Юбилей учителя на татарском языке

Мероприятие в школе, юбилей учителей на татарском языке. 2011-2012 нче яңа уку елын башлап җибәргәндә мәктәбебез быел үзенең 39 еллыгы булу итү өстенә, үзендә ачылган көннән башлап бүгенге көнгә кадәр хезмәт куючы укытучыларының туган көннәрен билгеләп үтә. Димәк, Камил абый һәм Гөлсәрия апаның күңел дәфтәрендә күпме укучыларның исемнәре, шатлыклары һәм кайгылары теркәлгән. 40 елга якын хезмәт куйган алар Иркәнәш мәктәбендә. Сезнең өчен 40 ел, әлбәттә аз түгел. 40 ел гомер эчендә сез үз профе...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Юбилей учителя на татарском языке





Юбилей - 55, 60 яшь

А.б. Кадерле, балалар! Без бүген мәктәбебездә армый-талмый хезмәт куючы, безнең күңелләребезгә яхшылык орлыклары сибүче, белем илендә тәүге ачышлар ясатучы, акны-карадан, яхшыны-яманнан аерырга өйрәтүче укытучыларыбызны хөрмәтләргә җыелдык. әйдәгез әле, аларны түргә чакырыйк.


(Музыка астында укытучылар түргә чыгып утыралар-башлангыч класс укучылары җитәкләп алып кереп утырталар.)


Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар, килгән кунаклар! Бүген безнең мәктәптә зур бәйрәм - укытучыларыбыз, мәктәп коллективы, укучылар, әти-әниләр арасында зур хөрмәткә ия булган Гөлсәрия Нурлыгаян кызы һәм Камил Мөҗип улы Миннехановларның юбилей тантанасы.


Мы созвали всех гостей

В этот день на юбилей.

Юбиляра приглядели,

По приличному одели!

И решили в этот час

Расспросить о нем у вас.

Должен знать и мал, и стар,

Кто сегодня юбиляр? ( Камиль абый-Музипович)

Кто отглажен, чисто брит,

Имеет президентский вид? (Имя.)

Кто обаятельный, нарядный,

Охотник кто, рыбак заядлый? (Имя.)

Конечно, все его узнали,

Но возраст его - вы пока не назвали. (60 лет.)


Вам - шестьдесят. Но разве это возраст?

Улыбка Ваша ох как молода!

Над головою Вашей те же звезды,

Лишь мудрости прибавили года!

Вы энергичны - юношам на зависть!

Вам - шестьдесят. Но разве это возраст?

Улыбка Ваша ох как молода!

Над головою Вашей те же звезды,

Лишь мудрости прибавили года!

Вы энергичны - юношам на зависть!


Две пятерки в юбилее!

Поздравлять спешим скорее.

Нам отличники нужны.

Уважаем знанья мы.

В жизни все у Вас на "пять".

Можем даже доказать:

За старанье и уменье ставим "пять".

За спокойствие, терпенье - тоже "пять".

За заботу и вниманье,

Дружбу, помощь, состраданье

Тоже ставим только "пять".

Даже целых "двадцать пять"!

