Әбиемнең дини сабаклары

Әбиемнең дини сабаклары. Әбиемнең күңел сандыгын, Бер ачасы иде, ачасы. Әби-бабам белгән йолаларны Халкыбызның күңел җәүһәрләрен Бер ачасы иде, ачасы. Ислам дине буенча, нинди генә булмасын, йола һәрвакыт әдәп тойгысы белән бергә йөртелеп, шуның аша мәйданга килгән, икенчедән, кешенең тормышын вә яшәү рәвешен тәртипкә салган. Ислам дине йолалары чын мәгънәсендә әдәп бакчасы. “ Күрше хакы- тәңре хакы!- дип кабатларга ярата әбием. -Кеше бервакытта да ялгызы гына яшәмәс, хәтта дәрвишләр дә башкалардан качып йөрмәсләр. Илдән аерылу- үзеңне ятимлеккә вә ялгызлыкка хөкем итү ул”,-ди. Китапларда да күршеләр белән тату тору турында күп язалар. “Йорт салудан элек күршеңнең, юлга чыгудан алда юлдашыңның кем булуын кара”,-дигән хәдис бар. Хәдисләрдән күренгәнчә, ике яктан да кырык йорт дәвамында кешеләр бер-берсенә күрше булалар һәм алар бер-берсе белән тату яшәргә тиешләр. Без дә күптән түгел яңа йорт төзедек. Аны төзеп бетергәнче безгә газиз күршеләребез булышты. Гарифуллин Илгизәр абый белән Мөхәммәтгалиев Фәргать абый кирпеч ташып, катнашма болгатса, Шәяхмәтов Габделхәй абый белән Тимергалиев Илшат абый 3 көн эчендә йортыбызның стеналарын өеп бирделәр. Фәтхрахманов Рәшит абый плиткалар ябыштырса, Зарипова Рүзия апа белән Гайнуллина Лилия апалар обой ябыштырдылар. Өебезне җиткезеп, тора башлаганчы без күршеләребезнең ярдәмен тоеп яшәдек һәм хәзер дә бер-беребез... “Яндашың белән орышу, аңа каты итеп кычкыру, караңгы йөз күрсәтү, сәламсез калдыру- болар аеруча гөнаһ эшләрдән санала, - ди әбием.- Бервакытта да күрше күршенең балаларын кимсетергә тиеш түгел, юкса гөнаһы авыр газаплар булып өстеңә төшәчәк!” “ Күршеләр бер-берсенең малларына таяк яки башка әйбер белән сугудан, аларны гарипләндерүдән саклансыннар. Хәтта этенә таш ыргыту да гөнаһ” ... “ Әгәр берәү йорт-җирен сатарга җыенса, иң беренче бу хакта күршесенә әйтергә һәм аның алу-алмавы белән кызыксы... Шулай итеп, шәригать буенча, күршеләрнең хаклары һәм бурычлары бик зур. “Күршенеке- Аллаһныкы” дип, үзара тату, ярдәмләшеп яшик!
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

Түбән Көек урта гомумибелем бирү мәктәбе







6 нчы сыйныф укучысы

Хәкимов Рәсим Рүзәл улының эше.





"Әбиемнең дини сабаклары"

темасына

инша.





Укытучы Фәтхрахманова Эльвера Мансуровна











2014 ел

Әбиемнең дини сабаклары.

Әбиемнең күңел сандыгын,

Бер ачасы иде, ачасы.

Әби-бабам белгән йолаларны

Халкыбызның күңел җәүһәрләрен

Бер ачасы иде, ачасы.



Ислам дине буенча, нинди генә булмасын, йола һәрвакыт әдәп тойгысы белән бергә йөртелеп, шуның аша мәйданга килгән, икенчедән, кешенең тормышын вә яшәү рәвешен тәртипкә салган. Ислам дине йолалары чын мәгънәсендә әдәп бакчасы.

" Күрше хакы- тәңре хакы!- дип кабатларга ярата әбием. -Кеше бервакытта да ялгызы гына яшәмәс, хәтта дәрвишләр дә башкалардан качып йөрмәсләр. Илдән аерылу- үзеңне ятимлеккә вә ялгызлыкка хөкем итү ул",-ди.

Китапларда да күршеләр белән тату тору турында күп язалар. "Йорт салудан элек күршеңнең, юлга чыгудан алда юлдашыңның кем булуын кара",-дигән хәдис бар. Хәдисләрдән күренгәнчә, ике яктан да кырык йорт дәвамында кешеләр бер-берсенә күрше булалар һәм алар бер-берсе белән тату яшәргә тиешләр.

Без дә күптән түгел яңа йорт төзедек. Аны төзеп бетергәнче безгә газиз күршеләребез булышты. Гарифуллин Илгизәр абый белән Мөхәммәтгалиев Фәргать абый кирпеч ташып, катнашма болгатса, Шәяхмәтов Габделхәй абый белән Тимергалиев Илшат абый 3 көн эчендә йортыбызның стеналарын өеп бирделәр. Фәтхрахманов Рәшит абый плиткалар ябыштырса, Зарипова Рүзия апа белән Гайнуллина Лилия апалар обой ябыштырдылар. Өебезне җиткезеп, тора башлаганчы без күршеләребезнең ярдәмен тоеп яшәдек һәм хәзер дә бер-беребезгә ярдәмләшеп яшибез. Әбием бүген өчпочмаклар пешерсә, әнием аларны алып күршеләргә йөгерә. Ә күршебез Ләйсән апа бүген кыстыбыйлар пешергән икән, нинди тәмле! Гөлия апа иртәгә Коръән ашы уздыра икән, димәк, күрше хатын-кызлар ике көн шуларда була: беренче көнне әзерләшсәләр, икенче көнне кадерле кунак булып түрдә утырачаклар!

"Яндашың белән орышу, аңа каты итеп кычкыру, караңгы йөз күрсәтү, сәламсез калдыру- болар аеруча гөнаһ эшләрдән санала, - ди әбием.- Бервакытта да күрше күршенең балаларын кимсетергә тиеш түгел, юкса гөнаһы авыр газаплар булып өстеңә төшәчәк!" " Күршеләр бер-берсенең малларына таяк яки башка әйбер белән сугудан, аларны гарипләндерүдән саклансыннар. Хәтта этенә таш ыргыту да гөнаһ" ... " Әгәр берәү йорт-җирен сатарга җыенса, иң беренче бу хакта күршесенә әйтергә һәм аның алу-алмавы белән кызыксынырга тиеш. Ул баш тарткан очракта гына башкаларга сату дөрес була"...Әбием сөйләп кенә калмый, шулай эшли дә. Безне дә шуңа өйрәтә.

Шулай итеп, шәригать буенча, күршеләрнең хаклары һәм бурычлары бик зур. "Күршенеке- Аллаһныкы" дип, үзара тату, ярдәмләшеп яшик!


© 2010-2022