Ана күңеле-балада, бала күңеле-далада

Дәресемне күрше район шагыйре Илфат Газизҗановның “Ялгыз йорт” шигыре белән тәмамлыйсым килә: Үз уйларым белән, тыныч кына, Атлап барам таныш урамнан. Таныш капка, Ләкин келәсенә Тышкы яктан чыбык уралган. Бу йортта элек безнең кебек Тәгәрәшеп үсте балалар. Ник соң бүген үксез тәрәзәләр Ятим кебек моңсу багалар. Хатирәләр... Җиткән һәрбер бала Шәһәр тирәсенә юл алды. Ялгыз калды ана, Туган йортка Балаларның эзе югалды. Көтте ана Һәр көн тәрәзәдән Алалмыйча моңсу күзләрен. Картлык ялгыз үтте, ...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Ана күңеле-балада, бала күңеле-даладаТема: Ана күңеле - балада, бала күңеле - далада.
(Ә. Еникинең "Әйтелмәгән васыять" әсәре буенча тәрбия дәресе, 11 нче сыйныф).
Максат:1. Әдәби әсәр буенча алган белемнәрне бер системага салу, алдагы дәресләрдә өйрәнелгәннәрне ныгыту, сөйләм телен үстерү.
2. Әниләребезгә карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү.
3. Укучыларда ягымлылык, җылы караш, эстетик зәвык формалаштыру.
4. Гореф-гадәтләргә, йолаларга хөрмәт һәм җаваплылык хисе тәрбияләү.
Дәреснең тибы: укыганнарны билгеле бер системага салу, сөйләм телен үстерү.
Метод: фикер алышу, әңгәмә, сәхнәләштерү, сорауларга җавап, шәхескә юнәлдерелгән укыту технологиясе.
Җиһазлау: Ә.Еники. Сайланма әсәрләр. 3 том. Р. Фәхреддин "Балаларга үгет-нәсихәт", Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин "Бәхетлеләрнең серләре", укучыларның әниләренең фотоларыннан төзелгән күргәзмә.
Техник чаралар: мультипроектор.
Дәрес барышы.
I.Уңай психологик халәт тудыру.
-Исәнмесез, укучылар. Хәлләрегез ничек? Бүгенге темабыз : "Ана күңеле - балада, бала күңеле - далада". Сөйләшүебез мәрхәмәтле әниләр-ак яулыклы әбиләребез турында булыр. (слайдтан укыла)

Гомер - мизгел, Тормыш үзәненнән
Үтүләре ай - һай тиз икән.
Үтеп киткәч, сагынып сөйләр өчен
Түмгәгенә кадәр үз икән. (Р.Насыйбуллина).
II. Материалны кабатлау.
1.-Укучылар, хәзер слайдка язылган фикерләр белән эшләячәкбез. Сез төркемнәрдә фикер алышасыз һәм миңа җавап бирәчәксез. 2 нче слайдтагы фикерне укый беренче төркем, ә 3 нче слайдтагысын укып әзерләнә 2 нче төркем.
"Балалар белән ата-аналары арасындагы үзара мөнәсәбәтләр балаларга ата-аналарына карата зур җаваплылык өсти. Үзләренә карата зур кайгыртучанлыкка, түземлелеккә, яхшы мөгаләмәгә һәм тәрбиягә ата-анадан да лаек беркем юк." Риза Фәхреддин. (2 нче слайд)
"Әти-әнисе картайгач, алар турында кайгырту, аларны үз өендә яшәтү балаларның бурычы булып тора. Картлар йортына җибәреп, алардан котылырга тырышу-әдәпсезлек кенә түгел, ә бәлки оятсызлык та". Риза Фәхреддин.(3 нче слайд).
Укучыларның җаваплары тыңлана.

