Дәрескә конспект Туган ягым-Изге Болгар җире

                          Татарстан Республикасы Спас районы                      “Өчкүл гомуми урта белем бирү мәктәбе”.                       “ Туган ягым-Изге Болгар җире”                Шәһри Болгарга сәяхәт.                                                                                                                                                                                                                                                         Хайдарова Сания                    ...               Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар! Сез борынгы бабаларыбыз туган изге Болгар җирләренә аяк бастыгыз.                        Болгар шәһәре  Спас районында Идел елгасы яры буенда урнашкан. Ул башкалабыз Казаннан 140 км ераклыкта гына. Бу шәһәрне исемнәре бик күп булган. Башта аны Спасск, Спасск-Татарский, Куйбышев дип йөрткәннәр. Ә Болгар дигән исемне аңа 1991 нче елда гына бирәләр.  Бу шәһәр кай ягы белән без, татарлар, өчен әһәмиятле соң?  Болгар – ул Идел Болгарстанының башкаласы, Алтын Урда дәүләтенең зур шәһәрләренең берсе. Идел Болгарстаны дип безнең бабаларыбыз яшәгән дәүләтне атаганнар.              ...                             Шәһәрне кабат торгызалар, ләкин 1431 нче елда Мәскәү кенәзе Федор Пестрый аны тагы җимерә. Шуннан соң шәһәр халкы бу җирләрне ташлап китәләр, һәм шәһәр инде кабат торгызылмый. Борынгы Болгар шәһәре хәзерге вакытта булган Болгар шәһәре янында урнашкан булган. Бүгенге көндә борынгы шәһәр булган урын мәдәни һәйкәл булып санала. Болгар җирләренең тарихы бик бай һәм онытылмаслык. Ә хәзер мин сезгә борынгы һәйкәлләребезнең кайберләре  турында сөйләп китәм.                                    Җәмигъ   мәчете                 Бүген Болгар шәһәрендәге һәйкәлләр оригинал түгел, ягъни ул биналар инде җимерелгән, алар юкка чыккан. Бүгенге көндә алар торгызылган, кабат төзелгән.  Хәзерге вакытта мәчетнең фундаменты гына бар. Дүрт якта дүрт манара булган. Формасы буенча ул дүртпочмаклы. Керү урыны төньяктан булган. Мәчетнең биеклеге 2,5 метр булган. 1361 нче елда бу мәчет бик нык җимерелә.               Зур манара    Мәчетнең төньягында Зур манара бар. Хәзерге вакытта бу манараның биеклеге 32 метр, ләкин башта ул 24 метр гына булган. Бу манара 1841 нче елда тулаем диярле җимерелә, чөнки бинаның астыннан кешеләр байлык эзләп җир чокыйлар. Шул сәбәпле манара юкка чыга.  Мәчетнең эчке өлешендә бер багана бар. Аның турында шундый легенда бар. Шушы багананы җиде тапкыр урап, теләк теләсәң, шул теләгең кабул була диләр. Ләкин болай эшләү Ислам дине буенча дөрес түгел, бу гөнаһ эш дип санала...                                     Кече манара      Тагын бр үзенчәлекле һәйкәл – ул Кече манара. Ул 14 нче гасырда төзелгән. Зур манарадан ул ике тапкыр кечерәк дияргә була. Иң өскә меәр өчен, 40 баскыч буйлап менәргә кирәк. Һәр баскыч буйлап менгән саен, бер гөнаһың кичерелә дигән легенда да бар.                               Кара пулат    Иң үзенчәлекле һәйкәлләрнең берсе – ул Кара пулат. Пулат шулай ук 14 нче гасырда салынган. Бу бинаның нәрсә булуы төгәл билгеле түгел, кемдер аны мәчет д... Ак пулат  Ак пулат ул шәһәр мунчасы булган. Бу бинада 14 нче гасырда төзелгән. Борынгы Болгарда мунчаларны бик зур һәм үзенчәлекле итеп төзегәннәр. Аерым юыну бүлмәләре булган. Биредә ванналар һәм фонтаннар булган. Мунча болгарлылар өчен юыну урыны гына булмаган. Һәр мунчада зур зал булган. Бу зал шәһәр халкы өчен очрашу, аралашу урыны хезмәтен дә үтәгән. Мунчаларда төрле бәйрәмнәр, җыелышлар да уздырылган.                   Болгар ханының әлбәттә үз мунчасы булган.                            ...                                                                         Икмәк музее                                                                 Анда җил тегермәне булачак. Әмма җил буламы, булмыймы дигәндәй, ул электр белән эшләячәк. Шулай ук икмәк пешерә торган урын – бөтен кирәк-яраклары белән тегермәнче йорты да булып тора.                          Ындыр табагында ашлыкны киптерә, суга һәм саклый торган урыннар да карала. Хәтта кечкенә-кечкенә генә басуларда төрле бөртеклеләрнең ничек игелүен дә күрергә була. Авылның яшәвен сиртмәле кое, күл һәм инештән башка күз алдына китереп булмый. Алары да булдырылды. Кечкенә Сабантуй мәйданчыгы шикелле итеп Җыен урыны да ясалды. Туристларга хезмәт күрсәтү өчен тотылачак атларга абзарлар бар. Килгән туристлар үз кулары белән нәрсә дә булса эшләп карасыннар өчен тимерчелек, чүлмәкчелек урын...                                                                                                               Болгар тарихи комплексында зур Ак мәчет төзелде. Әлеге мәчет комплексы Болгардагы икмәк музее янында . Аңа мәчет, мәдрәсә рәсми кунаклар белән очрашу өчен дини җитәкчеләрнең резиденциясе керәләр. Мәчет проектын архитектор Сергей Шәкүров җитәкчелегендәге иҗат төркеме эшләде. Әлеге төркем Казандагы Кол Шәриф мәчетен сафка бастыруда зур көч куйган. Проект ике ай ярым ясалган. Мәчетне төзүдә иң заманча, чыдам төзелеш материалларын гына файдаландылар. Чөнки әлеге комплекс һава торышы тиз үзг...                                                                                                                                                                                            Елга порты Елга вокзалы һәм шул ук вакытта музей да булачак бинаны да тарихи һәйкәлләрдән әз генә тәбәнәгрәк итәләр. Тарихи урыннарның ерактан ук күренеп торыруы зарур. Иделдә килгәннәр көймәдән төшүгә үк бинага үтеп тарих белән таныша-таныша эскалаторларда өскә күтәрелә алачак. Президент Рөстәм Миңнеханов эска...                     Сәяхәтебез  тәмам. Сезнең белән очрашуга без                  бик шат.   Яңадан очрашуларга кадәр              сау булыгыз!          
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Спас районы

