Сценарий конкурса «Канатлы дусларыбызны беләбезме без?»

"Описание материала: - Без бу кичә-конкурста кошлар турында белемнәребене тикшерербез , табышмакларга җавап бирербез, төрле кызыклы конкурсларда катнашырбыз. Без Сезнең белән урман аланыннан репортаж тыңларбыз, - Билгеле булганча , кошларның 8600 чамасы төре бар. Кызыл китапка 287 төр кош теркәлгән. Кызганычка каршы, XVII гасыр ахырыннан бүгенге көннәргәчә 76 төре инде кырылып беткән. Кошлар корткыч бөҗәкләрне юк итүдә кешегә бик нык ярдәм итәләр. Кошларны каршы алырга без ничек әзерләнде...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Арча районы Яңа Кенәр лицее филиалы

Түбән Оры башлангыч мәктәбе







"Канатлы дусларыбызны

беләбезме без?"


Конкурс.





Әзерләде: Мортазина С.Н.








2014 ел

Максат: Укучыларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, безнең якларда кышлаучы кошларны танып белергә өйрәтү, аларның авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдәге әһәмиятен аңлату, канатлы дусларыбызга сак караш һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау. Кошлар киеменнән укучылар, кошлар рәсемнәре карточкалары, кошлар тавышы язмасы, оялар, җимлекләр.

Алдан башкарылган эшләр. Балаларны кыш, кошлар турындагы шигырьләр, татар халык авыз иҗаты белән таныштыру, кошлар рәсемнәре ясау, газета чыгару, җимлекләр ясау.