^ 4 нче слайд. Ана- шәфкать диңгезе ( исеме)
"Ата-анагызга игелек итегез, сезгә дә балаларыгыз игелек итәр". Хәдис.
Ата-ана теләге утка-суга батырмас. Мәкаль
Ачтан үлсәң дә ата-анаңны ташлама. Мәкаль
- Укчылар, безнең 4 нче слайдыбыз "Ана- шәфкать диңгезе". Әйдәгез, хәзер шушы сүзләр өстендә эшлик. "Диңгез" сүзе нинди мәгънәне аңлата? (Диңгез иксез - чиксез дәрья, киңлек су дигән сүз).
- Шулай булгач. Аналарда булган шәфкатьлелекне тик торганнан гына диңгезгә тиңләмәгәннәрдер. (^ Укытучы "Бәхетлеләрнең серләре, дүртенче кисәк" китабыннан "Чиксез ана мәхәббәте"(100-101 б.) дигән тормышта булган хәлне укый).
-Укучылар, сезнең бу җавапларыгыз, фикерләрегез бервакытта да хәтерегездән чыкмасын, эш - гамәлләрегездә чагылсын иде. Әти - әниләрегезнең ныклы терәге булсагыз иде.
^ 5 нче слайд.
Ана-бөек исем. (исеме)
"И газиз балалар! Ата-аналарыгыз сезгә иң авыр хезмәтләрне кылдылар, һәрвакыт сезнең өчен тырыштылар. Инде сез дә аларның бу яхшылыкларын камил кылып кайтырыгыз, көчегездән килгәнчә аларга чын күңелдән хезмәт итегез, хөрмәт күрсәтегез!" Хәдис. (Укучылар җавабы тыңлана)
Укучылар мин сезнең әйткән фикерләр белән килешәм. Безнең күркәм кешеләргә карата багышлап күпме шигырләр, әсәрләр иҗат ителә.Әйдәгез, бергәләп тагын бер кат барлап чыгыйк.( Укучылар санап күрсәтәләр).

Җир йөзендә күп әниләр яши. Алар арасында бик бәхетлеләре дә бар бәхетсезләре дә бар. Аларның тормышын безнең әдәбиятта бик күп язучыларыбыз иҗат итәләр. Бу дәрескә әзерләнер алдыннан мин сезгә иҗади эш биргән идем. Сез мин биргән әсәрләрдән өзекләр сәхнәләштереп күрсәтергә тиеш. Рәхим итегез! (Укучылар чыгышы).

Беренче төркем - Ш.Хөсәенов "Әни килде".

Икенче төркем - А.Гыйләҗев "Җомга көн кич белән".
3. Әсәр өстендә эш.
^ 6 нчы слайд.
"Ана бик яшьли үлеп китсә дә, ана, ә баласы сакалы агарып бетсә дә, бала-мәңге бурычлы бала!" Ә. Еники. Автор әлеге сүзләре белән ни әйтергә тели?
^ 7 нче слайд.

Бер-беребезгә нинди бәгырьсез без,

Хәтта кансыз-кемнән өйрәндек?

Усаллыкка, әдәпсезлекләргә

Нинди иләк аша иләндек?

Ата-баба гомер юлымы бу.

Без нинди соң, нинди юл алдык?

Аерылдык җирдән, йолалардан,

Үзебездән үзебез югалдык. Н. Нәҗми.

-Шушы шигырь юлларыннан чыгып минем сезгә сорау бирәсем килә. Акъәби бәхетлеме? Акъәбинең тормышы ничек? Ни өчен ул ямансу? Хикәядә әбинең җанын иң әрнеткәне нәрсә?

- Ни өчен аның балалары шундый? Акъәби бит аларны кеше булсын дип тәрбияли. Сәбәбе нәрсәдә?

- Әбинең балалары кайларда эшлиләр?

- Укучылар, уйлап карагыз әле. Язучы ни өчен бу һөнәр ияләрен тасвирлаган?

- Олы улы Суфьян турында ниләр әйтә аласыз?

- Гөлбикә турында нинди фикердә сез?

- Читтәге балалары хакында нәрсә әйтерсез?

- Әсәрдә тагын нинди образлар бар һәм алар ни өчен кулланылганнар?

- Әсәрдә кылган һәм учак образлары бар? Алар нәрсәне аңлата?

^ 8 нче слайд.

" Инде мулла-мәзин чакырып, тәхлил әйттерү кебек зур мәшәкатьле эшне сорамыйм да. Әмма ләкин гәүдәмне әйбәтләп юып, ак кәфенгә төреп, ләхетле кабергә куйсыннар иде. Ул кушканча эшләргә тиешләр- бу бит Аналарының соңгы васыяте!" Ә. Еники.


Укучылар, Акъәбинең васыять итеп әйтеп калдыра торган нинди теләкләре бар иде, шуларны аерым-аерым әйтеп бирегез әле.

1 нче васыяте: Гәүдәмне әйбәтләп юып, кәфенгә төреп, ләхеткә куйсыннар иде, ди.

2 нче васыяте: Кадерле булган кием- салымнарын, муенса- беләзекләрен, кызыл башлы сөлгеләрен, бәрхет камзулларын исемләп атап балаларына биреп калдырырга тели, истәлек итеп.

