Внеклассное мероприятиеСезнең тормыш-үзе батырлык!

Раздел Классному руководителю
Класс 4 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сезнең тормыш-

үзе батырлык

Тема : Сезнең тормыш- үзе батырлык

Максат: Укучыларда өлкән буын кешеләренә хөрмәт тәрбияләү, алар белән горурлану хисләре уяту,

Бөек Җиңү һәм сугыш турында белемнәрне арттыру, гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиргә, милләткә карата мәрхәмәтлелек, горурлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация , укучыларның язмалары.

Кичәнең барышы

Җыр 2 класс "Хәерле көн!"

1 нче а.б. -Хәерле көн, хөрмәтле сугыш чоры балалары, сугыш ветераннары. Сезне бүген монда күрә алуыбызга шатбыз.Сезнең түземлелегез, сабырлыгыз алдында баш иябез. Озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын барыбызга да.

-( Инсценировка " Сугышка озату")

2нче а.б. Сезнең язмыш сугыш уты белән үрелгән. Сугыш... Нинди шомлы һәм авыр сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган. Сугыш...

Меңәрләгән шәһәрләрне җимергән, җир йөзендә гөрләп торган авылларны юкка чыгарган, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.

1 нче а.б. Кешеләр ! Әгәр сез иртә белән ефәк яфраклы гөлләрнең чәчәк атуын күрәсез икән, шул иртәдә өй каршындагы тирәктә кошлар сайравын ишетәсез икән, белегез- бу иртәнге шатлыкта сугышта үлеп калганнарның ялкынлы тормышы бар.

2 нче а. б. Әгәр дә сезнең әбиегез, я әниегез йомшак куллары белән башыгыздан сыйпый икән, үзенең моңсу күзләре белән сезнең күзләргә тутырып карый икән, белегез- ул күзләрдә сугыштан кайтмаган бабаларыгыз, әтиләрегез турында тирән сагыш бар.

1нче а. б. Әгәр сез тыныч, матур өйләрдә, тату гаиләдә яшисез, иркен мәктәпләрдә укыйсыз икән, белегез- бу җирдә сезнең матур яшәвегез өчен меңләгән солдатның каны түгелгән, әбиләребезнең ачы тире түгелгән. Бу яшьлекнең кадерен, тормышның ямен белеп яшәгез кешеләр.

2нче а.б. Бу тынычлыкны яулап алып биргән ветераннарга, сугыш чоры балаларына, тыл ветераннарына безнең рәхмәтебез чиксез.Сезнең батыр хезмәтегезне һичкайчан онытмабыз. Сезгә лаеклы алмаш булып үсәрбез.

Сезнең хөрмәткә 3 нче сыйныф укучылары башкаруында "Каз канаты" бию.

1нче а.б. -Без, бүгенге көн балалары, бүгенге матур тормышта, тыныч күк астында, әти- әниләребезнең җылы кочагында гомер кичерәбез. Безнең балачак- бәхетле балачак. Бүгенге кичәбездә без Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын үз җилкәсендә татыган сугыш ветераны Гарифуллин Зиннәтулла бабай һәм сугыш чоры балалары күргән авырлыклар,сугыш афәте турында тыңлап үтәрбез . Без " тарих тәгәрмәчен" 70 ел артка тәгәрәтеп, шул дәвернең ачы хәсрәте турында сөйләшербез. Димәк, без 1941-1945 нче еллар фаҗигасен йөрәгебез аша үткәрербез.

1нче а.б. -Каһәр төшкән сугыш балачагын тартып алган ,ачлыкны кичергән, сугышның барлык авырлыкларын күргән Вәфия апа, Равис абый, Фәүзия апалар бүген бездә кунакта. Алар үзләренең авыр истәлекләре белән уртаклашырлар.

2нче а.б. Вәфия апа, Сез балалар белән очрашып, күп тапкырлар сугыш чоры хатирәләре белән уртаклашкан ак әби .Сугыш чорында кичергән ачлык, авырлыклар, югалткан газизләрегез турында сөйләп китсәгез иде. (Фәфия апа сүз бирелә.)

1нче а.б-Сезнең хөрмәткә Шәрипова Әдилә башкаруында җыр "Здравствуй, Родина".

1нче а.б. -Сугыш сүзен ишетүгә, күз алдына күпме балаларның бәхетенә явызларча кул сузган дәһшәтле көннәр килеп баса. "Әти" дип әйтергә тилмертте, аларның балачагын, киләчәккә өмет-хыялларын җимерде. Әткәй юклык гомер буе сиздерә: әрнү, сагынулар- юлдашың, язмышың... Алар бүген дә әти рухы белән яши.

2нче а.б. -Ә хәзер балалык чорының авыр михнәтләрен кичергән Равис абый һәм Фәүзия апаларны тыңлыйк.

