Классный час на тему семья

Максат: авылыбызда яшәүче үрнәк гаиләләр  белән таныштыру.          Кичәдә бер йортта 3 буын вәкиле яшәүче 6 гаилә  катнашты. Аларга алдан биремнәр бирелде: гаиләләре белән таныштыру, бер концерт номеры әзерләү, халкыбызның милли ризыгын пешереп алып килү. Сыйныф җитәкчеләре бу гаиләләр турында презентацияләр әзерләде.  Бәйрәмгә ата-аналар һәм 7-9 нчы класс укучылары  чакырылды. Җыр : Уйна гармун уйна”   Шәрипов Д. җырлый 1. Исәнмесез, хәерле кич,  хөрмәтле әти-әниләр, балалар, укытучылар! Менә ...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Гаилә бәйрәме

Гөлназ Галләмова, Актаныш районы Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат: авылыбызда яшәүче үрнәк гаиләләр белән таныштыру.

Кичәдә бер йортта 3 буын вәкиле яшәүче 6 гаилә катнашты. Аларга алдан биремнәр бирелде: гаиләләре белән таныштыру, бер концерт номеры әзерләү, халкыбызның милли ризыгын пешереп алып килү. Сыйныф җитәкчеләре бу гаиләләр турында презентацияләр әзерләде. Бәйрәмгә ата-аналар һәм 7-9 нчы класс укучылары чакырылды.

Җыр : Уйна гармун уйна" Шәрипов Д. җырлый

1. Исәнмесез, хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр, балалар, укытучылар! Менә без сезнең белән барыбыз бергә залга җыелдык. Сезнең, әлбәттә, бик күп хәл ителмәгән эшләрегез, мәсьәләләрегез бардыр. Ләкин сез аларның барысын да мәктәп ишегенең теге ягында калдырып торыгыз һәм бүген балаларыгыз белән бергәләп ял итәргә тырышыгыз.

2. Галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган. Кеше язмышлары турында сөйлисе дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы , үз сукмагы бар Тик шунысы уртак: җир йөзенә без барыбыз да яратырга, яратылырга, оя корырга, очарга , бәхетебезне табарга килгәнбез.

Тормыш юллары һай борма-борма,

Кирәк ышанычлы пар канат.

Пар мәхәббәт ярларыннан ташсын,

күңелләрдә ярсып, шаулап аксын,

Аккошлардай бер-береңне ярат.

1. Гаилә -һәр кешенең таяныр ноктасы , ә гаиләнең татулыгы -ир белән хатынның иҗат җимеше. Алар теләкләренә ирешмәсә, бу- икесенең дә гаебе. Безнең тормышыбызда нинди генә авыр хәлләр булмасын , бу ыгы-зыгыдан гаилә генә коткара. Җылы учагың , сагынып көтәр пар канатың , юатучың булса , тирә-ягыңда балаларың бөтерелеп йөрсә, синең җаның тыныч.

2. Гаилә - һәркем өчен кадерле урын. Ул син туган һәм шәхес буларак формалашкан җир. Монда сине ничек бар шулай яраталар , кабул итәләр. Иң беренче булып яхшылык һәм явызлык, тәрбиялелек, рухи һәм әхлакый кыйммәтләр турындагы төшенчәләрне дә нәкъ менә гаиләдә аласың.

1. Безнең йорт -безне саклаучыбыз, җылы учагыбыз. Анда һәрвакыт туры юл күрсәтүче, шәфкатьлелек орлыкларын иңдерүче, үзара мөнәсәбәтләрне җайлаучы ялкын булырга тиеш. Гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр бер-береңә мәхәббәт, ышаныч, үзара аңлашуларга нигезләнә. Бары шул чакта гына гаиләдә һәркем үзен чын мәгънәсендә бәхетле итеп тоя ала.

Нәфис сүз . Аглямова Айсылу "Хәтерсез күке" Ф.Яруллин

2. Әйе, районыбызда , авылыбызда үрнәк гаиләләр бик күп. Аларны күреп күңел сөенә. Бүген бездә әнә шундый пар канатлы, бер-береннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып яшәүче матур гаиләләр кунакта. (гаилә турында сөйләнә һәм сүз шул гаиләгә бирелә)

  • Мирзагитовлар гаиләсен авылда белмәгән кешеләр юктыр. Бер гаиләдә әби-бабай, әти-әни, балалар - 3 буын вәкиле, үзара аңлашып, дус , тату булып яши алар. Бу гаиләдә булган җылы мөнәсәбәтләр, ягымлы күз карашлары бер-берсен ничек хөрмәтләүләрен аңлатып тора. Мирфаяз абый да, Рәйсә апа да гомерләре буе колхозда тырыш хезмәт куеп лаеклы ялга чыкканар. Уллары Илһам хуҗалыкның алдынгы механизаторы, киленнәре Гөлназ өлкән яшьтәге әбиләрне карый. Күмәк көч тау күчерә диләр. Бергә булгач эшләре дә, тормышлары да гөрләп бара. Эштән бушаган арада алар бергәләп ял итәләр, Рәйсә апа гармунда уйный , оныклары аларга кушылып җырлый. Сүзне Мирзагитовлар гаиләсенә бирәбез.

