Сценарий мероприятия по теме Исән-имин йөрим дисәң, бел син юл кагыйдәсен!

Зал шыгрым тулы. Сүлпән генә ут яна. Кичәгә багышланган презентацион материалның титул бите ачык. Сәхнә юл кагыйдәләрен белдерүче билгеләр белән бизәлгән. “Үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да” җыры астында, сыер сава торган чиләкләрен шалтырата-шалтырата, сәхнәгә Маһинур әби килеп керә (абына-сөртенә атлый, өстендә гади сыер саварга кия торган халат, башында яшел яулык, аягында кәлүш, чалбар кигән).Маһинур әби. И-и-и-и-и, картлык дигәннәре.... Бахыркайларым көтәдер үземне, и-и-и-и-и... тизрә...
Раздел Классному руководителю
Класс 7 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сценарий мероприятия по теме Исән-имин йөрим дисәң, бел син юл кагыйдәсен!







Зал шыгрым тулы. Сүлпән генә ут яна. Кичәгә багышланган презентацион материалның титул бите ачык. Сәхнә юл кагыйдәләрен белдерүче билгеләр белән бизәлгән.

"Үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да" җыры астында, сыер сава торган чиләкләрен шалтырата-шалтырата, сәхнәгә Маһинур әби килеп керә (абына-сөртенә атлый, өстендә гади сыер саварга кия торган халат, башында яшел яулык, аягында кәлүш, чалбар кигән).

Маһинур әби. И-и-и-и-и, картлык дигәннәре.... Бахыркайларым көтәдер үземне, и-и-и-и-и... тизрәк барып савыйм инде, көтүгә чыгарыр вакыт җитеп килә бит...

Сәхнәдә беренче алып баручы (өстендә искиткеч матур күлмәк, чәче матур итеп куелган, кулында зәңгәр папка) күренә, бер генә дә кәефе юк, ул хәтта әбине дә күрмичә, аңа килеп төртелә.

1 а.б. Әй, Маһинур әбекәйгенәм, зинһар ачуланма, күрмәдем бит...

Маһинур әби. Нәрсә кеше күрмәс дәрәҗәгә җиттеңмени инде, башыңа бер-бер кайгы төшмәгәндер бит?!

1а.б. Юуук, башка түзәр чамам калмады, тиздән концертны башларга кирәк, ә Рифат һаман күренми, бер дә алай эшләми иде, әллә берәр бәлагә юлыктымы икән?! (Арлы-бирле йөри башлый).

Маһинур әби. Балам, теге матур сумка тотып, көяз генә басып йөрүче, оста телле егетебезне әйтәсеңме син?! Әнә тегендә, Карга Галиләре урамында ак Ләчәттәе белән басып тора иде. Теге иниспиктырлар авылга килгәннәр бит, тикшерү бара ди...

1а.б. Әәәә менә эш нәрсәдә икән....

"Машинамда очам гына,

Канатлар да кирәкми" (Салават Фәтхетдинов репертуарыннан) җыры астында сәхнәгә икенче алып баручы килеп керә.

2а.б. Эхехехейййй!!! Ну сезнее! (килгән ягына борылып, йодрык селки). Тагын ике мең тәңкә штраф суктылар бит! Әстәгъфирулла !!!

1а.б. (аптырап) Нәрсә булды? Нидән зарланасың?!

2а.б. Шәһәргә барсаң, анда чат саен, инде авылга да килеп җиткәннәр!

1.а.б. Туктале, Рифат, син аларны гаепләргә ашыкма, эшләре шул бит, безнең сәламәтлек өчен борчылалар һәм, гомумән, бер дә юкка гына штраф салмаганнардыр бит?!

2.а.б. Тизлегемне арттырган идем, нәрсә булган инде, авыл җире, ярамаган ди...

1а.б. Эх, син, Рифат дустым!.. Сине күндереп булмас инде! (Залга мөрәҗәгать итеп) балалар, бәлки миңа сез ярдәм итәрсез?! Әйтегез әле, Рифат абыегыз дөрес эшләгәнме? Әгәр юк икән, аңа туры юлга басарга ярдәм итәбезме?