"Өчкүл гомуми урта белем бирү мәктәбе".


" Туган ягым-Изге Болгар җире"

Шәһри Болгарга сәяхәт.

Дәрескә конспект Туган ягым-Изге Болгар җире.


Хайдарова Сания

Барый кызы,татар теле укытучысы

Кереш.

Иделемнең түрендә

Газиз туган җиремдә

Ак канатлы бер кала

Болгар диеп атала.

Һәркемгә дә үз туган ягы бик кадерле. Кеше кая гына барса да, барыбер күңеле белән үзенең газиз туган авылына, туган шәһәренә ашкынып кайта.
Безнең чиксез киң Татарстаныбызда матур шәһәрләр һәм авыллар бик күп.Шулар арасында минем күңелемә иң якыны,иң кадерлесе ул Болгар шәһәре. Мин үземнең фәнни-эзләү эшемне Шәһри Болгарга багышладым.Хәзерге көндә бу актуаль тема.Минемчә,кеше үзе яшәгән төбәкнең тарихын белергә,өйрәнергә,аның белән кызыксынып яшәргә тиеш.

Мин үземнең сәяхәтемдә Изге Болгар җире турында сөйләп үтәсем килә. Шәһәр бик күп үзгәрешләр,яңарыш кичерде.Шуларның иң дәрәҗәлесе Болгар тарих-археология комплексы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде.

Бу безнең өчен бик зур горурлык.

Фәнни-эзләнү эше вакытында куелган максатлар:

1. Болгар тарих-археология комплексы кергән һәйкәлләр турында тирәнтен өйрәнү.


2. Алтын Урда дәүләте турында материал туплау.


3. "Мирас" журналы "Бөек Болгар дәүләте тарихы" рубрикасында тарихчыларыбызның, төрле галимнәребезнең мәкаләләре белән танышу.



Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!

Сез борынгы бабаларыбыз туган изге Болгар җирләренә аяк бастыгыз.