  • .Мөхәммәдиевлар гаиләсен авылдашлары хезмәт сөюче гаилә буларак яхшы белә, хөрмәт итә. Май чүлмәге тышыннан билгеле, ди халык. Йортларына карагач ук монда эшчән кешеләр яшәгәнлеге күренә. Фәния ападагы уңай сыйфатлар кызлары Гөлшат һәм кияүләре Илнурга күчкән. Алар өйдәге һәр эшне әниләре белән киңәшләшеп эшлиләр. Киңәшле эш таркалмас, ди халкыбыз. Әнә шулай киңәшләшеп эшләгәнгә күрә, аларның гаилә нигезе дә һәрвакыт таза, нык , какшамас, мәхәббәтләре мәңгелек. Мөхәммәдиевларның эшчән гаиләсендә үзләре кебек үк эш сөючән 3 бала үсә. Әбиле балалар бәхетле шул-тәрбияле, тыңлаучан, ипле. Сүзне аларга бирәбез.

  • Без әнкәйнең биш шатлыгы идек,

биш кайгысы булдык кайчакта,-

әйтерсең бу шигырь юллары Исламовлар гаиләсенә атап язылган. Айдар һәм Илиза Исламовлар биш балага гомер биргәннәр, аларны тырыш , акыллы, хезмәт сөючән балалар итеп тәрбиялиләр. Балалары Энҗе, Ләйсән, Айнур, Ильвина, Айгизәр бүгенге көндә 5 се дә мәктәптә белем ала. Яхшы укулары, җәмәгать эшләрендә, төрле ярышларда актив катнашулары белән әти-әниләрен сөендерәләр. Җәйге ялларында да ял итеп кенә үткәрмиләр, хуҗалык эшләрендә катнашалар. Беренчедән, гаилә бюджетын ныгытуга өлеш кертсәләр, икенчедән, хезмәт тәрбиясе алып үсәләр. Энҗеләре инде берничә ел рәттән район яшь савымчылар конкурсында катнашып җиңү яулый, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә.

  • Флүсә апа Әхмәдуллина бөтен гомерен Яңа Әлем мәктәбендә балаларга белем бирүгә багышлаган хөрмәткә лаек мөгаллимә. Аның турында укыткан укучылары, бергә эшләгән хезмәттәшләре бары җылы сүзләр генә әйтәләр. Гаиләсендә ул балаларының кадерле әнисе, оныкларының сөекле дәү әнисе. Флүсә апа 4 бала тәрбияләп аларны олы тормыш юлына чыгара . Бүгенгесе көндә улы Динар, килене Ләйсән белән төп йортта үзара аңлашып , оныклары Алисә һәм Анияне тәрбияләүдә булышып, үзенең акыллы киңәшләрен биреп, бер-берсенә ярдәм итешеп тату гомер кичерәләр.

  • Аларның гаиләсен районда гына түгел , республикада да бик яхшы беләләр. Атаклы көрәшчеләр үстергән Нургалиевларның исеме еракларга таралган. Көрәшчеләр гаиләсе алар. Әниләре Тәгъзимә апа бүген чын-чынлап балалары , оныклары белән горурлана. Ришаттагы көрәш белән шөгыльләнү җене уллары Русланга , Рөстәмгә, төпчекләре Раббанига да күчкән. Ә кызлары Регина әнисе Лениза кебек оста итеп бии, матур итеп җырлый. Нургалиев Ришат белән Ленизаның балалары укуда да сынатмыйлар , олылары институтта, кечеләре мәктәптә дә бик яхшы билгеләренә укыйлар, район буенча үткәрелгән чараларда актив катнашалар.

  • Тормыш юллары гел тип-тигез генә булмый шул, аның борылышлары, сикәлтәләре дә бар. Нуриәхмәтов Айдар белән Ләйләгә дә уртак бәхетне табар өчен , күп кыенлыклар кичерергә, якын кешеләреңне югалту ачыларын да, аерылу газапларын да күрергә, тормыш сикәлтәләрен шактый урап узарга туры килә. Шуңа да алар бергәләп тапкан бәхетнең кадерен белеп яшиләр. Айдар ерак юлларны якынайтып гаиләсе янына ашыга . Өйдә аны тәмле ашлары , җылы сүзләре белән Ләйләсе, әтиебез дип өзелеп торган уллары Руслан белән Рим көтеп тора. Солтанголдагы әби-бабалары да алар өендә һәрчак көтелгән, кадерле кунак. Бергә булганда, тормышлары чын бәйрәмгә әйләнә. Уллары да бик тырыш, Русланнары гармунда уйнау серләренә төшенсә , Римнәре өздереп җырлый, районда "Йолдызлык" конкурсында җиңү дә яуларга өлгерде.

1. Без әзерлибез табын китереп бөтен ягын.

Өстәлгә куйдык чәчәк, чәчәк янына чәкчәк,

Бавырсак һәм кош теле- ризыклар төрле-төрле.

