Презентация + конспект классного часа на тему

Это конспект и презентация классного часа на тему "Режим дня и здоровье" для начальных классов на татарском языке. . Цели:  Воспитание в учащихся убеждения в том, что  здоровье является важным условием для счастливой жизни; Формировать у учащихся устойчивый интерес к занятиям физической культуры; Содействовать развитию критического мышления. формирование позиции признания ценности здоровья и чувства ответственности за него Задачи: расширить кругозор учащихся о режиме дня; способствовать формиро...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Презентации
Автор
Дата
Формат zip
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Көндәлек режим һәм сәламәтлек.

Максат:

1)Укучыларны, көндәлек режимны үтәү сәламәт тормыш рәвешенең төп шарты икәненә төшендерү, аларда милли үзаң булдыру.

2)Мәктәптә, өйдә һәм башка урыннарда буш вакытны ничек файдалы итеп үткәрергә өйрәтү.

3)Чисталыкка, пөхтәлеккә омтылыш тәрбияләү.

Кулланылган әдәбият: "Мәгариф журналы" 12/2001, 2/1997, 4/2004, 10/200, 2/1999. "Әдәплелек дәресләре" Л.И. Галиева, Л.В. Баязитова.

Җиһазлау: презентация, өч төсле конвертта рәсемнәр,зур сәгать

Моделе,рәсемнэр җыелмасы.

Дәрес барышы.

I Оештыру.

Уңай психологик халәт тудыру:

Исәнмесез, укучылар!

Исәнмесез, саумысез!

Кәефләрегез ничек соң?

Кояшлы иртә кебек.

Бер- беребезгә кояшлы иртә кебек матур кәефләр теләп тәрбия сәгатен башлыйк.

II Актуальләштерү.

- Укучылар минем кулымда нәрсә?

- Сәгать.

- Сәгать безгә ни өчен кирәк?

- Вакытны белү өчен.

- Ни өчен безгә вакытны белү кирәк соң?

- Вакытында йокыдан тору, вакытында мәктәпкә бару өчен... (Укучыларның җавплары)

- Сәгать безгә вакытны дөрес бүләргә, көнебезне файдалы, матур үткәрергә ярдәм итә.

Укучылар бүген без сезнең белән һәр көнне эшләнә торган эшләребезгә вакытны дөрес бүлү, көнебезне файдалы, матур үткәрү турында тирәнтенрәк сөйләшеп китәрбез.

Ишек шакыйлар, Мәликә керә.

-Укучылар, Мәликә нинди кагыйдәне бозды?

-Ул соңга калып килде?

- Мәликә ,син нигә соңга калып килдең?

-Мин кичтән бик озак телевизор караган идем, шуңа соң гына йокларга яттым, ә иртә белән сәгать шалтырагач та аз гына ятып торыйм дигән идем, йоклап киткәнмен.

Инде иртә белән ашап- эчеп тә тормадым, сумкамны алдым да мәктәпкә йөгердем.Ләкин менә барыбер соңга калдым.

  • Ә син, Мәликә, көндәлек режимның нәрсә икәнен беләсеңме соң?

  • Билгеле беләм. Режим... Режим- нәрсә телим шуны эшлим.

  • Режим- көндәлек тәртип кагыйдәсе ул. Син шул кагыйдәләрне үтисеңме?

  • Көндәлек режимны без әби белән бергәләп үтибез. Мин йокыдан торам, әби урын җыя, мин ашыйм, әби җыештыра.

  • Укучылар, Мәликә көндәлек режимны бөтенләй белми булып чыкты. Бүгенге соңга калуын гафу итеп аны үз арабызга алабызмы.

  • Әйе.

  • Әйдә, Мәликә, тизрәк урыныңа утыр. Бүгенге дәрестә иптәшләреңне тыңла, үзең актив катнашып утыр һәм син көндәлек режимның нәрсә икәнен һичшиксез аңларсың.

Укучылар, бүген без сезнең белән группаларга бүленеп эшләрбез. Өстәлдә һәр группаларның исемнәре язылган табличкалар куелган. Мин сезгә шул исемнәр белән мөрәҗәгать итәрмен. Исемнәрегез белән таныштырыгыз әле.

