Сәлам юллыйм

Кадерле «Инфоурок»! Мин сезгә үзем төзегән «Сәлам юллыйм«дәрестән тыш чарасын җибәрәм.Чара укытучылар көненә багышлана.Чара концерт номерлары белән үрелеп бара.Шигырьләр гади,аңлаешлы.Шулай ук үзем иҗат иткән шигырьләр дә кулланылды.Бу чара ярдәмендә укытучы хезмәтенә хөрмәт ,ихтирам тәрбияләү бик уңышлы булыр дип уйлыйм. Матур юллар ярдәмендә бала бу хезмәтнең никадәр авыр,күп түземлелек соравын аңлар кебек миңа. Чөнки хезмәткә тәрбия нәкъ менә мәктәп яшеннән,балачактан тәрбияләнә бит.Сезгә уңы...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Азнакай муниципаль районы

Әсәй урта мәктәбе

Сәлам юллыйм

Укытучылар көненә кечкенә чыгыш.

Буген бәйрәм менә бездә

Килдек ашыгып котларга

Кадерле укытучыларыбызны

Чын күңелдән зурларга.

Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без:

Сәлам сезгә очар кошлардан,

Сәлам сезгә нәни бөркетләрдән,

Сәлам сезгә якын дуслардан.

Тормышыгыз ямьле булсын

Ямьле булсын,гөрлэп торсын,

Сәлам сезгә ,Сәлам!

Эшләрегез зурдан булсын,

Илебезне бизәп торсын,

Сәлам сезгә сәлам!

Исәнмесез,кадерле укытучыларыбыз!

Исәнмесез, кадерле ветеран укытучыларыбыз!

Исәнмесез. Техэшчеләребез!

Исәнмесез кадерле кунакларыбыз!

Буген «Сәлам юллыйм» тапшыруының кунаклары - укытучыларыбыз.

Сез узегез укыткан укучыларыгыздан бүген котлау сузләрен ишетерсез.

Беренче хатыбыз башлангыч сыйныф укытучылары Рахманова Резеда Рафаэль кызы hәм Закирова Рәсимэ Гыймазетдин кызына юллана. Закирова Рәсимэ Гыймазетдин кызы өчен бу көннэр икеләтә бәйрәм.Сөекле укытучыбызга 50 яшь тулды. Хөрмәтле башлангыч сыйныф укытучылары, сезне укучыларыгыз котлый.

1,4 сыйныф укучылары чыгышы.

Рәхмәт сезгә, рәхмәт чын кунелдән

Безне балабыздай күргән өчен.

Безнең хисләр белән янып яшәп

Куңелләргә шатлык биргән өчен.

Бу юлларны тапшыруыбызга тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сәмигуллина Гөлсем Малик кызын котлап жибәргәннәр.

Ак кәгазьдәй сабый күңеленә

Язмышларны башлап яздыгыз.

Өмет тулы күпме күзләргә сез

Яшәу чаткыларын салдыгыз.

Кайгыртып гел кеше язмышларын

Безнең янәшәдә эшлисез.

Ходай сезгә озын гомер бирсен

Рәхмәт сезг,чә чып-чын кеше сез!

Ә бу матур сузлэр математика - информатика,физика укытучылары Жәләева Резеда Мисбах кызы hэм Әминова Нәсимә Әхнәф кызына багышлана. Хәзер котлау өчен сүзне аларнын кечкенә сандугачларына бирәбез. 5,8 сыйныф укучылары рәхим итегез.

5,6 сыйныф укучылары чыгышы.

Миңа сорау бирсәләр,

Шатлыгың ни?- дисәләр.

Шушы мәктәп сукмаклары,

Шатлыгыма илтәләр.

Миңа сорау бирсәләр,

-Бәхет ни ул?-дисәләр,

Бәхет- шушы укучылар

Кеше булып үссәләр.

Бу искиткеч матур сүзләрне без үзебезнең татар теле -әдәбияты укытучылары Вәлеева Люция Марсель кызы hэм Хәйруллин Айдар Хәбибулла улыннан ишеттек. Аларны да котларга яраткан укучылары килгән.Сүзне 6 сыйныф укучыларына бирәбез.