За детей и за внучат,


2011-2012 нче яңа уку елын башлап җибәргәндә мәктәбебез быел үзенең 39 еллыгы булу итү өстенә, үзендә ачылган көннән башлап бүгенге көнгә кадәр хезмәт куючы укытучыларының туган көннәрен билгеләп үтә. Гасырлар белән чагыштыршанда бу зур сан түгел, тик һәр яңа уку елының яңа исемнәре, яңа җиңүләре, яңа сәхифәләре белән баетып барылган мәктәп тарихы һәм юбилярларыбызның хезмәт юлы өчен бу сан кечкенә була алмый. Уку елының һәр иртәсе яңалык белән туа, үзгәрешләр алып килә, мәктәп бусагасын атлап кергән нәни кызчык һәм малайның биредә исеме, истәлеге кала. Димәк, Камил абый һәм Гөлсәрия апаның күңел дәфтәрендә күпме укучыларның исемнәре, шатлыклары һәм кайгылары теркәлгән. 40 елга якын хезмәт куйган алар Иркәнәш мәктәбендә. Сезнең өчен 40 ел, әлбәттә аз түгел. 40 ел гомер эчендә сез үз профессиягезгә тугрылыклы калып, математика фәненә хөрмәт һәм кызыксыну тәрбияләп, күпме математиклар, физиклар һәм башка фән укытучылары әзерләгәнсез. Безнең Иркәнәш төп белем бирү мәктәбе коллективында гына да сез укыткан укытучылар: Шәрәфетдинов Рөстәм Хатип улы, Кәбиров Дамир Рәис улы, Гәрәева Вәсимә Мәгфүр кызы, Гәрәев Фәнияр Мизхәт уллары бүгенге көндә дә мәктәптә үзегез белән бергә.

40 ел!

Бу еллар никадәр язмышлар кичергән,

Бу еллар күпләрне теләккә җиткергән,

Бу еллар кемгәдер кайгы да китергән.

Бу еллар күпләрне бәхетле иттергән.


Бу 40 елда Яңа Иркәнәштән Заһир һәм Таһир Латыйповлар, Нәсимә Гәрәева, Альберт Мифтахов, Иркәнәштән Радис Кәбиров, Радик һәм Илшат Исламовлар, Илиза Шириева, Ришат Шәймәрдәнов, Альфред Шакирзянов, Илнур Сибгатуллин, Гүзәлия һәм Илдар Хәйдәровлар, Миләүшә һәм Гөлчәчәк Гайсиналар, Равил һәм Рәзил Абдуллиннар, Рәфидә Иликова, Нурзат Гәрәев, Гөлүсә һәм Флүзә Галиевалар, Яту авылыннан Диләрә Ахметзянова, Кызыл Төбәк авылыннан Дилә Гыйлметдинова, Илсөя Талипова, Наилә Акмалова, Резеда Шайхразиева, Лилия һәм Гүзәлия Аглиевалар, Альбина Шайхразиева, Айгөл Гайнатуллина, Тегермәнче авылыннан Дания Хәертдинова, Инзилә Хамматовалар һәм башка исемнәре аталмаган бик күп укучылар аларның дәвамчылары.



Гел исемдә килүем мәктәбемә,

Бишенчегә алып кердегез.

Шуннан бирле Сез 15 баланы

Үз иттегез, якын күрдегез.

Яшәрдегез һәр ел сентябрьдә

Агач яфрагы шикелле.

Ә балалар киткәч моңайдыгыз,

Шушыдыр, дип, гомер үтүе.

Сезгә барчагызга чын күңелдән олы рәхмәтебезне белдерәсебез килә! Сезнең сабырлыгыгыз, тырышлыгыгыз, безнең җилбәзәк башларыбызга нинди юл белән булса да белем тупларга омтылуыгыз, безнең өчен хәсрәтләнеп яшәвегез өчен Сезгә мең рәхмәт!


Хөрмәтле һәм сөекле класс җитәкчебез Гөлсәрия апабыз! Без Сезгә чын күңелебездән һәм йөрәгебездән чыккан рәхмәт сүзләребезне белдерәсебез килә. Сез чын мәгънәсендә безнең икенче әниебез булдыгыз! Сез безне шундый якын күрдегез ки, әйтерсең лә, без барыбыз да Сезнең үз балаларыгыз идек. безне олы тормыш юлына әзерләүче, авырлыкларны җиңәргә, югалып калмаска өйрәтүче кешебез нәкъ тә менә Сез булдыгыз. Безгә чын кешеләр булырга этәргеч бирдегез. Шук, шаян күзләре янып торган, уйлары уенда булган 15 баланы үзегезгә караттыгыз, тыңлаттыгыз. Безнең балачакны тагын да матур, алай гына түгел, эчтәлекле, файдалы да итә алдыгыз. Кеше өчен иң мөһим сыйфатларны өйрәттегез, олыларны хөрмәтләргә, кечеләрне якларга, теләсә нинди очракта кеше булып калырга өндәдегез. Сез безне олы юлга хәзерләүдә көчегезне кызганмадыгыз, үзегез белгәннәрне өйрәтергә тырыштыгыз. Бик зур рәхмәт, сезгә, без сезнең яхшылыкларыгызны беркайчан да онытмабыз!


