Яңа ел әкияте (Новогодняя сказка)

"Описание материала: Сценарий для театра кукол. "Написан на татарском языке. Также его можно использовать как вступление к утреннику Новогодней ёлки для воспитанников детских садов, учащихся начальных классов. Здесь идёт речь о лесной красавице Ёлке, которая росла одиноко на опушке леса. Она очень боялась, что её срубят перед Новым годом. Об этом ей сообщила Сорока. О своей печали Елка рассказала Зайчишке. Зайчишка решила укрытҗ еһ снегом, чтобы ее не заметил лесник. Но волнения были напрас...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Яңа ел әкияте.

(Курчак театры өчен эшкәртмә)

Автор. Тау башында урман бар...

Шул урманда алан бар.

Шул аланда ял иткәндә

Менә нәрсә күргәнем бар...

Саескан. Ял иткән имеш анда.

Я, ни бар шул аланда?

Автор. Шул алан уртасында

Үсә чыршы кызчыгы.

Аның тирәсендә сайрый

Урманның һәр кошчыгы...

Чыршыкай Сәлам, якты Кояшым!

Сәлам сезгә, кошларым!

Автор. Һәрбер җәнлеккә сәлам

Биреп ул башын ия.

Нәкъ Яңа ел алдыннан

Менә нинди хәл булган.

Хәбәрче кош Саескан

Чыршы башына кунган.

Чыршыкай: Үтенеп сорыйм, Саескан:

Кит син минем очымнан.

Югыйсә, бар сынуы,

Мин бит урман сылуы...

Саескан: Ха-ха-ха, сылу , имеш,

Ник мин китәргә тиеш?

Беләсеңме, Урман сылуы -

Синең көнең санаулы!?!

Син ялгызын үсәсен

Ерактан күренәсең!

Яңа ел килеп җитә -

(шомлы итеп)Беләм сине ни көтә!

Автор. Күңеленә шом салып,

Очып китте Саескан.

Алан уртасында басып

Чыршы бер үзе калган.

(Куян сикергәләп йөри)

Куян Сәлам, чыршы-сылукай!

Бигрәкләр дә син чибәр!

Салкында торганчы туңып,

Йә, дустым, биеп җибәр!

Чыршыкай: И, Куянкай., шаулама,

Оныт бию турында.

Яңа ел якынлаша

Минем башны уй баса....

Иптәшләрем урманда

Яшерерләр бер-берсен,

Ә мин ялгызын монда, -

Минем хәлгә кем керсен!?!

Куянкай: Кисеп алулары бар

Диеп син куркасыңмы?

Әнә күпме монда кар-

Күмсәм син туңмассыңмы?

( Куян Чыршыны кар белән "күмеп" китеп бара. Урманчы килә.)

Урманчы Нинди матур кышкы урман.

Ябынган кардан юрган.

Юрган читен күтәреп

Карасам нәрсә булган?(җәймәне күтәреп карый)

АЙ, нинди матур чыршы кызы

Үсеп утыра ялгызы

Мин аны бизим хәзер...

(Чыршыга мишура элеп куя)

Булды. Чыршы бәйрәмгә әзер.(чыгып китә)


© 2010-2022