«Земля моя - колыбель моя» (Внеклассное мероприятие на татарском языке)

"Описание материала: "Проведение внеклассных мероприятий в русской школе на татарском языке способствует формированию коммуникативной компетенции. Ученики с удовольствием участвуют в них. Заинтересованность учащихся является основой мотивации изучения языка. Поэтому я уделяю большое внимание к проведению внеклассных мероприятий и предлагаю разработку КВНа на татарском языке о Башкортостане «Земля моя – колыбель моя» - «Туган җирем – алтын бишек». Проведение мероприятия предусматривает предв... Данная разработка ориентирована на учащихся русской школы среднего звена, изучающих татарский язык как родной.
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Туган җирем - алтын бишек

(5 нче класста КВН-дәрес)

Максат: Туган илгә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, берберсе арасында дуслык, чит милләт кешеләренә хөрмәт тәрбияләү. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Авазларның, сүзләрнең дөрес әйтелешенә игътибар итү.

Җиһазлау: магнитофон, фонограммалар язылган кассета, фон өчен салмак көй, кабинетта Башкортстан һәм Россия символикасы, хәрефләр, биремнәр чыгару өчен проектор, Уфа турында слайдлар, магнитлар.

Оештыру эше. Ике урында ярым түгәрәк рәвештә өстәл әзерләнә, аның артында 8-шәр бала утыра. Араларыннан 1 командир алдан сайланып куела.Өстәлдә дәфтәрләр, ручкалар.

КВН барышы.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн. Бүген безгә дәрескә кунаклар килгән. Дәресебез дә гади дәрес түгел, ә КВН -дәрес. КВН башланганчы татар телендә Тукай сүзләренә язылган "И, туган тел"нең беренче куплетын җырлап, тел шомартып алыйк.

("И, туган тел"нең беренче куплеты җырлана.)

КВНда 5а,5б классларыннан ике команда катнаша. Команданың эшен жюри бәяләп барыр. Жюри белән таныштырам.

Хәзер мин сезне уенда катнашучы командалар белән таныштырам.

Беренче команда - "Зирәкләр", командиры - Бурашникова Марина.

Икенче команда - "Тапкырлар", командиры - Ямурова Алия.

Командалар, әзерме сез?

Сезне мәйдан чакыра.

Кем талантлы, кем сәләтле,

Кем ярата сәнгатьне,

Кем дөньяны күп күргән

Шулар чыга көрәшкә.

Менә КВНны башлап җибәрер вакыт җитте. Ә башлап җибәрер өчен, сезгә КВНның беренче биремен үтәргә кирәк булыр.

1нче бирем. (Тактага сузык авазларын төшереп калдырып, Хәерле көн, хөрмәтле дуслар, килгән кунаклар! КВНны башлыйбыз! Хәерле сәгатьтә! Уңышлар сезгә! (Х..рл. к.н, х.рм.тл. д.сл.р, к.лг.н к.н.кл.р! КВНн. б.шл.йб.з! Х..рл. с.гатьтә.! Уң.шл.р с.зг.! )дигән җөмләләр язылган, нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп, командалар аерым-аерым укыйлар, ә укытучы язып бара, язып бетергәч, басып, бергә укыйлар, жюри жетоннар тарата), шуннан соң "Позывной" уйнатыла.

Укытучы. Менә КВН башланды КВНның 2нче биреме. Сәламләү.

Хәзер командалар бер-берсен сәламләп үтәләр. Рәхим итегез "Зирәкләр".

Командир:

Безнең команданың исеме - "Зирәкләр" .

Бергә:

Без "Зирәкләр"дән сез "Тапкырлар"га кайнар сәлам!

Без зирәкләр, зирәкләр

Тормышта бик кирәкләр!

Командир:

Без ярышка әзер!

Командир:

Ә без "Тапкырлар".

Бергә:

"Тапкырлар"дан "Зирәкләр"гә кайнар сәлам!

Тапкырлар без, тапкырлар,

Юк без йөрмәгән юллар,

Юк без белмәгән сорау.

Командир:

Без дә ярышка әзер!

Укытучы. Командалар рәхмәт сезгә. Жюри жетоннарны бирегез әле командаларга.

Табышмаксыз КВН - КВН түгел инде.

3нче бирем . Табышмаклар.