Хөрмәтле Гөлсәрия апа һәм Камил абый! Сез физика һәм математика дигән катлаулы да, кызыклы да булган гыйлем дөньясына балаларны үзегез белән алып кереп китәсез.

Дәрескә әзерләнми килгән чаклар булгандыр

Күзегезгә чыкмаса да күңелегез тулгандыр.

Рәнҗеткән чаклар булгандыр, үпкәләгән минутлар,

Бер дә юкка, уйламыйча күңел калдырган чаклар.

Онытылыр әле, бар да онытылыр дидек

Чөнки сезне чын күңелдән ярата идек.

Дөньяда тик ике кеше: укытучы, ана

Ялгышларны оныта һәм кичерә ала дидек.

________________________________________________________


"ЕГЭ" дигәндә, Гөлсәрия апа, "Гөлсәрия апа" дигәндә, ЕГЭ күз алдына килә. Математика серләренә өйрәткәнегез өчен рәхмәт Сезгә.

Сезгә булган рәхмәт хисен әгәр

Бергә җыйсаң, нурлар бөркелер.

Сез торасыз безнең күз алдында

Сезнең дәрес - үзе бер гомер.


Бар белемен һәм дә көчен

Куя белем бирүгә.

Гөлсәрия апа дәресе

Истә калыр гомергә.

Тигезләмәләр бер-ике ел

Төшкә кереп йөдәтер, сез биргән чиксез мәгълүмат

Әле безгә кирәгер.


Математика серенә

Төшендерде күпләрне.

Шуңа күрә яратабыз

Гөлсәрия апаны.


Физика егет кешегә

Һәркөн кирәк, ди апа.

Тәҗрибәләр, формулалар

Бигрәк күп, башта калмый.

Сезнең кебек сабыр кеше

Дөньяда бик сирәк.

Уңган Гөлсәрия апага

Һәйкәл куярга кирәк!

_______________________________________________________________

Камил абый укытты, дип

Сөйли әти-әниләр.

Мәктәбебез аксакалы.

Генералы ул, диләр.


Ир-егетнең асыл сыйфатлары

Күркәм эштә генә күренә.

Кыю бөркет кебек армый-талмый

Менегез Сез гомер үренә.


"Камил абый булганда бернинди стилист та кирәкми. Чәч һәм киемнең нинди булырга тиешлеген аннан да әйбәт белүче юк",- дип әйтә малайлар.


Камил абый бездән

Патриотлар ясады,

Мылтык сүтеп җыйдыртты,

Командага атлатты,

Өйрәтте кыен хәлләрне

Авырсынмый чишәргә.

Рәхмәт сезгә, киңәшегез

Ярдәм итәр яшәргә.

__________________________________________________________________


Җилдәй җитез узып киткән гомер,

Күпме юллар сизми узылган.

Якты хатирәләр юл буена

Гүя маяклар күк сузылган.

_____________________________________________________

Чәчләрдәге көмеш картлык түгел,

Шаулап узган тормыш билгесе,

Тырыш хезмәт, күпме түгелгән тир,

Ирешелгәннәрнең көзгесе.

_______________________________________________________

Яшьлек калган, истәлекләр калган,

Яза-яза тулган көндәлек.

Кайсы елның кайсы көне генә,

Түгел микән сагынып сөйләрлек.


Алып баручы: Камил абый,Гөлсәрия апа!______ !