I гр. "Иртә"

Iгр. "Көндез"

IIIгр. "Кич"

Ivгр. " Төн"

Бүгенге тәрбия сәгатебез телдән журнал формасында булыр. Ул чын журнал кебек, ләкин аны укымыйлар, ә бәлки тыңлыйлар һәм карыйлар.

III Төп өлеш.


  • Журналыбызның беренче бите ничек атала?

  • Бер, ике, өч...

Безнең кулда көч.

  • Әйдәгез уен уйнап алыйк.

Җил чыкты ( -ж -ж -ж)

Яңгыр ява (яңгыр яву хәрәкәте)

Төн җитте

Кояш арган ял итә ( балалар партага башларын куеп ятып алалар)

Торыгыз, тор! Нинди матур көн туды, кояш чыкты (укытучы будильник шалтырата.)

  • Балалар иртә белән торуга без нишлибез?

  • Урын җыябыз, зарядка ясыйбыз, юынабыз.

  • Әйдәгез, барыгызда иртәнге зарядкага тезелегез.

  • 1 укучы: Иренмим беркайчан да

Иртән торып басам да

Физзарядка ясый башлыйм

Тәрәзәмне ачам да.

( Музыка астында зарядка ясыйлар. Зарядканы классның спорт секторы булган укучы ясата. Аңа алдан әзерләнергә кушыла.)


  • Укучылар зарядка ясагач сез нинди үзгәрешләр кичердегез?

  • Гәүдәбез язылды, уянып киттек, кәефләребез күтәрелде.

  • Димәк иртәнге зарядка ни өчен кирәк икән?

  • Тизрәк уянып җитү өчен, тәннәребез язылсын өчен.

  • Спорт белән шөгыльләнү сәламәтлек өчен бик файдалы, көн саен иртән зарядка ясарга сүз бирәсезме?

  • Сүз бирәбез.

Журналыбызның икенче бите

"Юа, юа, юылган,

Сабын суда юк булган"_ дип атала.

- Иртәнге зарядканы ясагач, без юыну бүлмәсенә ашыгабыз. Юыну өчен безгә нәрсәләр кирәк булыр? Яшел конвертларны алыгыз. Анда рәсемнәр бирелгән. Шулар арасыннан иртә белән юыну өчен безгә нәрсәләр кирәк булыр, шуларны сайлап алыгыз (сөлге, сабын теш щеткасы, теш пастасы рәсемнәре).

- Ә. Хәзер шушылар арасыннан һәркем өчен аерым булырга тиешле әйберләрне аерып куегыз (сөлге, теш щеткасы).

(Һәр группадан берәр кеше сайлап алган әйберләрне әйтә )

-Укучылар, бергәләп укыйк әле, монда нинди сүз язылган?

С ә л а м ә т л е к


  • Сәламәтлек нәрсә ул? (Укучыларның җаваплары).

  • Сәламәтлек- кешенең иң зур байлыгы. Сәламәтлек- ул чисталык. Безнең тирә- юньдә, тәнебездә, кулларыбызда, тырнак асларында хәтта авызыбызда да күзгә күренми торган микроблар яши. Алар төрле авырулар китереп чыгарырга мөмкиннәр.

  • Димәк, ни өчен иртән, кич юынырга, тешләрне чистартырга кирәк икән?

  • Сәламәт булу өчен.

  • Ни өчен сез сайлап куйган теш щеткасы, сөлге һәр кеше өчен аерым булырга тиеш икән?

  • Бер кешедәге микроблар икенче кешегә күчмәсен өчен.

  • Укучылар, мин сезгә тешләрне ничек дөрес итеп чистарту турында язылган таблицалар өләшәм. Өйдә әти- әниләрегез белән үзегезне тикшереп карагыз әле. Хаталарыгыз булса төзәтерсез. Ә, хәзер кызыл конвертларны ачыгыз.Сэламэтлек турында мэкальлэр укыйбыз.

2 укучы: Иртә белән табында

Әби әйтте тагын да:

- Юньләп ашарсың микән,

Икмәк валчыгын, балам,

Коймый башларсың микән.

- Журналыбызның алдагы бите "Ашыгыз тәмле булсын" дип атала.

- Сүз нәрсә турында барачак?

- Өстәл янында дөрес утыру турында.

- Ә, хәзер экранга карагыз. Анда ашау өстәле янында утыручы балалар рәсемнәре бирелгән. Тиз генә киңәшләшеп алыгыз да, җавап бирегез. Бу балалар өстәл янында дөрес утыруның нинди кагыйдәләрен боздылар икән?

