Туган авылым урамын Кабат – кабат урадым

Туган авылым урамынКабат – кабатурадым.Баш очымда кош сайрадыБәхетемә юрадым. Әйе, мин бәхетле,чөнки кайбер кешеләр кебек туган якны туган якны сагынып яшәмәдем. Гомеремнең җиденче дистәсенә аяк бастым.Туган авылымда, якыннарым янында, авылымның һәр яңалыгына сөенеп, авылдашларым тормышы эчендә кайнап гомер иттем. Апастан 34 км читтә Чирмешән елгасы буенда, атаклы Кайбыч урманнарына сыенып урнашкан Багыш авылы – матур үткәне, үзенә генә хас яшәү рәвеше; район, Ватан тарихына ал...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Туган авылым урамын

Кабат - кабатурадым.

Баш очымда кош сайрады

Бәхетемә юрадым.

Әйе, мин бәхетле,чөнки кайбер кешеләр кебек туган якны туган якны сагынып яшәмәдем. Гомеремнең җиденче дистәсенә аяк бастым.Туган авылымда, якыннарым янында, авылымның һәр яңалыгына сөенеп, авылдашларым тормышы эчендә кайнап гомер иттем.

Апастан 34 км читтә Чирмешән елгасы буенда, атаклы Кайбыч урманнарына сыенып урнашкан Багыш авылы - матур үткәне, үзенә генә хас яшәү рәвеше; район, Ватан тарихына алтын хәрефләр белән язарлык абруйлы данлыклы кешеләргә бай булган авыл.

Авылымның тарихы ХVI гасырга барып тоташа.Борынгы риваятьләрдә Болгар дәүләтеннән Зөя елгасы буена,Кайбыч урманнары итәгенә төрле кабилә, ыруг кешеләре килеп урнашканнары әйтелә.Багыш, Бигеш, Тәүгелде, Тутай,Кормаш, Үтәмеш, Барыш, Бортас, Әҗем исемле бабалар тынычрак, җайлырак урыннарны сайлап, вак - вак авыллар булып урнашканнар.

Багыш бабай да үзенең нәселе белән иң беренче урам буласы җиргә кечкенә-кечкенә өч өй салып куйганнар. Бу урам Өчмунча урамы дип атала.Авыл зурая,урамнар саны арта, һәрберсенә исем кушыла.

Усак урамы - усаклык кисеп йортлар салганнар.

Үрмәт урамы - моннан көчле өермә узган.

Акбай урамы - бик бай кеше яшәгән.

Каргалы урамы - урыс авылы Каргалы ягында урнашкан.

Авылым суларга бик бай.Авыл уртасыннан Чирмешән елгасы ага. Көньягында - Томбы, урман ягында - Зират асты елгасы ага.

Ә чишмә сулары тирә - якка атаклы,чөнки шифалы,хәтта килеп, алып китәләр.

Питерләч,Зират асты чишмәсе, Әптик кизләве,Шалдыравык чишмәләрен белмәгән кеше юктыр.

Багыш авылы халкы элек -электән хезмәт сөючән, уңган-булган.Бездә җирләр уңдырышсыз,чокыр-чакырлы.Шулай да гомер буе иген иккәннәр,терлек асраганнар.

Авыл кешеләренә хас тагын бер сыйфат - дус яшәү. Авылның тирә ягында рус һәм чуваш авыллары. Бүген дә бу дуслык көчле.

Авыл кешеләре илдә барган вакыйгалардан,эшләрдән читтә калмаганнар. Беренче бөтендөнья сугышында да катнашканнар.Мәскәүдәге бөек төзнлешләрдә авылдашлар күп булган.

Мәс.Нәҗмиева Бәдигылҗамал Татарстан һәм гомуми союз хатын-кызлар съездында катнаша.

Тормышның алга баруы авыл халкының белем дәрәҗәсендә дә күренә.Галиев Хәнәфи абый белем бирүчеләрнең иң бөегедер.Үзләренең 40-50 ел гомерләрен яшь буынны тәрбияләүгә биргәне Ягъфәрова Фатыйма,Минкин Габдулла,Минкина Суфия,Баһавиева Бану,Әхмәдуллин Кәрибуллалар халык күңелендә мәңгегә уелып калган шәхесләр.Алар тәрбияләгән Галиев Һади,Гыйззәтуллин Рауза,Гыйлманов Гани,Ибраһимов Фәрхетдин,Камалов Зиятдин,Ягъфәров Мәхмүт,Насыйбуллин Исламнар союз күләмендә данлыклы кешеләр.

Бөек Ватан сугышы аякка баскан авылны тагын егып сала.Рулҗ артына хатын-кызлар утыра.Зиннәтуллина Хәҗәр,Ибраһимова Хәлимә,Ярмиева Асияләр комбайннарны иярли.Урман кисү,окоп казу, 1942 елда калган атларның үлеп бетүе тормышны тагын авырайта.Фронттан килгән кара печатьле хатлар үзәкне өзә.139 авылдашым сугыш кырларында ятып кала.

Мең газаплар кичергән кешеләр тормыш йөген тартып баралар. "Алга" колхозы Подберезье,Кайбыч районнарында алдынгылардан санала.

Багыш халкы элек-электән дини булган,гомер буе халкыбызның дини йолаларына гореф -гадәтләренә турылыклы булган.Тирә-юньгә авылның "психотерапевты" Хәербәнәт әби белән танылган.

1910 елларда мәчет төзелә.Заманына күрә укымышлы булган Шакир мулла,аның җәмәгате Шәмсеруй остабикә - халык ихтирамын яулаган кешеләр.Остабикә өендә кызлар укыта.

1937 елда урысларны яллап мәчет манарасын кистерәләр.Бу көн авыл халкы өчен иң авыр көннәрнең берсе була.Хәтта кырда эшләүчеләр күреп,елап авылга кайталар.

Замана җилләре үзгәргә, 1991 елда 26 октябрьдә җомга көнне яңа мәчет ачыла. Халыктан 13 мең сум акча җыела.Шуңа мәчет торгызыла.

Шөкер,бүген мәчетебез гөрләп эшләп тора,ни кызганыч,авылдакешеләр генә азая. 2010 елда мәчет каршында мәдрәсә ачылды.Балалар һәм өлкәннәр коръән уку дәресләренә йөриләр,намаз укырга өйрәнәләр. 3 елдан бирле җәйге лагерь эшли. "Мәчетегезнең зурлыгы белән түгел,намазга йөрүчеләрегезнең күплеге белән мактаныгыз"- дигән пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.в..Шул хәдисне тормышка ашыру өстендә эшлибез.

Нурлы өйләрдә тормыш учагы сүнмәсен.Мәчеттә,намазга чакырып,азан тавышы яңгырасын.Чишмәләр челтерәп аксын.Игенчеләргә,терлекчеләргә мул азык җитештерергә язсын.

Гомумән,киләчәк буын Багыш авылын яшәтсен.Кайбер урыннардагы кебек газиз җиребезгә "Монда авыл булган иде" дигән каберташ куюдан Ходай үзе сакласын.

© 2010-2022