Бу тормышның озын юлларыннан

Атладың да , һаман атладың;

Кеше дигән, укытучы дигән

Исемеңне горур сакладың.

____________________________________________________________

Хезмәткәрләр күңелендә сезгә

Бары хөрмәт, рәхмәт хисләре;

Гомерегезнең зая узмаганын

Әйтеп тора матур эшләрегез.


______________________________________________________________

Укытучылык эше - иң кыен эшләрнең берсе. Минем фикеремчә, укытучы булып туарга кирәк. Педагог - кешеләр рухының инженеры ул, ди Камиль абый.

____________________________________________________________________

Аз белгән кеше бик аз нәрсәгә өйрәтә ала, ди Гөлсәрия апа.

__________________________________________________________________

Укыту - икеләтә уку дигән сүз, ди Камиль абый.

__________________________________________________________________

Яхшы укытучы булу өчен, үзенең укыта торган фәнне дә, укучыларны да яратырга кирәк, ди Гөлсәрия апа.

_______________________________________________________________________

Үз укучыларын хезмәттән тәм табарга

өйрәтә алган укытучы иң зур мактауга лаек , ди Камиль абый.

_________________________________________________________________________


Остаз вә мәктәп җитәкчеләре- сезнең эшегезне юлына куючылар вә сезнең өчен хәсрәт чигүчеләр булып, аларның сезнең өстегездә олы хаклары бардыр, ди Гөлсәрия апа.

_________________________________________________________________________

Бала чакта алынган тәрбияне бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас, ди Камиль абый. ____________________________________________________________________________

Адәм баласы үзен- үзе тәрбияләргә һәм камилләшергә тиеш, буй җиткән һәр кеше үзен- үзе тәрбияли ала.

Уку кешеләрнең йөзенә нур, күңелләренә шатлык китерер.

Мәктәпкә йөрүдән вә сабак укудан максат- Иман белү, тәрбияле вә камил адәм булу кирәклеген хәтерегездән чыгармагыз һәм шушы максатка ихлас белән йөрегез, ди Гөлсәрия апа.

______________________________________________________________


Уеннар:

Алга чыгып, бер-берсенә артлары белән басалар. Сораулар:


Аның күзләре нинди?

Чәче нинди төстә?

Нинди кием кияргә ярата?

Тырнагы нинди төскә буялган?

Аяк киеме нинди?

Алкасы бармы?

Туган көне кайчан?

Йолдызлыгы нинди?

Ничә яшь?

Нинди дәресне ярата?

Еш дәрес калдыра идеме?

Аның белән иң истә калган вакыйга.


_______________________________________________________________________________

Когда и при каких обстоятельствах вы познакомились с юбиляром?

2. Что вам больше всего нравится в юбиляре?

3. С каким деревом можно сравнить юбиляра и почему?

4. За что вы бы вручили орден юбиляру?

5. Какие большие радостные события вам известны из жизни юбиляра?

6. Попробуйте угадать мечту юбиляра.

7. Какой вопрос вы всю жизнь хотели задать юбиляру?

8. Расскажите интересный случай, который произошел с вами и юбиляром.

9. Сколько раз юбиляр менял место жительства?

10. Сколько лет юбиляр носит почетное звание «дед»?

11. Признайтесь в любви юбиляру, используя современный жаргон.

________________________________________________________


Мин сораулар бирәм, сез чиратлап җавап бирегез.

Бу класс сезгә кайсы яклары белән кунелегезгә якын?

Иң ошамаган яклары?

Иң иртә килүче укучы кем иде?

Иң еш дәрес калдыручы?

Озак йокларга яратучы?

Дәрестә иң тыңламыйча утырган укучы.

Иң тыныч укучы.

Истә калган иң кызык вакыйга.

Ә хәзер укучыларга әйтергә теләгән сүзләрегезне әйтегез. Чыгышлар.