Фонетик зарядка (авазны хор белән әйтәләр).

  1. Куянның башында нәрсә бар? (К хәрефе)

  2. Үрдәктә бар, казда юк,

Күркәдә бар, атта юк. (Ү)

  1. Көн белән төн уртасында нәрәс бар? (Ө)

  2. Чәчтә бар, кашта юк, чирәмдә бар, ташта юк. (Ч,Ә)

  3. Мәскәүдә икәү, Уфада бер дә юк. (Ә)

  4. Кыш уртасында нәрсә бар? (Ы)

  5. Таңда бар, иртәдә юк, җиңдә бар, итәктә юк (ң)

  6. Җәйдә бар, көздә юк. (Җ)

( Жетоннар бирелә.)

4нче бирем. Командирлар ярышы.

(Аерым кәгазьләргә хәрефләр язылган, шул хәрефләрдән мәкаль җыялар, ул хәрефләрне җепкә тезеп, тактага эләләр).

Т У Г А Н Җ И Р Е М - 1нче команда

А Л Т Ы Н Б И Ш Е К 2нче команда

( Жетоннар бирелә.)

Укытучы. Әйдәгез, хәзер ике команданыкын бергә кушып, бергәләп укып карыйк. Укучылар бүген дәреснең темасы менә шушы инде - "Туган җирем - алтын бишек".

Димәк, бүгенге дәрестә без туган җир, туган як турында сөйләшәбез. Әйтегез, әле, безнең туган шәһәрнең исеме ничек? Сез аның иң якын булган туган ягыбыз булуы белән килешәсезме? (Уфа турында слайдлар карау.)Әйе.

Туган җир турында район шигырь конкурсында җиңүче булган Дусеев Рөстәм Роберт Миңнуллинның "Уятыйм әле җир шарын!" шигырен ятлап килгән. Тыңлыйбыз. (Укучы Роберт Миңнуллинның "Уятыйм әле җир шарын!" шигырен яттан сөйли).

Без туган як турында нинди бик популяр булган җырны беләбез әле. (В. Фаттахова башкарган "Туган як" җырын күмәк җырлау.)

Укытучы. Күрәсезме, укучылар, алдагы шигырьдә, бу җырда күренүенчә, һәркемгә туган җире, туган ягы нинди якын, хәтта читттә яшәүчеләр дә, үз якларын сагынып яшиләр, сагынып кайталар.

Туган өен белмәгән,

Туган шәһәрен белерме?

Туган шәһәрен белмәгән,

Туган илен белерме?

Ә республикабыз турында беләбезме икән?

6 нчы бирем.

Башкортстан турында командаларга сораулар бирәм. Әзерләнү өчен 1 минут вакыт бирелә. Теләк буенча чиратлашып, сорауларны укыйсыз һәм җавап бирәбез.

1. Безнең республика ничек дип атала? (Башкортстан)

2.Безнең республика нинди дәүләт( Мөстәкыйль- самостоятельное, зур, көчле, ...)

3.Башкортстанның башкаласы нинди шәһәр? (башкала - столица)(Уфа)

4.Башкортстан республикасы көне кайчан? (11нче октябрь)

5.Башкортстан гербында кем сурәтләнгән? (Салават Юлаев)

6.Гербның авторы кем? (художник Фазлетдин Ислахов)

7.Башкортстан гимнын (көен-мелодию) кем язган? (композитор Фарит Идрисов)

8.Башкортстан гимнын (сүзләрен) кем язган? (язучы Равил Бикбаев)

9.Башкортстан флагында ничә төс, нинди төсләр? (3 төс, зәңгәр төс, ак төс, яшел).

10.Төсләр нәрсәне белдерә? (Что означают цвета на флаге?) (зәңгәр төс - тыныч зәңгәр күкне (небо), ак төс - һаваны (воздух), яшел - җирне, азатлыкны (свободу), яшәүнең мәңгелеген (вечность жизни) белдерә).

11.Башкортстанда нинди зур шәһәрләр (города) бар?

12.Башкортстанда нинди елгалар (реки), күлләр (озера) бар?

13.Башкортстанда нинди җиләк-җимеш (фрукты), яшелчәләр (овощи) үсә? ( Алма, чия (вишня), груша, карлыган (смородина), шомырт (черемуха), слива, кыяр (огурцы), помидор, суган (лук), сарымсак (чеснок), бәрәңге (картошка), кәбестә, чөгнедер (свекла, кишер (морковь).

