Разработка внеклассного мероприятия Праздник картошки

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Бәрәңге бәйрәмен үткәрү .

Бәйрәм планы:

  1. Бәрәңге тарихы

  2. Бәрәңге турында шигырьләр, җырлар

Уеннар

  1. Бәрәңгедән пешкән ашамлыклардан күргәзмә

  2. Чәй өстәле артында

Бәйрәм барышы.

-Кадерле балалар. Әниләр! Бүген без бәрәңге бәйрәменә, бәрәңгегә дан, мактау сүзләре әйтергә җыелдык. Бәрәңге! Нәрсә соң ул? Авыр сугыш елларында ачтан үтермичә алып калган кәлҗемә ул. Бүгенгесе көнне дә өстәлләрдән төшмичә, тәнгә сихәт, көч бирүче безнең бакчаларда тәгәрәшеп үсүче йодрык кадәрле, йомры гәүдәле тәмле ак, кызыл, шәмәхә, аклы-кызыллы, сары төстәге ризык ул. Безнең көлсу туфракта иген белән , аның уңышы белән без мактана алмыйбыз. Ә менә бәрәңгедән мул уңыш алу күңелгә рәхәтлек бирә. Тикмәгә генә Ак Барс- Әгерҗе агрофирмасы бездә бәрәңге икми! Быел районда Уразай, Кырынды һәм Кадыбаш басуларында икенче икмәк игелә. Республикада бүгенгесе көндә иң зур уңыш Әгерҗе районы басуларында- уртача гектарыннан 250 центнер! Безнең мактанычыбыз булган бәрәңге каян килеп чыккан икән соң? Укучыларның кайсы нәрсә әйтәлә? (укучылар үз белгәннәрен әйтәләр)

Укытучы:

-Бәрәңгенең туган җире- Чили.1553 елда "Хроника Перу" китабында языла. Папас- җир чикләвегенең бер төре. Пешкәч, пешкән каштан кебек йомшак. Трюфель кебек юка кабыклы. Кылтыклар аның чәчкәсен эшләпәгә , чәчкә кадый. Башта ул нык ачы була. Бер кеше дә аны яратмый. Кеше шуңа утыртырга теләми. Ә менә Франциядә, чәчәк ата башлагач, һәр төпкә каравыл куйганнар. Шулай кызыксыну уяталар. Россиядә Петр 1 вакытында 1700 елда утыртып карыйлар. Ул Голландиядән 1 капчык бәрәңге җибәртә, ләкин кызыксыну тапмый. Яңадан 60 елдан соң Екатерина 4 искә төшерә. 1765 елда Сенат Указ чыгара: Бәрәңге утыртырга, халыкны ачлыктан сакларга кирәк! Ләкин эш ныклап 1870 елдан гына башлана.

Бәрәңгенең нинди файдасы бар? Башка яшелчәләргә караганда 2-3 тапкыр күп ул. Организмдагы шлакны чыгарырга булыша, бөер, йөрәк-кан системасы авыру кешеләрнең диетасына кертелгән, ашказаны авыртучыларга согын эчертәләр.

Ә хәзер сүзне Илзия апага бирәбез. Ул безгә бәрәңге турында җыр башкара.

-Бәрәңге турында авылдашыбыз язучы Шиһабетдин Садыйковның бик матур шигырьләр язган. Бәрәңге - тормыш тоткасы, әмма ни кызганыч, аның турында әсәрләр юк диярлек. Тыңлап китик әле:

1 укучы. Үтә тәмле, бик ләззәтле

Булгансың син, бәрәңге.

Җирдә ризык күп булса да,

Син бит иң дә кирәге.

2. Синнән башка яшәп булмый,

Мәңге яшә, бәрәңге.

Икмәктән кала икенче

Син бит яшәү терәге.

3. Раббым сине ризык итеп

Бик тә белеп яраткан.

Һәр көн тәмләп ашар өчен

Җир йөзенә тараткан.

4. Күпме гасырлар буена

Туйдырасың бәндәне.

Син бит, дөресен әйткәндә,

Бәндәнең көн күргәне.

  1. Ач чакта да, тук чакта да

Син бик кирәк, бәрәңге

Тулып тор өстәл өстендә,

Бу-һәркемнең теләге.

  1. Бәрәңге, синнән йөз төрле

Ризык әзерләп була.

Һәммә төрен тезеп куйсаң,

Өстәл өсләре тула.

Укытучы:

-Ә бу шигырь"Кәлҗимә" дип атала. Авторы авылдаш язучыбыз Шиһабетдин Садыйков

Укытучы:

-Без бәрәңге казыганда, көннең матур булуын телибез. Алдагы шигырь Илгизәр Солтан ның "Бәрәңге алганда" дип атала.

1укучы.Кулларым көрәкне кыскан

Күзем текәлгән күккә,

Күз нурларым болытларны

Офыкка таба төртә.

Тукта, болыт, яумыйча тор,

Уйлан җиргә кара да...

Син офыкта утырып тор,

Без бәрәңге алганда.

2 укучы. Бәрәңге алып беткәчтен,

Килерсең, дим, кунакка.

Тәмле бәрәңге бирербез,

Салып зур коштабакка.

Ә хәзергә син утыр да

Офыгыңа- диванга,

Шатланып тор, куанып тор,

Без бәрәңге алганга.

Укытучы:

Ә хәзер, укучылар, кем өйдә үзе көз турында, бәрәңге турында шигырьләр, табышмаклар әзерләп килде? Сүзне сезгә бирәбез.

Укытучы:

-Уен уйнап алабыз, әни белән баласын чакырабыз. Уен"Кем күбрәк белә?" дип атала. Бәрәңгедән пешерелгән ризыкларны кем күбрәк белә?

-Әниләр дә бәрәңгедән тәмле-тәмле ризыклар пешереп алып килгән-танышып китик әле.

2 уен "Кем беренче?" дип атала.

Түгәрәккә тезелеп басабыз. Һәр кеше алдына берәр бәрәңге куябыз, кешеләр бәрәңгедән 1гә ким. Музыка уйный. Музыка туктауга һәр кеше бәрәңгене ала, кемгә җитми- шул уеннан чыга. Уен 1кеше генә калганчы уйнатыла.

3 уен"Бәрәңге җыю". Кулга бияләй киеп, кәгазьдән ясалган бәрәңге җыю. Иң күп җыючы- җиңүче.

Укытучы:

Рәхим итеп өстәл янына утырышыгыз. Әниләр пешереп алып килгән бәрәңге ризыкларын авыз итеп чәй эчеп алабыз.



© 2010-2022