Дәрескә конспект Туган ягым-Изге Болгар җире.Дәрескә конспект Туган ягым-Изге Болгар җире.Дәрескә конспект Туган ягым-Изге Болгар җире.

Дәрескә конспект Туган ягым-Изге Болгар җире.

Болгар шәһәре Спас районында Идел елгасы яры буенда урнашкан. Ул башкалабыз Казаннан 140 км ераклыкта гына. Бу шәһәрне исемнәре бик күп булган. Башта аны Спасск, Спасск-Татарский, Куйбышев дип йөрткәннәр. Ә Болгар дигән исемне аңа 1991 нче елда гына бирәләр.

Бу шәһәр кай ягы белән без, татарлар, өчен әһәмиятле соң?

Болгар - ул Идел Болгарстанының башкаласы, Алтын Урда дәүләтенең зур шәһәрләренең берсе. Идел Болгарстаны дип безнең бабаларыбыз яшәгән дәүләтне атаганнар.

Дәрескә конспект Туган ягым-Изге Болгар җире.

Бу шәһәр 10 нчы гасырда төзелә, 1361 нче елда Алтын Урда ханы Булак-Тимер җимерә.

Дәрескә конспект Туган ягым-Изге Болгар җире.

Шәһәрне кабат торгызалар, ләкин 1431 нче елда Мәскәү кенәзе Федор Пестрый аны тагы җимерә. Шуннан соң шәһәр халкы бу җирләрне ташлап китәләр, һәм шәһәр инде кабат торгызылмый. Борынгы Болгар шәһәре хәзерге вакытта булган Болгар шәһәре янында урнашкан булган. Бүгенге көндә борынгы шәһәр булган урын мәдәни һәйкәл булып санала.

Болгар җирләренең тарихы бик бай һәм онытылмаслык.

Ә хәзер мин сезгә борынгы һәйкәлләребезнең кайберләре турында сөйләп китәм.

Дәрескә конспект Туган ягым-Изге Болгар җире.


Җәмигъ мәчете

Бүген Болгар шәһәрендәге һәйкәлләр оригинал түгел, ягъни ул биналар инде җимерелгән, алар юкка чыккан. Бүгенге көндә алар торгызылган, кабат төзелгән.

Хәзерге вакытта мәчетнең фундаменты гына бар. Дүрт якта дүрт манара булган. Формасы буенча ул дүртпочмаклы. Керү урыны төньяктан булган. Мәчетнең биеклеге 2,5 метр булган. 1361 нче елда бу мәчет бик нык җимерелә.

Дәрескә конспект Туган ягым-Изге Болгар җире.

Зур манара

Мәчетнең төньягында Зур манара бар. Хәзерге вакытта бу манараның биеклеге 32 метр, ләкин башта ул 24 метр гына булган. Бу манара 1841 нче елда тулаем диярле җимерелә, чөнки бинаның астыннан кешеләр байлык эзләп җир чокыйлар. Шул сәбәпле манара юкка чыга.

Мәчетнең эчке өлешендә бер багана бар. Аның турында шундый легенда бар. Шушы багананы җиде тапкыр урап, теләк теләсәң, шул теләгең кабул була диләр. Ләкин болай эшләү Ислам дине буенча дөрес түгел, бу гөнаһ эш дип санала. Без теләкләребезне бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә җиткерергә тиешбез.

Дәрескә конспект Туган ягым-Изге Болгар җире.


Кече манара

Тагын бр үзенчәлекле һәйкәл - ул Кече манара. Ул 14 нче гасырда төзелгән. Зур манарадан ул ике тапкыр кечерәк дияргә була. Иң өскә меәр өчен, 40 баскыч буйлап менәргә кирәк. Һәр баскыч буйлап менгән саен, бер гөнаһың кичерелә дигән легенда да бар.

Дәрескә конспект Туган ягым-Изге Болгар җире.Кара пулат

Иң үзенчәлекле һәйкәлләрнең берсе - ул Кара пулат. Пулат шулай ук 14 нче гасырда салынган. Бу бинаның нәрсә булуы төгәл билгеле түгел, кемдер аны мәчет ди, кемдер хөкем йорты (суд) дип тә саный. Ни өчен ул шулай аталган соң? Легенда буенча Алтын Урда ханы Булак-Тимер бу пулатка ут төртә, Бина эчендә Болгар ханы Абдулла үзенең гаиләсе белән яшеренгән була. Ханның чибәр кызы Булак-Тимергә кияүгә чыгарга риза булмый, шуңа ул бинаны яндырырга була.

