Аныклагычларның аерымланулары һәм тыныш билгеләре, план конспект урока

Аныклагычларның аерымланулары һәм тыныш билгеләре, план конспект Максатлар:  1. Аныклагычларның аерымлануы турында тулы төшенчә бирү; алар янында тыныш билгеләрен аңлату. 2. Җөмләләрдән аерымланган аныклагычларны табарга өйрәтү; бәйләнешле сөйләм үстерү.   3. Укучыларда матур әдәбият әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү; әхлак тәрбиясе бирү. Материал: Мифтахов Б.М., Сөнгатов Г.М. Татар теле: Татар урта гомуми белем мәкт. 7 нче с-фы өчен д-лек / М.З.Зәкиев редакциясендә. – 3 нче басма. – Казан: Мәгариф,...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


"Аныклагычларның аерымлануы

һәм алар янында тыныш билгеләре" темасына

дәресенең планы һәм конспекты



Тема: Аныклагычларның аерымлануы һәм алар янында тыныш билгеләре

Максатлар:

1. Аныклагычларның аерымлануы турында тулы төшенчә бирү;

алар янында тыныш билгеләрен аңлату.

2. Җөмләләрдән аерымланган аныклагычларны табарга өйрәтү; бәйләнешле

сөйләм үстерү.

3. Укучыларда матур әдәбият әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү; әхлак тәрбиясе бирү.

Материал:

Мифтахов Б.М., Сөнгатов Г.М. Татар теле: Татар урта гомуми белем мәкт. 7 нче с-фы өчен д-лек / М.З.Зәкиев редакциясендә. - 3 нче басма. - Казан: Мәгариф, 2оо2. - 142 б.

Өстәмә материал:

1) Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов С.М. Татар теле: Татар урта гомуми белем мәкт. 7 нче с-фы өчен д-лек. - Үзгәртелгән өченче басма. - Казан: Мәгариф, 2002.- 167 б.

2) Ч.М. Харисова Татар теле. Теория. Күнегүләр. Тестлар. Казан, "Мәгариф" нәшр., 2006.

3)Абдрәфикова Я.Х. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-7 сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма / Я.Х. Абдрәфикова. - Казан: Мәгариф, 2005. - 255 б.

Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату.

Дәреснең методы: аңлатмалы-иллюстратив, укытучы сүзе.

Алымнар: күнегүләр һәм карточкалар белән эшләү.

Җиһазлау: ике күрсәтмәлелек, карточкалар, дәреслек.

Дәрес планы:

I. Башлам:

1. Исәнләшү;

2. Укучыларны барлау.

II. Актуальләштерү:

1. Өй эшен тикшерү.

2. Үткән материалны искә төшерү, кабатлау.

III. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү:

1. Аныклагычлар темасын дәвам итеп, аныклагычларның аерымлануы турында тулы төшенчә бирү.

2. Күрсәтмәлелеккә нигезләнеп, аерымланган аныклагычлар янында тыныш билгеләрен аңлату.

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:

1. Дәреслек белән эш. Күнегүләр эшләү. Дәреслектәге 86 биттән 138 нче күнегүне телдән; 87 биттәге 139 нчы күнегүне, 88 биттәге 140-141 нче күнегүләрне язмача эшләү.

2. Карточкаларда бирелгән җөмләләрдән аныкланмышны табып һәм аларга аныклагыч куеп, төрле бәйләүче чаралар ярдәмендә ияртеп язу.

3. Нәтиҗә ясау.

V. Йомгаклау:

1. Гомумиләштереп бүген үтелгән яңа материал буенча укучыларга сораулар бирү; материалны кабатлап чыгу.

2. Нәтиҗә ясау.

3. Укучыларны бәяләү.

VI. Өй эшен бирү:

1. 89 биттәге 143 нче күнегүне язмача эшләргә.

2. 86 биттәге һәм дәфтәргә яздырылган кагыйдәне яттан белергә.

Дәрес барышы:

Укытучы: Исәнмесез, укучылар!

укучы: Исәнмесез!

У.: Утырыгыз. Әйдәгез, татар теле дәресен башлап җибәрәбез. Кәефләрегез ничек? Дәрестә кемнәрегез юк? Сыйныфта кайсыгыз дежур?

у.: Бүгенге дәрестә барыбыз да бар.

