Внеклассное мероприятие Беркем дә сугыш өчен яратылмаган

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Беркем дә сугыш өчен яратылмаган."

Максат:1.Укучыларны Әфган сугышы хакында таныштыру, белешмә битү.

2. Патриотик хисләр, милли үзаң, үлгәннәргә ихтирам хисе тәрбияләү.

3. Сугыш турында уйланырга чакыру.

Җиһазлау. Плакатлар: "Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый", "Онытмас өчен истә тотарга, хәтерләү өчен- белергә кирәк!","Әфган сугышы-22.12. 1979- 15.02.1989", "Әфганистан минем йөрәгемдә сызлый", "Беркем дә сугыш өчен тумаган", альбомнар, китаплар, КИМ (Клуб интернациональной дружбы) хатлары.

"Солдатлар җыры"


Укытучы .Әфган сугышы. Бу сугышның әле тарихы әз . Ул әле язылмаган. Аның турында без әле бик аз беләбез. Ләкин бу сугышның шаһитлары бар. Меңнәрчә шаһитлар. Аларны кемдер алар турында ниндидер уйдырма итеп сөйләгәнче ишетәселәре килә. Хаклык булып ишетәселәре килә.

Хөрмәтле кунаклар, укытучылар,укучылар! Безнең бүгенге кичәбез ерак Әфган җирендә гомере өзелгән, мәңге яшьбулып калган солдатлар һәм ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче исәннәр хакында.

Бүгенге кичәгә кунак булып килүче, шушуы авылда туып -үскән, шушуы туган мәктәпне тәмамлаган авылдашларыбыз- Әфган сугышы ветераннары чакырылды. Күрәсезме, әле алар яшь, армый- талмый хезмәт куялар, гаилә башлыклары, хөрмәтле кешеләр.

Сезгә бу очрашу- кичәгә килгәнегез өчен рәхмәт!

1алып баручы. Сугыш-рәхимсез куркыныч нәрсә. Җир йөзендә усаллык, явызлык, куркыныч булганда сугышлар булып тора. Һәм бик күп асыл ир-егетләребезнең гомерен алып кирә. Гарип-гораба ясый.

Әфганистан, исмең шиг ъри синең,

Җирең сихри синең, кыя, таш тауларың!

Изге дуслык бурычын үтәр өчен

Сиңа китте күпме якташларым...

Кыяларның булмый ак таплары,

Аларның була тик ак ташлары.

Шул ташларны каннарына манып,

Табутларда кайтты якташларым.

2 алып баручы. Әфганистан. Каян гына килеп керде соң безнең телебезгә. Бер үк вакытта сихри дә, ят та , дәһшәтле дә булган бу сүз? Килеп керде дә, барыбызны да сискәндереп, сагаерга мәҗбүр итте. Ә аналарның төн йокысын качырды. Илгә кургаш табутлар кайтарды.

Әфган сугышын безнең онытырга хакыбыз юк. Анда совет халкының 15 меңләп батыр улының чәчәктәй гомере өзелде. Ун елдан артыкка сузылган бу сугыштан җан һәм тән яралары алып кайтучыларның саны бихисап.

Шигырь "Баллада о 20-летних"

1 а.б. 1989 нчы елның 15 нче февралендә соңгы Совет солдаты Әфганистан җирен калдырып чыкты. Кемдер бу елларны сугыш дип санамый. Ләкин- бу сугыш, чөнки 1979 нчы елның 22 декабереннән1989 нчы елның 15 февраленә кадәр без Әфганистанда 13 мең 310 кешене югалттык. 30 мең яралы солдат бар, 300 әсир һәм хәбәрсез югалганнар.

Ә күпме хәрби техника, материал югалтулар. Ун елга якын вакыт эчендә Әфганистан аша 1 миллион ярым кеше үтә. СССР сугыш халәкәтендә тора.

Беренче газета мәкаләләрендә " Правда" газетасы 1979 нчы елның 27 декабрендә совет гаскәрләре Әфганистанга кертелгәч, Демократик Әфганистан республикасы дигән атала, "дошман" дигән сүзләр барлыкка килә.Соңрак матбугат битләрендә беренче Советлар Союзы Геройлары исемнәре, "Батырлык һәм героизм күрсәтткәнәре өчен" орден-медаль- ләр белән бүләкләнүчеләрнең исемнәре басыла. Имеш-мимешләр булмый калмый. Ләкин Ватан кушкач, солдат үзенең хәрби бурычын үтәргә, антына каршы килмәскә тиеш.

Шигырь: «Интернациональ бурыч»

2 а.б. Солдатның бурычы- Ватан алдында тугрылыгы турындагы антын үтәү.Дәүләт хата җибәрергә мөмкин, командование сәләтсез буларга мөмкин, ләкин солдат минут саен үзенең гомерен дошман пулясы астына куя. Хаталар өчен җавап бирә.

Әфганистанга Совет гаскәрләрен кертүгә каршы академик Андрей Дмитриевич Сахаров чыга. Ул: "Бу вакыйгалар дөньдагы сәяси халәтне тамырдан үзгәртәчәк, куркыныч астына куячак", ди. Ләкин бу сүзләре өчен ул Мәскәүдән куыла.