Әйе, безнең татар халкы гомер-гомергә, кунакчыл булган, аның өстәлендә һәрчак яңа гына пешкән таба ашлары урын алган. Безнең кунакларыбыз да бүген буш килмәгәннәр- милли ризыкларыбызны пешереп алып килгәннәр. Сүзне аларга бирәбез. ( пешереп алып килгән ризыкларны әзерләү серләре белән таныштыру)

Җыр : Сәлимҗанова Ф. "Чын дустым"

2. Бергә җыелганбыз икән

Нигә күңел ачмаска?!

Әби-бабай , әти-әни

Һәм кадерле оныклар

Нигә бергә җырламаска?1

Балачакка кире кайтып,

Туйганчы уйнамаска ?!

1. Әйдәгез әле гаиләләрне тапкырлыкта-зирәклектә сынап карыйк. Һәр гаиләгә берәр табышмак әйтелә.

  • Бер тишеккә кердем, өч тишектән чыктым.Чыккан кебек тоелдым, чынлыкта исә кердем. (майка кию)

  • Кашыктан аягын салындырып утыра.( токмач)

  • Җаны да юк, тыны да юк, үзе күлмәк кия. (мендәр)

  • Ач булса ята, тук булса торып утыра. (капчык)

  • Җаны юк, каны юк, үзе тимерне тарта. (магнит)

  • Бер өй эчендә

Нәкъ илле егет

Тигез үскәннәр

Үлчәнгән кебек.

Бүрекләр башка

Бик нык береккән.

Һәр егет әгәр

Салса бүреген

Ашың да пешә,

Җылына өең.(шырпылар)

Җыр : Әнкәй" Сиразов Д.

2. Гаиләдә иң кадерле зат -әни кеше. Әниләрдәге кебек мәрхәмәтлелекне, үзен-үзе кызганмыйча кайгыртучанлыкны, гадилекне, әйбәтлекне тагы кемдә күрә алабыз? Алар булганда гына көннәребез якты һәм җылы. Алар булмаса , тормышның яме , ашыбызның тәме булмас иде. Ә безнең әниләр барысына да өлгерә: эшендә дә эшли, безне дә тәрбияли, әтиләрне дә көйли, йорттагы эшләр дә алардан башка эшләнми. Әйдәгез әле , әниләр, бәрәңге утыртып алыйк , ә өлгергәч балаларыбыз чүпләп тә бирер. Кемнең бәрәңгеләре тизрәк үсәр икән, тикшереп карыйк.

Уен "Бәрәңге утырту" ( әниләр бәрәңге утырта, балалар җыя)

1. Ил терәге -ир-егетләр, гаилә терәге -әтиләр. Гаиләдә әти - төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы зур. Балаларыгызга һәрвакыт үрнәк әти булып, кирәк чакта файдалы киңәшләрегезне биреп, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәгез. Әтиләр безнең спортны үз итәләр , аларга спорт темасына сораулар биреп сынап алыйк әле.

  • "Ак барс " хоккей командасының тренеры. ( Зиннәтулла Билалетдинов)

  • 2008 елда кайсы хоккей командасы чемпион калды? (Салават Юлаев)

  • Казан футбол командасының исемен, тренерын атагыз. (Рубин, Корбан Бердыев)

  • Пекинда узган җәйге олимпиадада каршылыклар аша 3000 м арага йөгереп чемпион исемен алган, Россия һәм Татарстан флагын күтәреп йөгергән спортсменка ( Гөлнара Сәмитова-Галкина).

  • Казанның баскетбол командасы исеме. (Уникс)

  • "Ак барс" хоккей командасы капитаны. ( А.Морозов)

Җыр: "Барган идем." Галләмова А

2. Бер кичәдә генә һәр гаилә турында тулы итеп сөйләп бирү мөмкин түгел. Моның өчен һәр гаиләнең үзенә бер кичә багышлау кирәк булыр иде. Авылыбызда әле бик күп матур гаиләләр яши. Һәр гаилә -үзе бер серле сандык ул. Бүгенге кичәбездә без шул сандыкка ачкыч яратырга тырыштык. Әгәр без ул сандыкны ачып, андагы хәзинәне сезгә күрсәтә алганбыз икән-максатыбызга ирешкән булырбыз.

1. Хөрмәтле кунакларыбыз ! Бүгенге кичәбезгә килеп , үзегезнең тормыш тәҗрибәгез белән уртаклашкан өчен, матур киңәшләрегез өчен сезгә зур рәхмәт.

Сокланырлык итеп яшәгез сез җирдә,

Борчу йөрсен сездән еракта,

Ходай биргән бәхетләрне саклап

Кадерләрен белеп тормышта.

Тик уңышлар гына юлдаш булсын

Саулыгыгыз булсын корычтан.

Яшәгез сез шатлык-куанычта,

Тәм, ямь табып шушы тормыштан.

Бәхетле булыгыз!

Җыр :"Пар канат." Мирзагитова И.

Гаиләләр арасында "Үрнәк гаилә", "Сөйкемле гаилә", "Тату гаилә", "Тырыш гаилә", "Бердәм гаилә","Сәнгатькә гашыйк гаилә" номинацияләре буенча урыннар чыгарылды, истәлек бүләкләр тапшырылды.


© 2010-2022