У.: Бик яхшы. Без сезнең белән узган дәрестә аныклагычлар темасын өйрәнеп киткән идек. Сезгә өй эше итеп VII сыйныф дәреслегенең 195, 197 битләрендәге Әмирхан Еникинең "Әйтелмәгән васыять" хикәясеннән аныклагычларны табып, күчереп язырга һәм аларның асларына сызып килергә бирелгән иде. Барыгыз да эшләп килдеме? Әйдәгез, карап китик әле, кем ничәне һәм ниндиләрне тапты икән! Кайсыгыгыз укып китәргә тели?

у.: Ярыймы мин укысам.

У.: Әйдәле, Садриева Алия, укы әле. Башкалар үзләренең дәфтәрләреннән игътибар белән карап баралар. Төшереп калдырса, башкалар да әйтеп китәр.

у.: Ә тегендә, калада, бөтен балалары диярлек, Ходайдан вакыт җитеп, алай-болай булып китсә, алар аның янында булачаклар. Монда аныклагыч калада сүзе, тегендә - аныкланмыш. Аныклагыч астына ике дулкынлы сызык сызабыз.

У.: Бик дөрес, Алия, утыр. Әйдәгез, башкалар дәвам итсен.Галиева Гөлназ, укып кит әле. Син ниндиләрне тапкансың икән.

у.: Акъәби - аларга бик якын кеше, гел бергә яшәгәннәр, аңа бик ияләшкәннәр, шуңа күрә аны ерак юлга, билгесез сәфәргә озату алар өчен шактый зур вакыйга иде. Бу җөмләдә Акъәби - аныкланмыш, аларга бик якын кеше - аныклагыч. Шулай ук тагын Алия төшереп калдырды, ярыймы укып китсәм?

У.: Әйдә анысын Лилиянең укыйсы килә икән, ул укысын.

у.: Юк, аның шушында, карты җан биргән кечкенә өендә үләсе, авылдашлары кулы белән кечкенә авыл зиратына - карты һәм яшьли үлгән сабыйлары янына куеласы килә иде. Бу җөмләдә ике аныклагыч бар. Шушында - аныкланмыш, карты җан биргән кечкенә өендә үләсе - аныклагыч; авыл зиратына - аныкланмыш, карты һәм яшьли үлгән сабыйлары янына куеласы килә иде - аныклагыч. Аныклагычлар астына ике дулкынлы сызык сызабыз.

У.: Молодец, утыр әле. Бүтән калмадымы инде?

у.: Юк, бетте инде.

У.: Яхшы. Балалар, бу җөмләләр, алда әйтеп кителгәнчә, татар әдәбиятының күренекле, талантлы язучысы Әмирхан Еникинең "Әйтелмәгән васыять" әсәреннән алынды. Бу хикәяне без сезнең белән алдагы әдәбият дәресләрендә өйрәнәчәкбез әле.

Мин сезгә билгеләрегезне дәрес ахырында куярмын, көндәлекләрегезне алып килерсез.

Шулай ук, укучылар, узган дәрестә без аныклагыч дигән җөмләнең иярчен кисәген өйрәндек. Искә төшереп китик әле: Аныклагыч дип без нинди җөмлә кисәгенә әйтәбез?

у.: Җөмләдә ияртүче кисәктән соң килеп, аның мәгънәсенә өстәмә ачыклык, төгәллек кертә торган сүзләр аныклагычлар була. Алар астына ике катлы дулкынлы сызык сызыла.

У.: Бик дөрес, Фәнил, утыр. Нәрсә ул аныкланмыш?

у.: Аныклагыч белән ачыкланып килә торган җөмлә кисәге аныкланмыш дип атала.

У.: Күрәм, укчылар, теманы кабатлап килгәнсез, молодцы! Бүген исә без сезнең белән аныклагычлар темасын дәвам тиеп, аныклагычларның аерымлануы һәм алар янында тыныш билгеләре темасын өйрәнеп китәчәкбез. Дәфтәрләребезне ачып, бүгенге числоны, бүген безнең сигезенче февраль, һәм теманы язып куйыйк әле: Аныклагычларның аерымлануы һәм алар янында тыныш билгеләре.

Барыбыз да тактага, күрсәтмәлелеккә карыйк әле. Аныклагычларның аерымлануы, нигездә, 3 төрле юл белән башкарыла:

1. Аныкланмыш белән билгеле бер грамматик формада ярашкан аныклагычлар аерымлана. Мәсәлән: Әбисе Әлфиянең - яраткан оныгының - уңышларына чиксез куана иде. Монда аныкланмыш та (Әлфиянең), аныклагыч та (яраткан оныгының) бер грамматик формада - иялек килешендә ярашканнар.

