Дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү (чыгыш)

Мин 47нче мәктәптә 1993нче елдан татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак укыта башладым. Татар теле һәм әдәбияты буенча алган белемнәремне татар төркемнәре һәм татар сыйныфларында кулланып эшлим. 1993нче елда, эшкә килгәч, 6 татар төркеме алдым. Бүгенге көндә бу төркемнәр, 11нче сыйныфны тәмамлап, төрле уку йортларында белем алалар. Хәзер мин 1 В, 4 А, 6 В, 8 А, 8 К, 8 П сыйныфларында белем бирәм. Иң белемле, тырыш, системалы рәвештә дәресләргә әзер сыйныфлар дип, 4 нче А күрсәтер идем. Ә кал...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Дөрес язу күнекмәләрен

камилләштерү

Мин 47нче мәктәптә 1993нче елдан татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак укыта башладым. Татар теле һәм әдәбияты буенча алган белемнәремне татар төркемнәре һәм татар сыйныфларында кулланып эшлим.

1993нче елда, эшкә килгәч, 6 татар төркеме алдым. Бүгенге көндә бу төркемнәр, 11нче сыйныфны тәмамлап, төрле уку йортларында белем алалар.

Хәзер мин 1 В, 4 А, 6 В, 8 А, 8 К, 8 П сыйныфларында белем бирәм. Иң белемле, тырыш, системалы рәвештә дәресләргә әзер сыйныфлар дип, 4 нче А күрсәтер идем. Ә калган сыйныфларда йомшаграк балалар, ләкин алар да татар теле һәм әдәбияты фәненә хөрмәт белән карыйлар.

Куелган максатларга ирешү өчен балаларда фәнне өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш тәрбияләргә кирәк. Шуңа күрә дәресләрне төрләндерергә, мисалларны, ситуацияләрне чынбарлыкка, тормышка якынайтырга тырышам. Кызыксыну уяту өчен предметара бәйләнеш, иҗади биремнәр, карточкалар куллану да отышлы. Укыту процессында күрсәтмәлелеккә шактый зур урын бирәм: портретлар, сюжетлы рәсемнәр.

Хәзер педагогик эшнең нәтиҗәлелеген күрсәтүгә юнәлтелгән алымнар, методлар күп.

Укыту - тәрбия эшенең нәтиҗәлелеге укучыларның ни дәрәҗәдә белем һәм күнекмә үзләштерүендә чагыла. Бу бик мөһим күрсәткеч.

Һәр укытучы төрле алымнар һәм методлар кулланып эшли.

Язу - телнең график формасы, ул аралашу өчен гаять әһәмиятле корал булып санала. Язу күпләр белән, бик ерактагылар белән аралашырга мөмкинлек тудыра. Шуңа күрә билгеле бер тәртипкә салынган, әдәби телдә кабул ителгән язу кирәк.

Орфография язу теленең әнә шул тәртипкә салынган кагыйдәләрен, дөрес язу юлларын үз эченә ала.

Урта мәктәп укучысы, орфографияне өйрәнү нәтиҗәсендә, үз фикерләрен һәрбер кеше җиңел һәм тиз аңларлык грамотлы язу дәрәҗәсенә ирешергә тиеш.

Язу, эчтәлек ягыннан төзек һәм кызыклы булып, орфографик яктан грамотасыз булса, ул уңай бәяләнә алмый. Кеше дөрес язмаса, бердән, аны уку авырлаша, икенчедән, язучы бирергә теләгән фикер дөрес аңлатылмый, ул сүзнең мәгънәсе бозыла һәм, өченчедән, ялгыш язу кешенең грамотасызлыгын күрсәтә, аның дәрәҗәсен төшерә.

Башка телләрдә, мәсәлән рус телендә, граматика, орфография һәм пунктуациянең кыен очраклары өстендә нәтиҗәле эш алып барыла.

Дөрес, хәзерге вакытта латин графикасына күчү турында сүз, аңа әзерлек чоры бара. Ләкин латин графикасына күчкәнче, күпмедер вакыт үтәчәк әле.

Методик әдәбият битләрендә укучыларның орфографик грамоталылыгын күтәрү чаралары мәсьәләсенә элек-электән зур урын бирелеп килде, һәм бу турыда галимнәр, педагог һәм методистлар тарафыннан төрле караш, фикерләр әйтелде.

Соңгы елларда дөрес язарга өйрәнү ысулларын камилләштерү мәсьәләләренә тагын да зуррак әһәмият бирелә.

Орфографиягә өйрәтүдә төп максат - укучыларга аңлы үзгәртүгә нигезләнгән орфографик ныклы күнекмәләр бирү һәм орфографик кагыйдәләрне гамәлдә файдалана белергә күнектерү. Моңа системалы рәвештә төрле күнегүләр эшләтү юлы белән ирешеп була. Максатка ирешү өчен, орфография методикасы:

а) татар теле орфографиясе принципларын;

б) татар теленең үзенчәлекләрен;

в) язу процессының психофизиологик табигатен;

г) укучыларның психологиясен;

д) укучыларның һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сөйләү үзенчәләкләрен исәпкә алып эш итә.

