Елык-елык яна ул

Бәхетле һәм сау булыгыз,

Котлы булсын Яңа ел!

Басыгыз, чыршы тирәли.

Бер җырлап алыйк әле,

Бер уйнап алыйк әле,

Бер биеп алыйк әле,

Яшел чыршы тирәсендә

Җилкенеп алыйк әле.

(җыр)


Кыш бабай. Булдырдыгыз, балалар. Бик матур җырлыйсыз икән. Ә хәзер уйнап алыйк.


("Өшетү" уены)

(җәза - биетү "Үрдәкләр")

(Уеннан соң Кыш бабай башын тотып арлы-бирле йөри башлый.

Эзләнә. Чыршы астын карый)


2 алып баручы. Кыш бабай ни булды сиңа?

Кыш бабай. Оныгымны эзлим. Кая китте икән?

1 алып баручы. Ул бит килмәде әле.

Кыш бабай. Һм-м. Килмәде, дисең инде алайса. Алай. Куян, Төлке, Аю, Бүре, килегез әле монда. Хәзер тиз генә урманга барып Карчәчәкне алып килегез.

(җәнлекләргә дуга бирәләр. Алар шуңа җигелгән сыман итеп

чыршы тирәли әйләнәләр һәм чыгып китәләр.)

(җыр "В лесу родилась елочка", музыка беткәнче, Карчәчәк керә)


Карчәчәк. Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, кунаклар!

Яңа ел белән сезне,

Яңа бәхетләр белән.

Яңа елда зур үсегез,

Көн дә артсын көчегез,

Ел үсәсен көн үсегез,

Илгә хезмәт итегез!

Яңа елда уңышлар

Телим сезгә, мин дуслар!

Балалар. Рәхмәт, Карчәчәк!

Карчәчәк. Шундый матур бәйрәмне,

Бушка уздырмыйк әле,

Сез, балалар, кул чабыгыз.

Бер биеп алыйк әле.

Кыш бабай. Бас, кызым, Карчәчәк,

Син басмасаң, мин басам,

Син баскан эзләреңә,

Мин дә китереп басам.

1 алып баручы. Кыш бабай белән Карчәчәккә кушылып барыбыз да биибез.

Кыш бабай. Уф, арыдым. (урындыкка утыра)

Карчәчәк. Мин бии дип сиңа да хәлдән тайганчы биергә димәгәндер бит, инде бабакай.

1 алып баручы. Утыр, бабакай. Ял ит. Ә без, балалар, һөнәрләребезне күрсәтик. Күңел ачыйк.

(уен "Күңелле яшисең килсә")

(Куян сикергәли-сикергәли кыңгырау шалтыратып йөри.)


Куян. Яңа ел, Яңа ел,

Яңа ел килә тиздән.

Дусларым, җыелыгыз,

Иске ел китә бездән.

Хушлашмыйк иске ел белән.

Изге теләкләр һәм җыр белән.

(җыр "Маленькая елочка")

(Балалар җырлаган арада Кыш бабай белән Карчәчәк балаларга күчтәнәчләр өләшә)


Карчәчәк. Балалар, минем сезгә хатым бар бит әле онытып та торам икән. Күпләрегез матур эшләр башкарды.


(Уку алдынгыларын санап китә, грамоталар бирә)


Тик шулай да кайберәүләр

Аксады.

Бар бит әле шундыйлар да

Арада.

Оялалар хәзер күзгә карарга!

Каралмаган була һәрчак дәресе

Тәртипсез һәм һәрчак була ят эше.

Эшкә дисәң, алар чирли -

Ялкаулар.

Беләсез бит, алар сездә

Бар бит!

Начар гадәт Яңа елга кермәсен!

Арагызда барлык эшләр гөрләсен!


(Аю. Бүре, Төлке ыңгырашып куялар)

(Куян сикергәли чыршы тирәли)

Куян. (Аюга күрсәтеп). Аю агай, озак йоклап,

Дәрескә соңга кала.

Ялкаулыгы аркасында

"2" леләр дә ала.

Аю. Тәнкыйть, әйе, кирәк нәрсә,

Дәресләрне нык карарга,

Аз йокларга сүз бирәм.

Куян. Төлкенең дә чиктән ашты

Мутлыгы.

Кирәкми аның хәйләкәр дуслыгы!

Төлке. Үзләре дус күрмәде,

Хәйләкәр дип әрләде.

Инде миңа нишләргә?

Ничек терсәк тешләргә?

Ярый, сезне тыңлармын,

Сезнең җырны җырлармын.

Куян. (Бүрегә) Җитәр сиңа!

Көчлемен дип бик масайма!

Әмер килгән

Койрыгыңа тиз басарга

Яңа ел, Яңа ел килә!

1 алып баручы. Балалар, әйдәгез биеп алыйк.

(уен "У оленя дом большой")


2 алып баручы. Балалар, карагыз әле, Яңа ел килеп җитте..

Хуш киләсең Яңа ел,

Ак җәймәләр юлыңа

Яңа ел, Яңа ел!

Балкы җирдә нур булып

Эшләребез уң булсын!

Тормышыбыз синдә мул булсын!

Җәнлекләр. (Яңа елга) Нигә кыюсыз торасың,

Уз түрдән!

Бер эштән дә курыкмыйбыз

Без бердәм.

Яңа ел. Исәнмесез, кадерле дуслар! Минем кебек яңа гына туган иптәшләр һәм күпне күргән өлкәннәр. Сезгә яңа бәхетләр һәм яңа уңышлар алып килдем.

Кыш бабай. Алай булса, рәхим ит Яңа ел. Әле кайчан гына мин дә шулай яшь булып килеп кергән идем. Мине дә шулай шатланып каршы алганнар иде. Улым, барлык эшләрне дә мин сиңа тапшырам.

Яңа ел. Ышанычыңны аклармын, бабакай.

2 алып баручы. Әй, Яңа ел, Яңа ел, бер дә тартынмыйча хуҗа булып, әйдә түргә уз.

Кыш бабай. Ярый дуслар безгә китәргә дә вакыт. Башка җирдә дә безне көтә торганнардыр

Карчәчәк. Хушыгыз, хушыгыз, дусларым,

Күңелле ял итегез!

Бер елдан без тагын килербез.

2 алып баручы. Хуш, Кыш бабай! Хуш, Карчәчәк. Хушыгыз.

1 алып баручы. Балалар, ә без моңсуланмыйк. Бәйрәмебезне дәвам итик.

(уен "Буги-буги")


1 алып баручы. Чыршыга багышлап "Бу нинди агач" җырын җырлыйк.

Яңа ел белән сезне!

2 алып баручы. Яңа ел котлы булсын!

Бәхетләр елы булсын!

Шатлыклар елы булсын!






© 2010-2022