Исәнмесез, кошкайлар,
Безнең якын дускайлар -
Чәүкәләр, акчарлаклар,
Сыерчыклар, тургайлар!
Кыштан туеп беттек без,
Сезне сагынып көттек без.
Сезне көткән арада
Күп дәресләр үттек без.
Инде яз килде көлеп
Сулар ага йөгереп.
Без оялар ясадык,
Сез килер көнне белеп.
Бу кичәбез кошларга багышлана. Мәгълүм булганча кошларның 8600 чамасы төре бар. Кызыл китапка 287 төр кош теркәлгән. XVII гасыр ахырыннан безнең көннәргәчә 76 төр кырылып беткән.
Һәр яз саен без зур өметләр, дулкынлану белән кошлар кайтуын көтәбез. Безнең якларга иң беренчеләр булып кара каргалар кайта.
Кошлар тавышыннан башка безнең тормышыбыз бик күңелсез булыр иде. Ә корткыч бөҗәкләрне ашап алар күпме файда китерәләр.
Бүгенге бәйрәм өчен командалар сайланган иде. Иң башта аларның ярышын бәяләр өчен жюри сайлап китәрбез. Алар командаларның чыгышына дөрес бәя куеп барырлар.
Әйдәгез, командалар белән танышыйк.
- исемнәре
- җырлары.
I конкурс. Сорау-җавап (Разминка)
1) Дөньяда иң зур кош (тәвә)
2) Барабанчы кош (тукран)
3) Нинди кош оя кормый (күке)
4) Иң борынгы кош (археоптерикс)
5) Кайсы кош җиргә дә, агачка да кунмый (керәшә)
6) Иң батыр кош (бөркет)
7) Йомыркаларын аякларында йөртәләр (пингвин)
8) Оясын ашыйлар (саланганалар, керәшәләрнең бер төре)
9) Кошларның уртача тән температурасы? (420)
1) Кайсы кош дөньяда иң кечкенәсе (калибри)
2) Кошларны өйрәнүче фән (орнитология)
3) Кошларның йөрәкләре ничә камералы ( 4 )
4) Кайсы кошның аягында ике генә бармак (страус)
5) Бу кош исемендәге җимеш тә бар (киви)
6) Тынычлык сөюче кошлар (күгәрченнәр)
7) Кайсы кош салкынга иң чыдам (каз)
8) Кайсы кошның өе кар астында (көртлек)
9) Кайсы кош иң тиз оча (лачын, сокол)
II конкурс Концерт номерлары.
III конкурс "Кайчан болай әйтәләр?"
- Бер карга туярлык ите юк.
- Сандугач кебек сайрый.
- Пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп.
- Торна тәпи алып килү.
- Суга төшкән чебеш кебек.
- Тавык чүпләп бетергесез.
- Үрдәк биреп каз алган.
- Кызыл әтәч җибәрү.
IV конкурс
1. Бу кошны хөрмәтләү мөгаен бик борынгыдан киләдер. Ул Евразия халыкларының барысында да диярлек аерым урын алып тора. Аларның агачтан ясаган сурәтләрен б. э. III - II меңьеллыклары чорыннан да табып була. Скандинавия һәм Төньяк Русия халыклары арасында ул аеруча хөрмәткә ия. Бу кошны алар яктылык, чисталык, куаныч белән бәйлиләр һәм башка кошлардан күпкә өстен куялар. Урысларда, шулай ук татарларда да бу кошны үтерү зур гөнаһ санала. Хәтта бу гөнаһ үтерүченең үзенә генә түгел, ерак буын нәсел-нәсәбенә дә җитә диләр. Күп кенә әкиятләрдә дә бу кош образы үзенә лаеклы урын тапкан. Сүз нинди кош турында барды? ( аккош )
2. Бу кошны кешеләр яхшы беләләр. Урманнарда очраучы бу кош төрле халыклар фольклорында киң таралган. Оясын ул карт урманнарда, зур, мәһабәт агачларда ясарга омтыла. Аның русча исеме жёлна, борынгы славян көймәсе челна (каен) белән уртаклыгы бар (Чаллы - Челны). Мөгаен жолна - чокып ясалган тагарак сүзеннәндер. Үзе кара төстә, агачта утыруы үзенчәлекле, каты томшыгы белән агач чокырга ярата. Бу нинди кош? ( кара тукран )
3. Бу кошны бик күпләрнең үз күзләре белән күргәне булса да, ул табигатьтә юк. Аны урманда да, урман-дала, тауларда да очратмассың. Кызуны да, салкынны да яратмый. Ашарга эзләп озак оча алмый. Бу иркә кошны 500 еллап элек кулга ияләштергәннәр һәм шуннан башлап ул кеше корган дөньяда тереклек итә. Кешене нәрсәсе белән җәлеп иткән соң ул? Матур тавышы белән. Кайчандыр XV гасырлар тирәсендә алар Африканың төньяк-көнбатыш ярларында җылы климатлы, үсемлек төрләре муллыгында кыргый хәлдә дә очраганнар. Испан һәм Португалия диңгезчеләре үзләре ачкан утрауларны Канар һәм Мадейра дип атаганнар. Аларның җылы кулы белән бу кошларга үзенчәлекле исем беркеп калган. Бу нинди кош? ( кенәри )
4. Бу кошлар тропик һәм субтропик илләрдә яшиләр. каурыйлары ачык яки чуар. Кайберләре бер төстәге генә күлмәк кигән. Оригиналь бизәнгечләре дә бар. Бу кошлар бик купшы, кайберләре пудра да ягалар. Башлары зур, ыргаксыман томшыклы. Ерткыч кошлар томшыгына тартым. Томшыклары хәрәкәт иткәндә дә ярдәм итә. Чикләвек, ташны җиңел ватып ашыйлар. Җирдә алпан-тилпән килеп йөриләр. Россиядә бу кошлар XVIII гасыр урталарыннан билгеле. Декоратив кошлар буларак алар киң таралган. Бу кошларның күп төрләре көчле, кискен тавышка ия. Алар сызгыралар, каркылдыйлар, бакылдыйлар, өрәләр, гүлиләр, ырылдыйлар. Сүз нинди кош турында. ( попугай )

Йомгаклау. Кошлар - безнең дусларыбыз! Алар корткыч бөҗәкләрне юк итәләр, табигатьне матурлыйлар, сайраулары белән кеше тормышын бизиләр, күңелгә рәхәтлек, рухи байлык өстиләр. Әйдәгез, без дә аларга мәрхәмәтле булыйк! Кошларны рәнҗетмик, аларга җимлекләр элик, оялар элик, табигатебезне саклыйк!


Жюри чыгышы.
Кош ояларына, җимлекләргә, газетага бәя.


© 2010-2022