Нәкъ Минзәлә районында бардыр бер авыл - Иркәнәш, диләр.

Бу авылның уртасында шәп бер мәктәп бар, диләр.

Ул мәктәпнең һич онытмам рәхәт тәнәфесләрен,

Ащханәсен, бәйрәмнәрен һэм авыр дәресләрен.

Зурмы?дисәң, зур түгелдер, бу мәктәп бик кечкенә.

Әмма белем чыганагы кечкенә түгелдер һич кенә.

Монда һэр ел белем ала бик сәләтле балалар.

һэр яз саен олы юлга кузгала бу балалар.

Мәктәп бик салкын вә бик эссе түгелдер, рәхәт анда.

Мәгърифәт кояшы балкый хәр көн саен бу бинада.

Бик хозур: рәт-рәт тора гаскәр кеби дежурныйлар.

Беркемгә тәртип бозарга һич чара калдырмыйлар.

Бервакыт чыңлый кыңгырау дәресләргә чакырып.

Коридорлар бушап кала, мәктәп тә кала тынып.

Без бик күңелле яшибез, бәйрэмнәр яратабыз.

Барлык күңелсез уйларны без җырлап таратабыз.

_________________________________________________________________________

1 Камил абый, буй-сыныңа,

Күзләр генә тимәсен.

Эшкә оста, сүзгә кыска,

Ничек кызлар сөймәсен?

_______________________________________________________________

2 Гөлсәрия апа, туры сүзле,

Өздереп әйтә белә.

Белсәң иде бу чибәр кыз

Кемнең үзәген өзә.

__________________________________________________________________

3 Гөлсәрия апа, җилдән җитез

Кояш белән узыша.

Теләгенә ирешергә,

Уңганлыгы булыша.

_______________________________________________________________

4 Камил абый, коңгырт күзле

Кемнәргә син карыйсың?

Пенсиягә вакыт җиткән

Кай якларга сайлыйсың?

____________________________________________________________

5 Гөлсәрия апа, ай кызы күк,

Ягымлы, тыйнак кына.

Чөнки безнең мәктәптә ул

Вакытлы кунак кына.

_______________________________________________________

6 Икегез дә нинди матур

Нур уйный йөзегездә.

Чынга ашсын хыялыгыз,

Ак юл телибез сезгә.


7 Безгә дә ямансу бүген,

Шаярмыйбыз, көлмибез.

Тигез гомер итегез,

Сезгә ак юл телибез.

_____________________________________________________________

8 Китәбез дип җебемәгез,

Елап тора күрмәгез.

Зур булсагыз, зур булыгыз,

Боегуны белмәгез


9 Никадәрле тырышсак та

Сезне уза алмабыз.

Ак юллар телибез сезгә,

Тормышта югалмагыз.

___________________________________________________________

10 Сезне нинди сүзләр белән,

Мактарга да белмибез.

Пенсияләргә чыкканда

Зур уңышлар телибез.

__________________________________________________________

11 Эшләрегез гел уң булсын,

Мәктәпкә дә керегез.

Онытмагыз мәктәп юлын,

Гел хәл белеп йөрегез.

___________________________________________________________


Укытучы!

Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,

Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син,

Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,

Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.

____________________________________________________________


Кулларына якты йолдыз тотып,

Карурманнар аша үткәннәр

Һәм үзләрен алар гади генә

"Мөгаллимнәр" - диеп йөрткәннәр.

Укытучы, якты кояш кебек,

Күңелемне назлап җылыта.

Авыр чакта ярдәм кулын суза,

Сабыр сүзе белән юата.

Җавап бирер өчен сез әзерсез,

Кемнәр генә ниләр сорасын

Сүнеп барган кайбер язмышны да

Якты якка кайчак борасыз.

Яшьләр дә хәтта өлкәннәр дә

Килә аңа, килә киңәшкә,

Җырчы да син, оста педагог та

Гадел дус та, тугры иптәш тә.

