Образец школьной газеты Умырзая

Сегодня от учащихся школы требуются не только знания, но и активность, инициативность, способность принимать решения в трудной ситуации. Соответственно, необходимы такие изменения в организации процесса обучения, чтобы школьник мог применять полученные знания. А поскольку учебный процесс предоставляет мало возможностей для реализации чувства взрослости, то они находят другие возможности для его проявления. Нашей задачей является направить их в нужные русла. Реализация Программы воспитательной де...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Образец школьной газеты УмырзаяКаләм изгегә тартыр

Образец школьной газеты Умырзая

Көчек урта мәктәбенең иҗат түгәрәге

Образец школьной газеты Умырзаяноябрь 2011ел

29 ноябрь - Әниләр көне

Газизләрдән газиз әниләребез!

Барыгызны да Әниләр көне белән тәбрик итәбез. Һәммәгезгә дә сәламәтлек, җан-күңел тынычлыгы, эшегездә рәхәт, тыныч, иҗади эшләү иреге, үстергән балаларыгызның хөрмәте насыйп булуын телибез.

Көчек урта мәктәбе укучылары

Образец школьной газеты Умырзая

Мәктәп сулышы.

  • Ноябрь һәм декабрь айларында фән олимпиадалары үткәрелә. Мәктәп данын яклаучы укучыларга уңышлар телибез.


  • 10 сыйныф укучысы Гыймранова Миләүшә армспорт буенча Татарстанда беренчелегендә 1 урын алды.Ул медаль,кубок белән бүләкләнде. Ә 2011 ел нәтиҗәләре буенча "Иң яхшы спортмен" исеменә лаек булды. 26 ноябрьдан алып 4 декабрьга кадәр Казахстанда үтәчәк Дөнья чемпионатына китә.


  • 25 ноябрь көнне Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе уткәрелде.

Алхәбәр


  • 29 декабрь - соңгы уку көне.


  • 28 - 29 декабрь көннәрендә мәктәптә Чыршы бәйрәме үткәреләчәк.


Бүген әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

Без дә котлыйк әниләрне

Теләгебез безнең дә:

Мәңге шулай кояш кебек

Балкыгыз күгебездә!

Образец школьной газеты Умырзая






Әниемнең нинди сыйфатларын үземә үрнәк итеп алыр идем?

Образец школьной газеты Умырзая

Нәҗмиев Н:

Минем әнием - Нәҗмиева Эльвира. Ул Тауҗамал авылында туып үскән. Кияүгә чыккач, Көчек урта мәктәбендә эшли башлый. Әниемнең кулыннан килмәгән бер генә эш тә юк: тәмле итеп ашлар - бәлешләр дә пешерә, бакчада аллы-гөлле дә чәчәкләр үстерә, әбиләребезне дә тәрбияли, өйне тәртиптә тота. Шулар өстенә сеңлем Гөлназ белән икебезгә дәрес әзерләргә дә булыша . Минем әнием - өйнең яме. Мин аның шушы сыйфатларын үземә үрнәк итеп алам.

Яраткан әнием

Минем әниемнең исеме Розалия. Без гаиләдә өч бала: абыем Илһам, энем Ислам. Һәр көнне әниемнең ягымлы тавышын ишетеп уянам: "Әйдә, улым, тор". Иртә белән әниемнең тәмле коймаклары белән сыйлангач, мәктәпкә китәм. Әнием безнең чын кеше булып үсүебезне тели. Мин аны бик нык яратам.

Хуҗин Илсаф

Образец школьной газеты Умырзая

Ана, Әни, Әнкәй! Җир йөзендә иң матур, гүзәл, чибәр, яхшы, өлгер, газиз кеше ул. Ана - өйнең кояшы, көзгесе! Шушы эчкерсез мәхәббәтле сүзләрне әйткәндә, һәр кеше үз әнисен исенә төшерәдер. Нинди генә матур сүзләрне тапсак та, әниләрнең яхшылыгын әйтеп тә, каләм белән язып та бетереп булмый!

Тугыз ай буе баласын карынында йөрткән ана нинди генә уй-тойгылар кичерми икән?! Баласы дөньяга килеп, беренче авазын биргәч, аннан да бәхетле кеше булмыйдыр. Нарасыен кулларына алып, күкрәгенә сыендырган, күкрәк сөтен имезгән ана гүзәллеккә төрелә. Сабый чактан ук ул сине сөеп-назлап, мәхәббәтен биреп үстерә. Һәркөн бишек җырын көйләп йоклата. Йоклаганда сабыеның елмаюын күреп: "Татлы төшләр генә күр, балам,"- дип шатлана.

Ана кеше баласының һәрбер үскән мизгелен истә тота. Аның дөньяга туып беренче аваз салуын, елмаюын, елавын, сораулы караш белән аптырап каравын, тәпи йөреп китүен, ак бантиклар тагып, сумкасын көчкә күтәреп, белем алырга мәктәпкә баруын - барысын-барысын да хәтерли, чөнки бала - анасы өчен күз карасы, җимеше,йөрәк парәсе. Ул баласына һәрвакыт ярдәм итә, аны аңларга тырыша. Ул - безне юатучы да, ярдәмче дә, киңәш бирүче дә. "Ана күңеле балада, бала күңеле далада"- дип, бабаларыбыз бик дөрес әйткән.

Әниләргә хөрмәт, яхшылык, итагатьлелек күрсәтик, үзебезнең күңел җылыбызны бирик, чөнки аларга кылган игелек үзебезгә үк әйләнеп кайтачак! Моның турында һич онытмыйк. Иң мөһиме: Әниләр кирәк безгә. Коръәндә әйтелгәнчә, оҗмах әниләрнең аяк астында!

Гыймранова Миләүшә

Әниләр кирәк безгә

Әни... Иң кадерле, газиз, якын кеше... Шуңамы, тел ачылганда иң беренче итеп " әни" сүзен әйтәбез. Татар халкында аналарга карата хөрмәт, игътибар элек-электән яшәгән. Юкка гына әниләр турында шигырьләр, җырлар, күләмле әсәрләр иҗат ителмәгән. Әниләр көне уңаеннан иң газиз кешемә ак бәхетләр, озын гомер телим:

Әнием,кадерлем минем,

Бүген синең бәй

Әнием кебек эшчән кеше рәмең.

Котлыйм сине бәйрәм белән

Багышлыйм күңелем ямен


Әниләр бәйрәмен мин

Бик күптәннән көтәмен.

Бәйрәм көнне "әниемә:

"Зинһар, ял ит,"- диямен


Әниемнең исем

Бик килешә үзенә

Юктыр әле дөньяда...

Миннәхмәтова Ландыш

Миннәхмәтова Ландыш




Образец школьной газеты Умырзая


Образец школьной газеты Умырзая

© 2010-2022