2. Аныкланмышы белән бер грамматик формада булмаган аныклагыч аерымланмый. Мәсәлән: Сез укучыларның олимпиадаларда катнашуын телим. Бу очракта аныкланмыш (сез) - баш килештә, ә аныклагыч (батыр сугышчыларны) иялек килешендә килгәннәр.

3. Билгеләү алмашлыклары (үз, барысы, һәммәсе, бөтенесе...) һәм җыю саны белән белдерелгән җыйнак аныклагычлар да аерымланмый: Кызлар барысы да су коенырга китте.

Функцияләреннән чыгып, аныклагычлар аныкланмышыннан өтерләр, сызык, ике нокта һәм җәяләр кебек тыныш билгеләренең берсе белән аерып күрсәтелә:

1. Аныкланмыш алмашлыклар, рәвешләр белән белдерелгәндә, аныклагыч янында өтер куела: Алар, VII сыйныф укучылары, дәрескә бик тырышып әзерләнгәннәр. Бу җөмләдә аныкланмыш (алар) алмашлык белән белдерелгән, шуңа күрә аныклагыч (VII сыйныф укучылары) ике яктан да өтерләр белән аерымлана.

2. Исем белән белдерелгән аныкланмыштан соң килгән аныклагыч составында да исемнәр булганда, аның янында сызык куела: Мансур - дәү әнисенең яраткан оныгы - җәй көне авылда ял итте. Монда Мансур - исем белән белдерелгән аныкланмыш, дәү әнисенең яраткан оныгы - аныклагыч, аның составында да исемнәр бар, шуңа күрә ул сызыклар белән аерымлана.

3. Фигыль белән белдерелгән аныкланмыштан соң ягъни сүзе булмаса, аныклагыч алдыннан ике нокта куела: Ул әтисенә охшаган: аз сөйләшә, күп эшли.Бу очракта охшаган - фигыль белән белдерелгән аныкланмыш, аннан соң ягъни сүзе килмәгән, шуңа аныклагыч (аз сөйләшә, күп эшли) алдыннан ике нокта куела.

4. Аныкланмышның башка исемен яки тәрҗемәсен белдергән аныклагыч җәяләр эченә алына: Волгоград (элеккеге Сталинград) шәһәре янында безнең гаскәрләр бик зур батырлыклар күрсәткәннәр. Волгоград - аныкланмыш, элеккеге Сталинград - аныкланмышның башка исемен ачыклап килгән аныклагыч. Шунлыктан ул җәяләр эченә алына.

Шулай ук дәреслегебезнең 86 битен ачып, андагы кагыйдәне, Рамил, укып кит әле?

у.: (кагыйдәне укый).

У.: Тыныш билгеләренә карата кагыйдә дәреслегебездә тәфсилләп бирелмәгән, шуңа күрә хәзер дәфтәрләрегезгә тактадагы күрсәтмәлелектән күчереп язып куегыз әле.

у.: (күчереп язалар).

У.: Укучылар, тема барыгызга да аңлашылдымы, аңлашылмаган әйберләрегез булса, сорагыз?

у.: Безгә барысы да аңлашылды.

У.: Бик яхшы. Алайса, әйдәгез, алган белемнәребезне ныгыту максатыннан күнегүләр эшләп китик. Дәреслегебезнең 86 битендәге 138 нче күнегүне телдән эшләрбез. Биремне, Рәбига, укы әле.

у.: Мисаллар белән танышып, аныклагычларны табыгыз һәм аларга аңлатма бирегез. Соңыннан аларны дөрес интонация һәм пауза белән укып күрсәтегез.

У.: Монда бирелгән җөмләләрдән аныклагычларны табып, аларга аңлатма бирергә кирәк. Әйдәле, беренче җөмләне, Рәмис, укы һәм аңлатып та барырсың.

у.: 1. Монда, ягъни һәр полк, һәр дивизия геройлары арасында, Татарстанда туып үскән хәрби хезмәткәрләр бар... Аларның сугышчан хезмәте иң югары бәяләүгә лаеклы.

У.: Әйе. Кайда безнең аныкланмыш һәм аныклагыч?

