Минем методик табышларым

Мәктәп үзгәрешләр чоры кичерә. Ул үзгәрешләр укытучыга караганда укучыга күбрәк тәэсир итәләр. Заманча шартлар укучының белемен генә күрсәтер өчен түгел, оешканлыгын, үз фикерендә кала , чит кеше фикерен тыңлый, аңлый , эчтәлекле сөйләшүләр оештыра алуын, әңгәмәгә керә белүен, алган белемнәрен хәзер һәм киләчәктә дә камил куллана белергә ярдәм итәргә тиешләр. Шул максаттан чыгып, “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларда коммуникатив-сөйләм күнекмәләрен һәм осталыклар...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Минем методик табышларым.


...Халыкның иң зур байлыгы, иң

кадерле рухи хәзинәсе,

һичшиксез,

аның теле. Халык үзенең телен,

оста бакчачы кебек, яман җилләрдән,

рәхимсез салкыннар куырудан саклап,

мең еллар буена үстереп килгән,

өзлексез баетып, матурлап, иң

тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә җиткергән.

Гомәр Бәширов.

Мәктәп үзгәрешләр чоры кичерә. Ул үзгәрешләр укытучыга караганда укучыга күбрәк тәэсир итәләр. Заманча шартлар укучының белемен генә күрсәтер өчен түгел, оешканлыгын, үз фикерендә кала , чит кеше фикерен тыңлый, аңлый , эчтәлекле сөйләшүләр оештыра алуын, әңгәмәгә керә белүен, алган белемнәрен хәзер һәм киләчәктә дә камил куллана белергә ярдәм итәргә тиешләр.

Шул максаттан чыгып, "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларда коммуникатив-сөйләм күнекмәләрен һәм осталыкларын үстерү, камилләштерү" дигән методик тема алдым. Дәресләрдә төп юнәлешем- укучыларда мөстәкыйль рәвештә фикер йөртергә һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү. Бу эшләрне түбән сыйныфларда ук башларга кирәк дигән фикердә торам. Моның өчен кечерәк сыйныфларда ук әдәби темаларны өйрәнгәндә, укучыларга мөстәкыйль эшләр, сораулар тәкъдим итәм; аларның кайберләре аерым бер сүзгә аңлатма бирүдән гыйбарәт булса, кайберләре сочинение характерында була. Балаларның иҗади эшчәнлеген үстерү төрле типтагы текстлар төзелеше, аларның үзенчәлекләре, функциональ мөмкинлекләре белән таныштыру беренче сыйныфта тыңлап аңлауга, сөйләргә өйрәтүгә корылса, икенче- дүртенче сыйныфларда сөйләм һәм уку күнекмәләрен үстерүне, әсәр төзелешен билгеләүне, эчтәлекне аңлауны гына түгел, язарга өйрәтүне дә күз алдында тота. Өлкән сыйныфларда бәйләнелешле сөйләм һәм язу телен үстерү буенча эш дәвам иттерелә. Үз фикереңне логик эзлеклелектә әйтә белү табибка, укытучыга кирәк булган кебек, игенчегә, эшчегә һәм тегүчегә дә бер үк дәрәҗәдә кирәк булуы бәхәссез. Хәзерге кешенең рухи дөньясы, фикерли белүе беренче планга чыга бара. Шуңа күрә үз фикереңне эзлекле, дәлилләп һәм сурәтләп әйтә белү, фикереңне дәлилләп бәхәстә катнаша алу- кирәкле сыйфат. Тел һәм әдәбиятны тыгыз бәйләнештә өйрәнгәндә, укучыларның иҗади эшли алуларына , дөрес язуларына ирешергә мөмкин. Укучыларга сүзләрнең мәгънәләрен мөстәкыйль ачарга тәкъдим итүгә юнәлтелгән сүзлек эше ошый. Мәсәлән,"шәфкатьлелек" һәм "шәфкатьсезлек" сүзләрен ничек аңлыйсың? "Сагыну " нәрсә ул? "Дус" һәм "дошман" сүзләренә аңлатма бтрегез. "Мәхәббәт" һәм "мәһабәт "сүзләрендә уртаклык бармы? Сүзләргә синонимнары һәм антонимнары аркылы аңлатма бирү дә укучыларның яраткан алымы.Текстан фразеологизм һәм күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне табып, аларның мәгънәләрен ачарга тырышу да туган телгә кызыксыну уята.