Кырыслыкка заман өйрәтсә дә,

Иртә чал керсә дә чәчләргә

Сезнең эшләр җирдә озак яшәр,

Сез тәрбия биргән яшьләрдә.

____________________________________________________________________________


Бәйрәм белән сезне, укытучым!

Йөрәгемнең якын кешесе!

Дөнья серен миңа өйрәтүчем

Яшь җаннарга- Ходай илчесе!

_______________________________________________________________

Сезгә телибез саулык ,озын гомер,

Шәхси бәхет дөнья рәхәтен,

Шәкертләрнең- тырыш, инсафлысын,

Яхшы гамәл, Ходай рәхмәтен!

________________________________________________________________

Ак кәгазьдәй сабый күңеленә

Язмышларны башлап яздыгыз,

өмет тулы күпме күзләргә сез

яшәү чаткылары салдыгыз.

____________________________________________________________


Камил абый,Гөлсәрия апа.

Кайгыртып гел кеше кайгыларын,

Безнең янәшәдә эшлисез.

Ходай сезгә озын гомер бирсен,

Рәхмәт сезгә, чын-чын кеше сез.


Бер тутырып күзгә карау белән

Уебызны аңлый алдыгыз,

Шуңа күрә безнең күңелләрдә

Онытылмаслык булып калдыгыз.

_________________________________________________________________________

Рәхмәт сезгә, рәхмәт чын күңелдән

Безне балагыздай күргән өчен,

Безнең хисләр белән янып яшәп

Күңелләргә шатлык биргән өчен.

_______________________________________________________________


Камил абый,Гөлсәрия апа!

Җыерчыклар күбәйсә дә йөзегездә,

Күзлек көче кирәксә дә күзегезгә,

Яшьлек дәрте сүнми сезнең эшегездә

Шуңа күрә картаймыйсыз үзегез дә.

______________________________________________________________


Могҗизалар тудыручы галимнәр дә,

Хисләреннән җыр язучы шагыйрьләр дә,

Батырлыкка тиңдәше юк геройлар да,

Башлап сезгә бурычлылар- бар да, бар да.

_____________________________________________________________


Хөрмәтләп искә алырбыз

Без Сезне киләчәктә,

Димәк, хөрмәтлик хәзер дә

Укыганда мәктәптә.

_______________________________________________________________


Камил абый,Гөлсәрия апа!


Мөкатдәс олы хезмәт бу,

Аңа тиң бармы тагын?

Сез- мәгариф фронтының

Рядовой солдатлары.

______________________________________________________________


Каршыгызда укучыларыгыз-

Иң кырыс хөкемдарларыгыз

Сез аларга нәрсә китерсәгез

Бизмәнгә сала барын.

_____________________________________________________________


Укытучым! Якты кояш син,

Нур сибүче минем күңелгә.

Син -үлемсез, тәүге герой булып

Урын алдың минем күңелдә.

____________________________________________________________

Чәчләреңә еллар бәс сарды,

Буразналар салды йөзеңә;

Арыганлык түгел, горурлык

Бирә заман бүген үзеңә.

______________________________________________________________


Аның эше тәүлек буе сузыла,

Дөресен әйтсәк, гомер буена.

«Кеше булсын!»-дигән изге теләк

Җуелмаска кергән уена.

_____________________________________________________________

Ихлас рәхмәтебезне әйтер өчен

Ничек кенә табыйк сүзләрен.

Менә бүген чәчәк бәйләменең

Бирәбез сезгә иң-иң гүзәлән.

______________________________________________________________


Чәчәкләребез бәлки, аңлатырлар

Хисләребезнең иң-иң изгесен.

Әти-әниебездәйе якын укытучыбыз-

Тормышның бит якты көзгесе.

______________________________________________________________


Камил абый,Гөлсәрия апа!


Ил карты да сезгә башын иеп,

Мөгаллим, дип зурлап эндәшә.