у.: Монда - аныкланмыш, ягъни һәр полк, һәр дивизия геройлары арасында - аныклагычлар.Аныклагыч аныкланмышы белән бер грамматик формада - ур.в. килеше формасында ярашканнар һәм аныкланмыш алмашлык белән (монда) белдерелгәнгә, аныклагычлар өтерләр белән аерымлана.

У.: Бик дөрес, молодец, утыр. Алдагы җөмләне кем укый? Әйдә, Гөлгаз Минһаҗева укы.

у.: Татар сугышчылары сугыш кырларында үз халкының иң яхшы сыйфатларын - Ватанга чиксез бирелгәнлек, дошманга аяусыз нәфршт, җиңеп чыгу өчен үлемнән курыкмау, батырлык, кыюлык, чыдамлылык һәм теләсә нинди авырлыкларга да түзү сыйфатларын гәүдәләндерәләр. Монда аныкланмыш - сыйфатларын. Аныкланмыш исем белән белдерелгән, аныклагыч составында да исемнәр бар. Аныклагыч җөмләнең хәбәре янында килгән, шуңа бер генә яктан сызык белән аерымлана. Икесе дә баш килештә килгән.

У.: Шулай, молодец, утыр. Киләсе җөмләне, Руслан, укып кит әле.

у.: Алар, татар сугышчылары, Ватан алдындагы хәрби бурычларын намус белән үтиләр. (Л.Х.) Бу җөмләдә алар - алмашлык белән белдерелгән аныкланмыш, татар сугышчылары - аныклагыч. Икесе дә баш килештә килгән, шуңа аныклагыч ике яктан да өтер белән аерымлана.

У.: Бик яхшы, утыр. Алдагы җөмләне, Раушан, укып кит әле.

у.: 2. Сабантуйда катнашу өчен, без, дүрт татар язучысы, Мамадыш районына киттек. Монда алмашлык белән белдерелгән аныкланмыш та (без), аныклагыч та (дүрт татар язучысы) икесе дә баш килештә килгәннәр, шуңа аныклагыч ике яктан өтер белән аерымлана.

У.: Молодец, утыр. Калган ике җөмләне, Садриева Алия, укып, аңлатып бетер әле.

у.: Безне, ягъни Казаннан килгән кунакларны, Олыяз авылына алып киттеләр. Анда, кунакчыл Олыязда, Бөек Ватан сугышында һәлак булган корбаннар шәрәфенә һәйкәл ачылырга тиеш иде. (Ф.Х.) Бу җөмләләрдә аныкланмыш алмашлыклар белән белдерелгән (безне, анда). Беренче җөмләдә аныклагыч - ягъни һәр Казаннан килгән кунакларны. Икесе дә төшем килешендә килгән, аныклагыч өтерләр белән аерымлана. Икенче җөмләдә аныклагыч - кунакчыл Олыязда; аныкланмыш та, аныклагыч та ур.в. килешендә килгәннәр, шулай ук ике яктан өтер белән аерымланалар.

У.: Барыгыз да молодцы. Ә хәзер дәреслегебезнең 87 битендәге 139 нчы күнегүне язмача эшлибез. Биремне, Мәдинә, укы әле.

у.: Күп нокталар урынына тиешле аныклагычларны куеп, мисалларны күчереп языгыз һәм аныклагычларның астына сызыгыз.

У.: Бирем аңлашылдымы барыгызга да. Әйдәгез, беренче җөмләне яхшырак аңлашылсын өчен барыбыз бергә тактада эшлик. Әйдә, Рәбига, безгә мисалны язып, аңлатып кит әле.

у.: Онытырга ярыймы соң аларны - бу җирләрнең чын хуҗаларын. (Л.И.) Монда аларны - аныкланмыш, ул алмашлык белән белдерелгән; бу җирләрнең чын хуҗаларын - аныклагыч, аның астына ике катлы дулкынлы сызык сызабыз. Икесе дә төшем килешендә килгәннәр, аныклагыч өтерләр белән аерымлана.

У.: Молодец, утыр әле. Алдагы җөмләләрне дәфтәрләргә мөстәкыйль рәвештә язып эшлибез. Аннан тикшерәбез. Аңлашылмаган нәрсәләр юкмы?

у.: Юк, бар да аңлашыла.