Ә башка легенда буенча бинага ут төртелгәч, Абдулланың гүзәл кызы бинаның түбәсенә менеп баса. Аксак-Тимер аны күреп гашыйк була һәм аңа үзенә кияүгә ягарга тәкъдим итә. Кыз риза булмагач, Акск Тимер аның ике абыйсын тотып китерә һәм аларны үтерергә куша. Кыз шунда риза була, тик абыйларын җибәрергә куша. Абыйларны шәһәрдән чыгып киткәч, кыз ут эченә сикерә. Уттан кара төскә кергән пулатка Кара пулат дип исем бирәләр.

Дәрескә конспект Туган ягым-Изге Болгар җире.

Ак пулат

Ак пулат ул шәһәр мунчасы булган. Бу бинада 14 нче гасырда төзелгән. Борынгы Болгарда мунчаларны бик зур һәм үзенчәлекле итеп төзегәннәр. Аерым юыну бүлмәләре булган. Биредә ванналар һәм фонтаннар булган. Мунча болгарлылар өчен юыну урыны гына булмаган. Һәр мунчада зур зал булган. Бу зал шәһәр халкы өчен очрашу, аралашу урыны хезмәтен дә үтәгән. Мунчаларда төрле бәйрәмнәр, җыелышлар да уздырылган.

Болгар ханының әлбәттә үз мунчасы булган.

Дәрескә конспект Туган ягым-Изге Болгар җире.

Хан мунчасы

Дәрескә конспект Туган ягым-Изге Болгар җире.

Экскурсиябезне дәвам итәбез. Хәзер без Болгар җирләрендә барган төзелешләрне карап китәрбез.

Бүгенге көндә беренче президентыбыз Минтимер Шәймиев Болгар тарихи һәйкәлләрен торгызу белән шөгыльләнә. Татарстан республикасының дәүләт киңәшчесе, "Яңарыш" вакыфының багучылар шурасы рәисе Миңтимер Шәймиев сүзләренчә, Болгарда Ислам динен кабул итүне белдереп торган тарихи урын булдыру кирәк.

Тарих институтының тәкъдимен - Ислам кабул итүне ничектер мәңгеләштерәсе иде. Бу бит Русиянең төньяк өлешендә 922 елда Ислам кабул ителгән урын. Моңа карата бәхәсләр юк.

Сын куярга ярамый. Институтның үз тәкъдиме бар. Әлеге мәсьәләгә ничек каравы турында Пиотровский (Эрмитаж башлыгы - Н.А.) белән дә киңәштем. Ул гарәп дөньясы һәм мөселман тарихы буенча зур белгеч. "Анда мәчет салсагыз әйбәт булыр ", ди", диде Шәймиев.

"Татарстанның Болгардагы кебек тарихи һәйкәлләре беркайда да юк",- диде район хакимият башлыгы Камил Әсгать улы Нугаев.

Болгар җирләрен төзекләндерү эшләре инде башланды. Биредә яңа мәчет төзеләчәк, чатырлар лагеры, икмәк музее, елга порты, кунакханәләр Болгар җирләрен ямьләндереп торачак. Без шундый тарихи җирләрдә яшибез һәм моның белән горурланабыз.

Дәрескә конспект Туган ягым-Изге Болгар җире.

М.Ш.Шәймиев изге Болгар җирләрендә төзелеш корылмалар турында сөйли.

Дәрескә конспект Туган ягым-Изге Болгар җире.Дәрескә конспект Туган ягым-Изге Болгар җире.

Икмәк музее


Дәрескә конспект Туган ягым-Изге Болгар җире.


Анда җил тегермәне булачак. Әмма җил буламы, булмыймы дигәндәй, ул электр белән эшләячәк. Шулай ук икмәк пешерә торган урын - бөтен кирәк-яраклары белән тегермәнче йорты да булып тора.

Дәрескә конспект Туган ягым-Изге Болгар җире.

Дәрескә конспект Туган ягым-Изге Болгар җире.


Ындыр табагында ашлыкны киптерә, суга һәм саклый торган урыннар да карала. Хәтта кечкенә-кечкенә генә басуларда төрле бөртеклеләрнең ничек игелүен дә күрергә була.