14.Кырларында (на полях) нәрсәләр үсә? (Арыш - рожь, бодай - пшеница, солы - овес, карабодай - гречка, тары - пшено, арпа - ячмень).

15.Башкортстанда ничә дәүләт тел (государственные языки)? (2) Ниндиләр? (рус теле, башкорт теле)

16.Башкортстанда нинди бөек кешеләр (великие люди) яшәгән? (Мәҗит Гафури, Галимҗан Ибраһимов, Шәехзада Бабич, Александр Матросов, Шаймуратов генерал, Мостай Кәрим, ...)

17.Нинди милли бәйрәмнәр (национальные праздники) үткәрелә? (Сабантуй, Шәҗәрә бәйрәме, Нәүрүз бәйрәме, Ураза бәйрәм, ...)

18.Башкортстанда нинди милләтләр (национальности) яши? Алар бер-берсе белән ничек яшиләр? (дус, тату)

( Жетоннар бирелә.)

Башкортстан Конституциясендә дә халыкара дуслыкка бик зур урын бирклгән. Анда барлык халыклар да тигез хокуклы (равноправные) диелгән. Телләр турында да закон бар анда. (Укыла).

Халыклар дус яшәгәндә генә дөнья матур, тыныч була ул. Җирнең көче, матурлыгы, тынычлыгы - халыкта. Шулай булгач, җирнең киләчәге дә, бүгенгесе дә, иртәгәсе дә бездән, безнең дуслыктан тора.

Дәрескә килгән кунакның да безгә әйтер сүзе бар. Шигырь конкурсында катнашып, район конкурсында җиңүче булган Артур Садыков сезгә Роберт Миңнуллиннның "Дуслык" шигырен ишеттерә.

(Укучы Роберт Миңнуллинның "Дуслык" шигырен яттан сөйли).

Укучылар, туган җир турында мәкальләр дә бик күп. Хәзер мин сезгә берничә мәкаль һәм әйтемнең беренче өлешен әйтәм, ә сез, командалар, чиратлашып, дәвамын әйтерсез.

7 нчы бирем.

1. Һәр гөл (үз сабагында чәчәк ата).

2. Илсез кеше - (телсез сандугач).

3. Туган җирдән дә (матур җир юк).

4. Ил (яхшылыкны онытмый).

5.Туган илең - (туган өең).

6. Халык йорты - (туган ил).

7. Үз халкын яратмаган кеше (башка халыкны да яратмый).

8. Туган җирем - (алтын бишек).

( Жетоннар бирелә.)

Укытучы. Менә КВНның соңгы биременә дә килеп җиттек.

8 нче бирем.

Сезгә әлеге буталган сүзләрдән җөмләләр төзергә кирәк.

1.Без, яшибез, республикасында, Башкортстан.

2. бай, матур, зур, республикасы, Башкортстан.

3.Уфа -, башкаласы, республикасының, Башкортстан.

4.Башкортстанның гимны, флагы, гербы, үз, үз, үз, бар.

5. ике, Башкортстанда, дәүләт, без, телен, өйрәнәбез.

6. барлык, Башкортстанда, кешеләр, дус, дә, яшиләр, тату.

7.Мин, үзем, республиканы, яшәгән, яратам, һәм, белән, аның, горурланам.

( Жетоннар бирелә.)

Укытучы. Әйдәгез, без сезнең белән тыныч илдә яшәүебез турында сөенеп, "Шаула балачак" җырын җырлап алыйк, әле.

"Шаула балачак"(В. Гумеров сүзләре, Р. Гимрани көе) башкарыла.

Соңгы сүзем итеп, мин сезне, укучылар, бер-берегез белән һәрвакыт дус яшәргә, туган илне, үз Ватаныбызны яратырга, Ватан өчен яшәргә, Ватан өчен көрәшергә чакырам. Ватан бер генә, аны алыштырырлык бернәрсә юк! Туган җиребез һәрвакыт алтын бишек булып калсын иде!

Инде жетоннарны санап, нәтиҗә чыгарырга вакыт җитте. (Саныйлар. Бүләкләр тапшырыла.)

Билгеләр әйтелә. Көндәлекләргә куела.

© 2010-2022