Дөрес язу нигезләре башлангыч сыйныфларда салына. Дөрес язуны үзләштерү ишетүгә(фонетик принципка буйсынган орфограммаларны үзләштерү), күрүгә(әйтелеше һәм язылышы тәңгәл килмәгән сүзләрнең язылышын үзләштергәндә), хәрәкәт хәтеренә(күп мәртәбә дөрес язылган сүзләр искиткеч нык хәтердә кала ) һәм морфологик аңга(сүз составын, грамматик һәм орфографик кагыйдәләрне белү) нигезләнә. Югарырак сыйныфларда алгы планга грамматик һәм орфографик кагыйдәләр дә өйрәтү өстәлә. Шуңа күрә мин шушы кагыйдәләрдән чыгып эш итәм.

Дәресләремне укытуның традицион булмаган яңа формаларын һәм алымнарын кулланып та үткәрәм. Бу юнәлештә укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерүдә объектив һәм уңайлы ысулларының берсе булган тестларны киң файдаланам. Әлеге алымның максаты- бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү, тестлар белән эшләү күнекмәләрен булдыру. Тестлар белән беррәттән, контроль эш үткәрү максатында, грамматик биремнәр дә кулланам. Аларны татар әдәбияты әсәрләреннән, вакытлы матбугаттан, фольклор әсәрләреннән, мәкальләрдән, халык җырларыннан һәм шулай ук сөйләм теленнән алынганнарын сайлап алам.

Дәресләремне тагын да кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрү өчен , чамасын белеп кенә интерактив такта, төрле мультимедиа ресурсларда бирелгән мәгълүматлардан файдаланам. Кәгазьдә яисә гади тактада аңлатып булмый торган катлаулы абстракт материалны аңлатканда бу алым ярдәмгә килә. Бу очрак укучыларга бик ошый, чөнки әңгәмә корганда, барлыкка килгән идеяләрне тактаның электрон хәтеренә төркәп барырга һәм киләчәктә шул фикерләрне дә истә тотарга мөмкин. Мондый инновацион методлар кулланып, укучыларның белем дәрәҗәсен дә тиз генә тикшереп була, үзбәя куела торган очракларны да укучылар яратып кабул итәләр, ә бу аңлый алмый калган урыннарны тиз арада ачыкларга ярдәм итә.

Әдәби әсәрне өйрәнү барышында чагыштыруны эченә алган биремнәр укучыда кызыксынуны арттыра төшәләр. Бу эшләр төрле әсәр геройларын үзара чагыштырып сыйфатлау яки бәяләүгә нигезләнә. Мәсәлән, унынчы сыйныфта Гаяз Исхакыйның "Ул әле өйләнмәгән иде" әсәрендәге Шәмси белән Фатих Әмирханның "Хәят" повестендагы Хәят образларын чагыштыру укучыларга әсәрләрнең уртак темаларын ачарга ярдәм итә. Кечерәк сыйныфтагыларга исә әдәби геройлар урынына укучының үзен куеп карарга тәкъдим ителгән биремнәр ошый. Монда аларның хыял- фантазияләренә зур урын бирелә. Шундый биремнәрне Фатих Кәримнең "Үлем уены", Галимҗан Ибраһимовның "Алмачуар", Мостай Кәримнең "Озын-озак балачак" әсәрләрен өйрәнгәндә биргәнем бар.. Укучылар әдәби әсәрдә табигать күренешләрен сурәтләгән урыннарны табып алалар һәм үз фикерләрен белдерәләр. Монда пейзажның психологик анализның бер элементы булуын, ә әдәби әсәрнең кеше психологиясен ачуга корылган икәнлеген аңлатам.

