Тема: Ташландык материалга икенче сулыш өрү

Тема: Ташландык материалга икенче сулыш өрү.Максат:пластилин һәм башка материалны кушып эшләү алымын ныгыту,экологик тәрбия бирү. Дәрес планы 1.Мотивлаштыру- ориентлашу .1) Актуальләштерү (3мин)2)УМ кую (3мин) 2. УМ адымлап чишү.Сүзлек эше. (7мин)1)Умырзая ясау(индив.эш) (6мин)2)Җиләк ясау(парда эш) (10 мин)3)Миләш ясау(төркемдә эш) (8 мин)4) Өй эше(иҗади эш*) ...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Ташландык материалга икенче сулыш өрү.

Максат:пластилин һәм башка материалны кушып эшләү алымын ныгыту,экологик тәрбия бирү.

Дәрес планы

1.Мотивлаштыру- ориентлашу .

1) Актуальләштерү (3мин)

2)УМ кую (3мин)

2. УМ адымлап чишү.

Сүзлек эше. (7мин)

1)Умырзая ясау(индив.эш) (6мин)

2)Җиләк ясау(парда эш) (10 мин)

3)Миләш ясау(төркемдә эш) (8 мин)

4) Өй эше(иҗади эш*) (2 мин)



3.Реклексив бәяләү.

1.Рефлексив кабатлау. (2 мин)

2.Үзбәя (Күргәзмә) (1 мин)

3. Йомгаклау.(Экология темасына җыр)(2 мин)

Дәрес барышы

-Укучылар,дәресне башлыйбыз,утырыгыз.Технология дәресендә без ниләр эшлибез?

--Кисәбез,ябыштырабыз,төрле әйберләр ясыйбыз.

- Бу эшләрне башкарганда нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтибез.

1.Эш урының чиста булсын.

2.Пластилинны кулыңда җылыткач кына төрле формага кертеп әвәлә.

3. Очлы , кадый торган материал һәм эш кораллары белән сак эш ит.

4.Игътибарлы , түзем, тырыш бул.

5.Ярдәм кирәк икән карточканы кутәр.



-Дөрес.Тактадагы сурәткә күз салыгыз әле. (Слайд№1) Бу урыннарда тәртипме?Әлеге күренешләр сезгә ошыймы?

--Юк.

Табигатебез ташландыклардан көннән - көн пычрана.Бәйрәмнәрдән, ял көннәреннән соң бик күп пластик савыт-сабалар,бутылкалар,кәгазьләр аунап кала.Аларна ташларга,ягып калдырырга ярамаганлыгын әйләнә - тирәне өйрәнү дәресендә сөйләшкән идек.Ә бит бу ташландык бутылка,картон,савытлардан бик матур уенчыклар ясап була икән.(Слайд№2)

-Ничек уйлыйсыз ,без бүген нишләрбез?

--Кирәкмәгән әйберләрдән уенчык ясарбыз.

-Дөрес.Дәресебезнең темасы"Ташландык материалга икенче сулыш өрү" дип атала.Бу турыда сүзлектән укыйк.(Слайд№3)

--Ташдандык материал - бер тапкыр кулланылышта булган,яраксыз савыт саба,көнкүреш калдыклары ул.

-Сез әзерләп килгән материаллардан эшне оештырып җибәрергә алым ярдәм итәр.Алымны искә төшерәбез.(Парларда)

Алым

- Сурәтне карыйм,

- Өлешләрен әйтәм,

-Төсләрнебилгелим,

-Материалны сайлыйм,

-Эш төрен билгелим,

- Ясыйм.

-Алымны сөйлиләр

Табигатебез Җәендә,көз-кыш айларында да,язын да матур. Бүген һәр ел фасылының бер бизәген ясарбыз

  • Язның бизәге - умырзая чәчәкләре.Алымга таянып бу чәчәкләрне ясау эшен башлыйбыз. 1.Һәрке мөстәкыйль рәвештә яшел көпшә трубкаларга яшел пластилинны ябыштыра,

  • 2.3 ак кашыкны тирән ягын эчкә каратып беркетә.

  • 3.Төсле кәгазь калдыкларыннан яфрак та ябыштырсак, умырзаяларны кәрзингә тутырасы гына кала.



Чәчәкләрне җыеп кәрзингә салабыз.

-Яздан соң нинди ел фасылы килә?

--Җәй.

-Җәйнең бизәкләрен әйтегез.

--Кояш,чәчәкләр ,җиләкләр,күбәләкләр.

  • -Без җиләк ясарбыз.Алымга таянып эшне башлыйбыз.Парларда эшлибез.

  • 1. Утә күренмәле кашыкны кызыл төсле пластилин белән эчке яктан каплыйбыз.

  • 2.Кашыкның сынган сабы урынына яшелдән түгәрәк шар ябыштырабыз.

  • 3.Яшел көпшә-трубочкадан киселгән өлешләрне ябыштырабыз.

4.Җиләк әзер.Яшел пластилинны сылап яфрагын да ясап куярга була.

Җиләкләрне бер беребезгә күрсәтәбез.Беренче рәт,икенче рәт,өченче рәт.Җәйдән соң нинди ел фасылы килә?

--Көз.

-Көге табигать бизәкләрен атагыз.

--Яңгыр,сары яфраклар,болытлар,яшелчәләр.

  • -Без көзен өлгерә торган миләшне ясарбыз.Алымга таянып эшне башлыйбыз.

  • 1.Кызыл пластилиннан яссы ярымтүгәрәк ясыйбыз һәм салфеткага яки пыялага беркетәбез.

  • 2.Кызыл көпшәләрдән киселгән өлешләрне ярымтүгәрәккә батырып миләш тәлгәше ясыйбыз.

  • 3.Соры төстән җеп әвәләп сабакка тоташтырабыз

  • 4.Сары-кызыл пластилинны сары яки төссез кашыкларга тутырып яфрак формасында ябыштырабыз.Миләш әзер.

Төркемнәрдә эшлибез.Бәялибез.

-Көздән соң кыш килүен барыбыз да беләме?Кыш бизәкләрен искә төшерик.

--Чыршы,кар,буран.

Кар бөртеге-иң серле бизәк.Алар төрле-төрле,һәрберсе үзенчә матур.Кар бөртеген бүген кулланган материаллардан өйдә иҗат итәрез.(Өй эше языла)Алым һәм дәрестә алган белемнәр сезгә ярдәм итәр.Икенче дәрестә матур бизәкләрне бергәләп күргәзмәгә куярбыз.Ярдәм йөзеннән сезгә бер кар бөртеген күрсәтәм.Иҗади эшләрегезне якыннарыгыз белән бергәләп тә эшли аласыз,ташландык материалдан әзерләнгән эшләрне бүләк итеп якыннарыгызны сөендерерсез.

-Кем бу эшне башкара алам ди ,кулын күтәрсен.

-Кемгә дәрес ошады?

-Кем үзенә "5"ле куя?



-Барыгыз да тырышып эшләдегез ,аеруча ...............укучыларның эше төгәллеге ,үзенчәлеклеге белән аерылып торды.

Табигатебез матур булып шатлык өләшсен,чуп-чарлардан ямьсезләнмәсен дип, әйләнә - тирә дәресендә иҗат иткән җырны башкарып, дәресебезне тәмамлыйк.

"Булыйк табигатьнең дуслары,

Яхшы гамәл,тырыш хезмәт белән

Бизик туган якларны." (Галиева Г.Ш)



















© 2010-2022