Презентация Выступление на РМО

Раздел Классному руководителю
Класс 3 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ТР Кама тамагы районы

Кама Тамагы татар урта гомумбелем бирү мәктәбе



Доклад:

"Дәрестә һәм дәрестән тыш вакытта укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү"




Төзеде: I категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Ахмадиева А.З.




2015-16 уку елы

Хәзерге заман мәктәбе үзенең үсешендә катлаулы чор кичерә. Иҗтимагый мәгариф икътисади үзгәрешләр: мәгариф системасында яңарту, төрле типтагы мәгариф учреждениеләрендә укыту-тәрбия эшенең методологик һәм оештыру технологиясен камилләштерү бурычын куйды.

Заман таләбе - баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес итеп тәрбияләү.

Белгәнебезчә, укыту өлкәсендә сәләтле балаларны табу һәм аларның эшчәнлеген үстерү - хәзерге көндә төп бурычларның берсе булып тора. Без баланың сәләтен никадәр тизрәк күреп алабыз, үстерәбез, уңай шартлар тудырабыз, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешә алабыз.

Ә нәрсә соң ул сәләт? Кешедә ул кайдан һәм кайчан барлыкка килә? Баланың сәләтлеме юкмы икәнен ничек белергә? Сәләтне ничек үстерергә? Иҗади эшчәнлек белән сәләтнең бәйләнеше нәрсәдә чагылыш таба? Гомумән, бу проблемага кагылышлы сораулар барыбызны да уйга сала.

Белгечләр дәлилләвенчә, балаларның теге яки бу сәләтен уңай шартлар тудырган очракта гына табып һәм тулысынча ачып була. Шуны да онытмаска кирәк, сәләтле булу нәселдәнлеккә генә бәйле түгел, монда баланың тирә-ягындагы кыйммәтләр системасы да зур әһәмияткә ия. Бала туганнан алып ата-ананың, балалар бакчасының, мәктәпнең бергә кулга-кул тотынып эшләве генә сәләтле балалар үстерү эшендә тиешле нәтиҗә бирә ала. Ә сәләтлелек билгеләре дигәндә, без, иң беренче чиратта, кешедәге акыл үсешенең югары дәрәҗәсен күз алдында тотабыз

Бу юнәлештә эшләгәндә, берничә мәсьәләне хәл итәргә кирәк була. Аларның беренчесе - укучыларның белем үсеше дәрәҗәсен бик тиз һәм төгәл билгеләү һәм шуның белән бәйләнешле рәвештә, дәресләрнең тема һәм формаларын планлаштыру вариантларын төгәл фәнни нигезләп сайлап алу, ягъни методиканы төгәл бер төркем, сыйныф яки укучы үзенчәлекләре белән килештерү механизмын булдыру.

Икенчесе - дәрестә дифференциале укытуны фәнни нигездә гамәлгә ашыру, үсеш дәрәҗәләре һәм әзерлекләре төрлечә булган укучыларның тиешле белем алуына ирешү, дәресләрдә нинди алым һәм эш формалары кулланырга кирәклеген билгеләү.

Өченчесе - дәрестә укытучы-укучы дуслыгын тагын да нәтиҗәле итү юлларын табу.

Иҗади сәләтне үстерү өчен бала һәм ата-ананың, укучы һәм укытучының һ. б. иҗади хезмәттәшлеген булдыру да аеруча мөһим. Бу вакытта өлкәннәр сизгер, игътибарлы, бала фикерен аңлый һәм түземле рәвештә тыңлый, укытуның төрле метод һәм алымнарын сайлап ала һәм куллана белергә тиеш. Укучы фикерен кискен тәнкыйтьләргә ярамый, ә бәлки үз фикереңне тәкъдим, киңәш рәвешендә әйтү зарур. Чамасын белмичә тәнкыйтьләү, кисәтүләр ясау баланың мөстәкыйльлеген, иҗади сәләтен үстерергә комачаулый.