Ә бит бу сугышка бернинди әзерлексез булган яшь солдатлар җибәрелә. "Сукырларча " булган бу приказлар аркасында күпме яшь гомер өзелә. Офицерларның профессиональ эшләүләре аркасында гына күпләр исән кала.

Шигырь. "Я не знаю, зачем?"

1 а.б." Әфган кызалаклары"ның кара таҗы Азнакай җиренә дә очып кунды. Бу якка да биш кургаш табур кайтарды .Әлеге сугышта һәлак булган егетләрнең исеме безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

1 минутлык тынлык игълан итәм.

2 а.б.. Нинди генә авыр әйтелмәсен, ләкин совет солдатының батырлыгы чиста, насуслы. Ул куркып калмаган, яшеренеп ятмаган, үзен батырларча тоткан. Солдат батырлыгы- ышаныч, бурыч, намус. Ант батырлыгы ул

Укытучы. Менә шушы урында туктап, минем сүзне Әфган сугышында официр булып хезмәт иткән хөрмәтле авылдашыбыз Солтанов Алмас Мизхәт улына бирәм.

Ярдәм сорап күп килделәр безгә,

Барсына да бу ил булышты ...

Тик - беләсе иде- без соң тагын

Кайсы илгә күпме бурычлы?

"Интернациональ бурыч " дидек,

Әллә нәрсә итеп сөйләдек.

Бурычтырмы...-

Нигә меңәрләгән

Кеше җаны белән түләдек?!

Япь-яшь кенә килеш күпме гарип-

Аналарның йөрәк түземме?

Бурыч түләү өчен егетләрнең

Аяк -кулы кирәк идеме?!

Тагын кемгә күпме"бурыч"лы без,

Нигә белми халык?

Бүгенге яңа буын егетләре үсә-

Бурыч " түләр өчен түгелме"

Әфган сугышы ветераны Хафизов Фәнис сөйли.

1 а.б. Әфган сугышының зыянын исәпләп чыгарыйк, ә менә сугыш китергән кайгы-хәсрәтне мәңге төзәлмәс җан газабын нинди саннарда күрсәтергә дә , нинди үлчәү-бизмәннәргә салып үлчәргә.? Бу җыр яш ьлекләре , мәхәббәтләре, гомерләре яу кырындагы өзелеп калган егетләрнең якты истәлегенә багышлана.

Җыр "Әйләнеп кайтыгыз."

2 а.б. Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде.Кеше бу дөньяга иҗат итү, җирне матурайту өчен яратылган. Сугыш утлары сәясәтчеләребезнең гаебе белән кабына .Алар шуны белеп торсын: без- тынычлык яклы!

1 а.б. Билгеле булганча, сугыш ату тавышы тыну белән генә туктамый. Ул озак еллар

шунда катнашучыларның күңелләрендә, йөрәкләрендә, хәтерләрендә яши әле. Яралыларның яралары сызлаганда, сугышта улларын югалткан аналар яшәгәндә ул әле үзен искә төшереп торачак.

2 а.б. Еллар үтәр, яралар төзәлер, бүләкләр төсләрен югалтыр, солдатларның балалары үсәр, сугыш турында әзрәк онытылыр, ләкин җырлар, шигырьләр- батырлык турындагы, Әфганистан турындагы шигырь - җырлар озак хәтердә калыр.

Cүз килгән кунакларга бирелә.

Укытучы. "Беркем дә сугыш өчен яратылмаган". Бу- Эрнест Хеменгуэйның сүзләре. Сугышта дуслык сынала. Иң яхшы кешеләр сугышта беленә. Иң намуслы батырлар сугышта күренә, ярала.

Әйе, совет гаскәрләре Әфган җирен калдырып чыктылар. Ләкин бу - җиңелү түгел! Бу - интернациональ бурычны үтәп чыгу иде. Без җиңелмәдек, без үзебез киттек. Чөнки Әфганистанның" Цариндай" дип аталган халык армиясе калды.

1 а. б. Әфган сугышының зыянын исәпләп чыгардык, ә менә сугыш китергән кайгы- хәсрәтне, мәңге төзәлмәс җан газабын нинди саннарда күрсәтергә дә, нинди үлчәү- бизмәннәргә салып үлчәргә?

2 а.б. Бу җыр яшьлекләре, мәхәббәтләре, гомерләре яу кырында өзелеп калган егетләрнең якты истәлегенә багышлана.

Җыр "Әйләнеп кайтыгыз."






Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы

Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге

Мәлбагыш гомуми урта белем бирү мәктәбе


Внеклассное мероприятие Беркем дә сугыш өчен яратылмаган

Район күләмендә үткәрелгән

ачык чара




Мәлбагыш гомуми урта белем бирү мәктәбенең

II квалификацион категорияле татар теле укытучысы

Хәкимуллина Зөлфия Рәсим кызы


Азнакай, 2009

© 2010-2022