Внеклассное мероприятие Туган көн

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Туган көн ( сыйныфтантыш чара- внеклассное мероприятие)

Дилус уйнап утыра. Булмәгә әни керә.

Әни: Көтәсеңме балам?Борчылма,хәзер килеп җитәрләр. Ишек шакыйлар.

Дилүс: Дусларым,килеп җитте әни.

Балалар: Исәнмесез! Исэнме Дилүс!

1 нче бала: Исәнмесез, саумысыз

Нигә сыер саумыйсыз?

2нче бала: Әтәчегез күкәй салган

Нигә чыгып алмыйсыз?

Әни: Әй шаяннар, әй шаяннар! Нәкъ бал кортлары кебек.Әйдәгезе,узыгыз,уз! Мин табын әзерләгәнче әллә бер,җырлап аласызмы?

Балалар: Җырлыйбыз,җырлыйбыз!

Җыр "Кәрия - зәкәрия..."

Әни: Бигрәк тә матур җырлыйсыз икән, сандугач кебек сайрысыз.

Инде тамагыгыз да ачкандыр.

Әйдәгез, өстәл янына утырыгыз.

Балалар өстәл янына утырынгалар. Алларына тастымал җәяләр.

Әни: авзыгызгы йомып, тәмле итеп чәйнәп ашагыз.Ашагыз,ашагыз.

Балалар: Тәмле, бик тәмле.Бик зур рәхмәт.

Балалар ашап туялар,кулларын сөртәләр.

Әни: Ашаган ашларыгыз урнаша торсын. Менә минем сезгә дигән табышмаклар бар..

Табышмаклар.

1.Утта янмый,

Суда батмый (Боз)

2.Ул булса, көн була;

Ул булмаса, төн була (Кояш)

3. Кат-кат тунлы

Карыш буйлы (Кәбестә)

4.Кечкенә генә йорт

Эче тулы корт (Кыяр)

5.Агач тугел -яфраклары

Туп түгел - тегемән

Кеше түгел - сөйли (Китап)

6. Ашамый, эчми

Көне - төне эшли (Сәгать)

Әни: Табышмакларны бик күп беләсез, булдырдыгыз. Яхшы.

Бала: Мин дә табышмак белән. Җавап бирегез әле.

Үзе йөри

Үзе тик тора,

Тик -так!

Тик-так!

Тик-так!

Исхак,

Исхак

Яйтма йоклап,

Укы китап

Чыгыр хисап

Тик -так,

Тик-так,

Тик -так,

Ул ни,Исхак?

Я,әйтеп бак (Сәгать)

Бала: Ә без Дилүскә бүләккә шигырь алып килдек.

Алсу дөнья (Ш.Галиев)

Алсу Җиргәт әкрен генә.

Алсу карлар төшеп тора.

Алсу йортның кыегында.

Алсу чәүкә өәеп тора.

Алсу малай, алсу бабай,

Алсу каен,алсу тирәк.

Алсу көндә,алсусалкын-

Алсу бөртек бирәк кирәк.

Сыер алсу,сарык алсу,

Оядагы маэмай алсу,

Күркә алсу,тавык алсу,

Коймадагы мәче алсу.

...Алсу кузлек кигэн кебек

Тирә - юньгә карап чыктык

Бу дөньяны менә шулай.

Алсу итеп күрә чыпчык!

Дилүс: Бик зур рәхмәт.

Эни: Тагын бер җырлап күрсәтәсезме?

Балалар: Җырлыйбыз,Җырлыйбыз.

Шома бас.

Әни: Бик матур җырладыгыз.Ә хәзер мин сезнең белән тизәйткечләр ярышы үткәреп алыйм әле. Булдыра алырсызмы икән?

Балалар: Булдырабыз, булдырабыз.

Әни: Яхшы, бик яхшы.

Бала: Ә без тагын "Әпипәне" уйнап күрсәтик. Без аны Дилүскә бүләк итеп алыпт килдек.

Дилүс: Рәхмәт сезгә, бик матур уйнадыгыз.

Бала: Минем дә Дилүскә дигән күчтәнәчем бар иде. Шигырь.