-Фәүзия апа , сугыш башлану хәбәрен ишеткән көннәрегез хәтердәме? Сугыш башлангач, сезнең тормыш ничек үзгәрде? Бүгенге балалар кебек уйнап, кичке уеннарда катнашып йөри алдыгызмы?

Әти юклыгы сугыш беткәч тә сиздердеме ?

(Фәүзия апа чыгыш ясый.)

3нче сыйныф укучылары башкаруында "Татар халык"биюе бүгенге матур очрашуыбыз истәлеге булып хәтердә саклансын.

1нче а.б. -Сезнең хөрмәткә 2 нче сыйныф укучылары башкаруында "Ковбой"биюе.

2нче а.б. -Равис абый, сугыш башланганда Сезгә ничә яшь иде, балачакта күргән сугыш авырлыклары турында бүгенге балаларга әйтер сүзегез бармы , шулар турында фикерләрегез белән уртаклашсагыз иде.

(Равис абый чыгышы.)

-Рәхмәт изге теләкләрегез һәм матур хатирәләрегез белән уртаклашканыгыз өчен. Сезнең хөрмәткә 1 нче сыйныф укучысы Загидуллина Гүзәл башкаруында җыр "Рәсем ясыйм".

1нче укучы

Әй ул көннәр!

Йөрәк-бәгырьләрне

Өзде инде, өзде гомергә.

Бу йөрәкләр ничек түзде икән

Калмаенча кара күмергә.

2нче укучы

Июнь ае. Кызлар печән җыя.

Пакуслары очсыз-кырыйсыз.

Офыкларда- афәт балкышлары,

Кызлар, юкка бәхет юрыйсыз,

Карамагыз, кызлар, ул якка.

Күз яшьләре көтә сезне таңда,

Аерылышулар көтә озакка.

3 нче укучы

Ә бүгенгә кичке уен монда.

Эшләр беткән, печән җыелган.

Хуш ис бөркеп торган чүмәләләр

Кибәннәргә өеп куелган.

4нче укучы

Уйна, гармун, чыңлат бию көен,

Талдин нечкә билләр бөгелсен.

Кызлар кочмаган егетләрнең

Үзәкләре , әйдә, өзелсен.

5нче укучы

Ә иртәгесен дөнья башка иде.

Кара сөрем белән таң атты.

Афәт килде җиргә.

Шомлы җилләр

Илгә авыр хәбәр таратты:

-Сугыш...

1укучы. Сугыш ул- бик куркыныч нәрсә,

Кан ул, ут ул, үлем, яралар.

Күз яшьләре, кайгы, ачлык,

Тол аналар, ятим балалар.

2нче укучы. Сугыш...

Шушы сүздән хәтта алмагачлар

Уйчанланып калды ул көнне.

Яшь бөреләр хәтта чиркангандай

Калтыранып куйды ул көнне.

3 нче укучы.

Ир-егеткә иңдәш булды,

Каһарманга тиңдәш булды

Сылу,гүзәл хатын-кызлар.

Зур җиңүгә өлеш керткән,

Ил тарихын нурлы иткән,

Сүнмәс кояш, ай-йолдызлар.

Бүген дә безнең арада

Исән алар- үлемсезләр.

1нче а.б. -Түбән Кенә авылында 90 яшен тутырып гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифуллин Зиннәтулла бабай бүген бездә кунакта. Ул каһәр төшкән сугышның авырлыгын үз күзләре белән күргән, җилкәсендә татыган тере тарих.

2нче а.б. -Зарифулла бабай сез сугыш башланып китүне каян ишеттегез?

-Сугышка киткәндә Сезгә ничә яшь иде, авылдан ничә кеше киттегез?

-Сезгә нинди авырлар кичерергә туры килде?

-Бүгенге балаларга әйтер сүзләрегез бармы? Шул хакта сөйләп китегез әле.

(Зарифулла бабайга чыгышы.)

Мөхәмәтҗанова Язилә һәм 3 сыйныф кызлары башкаруында "Җыйдым җиләк" җыры яу кырында ятып калганнарга изге дога булып ирешсен.

1нче а.б. Кызганычка каршы бүгенге көндә безнең авылыбызда бер генә Бөек Ватан сугышы ветераны да калмады. Безнең мәктәбебездә аларның оныклары белем ала.Оныклары бабаларын онытмыйлар һәм алар бабалары истәлегенә "Без сугышны әле онытмадык" проект эше алып бардылар.Сезгә аларның эшен тәкъдим итәбез.

(Проект эшен яклау.)

4 нче укучы.

Дан җырлыйк без бу буынга,

Дан җырлыйк хезмәт батырына.

Яңгыратып, шәһәр -авылга.

Атап җырлыйк тагын аларның

Иң батыр булганнарын,

Иңнәрендә авыр йөк күтәргәннәрен.

5 нче укучы.

Ул елларны ничек онытасың,

Ил язмышы кылыч йөзендә.