У.: Барыгыз да молодцы. Күрәм, теманы яхшы гына үзләштергәнсез икән. Мин бу күнегүне дәфтәрләрегезне җыеп, тикшергән вакытта карап китәрмен. Хәзер без сезнең белән кыска гына вакыт эчендә карточкалар өстендә эшләп алачакбыз. Хәзер мин сезгә аларны таратам. Монда сезгә аныкланмышны табып, аларга аныклагыч куеп, төрле бәйләүче чаралар ярдәмендә ияртеп язырга кирәк. Әйдәгез, берәрсен тактада мин сезгә язып, аңлатып китәм.

Бүген,..., көчле буран булды. Бу җөмләдә аныкланмыш - бүген, аныклагычны өстәп язырга кирәк. Ничек дип куеп була?

у.: Бүген, иртән иртүк, көчле буран булды.

У.: Әйе, дөрес. Монда безгә төрле бәйләүче чаралар ярдәмендә куеп карагыз дигән. Тагын иртә белән, иртән үк һ.б. дип тә карап була. Бирем барыгызга да аңлашылдымы? Аңламасагыз сорагыз.

у.: Әлегә аңлашылды.

У.: Әйдәгез, сезнең җөмләләрне карап китик. Кем укыйм ди.

у.: Безгә,(укучыларга, балаларга, VII сыйныф укучыларына), мәктәптә уку бик кызыклы һәм җаваплы булып тоела.

У.: Молодец, Гөлнар. Тагын кем укый?

у.: Анда,( тау астында гына, басу янында), челтерәп чишмә ага.

У.: Бик дөрес, Фәнил, молодец. Тагын бер кеше генә укысын да, шуның белән бүгенә тәмамлап торырбыз.

у.: Әлфия - (бик тырыш укучы, алдынгы укучы) - олимпиадада беренче урынны алды.

У.: Шулай ук молодец, Эльза. Шуның белән карточкалардагы мисалларны укуны туктатып торабыз. Киләсе дәрестә күнегүләр өстендә эшләүне дәвам итәрбез.

Шулай итеп, укучылар, бүген без сезнең белән аныклагычларның аерымлануы һәм алар янында тыныш билгеләре темасын өйрәнеп киттек. Әйдәгез, искә төшереп китик әле: Аныклагычлар нинди очракларда аерымланалар инде? Лилия җавап бирсен әле.

у.: Аныкланмыш белән бер грамматик формада ярашкан аныклагычлар аерымлана; бер грамматик формада булмаганда аерымланмый, билгеләү алмашлыклары һәм җыю саны белән бедерелгән җыйнак аныклагычлар да аерымланмый.

У.: Бик дөрес, утыр. Аерымланган аныклагычлар янында нинди тыныш билгеләре куела дидек инде?

у.: Функцияләреннән чыгып, аныклагычлар аныкланмышыннан өтерләр, сызык, ике нокта һәм җәяләр кебек тыныш билгеләренең берсе белән аерып күрсәтелә.

У.: Барыгыз да молодцы, укучылар, катнашып утырдыгыз. Бигрәк тә Садриева Алия, Сайфуллина Алия, Рәбига, Гөлназ, Фәнил, Лилия молодцы, бик актив катнаштыгыз, сорауларга тулы, матур итеп җавап биреп утырдыгыз. Мин сезгә "5"ле билгесен куям. Эльза, Гөлнар, Рәмис, Галиева Гөлназ шлай ук тырыштыгыз, сезгә "4"ле билгесен төшерәм. Калганнарны да башка дәресләрдә катнашып утырырга чакырам. Звонок булгач, көндәлекләрегезне алып килерсез.

Хәзер көндәлекләребезне ачып, өй эшен язып куйыйк әле. 89 биттәге 143 нче күнегүне язмача эшләргә. Монда сезгә тиешле тыныш билгеләрен куеп, мисалларны күчереп язырга һәм аерымланган аныклагычларның астына сызарга кирәк. Бирем барыгызга да аңлашылдымы?

у.: Әйе, аңлашылды.

У.: Шулай ук тагын өй эшенә 86 биттәге кагыйдәне һәм дәфтәргә язылган кагыйдәне укып, өйрәнеп киләсе. Икенче дәрестә барыгыздан да сорап чыгам. Балалар, аңлашылмаган әйберләрегез калмадымы, булса минем янга килеп сорагыз, аңлатып китәрмен.

у.: Безгә барысы да аңлашылды.

У.: Бик яхшы, барысы да аңлашылган булса, бүгенге дәресебезне шуның белән тәмамлап торабыз, чыгарга мөмкин, сау булыгыз!

у.: Сау булыгыз!



© 2010-2022