3 нче васыяте: Туган илгә, Туган туфракка юл өзелмәсен, ата-бабаларыгызның җирен онытмагыз, ди.

- Васыятьне үтәмәү мөмкинме?
- Без дәрес буе васыять дип сөйләштек . Ә ул нинди мәгънәгә ия сүз? Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә аңа нинди бәя бирелгән?
9 нчы слайд.
Ил шатлыгы, ил аклыгы - әбиләр.

Әбинең васыятен балалары ничек "үти"?
- Әсәрдә төп герой Акъәби. Ни өчен аңа Акъәби дип исем биргәннәр? (^ Сыйныф укучылары төркемнәрдә эшлиләр һәм әбинең әйтергә теләгән фикерен укытучыга җиткерәләр).
III. Йомгаклау
10 нчы слайд.

Әсәрнең әһәмияте:

-әти-әниләрне хөрмәт итәргә;

-туган җирне яратырга;

-кешелекле булырга;

-халкыбызның гореф-гадәтләрен белергә.

- Язучы бу әсәр аша безгә нәрсә әйтергә тели? Дәресебезне йомгаклап, әниләр турында нәрсә әйтә алабыз? (Укучыларның җаваплары тыңлана).
- Кадерле укучылар, әйдәгез, һәрчак әниләргә мәрхәмәтле булыйк. Җәннәт бит аналарның аяк астында. Аналарның хакын хаклыйк, иманлы, булыйк, әти-бабаларыбыз нигезен, гореф-гадәтләрне, бабаларыбыздан килгән йолаларны онытмыйк. Дәресемне күрше район шагыйре Илфат Газизҗановның "Ялгыз йорт" шигыре белән тәмамлыйсым килә:

Үз уйларым белән, тыныч кына,

Атлап барам таныш урамнан.

Таныш капка,

Ләкин келәсенә

Тышкы яктан чыбык уралган.

Бу йортта элек безнең кебек

Тәгәрәшеп үсте балалар.

Ник соң бүген үксез тәрәзәләр

Ятим кебек моңсу багалар.

Хатирәләр...

Җиткән һәрбер бала

Шәһәр тирәсенә юл алды.

Ялгыз калды ана,

Туган йортка

Балаларның эзе югалды.

Көтте ана

Һәр көн тәрәзәдән

Алалмыйча моңсу күзләрен.

Картлык ялгыз үтте,

Җыерчыклар

Бизи төште аның йөзләрен.

Балаларым өчен диеп ана

Мал-туардан башта язмады.

Ирләр кулы кирәк,

Еллар үткәч,

Кыегайды башта абзары.

Бер-бер артлы маллар бетә барды,

Ишегалдын басты кычыткан

Ана өмете өзелмәде һаман,

Балаларын көтте кич-иртән.

Көтте ана.

Өмет акланмады,

Балалардан хәбәр булмады.

Рәнҗемәде, ләкин ана күңеле

Шулай тиештер дип уйлады.

(Һәркемгә бит килә бу гомернең,

Усал, кырыс шундый гадәте).

Сукты беркөн ана гомеренең

Иң ахыргы, соңгы сәгате.

Нәкъ башланды шуннан

Ялгыз йортның,

Моңсу, нурсыз,шыксыз көннәре.

Иң ахырдан сулды тол ананың

Тәрәз төбендәге гөлләре...

Әйтә бүген, гүя, авыш капка

Әй, оланнар, уяу булыгыз.

Күкрәк сөте биргән анагыздан

Ераккарак китсә юлыгыз,

Онытмагыз аны,

Һаман саен

Хәбәр биреп, кайтып торыгыз.

Ялгыз йортның ятим тәрәзәсе

Гел искәртеп тора күк безне:

Онытмагыз ата-ана хакын,

Корытмагыз туган нигезне.

IV. Өй эше. "Газиз анасын олылап яшәмәүчедән берни көтмим" (Ф.Яруллин) дигән темага миниатюр- сочинение язарга(I ) яки

Акъәбинең балаларына хат язарга (II).



САБА ГИМНАЗИЯСЕНЕҢ ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУЧЫСЫ ЗАКИРҖАНОВА Г.Г.ның ТӘРБИЯ ДӘРЕСЕНЕҢ ЭШКӘРТМӘСЕ (11 нче сыйныф)

Ана күңеле-балада, бала күңеле-даладаАна күңеле-балада, бала күңеле-далада

2012/2013

© 2010-2022