Авылның яшәвен сиртмәле кое, күл һәм инештән башка күз алдына китереп булмый. Алары да булдырылды. Кечкенә Сабантуй мәйданчыгы шикелле итеп Җыен урыны да ясалды. Туристларга хезмәт күрсәтү өчен тотылачак атларга абзарлар бар.

Килгән туристлар үз кулары белән нәрсә дә булса эшләп карасыннар өчен тимерчелек, чүлмәкчелек урыннары да булдырылды. Үзләре пешергән икмәкне үзләре авыз итеп карасын өчен икмәк пешерү урыны да, үзенең рестораны да бар.

Җитәкчелек башта яшәеш челтәре өчен кирәк булган эшләрне башкарырга кирәк, ди. Бу беренче чиратта электр белән тәэмин итү, юлларны рәтләү, су китерү һәм ташландык суны түгү өчен җайланмалар кору. Аннан соң елга вокзалы-музейны төзелә.

Миңтимер Шәймиев сүзләренчә, Болгар медицинасын торгызырга да вакыт җиткән. Каюм Насыйриның "Абугалисина"ның 20 трактаты эченнән берсен Болгар табибы язган икән. Шәймиев Иранда булган вакытта Милли китапханәләреннән шушы трактатның күчермәсен алып кайткан. Һәм аны Петербурда тәрҗемә иткәннәр.

"Менә шушы бер әйбер генә дә безнең нинди бөек дәүләтебез һәм ата-бабаларыбыз булуы турында сөйли", ди Миңтимер Шәймиев.

Изге Болгар җирләрендә төзелешләр дәвам итә.

Дәрескә конспект Туган ягым-Изге Болгар җире.

Дәрескә конспект Туган ягым-Изге Болгар җире.


Дәрескә конспект Туган ягым-Изге Болгар җире.


Болгар тарихи комплексында зур Ак мәчет төзелде. Әлеге мәчет комплексы Болгардагы икмәк музее янында . Аңа мәчет, мәдрәсә рәсми кунаклар белән очрашу өчен дини җитәкчеләрнең резиденциясе керәләр.

Мәчет проектын архитектор Сергей Шәкүров җитәкчелегендәге иҗат төркеме эшләде. Әлеге төркем Казандагы Кол Шәриф мәчетен сафка бастыруда зур көч куйган. Проект ике ай ярым ясалган.

Мәчетне төзүдә иң заманча, чыдам төзелеш материалларын гына файдаландылар. Чөнки әлеге комплекс һава торышы тиз үзгәрүгә, явым-төшемгә чыдам булырга тиеш. Шулай ук кышларын анда җылы, ә җәйләрен салкынча булу мәҗбүри. Шуңа күрә мәчетне мәрмәр белән тышларга кирәк, дигән фикер белән килештеләр..

Проект нигезендә мәчет өч катлы . Гомуми комплексның мәйданы 1671,1 квадрат метрны тәшкил итә. Резиденция - 485,5 кв. м, мәдрәсә - 485,5 кв. м, мәчет - 700,1 кв. м тәшкил итә. Мәчет комплексы янында зур мәйдан урын алып тора. Анда ислам бәйрәмнәре вакытында җәмәгать намазлары укыла. Шулай ук 92 машинага исәпләнгән парковка төзелде.

Дәрескә конспект Туган ягым-Изге Болгар җире.

Дәрескә конспект Туган ягым-Изге Болгар җире.




Елга порты

Елга вокзалы һәм шул ук вакытта музей да булачак бинаны да тарихи һәйкәлләрдән әз генә тәбәнәгрәк итәләр. Тарихи урыннарның ерактан ук күренеп торыруы зарур. Иделдә килгәннәр көймәдән төшүгә үк бинага үтеп тарих белән таныша-таныша эскалаторларда өскә күтәрелә алачак.

Президент Рөстәм Миңнеханов эскалатор шундый итеп эшләнергә тиеш, кешеләр күтәрелгәч тә тышка чыгарлык булсын, диде.

Дәрескә конспект Туган ягым-Изге Болгар җире.Дәрескә конспект Туган ягым-Изге Болгар җире.



" Изге Болгар Җыены" Чатырлар лагеры

Билгеле күпчелек туристлар Болгарга киләчәктә машина белән һәм автобуста киләчәк. Шуңа күрә "Чатырлар шәһәрчеге" корылачак. 9 гектар биләгән бу урынга 1100 машина куеп булачак. Берьюлы 15 мең 600 кешене кабул итәргә мөмкинлек бирә.

