Яңа ел кичәсен уздыру өчен сценарий

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

" Яңа ел кичендә"

1 а.б. Исәнмесез, кадерле дуслар!

2 а.б. Хәерле кич, укытучылар, классташлар! Яңа ел кичләре белән!

1 а.б.Яңа ел! Бу сүзне ишетүгә, күз алдына хуш исле зифа чыршы, ап-ак кар бөртекләре җемелдәве килеп баса.

2 а.б.Тагын бер ел шаулап узды

Туздырып ап-ак карны.

Ак кар булып уйнап оча

Яңа ел шатлыклары.

Кар бөртекләре биюе.

(ачы тавыш ишетелә)

1 а.б.Нәрсә бу?

2 а.б. Әллә кемме?

(сәләмә, асылмалы кием белән Убырлы бии-бии керә)

Убырлы.Бернәрсә дә белмим.Бернәрсә дә ишетәсем килми!Минем дустым, дустымнан да якынрак әле, минем бәләкәй, ягымлы Змей-Горынычым миңа шушы Яңа ел кичәсен алып баручы ролен йөкләде.Вәт.Ләкин миңа комачауларга уйласагыз, карагыз аны, кирәгегезне бирермен!Сихерләрмен, икелеләрегез күбәер,хәтерегез югалыр, у-у-у!

1 а.б.Убырлы, син бик нык алып баручы булырга җыенасың , ахрысы.

2 а.б.Әй, булса булыр инде.Аның белән көч сынашырга мин куркыбрак торам.Әйдә, Убырлы, кичәне бергәләшеп алып барабыз.Яме?

Убырлы.Әйдәгез, маташтырып карагыз!

1 а.б.Алыйм дисәң, мал бетәрме

Авылдагы кибеттә?

Җырлыйм дисәң, җыр бетәрме

Җырлыйм дигән кешегә?

2 а.б.Яңа ел ул-үткәннәргә йомгак ясау, алдагы елга максат кую, тырышып эшләү.

Убырлы.Ха!Ха!Нигә тырышырга соң, эшлим дип.Мин тырышмыйча да булдырам.Кемгә яхшы билге кирәк, всегда пожалысты.

1 а.б.Юк, алга таба болай бара алмый безнең кичәбез.Убырлы бөтен бәйрәмне боза хәзер.Бар, чыгып кит әле безнең яннан, Убырлы.Әнә күрше авыл мәктәбендә алып баручы юк икән, шунда бар.Үзең теләп китмисең икән, Кыш бабай килгәч үзе хәл итәр.Ул хәзер килеп җитә.

Убырлы.Мине Кыш бабай белән куркытасызмы?!Ярар, мин китәм.Әле мин сезнең белән тагын очрашырмын.Алган икелеләрегез минем эшем булыр ул,ха-ха-ха!Хушыгыз!Чао!

2 а.б.Котылдык бу Убырлыдан.Инде бер биеп алсак та була.

(бию номеры)

(кыңгырау тавышы, ат туктый)

1 а.б.Ишетәсезме дуслар, безнең янга кар - бураннар туздырып, үзенең Кар кызын ияртеп, Кыш бабай да килеп җитте.

(Кыш бабай һәм Кар кызы керә)

Кыш бабай.Менә, кышкы юллар узып, сезгә дә килеп җиттек, дусларым.Әле бик күп барасы җирләребез бар.Күрше авылның алып баручысын аеруча нык көтә диделәр.Сезнең янга бәйрәм белән котларга, сезне күрергә дип кенә кердек.Ашыгабыз.

Кар кызы.Дуслар, сезнең барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз.Яңа елда зур уңышлар телибез.Бәхетле, сәламәт, тәртипле булыгыз.

Кыш бабай.Сез инде Кыш бабай безнең янга күчтәнәчсез килгән икән дип уйламагыз.Менә капчыгым, әле күчтәнәчкә 1 уен да алып килдек.Әйдә әле, Кар кызым, уйнатып алыйк әле.

(уен уйнатыла)

2 а.б. Бабакай, инде юлга чыгар алдыннан утырып ял итеп ал.Балаларның җырларын тыңлап, биюләрен карап үт.Капчыгың да бушар азрак.

( чыгышлар күрсәтелә)

Кыш бабай.Кунакчыл йөзегез өчен бик зур рәхмәт, балалар.Инде безгә китәргә бик вакыт. Теге күрше авылның алып баручысы көтеп арып беткәндер инде.Нигә шулай көтә торгандыр, "бик срочно" дип, телеграмма да җибәргән тагын.Ярар, дусларым, сау булып торыгыз! Яңа ел бәхетләр генә китерсен сезгә!

Кар кызы.Сау булыгыз, балалар! Киләсе очрашуларга кадәр!

1 а.б. Хушыгыз,Кыш бабай белән Кар кызы. Дуслар, кичәбезнең уеннар һәм дискотека өлешен башлыйбыз.Сездән бары тик кыюлык һәм активлык кына сорала. Бәйрәм белән! Урра!

(дискотека өлеше )

© 2010-2022