Ата- бабаларыбыздан күчкән кыйммәтле мирас- рухи байлыкларны оныкларга, киләчәк буыннарга да түкми-чәчми тапшыру бурычы- безгә йөкләнгән мөкатдәс вазифа. "Милләтем исән, рухы сау булсын өчен мин бүген, хәзер ни эшли алам?"- дигән сорау һәркемне борчый торган заманда яшибез. Милләттәшләргә хас матур мөнәсәбәтләрнең, гореф-гадәтләрнең, йолаларның халкыбызга тәэсир итсен өчен дәрестән тыш эшләр дә дөрес итеп оештырылырга тиеш. Бүгенге заманда . балалар китап укудан сүрелде. Ата-аналар катнашында үткәрелгән "Әти, әни,мин- китап сөюче гаилә", китап укучылар конференциясе, яңа чыккан китап презентациясе кебек чаралар укучыларда китапка мәхәббәт тәрбиялиләр.

Табигатькә, предприятиеләргә, музейларга экскурсияләр укучыларга әйбер һәм күренешләрнең татарча исемнәрен ачыкларга ярдәм итә, чөнки экскурсия вакытында бала аларны үз күзләре белән күрә һәм яхшылап хәтерендә калдыра.Экскурсия барышында укучыларның сүз байлыгы гына тулыланып калмый, сөйләм объектлары белән турыдан- туры очрашканга күрә, сөйләм күнекмәләре дә үсә һәм тирәнәя.

Стена газетасы чыгару , тәрбияви йогынты ясаудан тыш,укучыларның телне өйрәнүдәге уңышларын яктыртып, уку-укыту процессын оештыруга гамәли ярдәм күрсәтә, телгә мәхәббәт тәрбияли.

Фольклор- авыз иҗаты, халыкның рухи байлыгы да, тормыш фәлсәфәсе дә, ышану- инанулары да ул. Туган тел байлыгы фольклорда сакланган. Халыкта киң таралган мифологик хикәятләр, бәетләр, риваятьләр, им-том итү ысуллары белән бәйле ышанулар борынгы тамырларыбызны барларга ярдәм итә. Дәресләрдә халык авыз иҗатын куллану- сөйләм байлыгын өстерүнең бер алымы.

Укучыны җавап бирергә өйрәтү махсус игътибар, вакыт сораса да, кулай алым. Бу юнәлештә өйрәнгән әсәргә гади план төзи бару, пландагы сорауларга төгәл җаваплар бирергә өйрәтү- бәйләнелешле сөйләм үстерүнең бер төре. Рәттән язылган текстта абзацларга бүлү һәм төп фикерне табу алымы да фикереңне башкаларга җиткерергә хезмәт итә, әсәрне тирәнрәк аңлауны җиңеләйтә. Телне белү, аның белән дөрес эш итү- сүз байлыгына ия булу, кагыйдәләрне дөрес куллана белү дигән сүз. Кеше тел ярдәмендә фикерен үтемле, төгәл, мавыктыргыч, тәэсирле итеп белдерә ала, күп төрле фәннәр үзләштерә , гыйлем туплый. Тел-белемнең ачкычы, акылның баскычы, ди халкыбыз. Димәк, тел кешенең гыйлем дәрәҗәсен, интеллектын гына билгеләп калмый, акыл дәрәҗәсен һәм фикерләү сәләтен дә күрсәтә. Укучының сөйләме төгәл, ачык, аңлаешлы булсын өчен сөйләмнең төрле вариантларын кулланам: текстны үзгәртмичә сөйләү, планда күрсәтелгәнчә сөйләү, иң ошаган, иң мөһим өлешне аерып алып яки әсәрдән өзекләр кушып , сөйләүченең затын үзгәртеп сөйләү, кыскартып сөйләү һәм башкалар. Һәр дәрес укучының сүзлек байлыгын арттыруга корылса гына дөрес сөйләү һәм дөрес язуга ирешергә мөмкин.