Залдан фикерләр тыңлана (алар төрле булырга мөмкин. Мәсәлән: әйе, алай тизлекне арттырып йөрергә ярамый һ.б. Иң мөһиме, алып баручы бу фикерләрне йомгаклап, дөрес нәтиҗә чыгара белергә тиеш).

2 а.б. Аңлый төшәм бугай. (Кинәт, нидер исенә төшкәндәй башын кашып куя). Алып баручы кыз янына барып (пышылдап, ләкин шул ук вакытта залга ишетелерлек итеп):

Алия, карале, залга күпме халык җыелган, ә без исәнләшмәдек тә!

1а.б. Рифат, чыннан да! Тик хаталарны төзәтергә беркайчан да соң түгел.

Алып баручылар өчен махсус татар халык көе яңгырый.

1а.б. Исәнмесез, якын дуслар!

Исәнмесез, кунаклар!

Сезнең өчен бүген әзер

Табышмаклар, такмаклар!

2а.б.Бер дә моңсу булмас Сезгә,

Бик күп белем тупларсыз.

Кайбер эшләрне тәнкыйтьләп

Кирәкләрен хупларсыз!

1а.б. Исәнмесез, кадерле яшь белгечләребез! Сезне шушы якты залларда күрүебезгә бик шатбыз!

Икенче алып баручы тирә-якка карап, аптырап кала.

2а.б. Карале. Алия, нишләп монда шулхәтле нәрсәләр элдегез?!

1а.б. Юл кагыйдәләрен искә төшерү һәм онытмас өчен...

2а.б. (бераз кыланыбрак) Әйе, бу балаларның яртысы бу билгеләрне белмиләрдер дә әле.

1а.б. Нишләп белмәсеннәр?! Дусларым, әйдәгез, Рифатка киресен исбатлыйк әле!

Зал белән эшлиләр. Беренче алып баручы указка белән юл билгеләре рәсемнәренә күрсәтә (кем иң күп җавап бирә, шуңа - бүләк, ә кемнәр җавап әйтә алмый, ахырдан аларга юл кагыйдәләре язылган битләр (листовки) таратыла).

2 а.б. Ай-яй җитезләр җыелган, чыннан да Сезнең белем мең кешене егарлык икән!

1 а.б. Менә Рифат, әйтәм ич, ә син ышанмаган буласың! Дусларым, хәзер махсус сезнең өчен музыкаль тукталыш. Сәхнәдә Гүзәл Галләмова "Хәерле юл тели һәйкәлләр" (Лилия Хәмитова репертуарыннан) җыры белән. Алкышлап каршы алыгыз!

Гүзәл Галләмова . "Хәерле юл тели һәйкәлләр" җыры.

Җыр тәмамлангач,

2а.б. Алия, синең дә кәефең киттеме?

1а.б. Бигрәк күңелгә үтеп керә торган җыр...

2а.б.Ә укучыларда бу җыр нинди тәэсир калдырды икән?

Җаваплар тыңлана.

1а.б. Балалар, юлда шундый һәйкәлләр булмасын өчен, нишләргә кирәк? Сезнең аларны күргәнегез бармы?Алар ни сәбәпле арта баралар?

Җаваплар тыңлана.

1а.б. Сәбәпләрнең беренчесе - тизлекне арттыру (кискен укый һәм Рифатка карый).

2а.б. Я-я-я...кызартмакчысыңдыр, мин гаебемне таныйм, теге юлы тизлек арттыруыма үкенәм... Сакланганны саклармын дигән Аллаһ Тәгалә.

1а.б. Чынлап та, әле безнең сылу кызыбыз Гөлиянең моңа карата үз фикере бар. Сүзне аңа бирик, рәхим ит Гөлия.

Гөлия Яруллина.

Мин юлларны күзлим,

Алар миңа бага...

Гүя җирдә ап-ак сөттәй

Томан кала...

Йөрәгемә якын алып

Дога кылам...

Сакла Раббем безне берүк

Ялгышлардан...

Хәвеф-хәтәр килеп безгә

Шом салмасын

Тәрәзәгә...

Дога кылам...

Иң самими уй башымда...

Сакла Раббем,

Дога кылам мин каршыңда...

2а.б. Рәхмәт сиңа, дустым!

1а.б. Әйдәгез хәзер бераз уйланып алыйк әле... Табышмаклар иленә сәяхәт итеп кайтыйк. (Залга мөрәҗәгать итеп): Сез әзерме?! (Әйеее!!)