I гр. Куллары юылмаган, терсәкләре өстәл өстендә.

II гр. Китап укып, телевизор карап ашый.

III гр. Өстәл янында сөйләшеп утыралар. Малай авызына күп итеп тутырган.

IV гр. Ашаганда идәнгә, өстәлгә коеп ашый. Пычакны дөрес бирми.


  • Җавапларны тыңлыйк. Укучылар, сезнең арада бу балалар кебекләр юкмы?

Өстәл янында һәрвакыт тәртипле утырып, азыкның тәмен белеп ашарга кирәк.

Шулвакытта гына ашаган ризыкларыгыз сезнең тәнегезгә сихәт булып ятачак.

Журналыбызның алдагы бите "Буш вакытыңны файдалы үткәр"


  • Дәресләр беткәч сез буш вакытта ниләр эшлисез?

  • Түгәрәкләргә йөрибез, озайтылган көн группасына калабыз.

  • Ә, хәзер зәңгәр конвертларны алыйк. Андагы рәсемнәрдә буш вакытта ниләр белән шөгыльләнү файдалы булачагын күрсәткән рәсемнәр бирелгән. Сез шул рәсемнәрдәге күренешләрне пантомимо ярдәмендә күрсәтергә тиеш буласыз. Бер укучы яки берничә укучы күрсәтергә мөмкин . Икенче группада утыручы иптәшләрегез сезне аңлый алырлармы икән.

I гр. Ике бала шашка уйный.

II гр. Малайлар футбол уйныйлар.

III гр. Бер бала рәсем ясый, икенчесе китап укый.

IV гр. Әти әнигә булышу: өстәл сөртә, гөлләргә су сибә, тәлинкәләр юа.

-Укучылар, ә сез дәрестән соң буш вакытыгызны ничек үткәрәсез?

-Спорт түгәрәкләренә, музыка һәм сәнгать мәктәбенә йөрибез.

-Молодцы! Буш вакытны шулай файдалы итеп үткәрү ул сезнең кәефегезне күтәрә, сәламәтлегегез ныгый, дусларыгыз күбәя, сез үзегездә яңа талантлар ачасыз.

Журналыбызның ахыргы бите "Сәгать йөри келт- келт " дип атала.

Уен "Туктый белмәс сәгать".

Сәгать йөри келт- келт (башны як-якка)

Ул уяна иртүк: түк- түк (баш кагу)

Ул йокларга яратмый: юк, юк (баш чайкау)

Ялкауларны яратмый юк,юк (баш чайкау)


  • Укучылар, әйдәгез үзебез сәгать ясап карыйк. Идәндә сәгать рәсеме ясалган. Сез сәгатьнең тере цифрылары, ә мин сәгать йөртүче булам. Мин сезгә цифрылар өләшәм һәм көндәлек режимга кагылышлы бер күренеш әйтәм. Сез шул күренеш сәгать ничәдә була, шул цифры кемдә була идәндәге сәгать өстенә чыгып баса барасыз.

  • Йокыдан торабыз.

  • Сәгать җидедә йокыдан торабыз, 7 ле цифрысы миндә ( идәндәге сәгатьнең 7 ле цифрысы өстенә чыгып баса.)

Дәресләр башлана

Мәктәптә иртәнге аш

Мәктәптә булу вакыты

Мәктәптән кайту

Саф һавада уйнау, түгәрәкләргә бару,

әти- әниләргә булышу.

Дәрес әзерлибез

Кичке аш

Китап уку

Телевизор карыйбыз

Йокларга ятабыз

-Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, әле генә без нәрсә эшләдек?

-Үзебезнең көндәлек режимыбызны төзедек.

-Әйдәгез, хәзер бергәләп көндәлек режимны укып чыгыйк.

- Укучылар, әгәр сез көнегезне менә шулай дөрес планлаштырып вакытында йокыдан торып, вакытында дәрескә барып, вакытында саф һавада йөреп, буш вакытыгызны файдалы итеп үткәреп уздырсагыз, сезнең һәр көнегез матур, файдалы үтәр, сау- сәламәт балалар булып үсәрсез.

- Әйдәгез, дәресебезне барыбыз бергә түгәрәккә басып "Сәгать йөри келт- келт" дигән җыр белән тәмамлыйк.



© 2010-2022