Иҗади сәләтне үстерүдә хыяллана белү дә зур әһәмияткә ия. Бу сыйфатка ия булучыларны хупларга һәм аларны күңелдә «образ», «ачышлар» булдырырга өйрәтергә, моның өчен балаларда хыяллана, күз алдына китерә белү күнекмәсе тәрбияләргә, төрле көтелмәгән хәлләр туганда аптырап калмаска өйрәтергә, хыялны үстерү өчен төрле күнегүләр үткәрергә кирәк.

Иҗади сәләтне үстерүгә юнәлдерелгән биремнәр укучыларның белем алуга кызыксынуын арттыра, аерым сәләтне үстерергә ярдәм итә, аларның эшкә омтылышын һәм үз-үзенә ышанычын арттыра. Бөек педагог В.А.Сухомлинский "Йөрәгемне балаларга бирәм" китабында болай дип яза: "Илһам биреп торучы уңышлары булса гына, балада белем алуга кызыксыну уяна.." ("Интерес к учению появляется только тогда, когда есть вдохновение, рождающееся от успеха...")

Сөйләм үстерү дәресләрендә балага үз-үзен ачарга, үзенең мөмкинлекләрен гамәлгә ашырырга ярдәм итү максатыннан иҗади биремле күнегүләр үткәрү файдалы. Бу эшне әлифбаны өйрәнү чорында ук башлап, дәресләрдә "Рифмалар" уены үткәрергә була.

Балаларның иҗади мөмкинлеген үстерергә уен эшчәнлеге дә зур ярдәм итә, чөнки уен вакытында балалар әйберләр белән ирекле аралашалар, һәм еш кына барлыкка килгән мәсьәләләрне үзләренчә, гадәти булмаганча хәл итәләр. Иҗади фикерләүне үстерергә булыша торган рольле уеннар сәләтне камилләштерүдә аерым бер урын алып торалар.

Дәрестә һәм класстан тыш чараларда төрле кызыклы күнегүләр, интеллектуаль уеннар үткәрү иҗади фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итә. Укучылар түбәндәге уеннарда бик теләп катнашалар.

1.«Сорау бирү» уены. Сюжетлы картинага карап, балалар сорау бирәләр, аннары картина буенча хикәя төзиләр.

2.«Билгесез әйбергә ачкыч». Укытучының кулына яшеренгән әйберне белү өчен, балалар сораулар бирәләр.

3.«Охшаш һәм аермалы яклар». Ике әйбернең, мәсәлән, су һәм сөт, самолет һәм поездның аермалы һәм охшаш яклары табыла.

4.«Ялгышучы укытучы». Укытучы яки укучы текстны укыганда хата җибәрә, укучылар төзәтә.

5.«Җөмләләр төзү». Бер-берсенә бәйләнмәгән 3 сүз бирелә, укучылар җөмләләр уйлыйлар.

6.«Предметны куллану юллары». Ниндидер предмет исеме әйтелә, мәсәлән, китап. Укучылар аны кайда, ничек кулланырга мөмкин булуы турында сөйлиләр.

7.«Бу фикерне икенче төрле әйт». Җөмлә әйтелә, мәсәлән, «Быел җәй җылы булыр». Бу җөмләне, мәгънәсен үзгәртмичә, игенче төрле әйтергә кирәк.

8.«Хикәягә баш (исем) уйлау».

9.«Хикәяне кыскарту».

10. Ниндидер предметка яки күренешкә билгеләмә бирү (мәсәлән, ачкыч).

Кемнең билгеләмәсе төгәлрәк, шул җиңүче була.

11.«Сыйфатлар циферблаты». Ике сыйфат (мәсәлән, ак, җиңел) әйтелә. Бирелгән сыйфатларның икесенә дә туры килгән предмет уйларга тәкъдим ителә.

12.«Сезне нәрсә шаккаттырыр?» Ниндидер бер ситуация сайлана, мәсәлән, ишек алдында, концертта, бассейнда, урамда, мәктәптә. Укучыларга берәр кызыклы хәл турында сөйләргә тәкъдим ителә.

13.«Иң яхшы хикәя язучы». 4 - 5 сүзне кулланып кечкенә хикәя язарга тәкъдим ителә.