Туган көн.

Синең бүген туган көнең.

Син без көнне туган

Туган конең була икән,

Әйбәт инде ул, туган!

Туган көнгә дусларыңны

Дәнгүләре бик рәхәт

Бу дөньяга тууларың

Яшәүләрең мең рәхәт!

Дилүс: Бик зур рәхмәт сиңа! Матур шигырь

Әни: Әйдәгез сезнең беләнг уйнап алабыз. Кем күп яңа сүз әйтер.

Көнбатыш

Ташбака

Ә хәзер мәкальләрне белгәнегезне тикшереп карыйк. Мәкальләрне бер өлеше бер якта, икенче өлеше бу якта. Сезгә тиешлесен табырга кирәк.

  1. Үткән тел - бәхет, озын тел - бәла!

  2. Туган илем -туган өем.

  3. Язгы көн ел туйдыра.

  4. Элек эшлә, аннан сөйләрсең.

  5. Эш беткәч, уйнарга ярый.

  6. Эшкә - вакыт, уенга - сәгать.

  7. Башлаган эшне ташлама.

Яхшы, бик яхшы.

Бала: Мин дә Дилүскә бүләк алып килдем.

Кызыклы арифметика.

Мисалар чишәләр өйдә -

Кушалар да алалар.

Әтисе, аңлатыр өчен,

Алып килә алмалар

Менә синең итәгендә

Алмалар хәзер Өчәү.

Ягә икене өстибез,

Барысы була ничәү?

  • Бишәү

  • Инде шуларның дүртесен

Кире илтеп салабыз.

  • Мин бит тагын куша беләм,

Нигә, әткәй, алабыз?

Дилүс: Бик зур рәхмәт, бик яхшы шигырь

Балалар: Без дә сиңабүләк алып килдек.

Җыр "Бала белән күбәләк"

Дилүс: Бик яхшы җыр, рәхмәт сезгә.

Бала: Ә хәзер без сезгә әкият күрсәтәбез

"Торемкәй" (рус халык әкияте)

курчак театры

Дилүс: Бик зур рәхмәт дуслар, бик матур әкият.

Бала : Без дә сиңа бүләк алып килдек.

Татар халык бию.

Әни: Ә хәзер әни турында җыр тыңлагыз.

"Әни кирәк"

Дилүс: Дусларым, бүләкләрегез өчен бик зур рәхмәт. Мин дә сезгә бер шигырь сөләп бирим әле:

Кичә миңа әни әйтте:

-Иртәгә - туган көнең!

Иртүк тордым, беркем дә юк.

Кайда соң туган көнем?

Идәннән дә эзләдем.

Түшәмнән дә эзләдем

Сәке астында эзләдем,

Тик күрмәдем үзләрен.

Әни ярдәмгә ашыкты:

  • Ни югалттың, балам, - ди.

-Туган көнне табыйк әни,-

Юкса күрми калам , - дим.

Әни көлеп тәрәзәне

Киереп ачып куйгач,

Зәңгәр күктән күзләремә

Карап елмайда кояш.

Шунда аңладым бу көнне

Ничек бәйрәм итәсен,-

Миңа алып килгән.

Туган көнем иртәсен!

Бала: Рәхмәт, Дилүс бик матур шигырь сөйләдең!

Бала: Әйдәгез,дуслар,"Ак калач" уенын уйныйк әле. Сез ризамы? Дилүс, кил, син уртага бас, бәген бит синең туган конең.

Дилүс уртага баса.


Җыр "Ак калач"

Әни: Бик матур уйнадыгыз, шигырь

Сөләдегез,Җырладыгыз. Рәхмәт сезгә.

Дилүс: Дусларым, әйдәгез урамга чыгабыз!

Әни: Барыгыз,бар! Рәхәтләнеп уйнагыз. Аннан тагын чәй эчәргә керерсез! Көн озын.

Балалар, рәхмәт, әйтеп урамга чыгалар. Дуслары бик ярата икән улымны. Бәхетле генә булсыннар, инде!Дөньялар имин булсын!


© 2010-2022