Яшьләр сездән матур үрнәк алып,

Күркәмлектә сезгә тиңләшә.

_______________________________________________________________


Ләкин гомерең буена

Кайда гына булсаң да,

Туган- үскән җиреңнән

Нинди ерак торсаң да.

Булсаң да син нинди эштә-

Яз, җәен, көзен, кышын,

Булыр берәү синең белән

Ул синең - укытучың

_______________________________________________________________


55-60 ел узып киткән

Сизми-сизелми генә.

Тормыш юлын сезнең кебек

Матур үтәр кем генә...

Сез бәхетле: гаиләгез тигез,

Инсафлы балаларыгыз.

Кылган гамәлләре белән

Кабатлый ата- аналарын.


Сары көздә сары яфраклар да

Җир өстенә коелып бетә.

Җиң сызганып эшләп йөргән чаклар

Сизелмичә үтә дә китә.






60 яшь


(Алтмыштамы, алтмышта...)

Шатлык та күп, сагыш та.

Алтмыштамы, алтмышта...

Рәхмәт әйтеп язмышка,

Кайгыларга бирешмичә,

Гашыйк бит сез тормышка.

Алтмыштамы, алтмышта...

Ал әле бер җырлап та:

«Карурман»ны, «Гөлмәръям»не

Яки «Абау, Гөлкәем»...

Алтмыштамы, алтмышта..

_______________________________________________________________


В этот знаменательный день мы решили преподнести нашему юбиляру памятную медаль.

Медаль

За большие заслуги перед

Отечеством, а также Детством,

Отрочеством, Юностью, Зрелостью и Мудростью,

За большой вклад в улучшение

Демографической ситуации,

А также за вклады в Сбербанк, Тещабанк и Детибанк.

За личное мужество, проявленное на личном,

А также на всех других фронтах.

За бесконечное стремление

Быть всегда, везде и во всём

На своем месте.

Правительство РФ

Совместно с родственниками,

Друзьями и коллегами

Постановило:

Наградить именинника

Медалью

ИНСТРУКЦИЯ К НОШЕНИЮ ЮБИЛЕЙНОЙ МЕДАЛИ

«60 ЛЕТ В СТРОЮ»

Медаль по праздникам носить,

Пред одеваньем шею мыть,

Медальку спиртом протирать

Остатки спирта выпивать,

В театр, в гости и кино

Носить медаль поверх пальто,

Супруге не давать носить,

Хоть будет сильно и просить,

В столовой прятать под тарелку,

Чтоб не облить борщом поделку,

Хранить, беречь от злого глаза,

Чтоб не пристала к ней зараза,

Под Новый год на елку вешать,

Себе на радость, близких тешить!



Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә - кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганлыгы, гомер көзләренә кергәндә җимешләр инде өлгергәнме - менә шуларны әкрен генә барлый башлыйсың. Хатын - кыз бу чорда алдын - артын уйлап акыл белән эш итә, җиде кат үлчәп бер кат кисә. Сезнең менә шундый матур чорыгыз! Һәрвакыт шулай киң күңелле, ярдәмчел, иҗади эшләүче укытучы булып калыгыз.



Яшьлек калган, истәлекләр калган,

Яза-яза тулган көндәлек.

Кайсы елның кайсы көне генә,

Түгел микән сагынып сөйләрлек.

(Юбилярның кыскача биографиясе сөйләнә. Мәктәп директорының чыгышы.)



Алып баручы:

______ ! Бу тормышның озын юлларыннан

Атладыгыз да , һаман атладыгыз;

Кеше дигән, укытучы дигән

Исемегезне горур сакладыгыз.

***


Алып баручы:

Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә - кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганлыгы, гомер көзләренә кергәндә җимешләр инде өлгергәнме - менә шуларны әкрен генә барлый башлыйсың. Хатын - кыз бу чорда алдын - артын уйлап акыл белән эш итә, җиде кат үлчәп бер кат кисә. Сезнең менә шундый матур чорыгыз! Һәрвакыт шулай киң күңелле, ярдәмчел, иҗади эшләүче укытучы булып калыгыз.