"Изге Болгар Җыены" бәйрәме алдыннан Болгарда палаталар лагере файдалануга тапшырылды. Идел буе Болгарында Ислам кабул ителүне билгеләп үтүгә багышланган әлеге җыенда 50 меңләп кеше катнашты. Сәхабәләр күмелгән урында Мемориаль Хәтер билгесе ачылды. Борынгы Болгарның тарихи объекларында - Җәмигъ мәчетендә, Төньяк һәм көнчыгыш мавзолейларда, Кара, Ак һәм көнчыгыш палаталарында, Кече шәһәрчектә, Хан сараенда төзекләндерү-яңарту эшләре дәвам итә һәм "Изге Габдрахман коесы" табигый-тарихи ландшафтта реконструкцияләү алып барыла.

Тарихи объектларны, мәдәният һәйкәлләрен һәм православие храмнарын торгызу белән беррәттән Свияжски һәм Болгарда яшәүчеләрнең торак шартларын яхшырту гамәлгә ашырыла. Болгарда яңа фатирларга 26 гаилә күченгән, тагын 21 гаилә быел яңа фатирлар көтә. 14 гаилә өчен шәхси торак йортлар төзелә.

20-нче август көнне ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова, Болгар тарих-археология комплексын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүгә багышланган тантаналы чаралар кысаларында, Болгарда булды.
Ирина Бокова белдерүенчә, Болгарның ЮНЕСКО исемлегенә кертелүен зур кызыксыну белән күзәткән. "Мин шул хәлдән соң ук, Болгарга барам, дип вәгъдә иттем. Минем өчен Болгар комплексының ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе турындагы сертификатны тапшыру - зур горурлык. Бу - тарихи вакыйга. Россия һәм Татарстан җитәкчелеге, экспертлар аның өстендә 10 ел эшләвен беләм", - диде ул. Аның сүзләренә караганда, Казан мәдәни төрлелек белән генә аерылып тормый, бәлки толерантлык, үз мәдәниятеңне һәм тарихыңны хөрмәт итә белү дә хас.
"Мин үзем - Болгариядән, әмма безнең тарихи тамырлар охшаш. Күргәннәрдән алган хис-кичерешләремне аңлатып бетерерлек түгел. Зур эш башкарылган. Бирегә килүчеләрнең күп булуы куандыра, үз тарихыңны хөрмәт итү һәм белү мөһим, ә иң мөһиме - аны саклау", - диде Ирина Бокова.
Күңелдәге чиксез горурлык хисе белән сәяхәтебезне тәмамлыйбыз.

Дәрескә конспект Туган ягым-Изге Болгар җире.

Сәяхәтебез тәмам.

Сезнең белән очрашуга без

бик шат.

Яңадан очрашуларга кадәр

сау булыгыз!



Кулланылган әдәбият исемлеге.

1. Әхмәров Г. Болгар тарихы. " Мирас", 1995, (1-2), 146 б. ; 1995, (3), 74 б.

1995, (4), 92 б.

2. Вәлиев Р., Мөхәммәтшин Җ. Идел буе болгарлары."Мирас", 2003, (6),71 б.

3. Дәүләтшаһ Болгари Г. Сәүдә һәм Болгар дәүләтенең башка илләр

бәйләнеше. "Сабантуй", 1992, 1 август, (94).

4. Болгарлар Идел һәм Кама буйларында. "Сабантуй", 1992, 1 август, (61).

5. Дәүләтшин Г. Болгарда ислам. " Мирас", 1994, 1994, (5-6), 168 б.

6. Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан,

Татарстан китап нәшрияты, 1989.

7. Халиков А. X-XIII гасырларда Идел Болгары һәм Русь. "Мирас", 1996,

(3), 89 б.

8. Хәбибуллин М. Ханнар тарихы. "Мирас", 1992, (6), 97 б.

9. Фәхретдинов Ризаэддин. Болгар вә Казан төрекләре. Казан, Татарстан

китап нәшрияты, 1993.

10.Фәхреддинов Ризаэддин. Ибне Фазланның Болгарга килүе. "Мирас",

1994, (5-6), 75 б.

11.Фәхреддинов Ризаэддин. Шимали Болгар дәүләте. "Мирас", 1995, (1112), 121 б.



© 2010-2022