Ир-егетләр китте яу кырына,

Алып көче тоеп үзендә.

Ирләр китте, кызлар елап калды.

Шаулап калды иген өлгереп.

Басу капкасына чаклы озата барды,

Яше-карты -барсы өзелеп.

Ирләр китте, кызлар елап калды,

Елап калды күпме хатыннар.

Туйда кигән күлмәкләре калды,

Күпме бала калды, күпме ятимнәр.

7 нче укучы.

Чабатадан, тездән суга батып,

Язгы чәчү җитәр алдыннан,

Чыгып киткән икән симәнәгә

Хатын-кызлар безнең авылдан.

Сыерлары юлда ятып калган,

Җилкәләргә күчкән симәнә.

Бу турыда сөйләгәндә

Әбкәй һаман елап җибәрә.

Кырык-илле чакрым язгы суда-

Кайталмасаң, илең ач кала.

Хатыннарда тик бер генә хәсрәт-

Өйдә көтә аны ач бала.

8 нче укучы.

Өлкәннәргә

Сез, өлкәннәр, беләм, сызланасыз

Көзге дымлы җилләр искәндә.

Ап-ак чәчләр, ап-ак нурлы йөзләр,

Ә яшегез җитмеш-сиксәндә.

Далаларда кала салдыгыз сез

Болгавыр һәм каһәр елларда.

Бишьеллыклар үрен яуладыгыз,

Урак, чүкеч тотып кулларга.

Яу кырында калган әткәй, абый,

Төшегезгә керә бүген дә.

Кайгы булып яткан сары яфрак

Зираттагы каен төбендә.

Ташкын күңел ярдан ашканда да,

Алиһәдәй була белдегез.

Үзегез дә, бәлки, сизмисездер,

Шундый инде менә изге сез.

"Оныкларым туен күрдем", - диеп

Төренсәң дә бер көн ефәккә,

Ачы юа, кукы кәлҗемәләр,

Тәме сеңгән хәтта йөрәккә.

Сез, өлкәннәр, беләм, сызланасыз,

Дымлы җилләр исә, көн ятим.

Шигъри юрган салыйм иңегезгә,

Нишлим инде тагын, нишләтим?

9 нчы укучы

Сугыш чоры балалары

Офыкларга тулды кара төтен,

Төсен алды төтен далаларның.

Елга булып яше җиргә сеңде

Сугыш чорындагы балаларның.

Ил хәсрәте ирләр иңсәсендә,

Ат чыдамый торган авыр хезмәт.

Алтмыш тулмый җиргә иңә ирләр,

Илгә рәнҗеп, күрми кадер-хөрмәт.

Хәтер төпкеленнән ачы язмыш,

Сөрән сала авыл, калаларга.

Уйчан йөзләр, әл дә моңсу күзләр

Сугыш чорындагы балаларда.

10 нчы укучы.

Әтиләре сугышып йөргән чакта,

Тәпи йөрер-йөрмәс бала-чага

Буразнада билчән утаган.

Илгә- икмәк, авыл үзе өчен

Көлчә салган алабутадан.

Бер бәләкәй көлтә ега алган

Ул елларның сугыш баласын.

Олылар күк күтәргән бит шулар

Ил хәсрәтен, Ватан нужасын.

11нче укучы.

Инде сез дә олыгайдыгыз

Сугыш чоры балалары.

Бездән өлкән ветераннар-

Ак әбиләр, ак бабайлар.

Саф көмештәй саф алар.

Күмне күргән ветераннар.

Ак тауга тиң горур башлар

Эчтән, тыштан асыл затлар.

(Айгөл җырлый)

12 нче укучы

Сез әтисез үстегез тилмерешеп,

Ачыкканда ашау пешмәде.

Сез өй тулы бала үстегез,

Аркагыздан биштәр төшмәде.

Әтилеләр пәлтә кигән чакта,

Бер чикмәнне бүлдең икегә.

Әтилеләр йоклап яткан чакта

Кырдан кайттың төнге икедә.

13 нче укучы

Дуслар, әйдәгез, дөньяны яңгыратыйк,

Бергәләп дөнья шаулатыйк.

Сезнең кебек чын намус белән

Уңышлар өчен бер даулашыйк.

14 нче укучы.

Шаулый җирдә, гөр килә даныгыз,

Сезгә иң зур рәхмәтебезне барлыйбыз.

Яшәгез сез озак,

Туган илнең батыр кызлары.

2 нче а.б. -Илебез күкләре тыныч булсын, сабыйлар ятим булмасын, сугыш утлары кабынмасын.

Йөзьеллыкны, меңьеллыкны

Бәйрәм итәрбез.

Чөнки сез,

Ветераннар, чал тарихта

Рухи үлемсез.

Тормыш дәвам итә,

Тормыш- тамаша,

Буыннар тоташа,

Ветераннар аша.

"Тынычлык" җыры.


© 2010-2022