Чатта басып торуын,

Безгә хәбәр итәләр,

Шоферлар кемне күргәч,

Тизлекне киметәләр? (ДАИ хезмәткәрләрен).

2а.б.Машинага утыргач та,

Каптыралар иң элек...

Ул җепкә дә охшаган,

Төсе гел елан кебек... (Куркынычсызлык каешы).

1а.б. Шоферларны ерактан

Өч күз сагалап тора.

Безнекендә ике күз,

Нәрсә ул, әйтеп кара! (светофор).

2а.б. Юл аша чыгарыр өчен

Тик безне көтеп тора...

Атның бер төре шундый,

Ул да булса - (зебра).

1 а.б. Рәхмәт, дусларым. Сезгә табышмаклар әйткән арада безгә бер хат килеп төште бит әле. Ачып укыйбызмы? (Әйеее!)

(Хатны ача). Шүрәле бездән елап ярдәм сораган. Ул оныгына дәфтәрләр алырга шәһәргә җыена икән... Тик бөтен бәласе дә шунда: ул юл кагыйдәләрен аңлап бетерми. Аның хаталарын төзәтергә ярдәм итәбезме? (Әйее!)

2а.б. Юл аша чыгып килә

Төркем- төркем балалар.

Башларын да күтәрмичә,

Китап укып баралар.

Укучылар, балаларның хатасы нидә?(Җаваплар тыңлана).

1а.б. Тукталышка якынлаша

Бик күп бала-чагалар...

Кинәт икесе өлгерәм дип,

Кызыл утка чабалар. (Балалар, безгә кайсы төс юл аша чыгарга рөхсәт итә? Әңгәмә).

2а.б. Бер әбекәй -сукыр үзе...

Юл аша чыгып бара...

Илһам сүгә: тизрәк атла,

И, мескен, -ди, - бичара...(Илһам нинди ялгышлык эшли? Ул нишләргә тиеш иде? Әңгәмә үткәрү).

1а.б. Алмаз белән Нияз юлны

Ничә кат буйладылар,

Бүген зебрадан чыкмыйча

Кисәргә уйладылар... (Без ни өчен зебрадан йөрергә тиешбез?)

2а.б. Менә балалар, булдырдыгыз! Хәзер Шүрәле сөенер инде, аңа шәһәргә юл ачык (хатны почтага сала).

1а.б. Әйе, балалар сез тапкыр да, зирәкләр дә һәм чын җәяүле титулына лаек кешеләр! (Бүләкләү өлеше).

2а.б. Кадерле дуслар! Юлларыгыз имин, хәвеф-хәтәрсез булсын!

1а.б.Амин, Рифат, берүк шулай булсын!

Икенче алып баручының телефонына Шүрәледән смс килә.

2а.б. Карагыз әле, безгә Шүрәле дус рәхмәт хаты язган бит (укый):

Шәһәргә килеп җиттек без,

Эх, бик авыр сулыйбыз...

Кирәк чагында туктыйбыз,

Кагыйдәне бозмыйбыз.

Монда бер багана тора,

Өч күзе яна икән...

Ашыкмыйбыз уздырабыз

Машиналарны икәү...

Дуслар сез дә сак булыгыз,

Кагыйдәләр бозмагыз.

Сезгә сәлам хаты яза...

Шүрәлеҗан абзагыз...

1а.б. Шүрәле дус сүзләренә кушылып, дусларым, Сезгә тыныч-имин тормыш телим. Киләсе очрашуларга кадәр!Сау булыгыз!

Чиләкләрен күтәреп, Маһинур әби сәхнә аша уза, үз алдына сөйләнә: Иии, җеннәр, нәрсә элеп куйганнар... Экеее...моны казык итеп ясасаң , берәр файдасы булыр, әй кич белән килеп алырмын әле...

Пәрдә төшә.

P.S. Сценарийдагы шигырьләр барысы да үз иҗат җимешләрем.

Драматургия өлкәсендә зур гына уңышларым бар, шуңа күрә югарыдагы стильне сайладым. Сезгә ошар дип уйлыйм, игътибарга алып укуыгыз өчен, алдан ук зур рәхмәт Сезгә!



© 2010-2022