Укучыларның орфографик грамоталылыгын күтәрү иң авыр һәм катлаулы мәсьәләрнең берсе булып кала бирә. Чөнки ул укучыларның төрле яклы һәм катлаулы психик эшчәнлегенә һәм күптөрле кагыйдәләр белүенә нигезләнә.

Укучыларны дөрес сөйләргә һәм грамоталы итеп язарга өйрәтү 1нче сыйныфтан ук башлана. 5нче сыйныфка җиткәндә, алар инде билгеле бер дәрәҗәдә орфографик күнекмәләргә ия булалар: хәрефләрнең һәм кайбер кушымчаларның, ялгызлык исемнәрнең, кушма һәм парлы сүзләрнең дөрес язылышын, авазларның чиратлашуын, аеру билгеләренең кулланылышын, сүзләрне иҗекләргә бүлү кебек тел күренешләрен өйрәнгән булалар.

5нче сыйныфта бу белемнәр кабатлана, ныгытыла һәм фонетика белән беррәттән махсус рәвештә орфография укытыла.

Урта мәктәптә орфографиягә өйрәтүдә күптөрле алымнар кулланыла. Төрле характердагы иҗади эшләр бирү, максатка ярашлы итеп сайланылган текстлар буенча диктантлар яздыру, һәр язма эшкә соңынна анализ ясау, хаталарны төзәтү өстендә даими эш алып бару укучыларның танып белү активлыгын үстерүгә, грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби телне ныклы һәм тирән үззләштерүләренә ярдәм итә.

Дөрес язу кагыйдәләрен үзләштерү - грамоталы язуның нигезе ул, дигән принциптан чыгып, һәр орфографик кагыйдәнең нык һәм аңлы үзләштерелүенә ирешергә, мисаллар өстендә дөрес язуның "серләр"ен ачарга тырышырга кирәк.

Орфографиягә өйрәтүдә тел күнекмәләре язу күнекмәләре белән бәйләп алып барыла.

Граматик белемнәрне практикада куллана белергә өйрәтүдә күчереп язуның да әһәмияте гаять зур. Ләкин аны әзер текстны турыдан-туры механик рәвештә күчерүгә кайтарып калдырмаска, бәлки билгеле бер орфографик бирем белән катлауландырырга кирәк. Шул вакытта гына укучылар эш белән кызыксына, актив фикер йөртә, аларның танып белү мөстәкыйльлеге арта.

Күчереп язуларны түбәндәге төр биремнәр белән катлауландырырга мөмкин:

  1. төшеп калган хәрефләрне өстәп күчереп язу;

  2. кайсы кагыйдәгә туры килүеннән чыгып, тавышсыз хәрефләр (ь,ъ) кергән сүзләрне төркемнәргә аерып язу;

  3. язылыш һәм әйтелеш туры килмәгән хәрефләр астына сызу;

  4. текстта бирелгән бер форманы икенче форма белән алмаштырып күчереп язу;

  5. сүзнең хәтердә калдырырга теләгән кисәге астына сызу һ.б.

Грамоталылыкны күтәрү максатыннан һәр сыйныфта, дәрескә керешер алдыннан, орфографик бишминутлык үткәрү отышлы. Күнекмә булдыруда бу алым яхшы нәтиҗә бирә. Ул орфографиясе кыенрак, дәрес темасына бәйләнешле сүзләр яздыру, яисә алдагы дәресләрдә өйрәнелгән орфограммаларны кабатлап хәтердә яңарту формасында була.

Орфографик бишминутлык өчен алынган сүзләрне тәнәфес вакытында ук тактада яздырырга була (аны дежур укучы бик теләп башкара), яисә дәрес башлангач, әйтеп яздырырга кирәк. Соңыннан авыр орфограммаларны кагыйдәгә салып аңлауда һәр укучы катнаша.

Укучыларны орфографик грамоталылыкка өйрәтү чарасы буларак, дәрестә төрле уеннар оештырырга була. Мәсәлән: "Кем күбрәк сүз яза?" уены ярыш төсендә үткәрелә.

Сүзлек өстендә эшләүгә дә зур игътибар сорала. Телебездә язылышы кагыйдәләргә сыеп бетмәгән авыр язылышлы сүзләр күп. Бертөрле язылыштагы сүзләрне аерым төркемнәргә туплап, кыен язылышлы сүзләр сүзлеге булдырыла.

Язылышы авыр үзләштерелә торган сүзләрне плакатка язып, стенага элеп куярга да мөмкин. Авыр язылышлы сүзләргә карата таблицалар төзү һәм вакыт-вакыт аларга укучыларның игътибарын юнәлтү дә әйбәт нәтиҗә бирә.

