Статья в журнале Магариф

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

11.04.2012 15:16

Хезмәт аша тәрбия

Автор: Кадрия ХУРАМШИНА, Лаеш районы Хәерби урта мәктәбе укытучысы

  • Размер шрифтаУменьшить размер шрифтаСтатья в журнале МагарифУвеличить размер шрифтаСтатья в журнале Магариф

  • Печать

  • Добавить комментарий

Оценить

  • 1

  • 2

  • 3

  • 4

  • 5

(1 голос)

К.К.Хурамшина Лаеш районы Хәерби авылында гади колхозчы гаиләсендә туган. Кечкенәдән яхшы билгеләренә генә укып, үз теләге белән 6 сыйныфка Казанның 10 интернат мәктәбенә укырга китә.Мәктәп елларында пионер һәм комсомол эшләрендә актив катнаша. 1978 елда мәктәпне тәмамлап Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 5 ел дәвамында уку секторы вазифасын башкара. Институтны уңышлы тәмамалап Башкортстан республикасы мәктәпләрендә рус теле һәм татар теле дәресләре алып бара.20 елдан соң туган ягына әйләнеп кайта . Туган Хәерби мәктәбендә рус теле һәм татар теле дәресләре алып бара. 2003 елдан мәктәп директоры вазифасын башкара. Татарстан һәм Башкортстан Республикасы мәгариф министрлыгының почет грамотасы, Россия мәгариф министрлыгы почет грамоталары белән бүләкләнә.Район күләмендә үткәрелгән "Ел директоры " җиңүчесе.

Эшләп үскән баланың тәртипсез уйларга, тәртипсез эшләргә вакыты калмый.Укучыларга хезмэт тәрбиясе бирү безнең мәктәптә зур урын алып тора. "Хезмәт - куәтле тәрбия көче.Әгәр хезмәт балаларның рухи дөьясына үтеп керсә, дуслык һәм иптәшлек шатлыгы бирсә, башкарган хезмәтләренә карата канәгатьлек хисләре уятса, тырышлык һәм кызыксынучанлык үстерсә, аларда авырлыкларны җиңеп чыгу шатлыгы тудырса, әйләнә-тирә дөньяда яңадан-яңа матурлыклар ачса - хезмәт шул вакытта бөек тәрбияче була да инде"- дип яза Әнвәр Хуҗиәхмәтев үзенең тәрбия теориясендә. Чыннан да, укучыларның җәйге ялын дөрес оештыру зур әһәмияткә ия. Ял, хезмәт белән бергә үрелеп барганда, нәтиҗәсе дә күренә. Безнең мәктәп яны тәҗрибә участогында эш шуның бер якты мисалы булып тора. Балалар, җәйге мәктәп яны лагеренда ял итү белән бергә, бакчадагы эшне теләп , зур кызыксыну белән алып баралар. Монда башлангыч сыйныф укучылары белән 5-6 сыйныф укучылары да эшли. Барлыгы - 40 бала. Мәктәп яны шау чәчәктә утыра. Чәчәкләрнең бик күп төрле сортлары үстерелә. Иртә язда рассада итеп үстереп, язын бакчага утыртабыз һәм төрле тикшерүләр оештырабыз. Чәчкләр белән бергә яшелчә - кыяр, төрле сорт томат, суган, кишер, бәрәңге, чөгендер, салатлар үстерәбез. Орлыкларны да үзебез ясыйбыз.Күңел биреп эшләгәч, уңыш та зур була. Җиләк-җимеш үстереп аларны сатабыз. Вареньелар , бик күп кенә салатлар ясыйбыз, кыяр-томат тозлыйбыз.Болар барысы да кыш көне балаларга өстәмә ризык итеп бирелә. Шуның өстенә, сатып, мәктәпкә өстәмә табыш алабыз. Бу акчалар мәктәпкә косметик ремонт ясауга, мәктәп кирәк-яракларына тотыла.

7-10 сыйныф укучыларының җәйге ялын һәм хезмәтен оештыру мәсьәләсе ел саен ата-аналар, балалар һәм "Хәерби" хуҗалыгы җитәкчеләре белән тикшерелә. Укучылар һәм ата-аналар шәхси гариза язалар. "Хәерби" хуҗалыгы белән ике яклы килешү төзелә. Җәй көне укучылар һәм укытучылар 4 гектар җирдә кәбестә эшкәртеп, көз көне бәрәңге,чөгендер,кишер җыюда булышып үзләренә акча эшлиләр. Билгеле бер сумманы мәктәп фондына калдырабыз, бу акчаларны мәктәп кирәк-яракларына тотабыз.

Эшләгән эшләребезнең нәтиҗәсе дә зур булды. Быел Дәләт Советының аграр мәсьәләләр комитеты тәкъдиме белән авыл хуҗалыгы һәи азык-төлек министрлыгы оештырган мәктәп яны тәҗрибә участоклары бәйгесендә катнашып җиңү яуладык.Май ахырында гына игълан ителсә дә, бай материал туплый алдык. Киләчәккә планнар зур. 100 мең акчаны теплица һәм мотоблок алуга тотарбыз дип уйлыйбыз. Эшебезне күреп югары бәяләгәннәре өчен авыл хуҗалыгы министрлыгына олы рәхмәтебезне белдерәбез.Алга таба да мондый чараларда катнашырбыз дигән өметтә, эшебезне дәвам итәбез.

Бу хезмәтнең тагын бер ягы бар - авыл хуҗалыгына мәхаббәт тәрбияләү. Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов әйткәнчә, бер генә бала авыл хуҗалыгы тармагын сайласа да - бу зур адым. Ә бездә андыйлар күп. Бүгенгесе көндә соңгы өч ел нәтиҗәләрен алсак, 15 укучыбыз Казан һәм Лаеш авыл хуҗалыгы уку йортларында укый. 1 укучыбыз Казан авыл хуҗалыгы институтында укыта, 1 укучыбыз авыл хуҗалыгы министрлыгында эшли. Авылыбыз яшьләре механизатор хезмәтен үзләштереп, бүген кырларда иген үстерәләр. Авылыбыз яши, яшәрә, матурлана. Бу эштә мәктәпнең өлеше дә бик зур.

Прочитано: 1195 раз

Опубликовано вТәрбия һәм өстәмә белем



© 2010-2022