6 сыйныф укучылары чыгышы

Мой учитель,

За эти наши годы

Я русский выучил ,учу.

За ваши труды, за искренность вашу

Я сердечно вас благодарю.

Кадерлеләребез,э бу сүзләр мәктәбебезнең рус телчелэренэ юллана. Рахманова Әлфия Миннәхмәт кызы инде куптәннән эшләсә,Шакирова Эльвера Фаварис кызы безнең яшь белгечебез.Аларны котлау өчен сузне 9 сыйныф укучыларына бирик әле.

9 сыйныф укучылары чыгышы.

Зур өметләр били йөрәгемне

Күргән саен балалар йөзен

Ачышларга барам көне-төне

Өр-янадан туа hәр көнем.

Олы бәхет таптым мин эшемнән

Зур булмаган авыл җирендә.

Читкә бәхет эзләп китмәгәнгә

Үкенмимен әле буген дә-дип әйтәләр безнең физкультура укытучылары Рахманов Альберт Магалим улы hэм Закиров Алмас Әнәс улы.Балаларыгызның сезгә дә әйтер сүзләре бар.

Укучылар чыгышы.

Барлык кеше табар уз юлын

Булган чакта сезнең кебекләр

Барлык кеше табар уз җырын

Күмелеп калмас алтын бөртекләр

Булган чакта сезнең кебекләр.

Хөрмәтле география укытучыбыз Тимбаков Зөфәр Тәлгать улы hэм химия-биология укытучыбыз Хәмидуллина Миләүшэ Әнвәр кызы.Бу матур сүзлэр сезнең адреска юлланган.

10-11 сыйныф укучылары чыгышы.

Тарих,тарих,тарих дию белән

Күз алдына Илшат абый килә.

Әйтә кебек күзләремә карап

Әйдә уткән параграфны сөйлә.

Илшат абый!Сезгә булган хөрмәтебез

Мәңге шушы йөрәктә

Чәчәк букетыбыз сезгә

Шигырьләрдән буләккә.

9 нчы сыйныф укучылары котлавы.

Укытучы язгы кояш кебек

Күңелемне назлап җылыта.

Авыр чакта ярдәм кулы суза

Сабыр сүзе белән юата.

Хөрмәтле инглиз теле укытучылары Вәлиева Гөлнар Роберт кызы , Гыйлманова Алсу Зирәк кызы.Сезне котларга укучыларыгыз сүз сорый .Рәхим итегез.

Укучылар чыгышы.

Гомерегез матур сикәлтәсез

Уңышларга күмелеп үтсен тик.

Укучылар сезгә сөеп вә яратып

Абый-апа диеп дәшсен тик.

Ә бу сузләр мәктәбебездэ яна эшли башлаган укытучыларыбыз сөләйманова Регина Ринат кызына,Ниязбаев Васлий Исмаилҗан улына багышлана.Укучылардан рәхмәт йөзеннэн шушы букетларны кабул итсәгез иде.

Туганда ук укытучы булып

Туу сезгә насыйп булганмы?

Гомер буе мөгәллимлек кылып

Чәчегезгә кырау кунганмы?

Тик шулай да hаман яшьсез әле,

Олыгаю хисе кермәгән.

Әйтерсен лә борчу-мәшәкатьләр

Сезнең кырда бер дә йөрмәгән.

Хөрмәтле укучылар,укытучылар,кунаклар!Бу сүзләр безнең мәктәбебездә күп еллар хезмэт куйган ,хәзер лаеклы ялда булган укытучыларыбызга.Алар безнең арада.Бу биюебез сезнең өчен.

"Умырзая"бию төркеме башкаруында татар кызлары биюе.

Бәйрәмегез котлы булсын

Елмаеп көлеп торсын.

Язгы кояш нурларыдай,

Зур эшләргә рухландырсын.

Сәламәтлек-юлдашыгыз,

Матур тату тормышыгыз,

Күңел сөйгән хезмәтегез

Барчасы да булсын мулдан.

Хөрмәтле укытучыларыбыз,кунаклар!Шуның белән безнең кечкенә генә тапшыруыбыз тәмам.Түземлек белән тыңлап утыруыгыз өчен зур рәхмәт.



© 2010-2022