14.«Чит планетадан килгән кеше сораулары». «Чит планета кешесе» класс бүлмәсендәге теләсә нинди предметны сайлап ала һәм аны икенче планетада үзе дә куллана алырлык итеп сораулар бирә.

15.«Нинди предмет уйланган?» Уенны оештыручы бер предмет турында уйлый. Уенда катнашучылар сораулар бирәләр, ләкин «әйе» яки «юк» дигән җавап кына алалар. Мәсәлән, китап уйланган, ди. Укучылар мондый сораулар бирергә мөмкин:

-Ул предмет класста бармы?

-Аны тотып буламы?

-Ул уку өчен файдаланыламы?

-Ул кәгазьдән ясалганмы?

-Без аңа язабызмы?

-Ул китапмы?

16. «Кызыксынучан сатып алучы».

Өстәлгә уенчыклар тезелә. Укучы бер уенчыкны сайлый һәм аңа карата сорау куя. «Сатучы» сорауларга җавап бирергә тиеш.

17.«Ни өчен?» уены. Укучы, бүлмәгә кереп, бер предметны сайлый һәм аның турында сораулар бирә башлый. «Ул ни өчен класста тора?», «Ни өчен кирәк?» Һ.6.

18.«Мин сөйләми торган хикәя (әкият)». Укытучы яки укучы хикәя яки әкият уйлый. Катнашучылар сораулар ярдәмендә хикәяне (әкиятне) ачыклыйлар. Сорау үрнәкләре: «Әсәрнең геройлары кемнәр?», «Нинди персонажлар катнаша?», «Төп герое кайда яши?», «Аның характеры нинди?», «Аның белән нинди хәлләр булган?»... Әсәрне бер укучы сөйли, алып баручы бәя бирә.

19. «Кеше яшәми торган утрау». Укучылар үзләрен «кеше яшәми торган утрауга» килеп төштек дип күз алдына китерәләр. Алар, анда яшәү җиңелрәк булсын өчен, нәрсәләр эшләргә кирәклеген билгелиләр. Укытучы, балалар биргән сорауларга карап, кайсы команданың утрауда яшәп калачагын ачыклый...

Ребус, башваткыч, кроссворд төзү дә теманы яхшы үзләштерергә, балаларның эзләнүчәнлекләрен үстерергә ярдәм итә. Укучыларның сөйләм телләре төзек, матур. Алар тел, әдәбият, тарих, мәдәният белән кызыксына. Араларында әкият, хикәя, шигыйрьләр иҗат итүчеләр дә бар. Иҗади сәләт үстерүне үзагымына куярга ярамый, чөнки кызыксынучанлык, яңалыкка омтылу, мөстәкыйльлек кебек сыйфатлар балачакта формалаша.

Дәресләрдә балаларның игътибарын, күзәтүчәнлеген , иҗади күзаллавын, логик фикер йөртүен үстерү өчен шартлар булдырырга кирәк. Шулай эшләгәндә , укучы теләсә нинди очракта да , әйтик читенрәк мәсьәләләрне чишкәндә дә югалып калмый. Билгеле, барлык балалар да бертөрле нәтиҗәгә ирешә алмый. Шуның өчен дә бу төр күнегүләрнең катлаулана баруы , күләме буенча да төрле булуы шарт. Дәрес җитди дә , кыен да , шатлыклы да булырга тиеш дип уйлыйм. Моңа ирешү өчен дәресләрне халык педагогикасына нигезләнеп, мәкальләр белән башлыйм, халык уйлап чыгарган табышмак белән баетам.

Математика дәресләрендә укучыларга беренче минутларда ук телдән исәпләү өчен күнегүләр һәм сораулар тәкъдим ителә.Мәсәлән: 10, 20гә кадәр һәм кирегә санау, икешәрләп, өчәрләп санау, таблицадан тыш тапкырлау очраклары һ.б. темаларныдәрес башында ук кабатлау уңайлы. Математика дәресенең шулай тиз башлануы таркау һәм әкрен фикерләүче укучыны "уянырга" һәм керешергә мәҗбүр итә. Телдән күнегүләр эшләүне уен формасында оештыру аеруча нәтиҗәле була. Дәрестә укучыларга белем алу кызыклы булсын өчен лото, домино,кроссворд, ребус, логик квадратлар һ.б. кулланыла. Балалар фикер йөртергә, исбатларга, мәсьәләләрне төрле ысуллар белән чишәргә өйрәнә. Дәрестә төрле дәрәҗәдәге биремнәр тәкъим ителә. Мөстәкыйль эшне һәр бала сәләтенчә үти.