Орфографиягә өйрәтү максаты белән дәрестә һәм өйдә төрле эшләр, биремнәр эшләгәндә, теге яки бу сүзне язарга кыенсынган вакытта, укучыларны орфографик сүзлекләрдән файдаланырга өйрәтергә күнектерү кирәк.

Орфографик сүзлекләрдән системалы файдалану күзәтүчәнлекне үстерә, сүзләргә хәреф составы ягынна анализ ясарга өйрәтә, күрү хәтере аша язылышы авыр үзләштерелә торган сүзләрне укучыларның хәтерендә ныгыта һәм орфографик ялгышларны булдырмаска ярдәм итә.

Орфографик сүзлекләрдән нәтиҗәле файдалану өчен, укучыларның алфивитны яхшы белүе кирәк. Алар сүзлекләрдән сүзләрнең беренче хәрефләре генә түгел, икенче, өченче һ.б. хәрефләрнең дә алфавит тәртибендә бирелүләрен һәм сүзләрне тиз таба белүгә күнексеннәр.

Махсус төзелгән корточкалар белән эшләү дә отышлы. Һәр укучыга билгеле бер орфограммага караган карточка тәкъдим ителә. Укучылар нокталар урынына тиешле хәрефләр өстәп язалар, сүзнең дөрес язылышын аңлаталар, шул сүзләрне кертеп, җөмләләр төзиләр.

Укучыларның орфографик грамоталылыгына ирешү өчен, диктантка анализ ясау, хаталарны төзәтү өстендә эшне оештыру гаять дәрәҗәдә әһәмиятле. Хаталар өстендә эшләү моннан соңгы эшләрне уңышлы алып бару өчен кирәк. Хаталарны исәпкә алу нәтиҗәсендә, аларга анализ ясала һәм классификация үткәрелә. Монда язма эшне үткәргән вакыт, укучының исем-фамилиясе, орфограммалар һәм ялгышлар саны күрсәтелә. Орфографик хаталарны бетерү өстендә эш түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • хата ясалган сүзләргә орфографик, орфоэпик, фонетик анализлар ясала;

  • өстәмә күнегүләр үткәрелә;

  • үзләштереп җиткерелмәгән кагыйдәләр кабатлана, шуңа мисаллар сайлатыла, шул сүзләрне кертеп, җөмләләр яздырыла, төрле язма эшләр үткәрелә. Шулай итеп, йомшак үзләштерелгән кагыйдәләр ныгытыла.

Укучылар язма эшләрдә җибәргән хаталарны кабатланмасын өчен, һәрбер язма эшне анализларга кирәк, чөнки хаталарның күбесе укучының орфография һәм граматиканы белеп җиткермәвеннән була. Укучы үзенең хатасын күрсен, хата ясалган сүзгә анализ ясасын, соңыннан аны төзәтеп язсын.

Укучыларның бер-берсенең дәфтәрләрен үзара тикшерүен оештыру да аларның грамоталылыгын күтәрүгә булыша. Бу алымны орфографик характердагы язма эшне үтәгәннән соң кулланырга кирәк.

Укучыларны дөрес язарга өйрәтүдә иң кулай чара - диктантлар. Диктант яздыру укучыларның бәйләнешле сөйләмен, аерым алганда язма сөйләм күнекмәләрен булдыру һәм аларны үстерүдә мөһим роль уйный. Бу эш укучыдан дөрес һәм эзлекле итеп сөйләү һәм язу күнекмәләрен булдыруны таләп итә. Шуңа күрә ул мәктәптә иң күп үткәрелә торган язма эш төрләреннән санала.

Диктант орфограммаларны үзләштерү өчен генә түгел, бәлки граматика дәресләрендә укучыларның алган белемнәрен ныгыту, аны алдагы эшләрендә файдалана белү, лексик-стилистик күнекмәләр бирү, сөйләү һәм язу телен үстерү һәм сүзлек запасын арттыру максаты белән дә үткәрелә.

Орфографиягә өйрәтүдә иң файдалысы - сүзлек диктанты яки күрмә диктант яздыру укучыларда игътибар формалаштыра.

Укучыларда дөрес сөйләү һәм язу күнекмәләрен булдыруда диктант яздыруның әһәмияте бик зур.

Дөрес язу күнекмәләрен үстерү өчен мин үзем түбәндәге эшләрне эшлим:

  • сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү.

Сүзләрне дөрес итеп әйткәндә генә, дөрес итеп язарга мөмкин;

  • кайбер сүзләрнең язылышын истә калдыру;

  • диктант язганнан соң, хаталар өстендә эш эшләгәндә, һәр җибәрелгән хатага караган кагыйдәне искә төшерү, шул кагыйдәгә караган башка төрле мисаллар китерү.

Киләчәккә шушы эшләрне дәвам итсәм, мин үз укучыларымның сүзләрне дөрес итеп язачакларына ышанам.


© 2010-2022