***

Сабыр гына атлап кердегез,

Биш биш булган алтын көзеңә.

Саулык, бәхет янәшәгездә булып,

Җитсәгез иде олуг йөзегезгә.



Алып баручы

__________!Ачуланмагыз инде,

Узган елларыгызны барлыйбыз.

Бераз көнләшеп тә, сокланып та

Яратып та Сезгә карыйбыз.


***

Ничә буын Сезнең образны

Маяк итеп алган юлына

Ничә буын рәхмәт әйткән зурлап,

Аттестатын тотып кулына.

***

Тактадагы саннар, цифрлар

Ничә язып, ничә сөртелгән;

35 елның һәр көне

Хезмәт белән сизми узылган.

***

Таң нурлары булып йортыгызга

Ак бәхетләр генә сибелсен.

Түп-түгәрәк булсын тормышыгыз,

Юлларыгыз гөлгә күмелсен.

***

Нурлы еллар гына киләчәккә,

Сезне мәңге озата барсыннар.

Сезнең өчен нәни шатлыклар да

Бәхет булып яфрак ярсыннар.

(Котлау өчен сүз укучыларга бирелә)

________ !

Менә килеп каршыгызга бастык,

Иңнәребез шактый ныгыды,

Мәктәптәге һәрбер көнебез

Сезнең белән бергә узылды.

***

Еллар ерагайтыр, һәрберебез

Күңеленнән Сезгә эндәшер.

Шатлыкта да, авыр чакларда да

Һаман Сезнең белән киңәшер.

***

Безнең өчен Сезнең маңгайларда,

Яңа сырлар бәлки арткандыр.

Кайбер уйланмаган эшләребез

Йөзегезгә кызыл яккандыр.

***

Омтылдыгыз бар күңелегез белән

Дөреслеккә, һәрчак хаклыкка;

Өйрәттегез безне - балаларны

Намуслылык, аклык, сафлыкка.

***

Барсы өчен Сезгә чын күңелдән,

Чын йөрәктән рәхмәт диябез.

Без әле дә Сезне якын итеп,

Үзебезнең апа диябез.

***

Бүгенгедәй матур, көләч булып,

Нык-нык басып җирдә яшәгез.

Озак еллар сау-сәламәт булып

Яшен булып күкрәп яшьнәгез.


Хөрмәтле Гөлсәрия Нурлыгаяновна, Камил Мөҗипович!

Сезнең өчен бүгенге көн гаять шатлыклы да һәм бераз гына, бәлки, сагышлы да.

55,60 яшь әле ул әчкелтем-төчкелтем, тозлы-борычлы тормыш тәҗрибәләренең җитлеккән бер чоры гына.

___________ яшь әле ул нибары _______кыш, _________көз, _________ җәй, һәм ______ яз гына. Йөзләрегездә нур уйнап торганда Сезнең өчен ул гомерегезнең бер җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр. Шушы изге минутларда яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын, бүгенге ихлас теләкләр барсы да кабул булсыннар.


Чын күңелдән Сезне тәбриклибез,

Котлы булсын туган көнегез.

Куанычтан -куанычка атлап,

Шатлык чәчеп, бәхет игегез!

***

Һәрвакытта көләч, шат, ягымлы

Сау-сәламәт, таза булыгыз.

Бәхетләрдән-бәхетләргә генә

Алып барсын йөргән юлыгыз.

***


Рәхмәт Сезгә барысы, барысы өчен

Яшәү көче, дәрте сүнмәсен.

Сәламәтлек Сезне ташламасын

Авырлыклар бер дә килмәсен.

(Җыр башкарыла: барлык укучылар басып җырлый."Сез иң гүзәл кеше икәнсез")








© 2010-2022