Укылган шигырь, хикәя, әкият эчтәлегенә нигезләнеп иллюстрацияләр ясыйбыз һәм алардан күргәзмә оештырабыз. Бу эшләрне уку, сынлы сәнгать дәресләрендә еш кулланам.Уйланырга мәҗбүр итә торган төрле сораулар бирәм, кроссвордлар, ребуслар чишәбез, тизәйткечләр кулланам.

Без сыйныф белән табигатькә экскурсиягә чыгарга яратабыз. Табигатькә чыккач, кыш көне табигатьнең әкияттәгедәй сихрилегенә, көз көне һәр агачның үзенә бер төрле төскә ия булуына игътибар итәбез. Кошларга җимлекләр ясап эләбез. Мәктәпкә кайткач, бу турыда хикәяләр язабыз, иллюстрацияләр ясыйбыз.

Укучыларда туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан тәрбия сәгатьләрендә "Мин - гражданин", "Туган ягым - Татарстан" темаларына , туган як тарихын өйрәнүгә багышланган әңгәмәләр үткәрәбез. Шулай ук районыбызның "Туган якны өйрәнү музее"на экскурсияләргә барабыз. Китапханәгә дә экскурсия ясыйбыз.

Укучыларның җыр, бию, артист-сәхнә остасы булу сәләтләрен дә үстерергә мөмкин. Моның өчен махсус түгәрәкләр оештырырга була: театр, яшь иҗатчылар, нәфис сүз сөйләү түгәрәкләре, һ.б. Бу юнәлештә мин "Балачак дөньясында " дип исемләнгән театр түгәрәге алып барам. Балалар түгәрәккә бик теләп йөриләр. Укучылар теләге буенча өйрәнгән спектакльләрне балалар бакчасында күрсәтү традициягә керде. Узган ел Н.Дәүлинең "Җырлап узган җәй" спектакле куйдык, ә бу уку елында А.Алишның "Ил гизүчеләр белән хәйлә сөючеләр" әкиятен сәхнәләштердек.

Башлангыч сыйныфлар өчен шулай ук "Оста куллар", "Шахмат" түгәрәкләре дә эшләп килә.

Чыгышымны йомгаклап шуны әйтәсем килә: Һәр баланың нинди дә булса сәләте бар. Яңа мәктәп шартларында андый балаларны күрә һәм сәләтен үстерү өчен шартлар булдырырга ярдәм кулын сузарга кирәк . Шул чакта гына бала үзен кабатланмас шәхес итеп тоя, үзенең мөмкинлекләрен, зш - гамәлләрен аңлый һәм бәяләргә өйрәнә. Шул вакытта сыйныфташлары һәм укытучы тарафыннан аңа шәхес буларак ихтирам формалаша.

Тырышып, үз эшеңне чын күңелдән яратып, вакытыңны кызганмыйча эшләсәң, иҗатка сәләтле балалар тагын да зур уңышларга ирешәчәк һәм калган укучылар арасында сәләтле балалар саны һичшиксез артачак, әлбәттә.

Ә инде сәләтле һәм талантлы балаларны тәрбияләү, аларның мөмкинлекләрен тулырак ачу өчен шартлар тудыру җәмгыятебезнең төп бурычы дип саныйбыз, чөнки сәләтле балалар - ил байлыгы, безнең байлыгыбыз! Безнең киләчәгебез.

Бөек әдибебез Галимҗан Ибраһимов болай дип язып калдырган: "Күп белдерүгә караганда аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү - мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысы" - дигән сүзләр безгә өлге булып хезмәт итсен.



© 2010-2022