Хәзерге заман балалары ун-унбиш ел элек укыган балалардан нык аерыла. Бүгенге укучы күп информацион чыганакларга таяна ала. Димәк, мәктәп дәреслекләре беренче урында торган заман үтте. Укучы турыдан-туры интернет челтәре аша мәгълүматлар туплый, аралаша, күп төрле матбугат чараларына таяна, аңа үзебезнең илдәге, чит илләрдәге традицияләр тәэсир итмичә калмыйлар. Еллар буе, гасырлар буе тупланган хәзинәләрнең дә кирәге калмаган заманда балаларда ватанпәрвәрлек, хезмәткә, кешегә мәхәббәт, патриотизм тәрбияләү- татар теле һәм әдәбияты укытучысы өчен иң мөһим бурыч булып тора. Ватанга мәхәббәт хисе тәрбияләү- хәзерге вакытта җиңел эш түгел. Бу эш, иң элек, үзеңнең өеңә, ягыңа, авылдаш, якташ кешеләреңә мәхәббәт тәрбияләүдән башлана. Минем дәресләремдә моңа зур әһәмият бирелә. Фәнни-эзләнү эшләре дә укучыларда зур кызыксыну уята. Башкарылган эшләр акдемик грамматикада бирелгән яки берәр галим хезмәтендә урын алган теоритик нигезне күчереп язуга гына кайтып калмасын өчен, темаларны иҗади эзләнүгә этәрә торганнарын бирергә тырышам. "Минем туган йортым кешеләре", "Бабайлар иле- безнең ил", "Минем нәсел тамырларым" һәм башка темаларга эшләнгән презентацияләр- моңа дәлил.

Үзем җитәкли торган "Яшь бөреләр" әдәби-иҗади түгәрәгендә башкара торган эшләрем дә укучыларның аңын, иҗадилыгын , фикерләү сәләтен үстерә, уку дициплинасын белүне тирәнтен аңларга ярдәм итә. Укуга кызыксынучанлыкны арттыра, балалар һәм ата-аналарның аралашу мөмкинлеген тудыра. Фәнни- тикшеренү эшенә өйрәнүнең башлангычы сочинениеләргә барып тоташа бит. Ә әдәбиятны нигез итеп язылган сочинение- ул интеллектуаль үсеш дәрәҗәсенең күрсәткече. Сочинение укучының әдәбиятны аңлавын, әдәби күренешләргә бәя бирү сәләтен ачыкларга мөмкинлек бирә. Район газетабыз "Кайбыч таңнары", республикабызның балалар һәм яшүсмерләр өчен чыгарыла торган матбугат битләрендә ("Сабантуй", "Ялкын") иҗат эшләребез бик еш басылып тора. "Мәгърифәт" белән дә элемтәдә торабыз. Фән олимпиадаларының республика турында да укучыларым ел саен катнашып киләләр.

Сыйныф җитәкчесе буларак та телне өйрәнүгә , татар телендә аралашуга юнәлтелгән тәрбия эшләре алып барам. Рус мәктәбе булганга, аралашу рус теленә кайтып калырга тиеш кебек булса да, барлык балалар да телебезне зурлап, хөрмәт итеп яшиләр.

Тел турында сөйләшү- милләт язмышы турында сөйләшү ул.

Мин ышанам: минем көчем җитә

Алга таба юллар ярырга.

Һич туктамам файда китерүдән,

Һич туктамам хезмәт итүдән.







Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы

Кайбыч муниципаль районы мәгариф бүлеге

МОУ "Бәрлебаш төп гомумбелем бирү мәктәбе"


Э С С Е

Минем методик табышларым




Автор: Кайбыч муниципаль районы

Бәрлебаш төп гомумбелем бирү мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Мусина Исламия Мирхәт кызы


2011

© 2010-2022