Чыгарылыш кичәсе

Яшьлекнең иң якты хатирәләренең берсе мәктәп белән хушлашуга бәйле. Балачак иле артта кала сыман. Алда зур тормыш колачын җәеп каршы ала. Чыгарылыш кичәсендә күркәм традиция буенча егет һәм кызлар моңлы көйгә вальс әйләнәләр. Гүзәллек һәм кыюлык чагылган йөзләре илаһи моңнан яктырып киткәндәй тоела. Тәүге сынаулар, җитди имтиханнарны үтеп күңелләренә хуш килгән һөнәрне һәркайсы сайлар. Тормыш мәшәкатьләре яшьләрне үз әйлән-бәйләненә чакырыр. Киртәләрне исән-имин үтсеннәр һәм илебезнең лаеклы...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Чыгарылыш кичәсе (аттестатлар тапшыру)

Хәерле көн, хөрмәтле укытучыларыбыз,

килгән барлык кунакларыбыз,

сөекле әти-әниләребез.

чибәр, сылу кызлырыбыз һәм батыр, акыллы егетләребез!

Бүгенге җылы матур чыгарылыш кичәсен башлыйбыз.

(Әкрен генә балачак турында җыр башлана. Сәхнә артыннан)

Шаштың, күңел, шаштың

Һәм күкләргә аштың.

Җиде кат күкләрнең

Ишекләрен ачтың.

Иң беренче катта

Балачагым ишеге

Болытларга эленеп

Калды шунда бишегем.

Ә икенче катта

Мәктәп дигән ишек.

Ачтым. Яптым. Еллар

Тиз үттеләр ничек.

Шул ишекләр биген

Тагын ачам бүген.

Әкият иле дәрьясына

Кабат чумыйк, күңел.

К: Сагышлы да, шатлыклы да уйлар белән залда торам. Мин - ул алга зур өметләр баглаган, киләчәктән төрле ачышлар, шатлыклар бары яхшылыклар гына көтеп калучы чыгарылыш укучыларының берсе. Моңсу миңа, чөнки күптәннән көткән, әмма минем өчен бик тиз килеп җиткән көн бүген. Бәхетле, әкиятле, үзенең гаилә бәйрәмнәре, әти-әнинең уртасында, аларның бармакларына тотынып, адымнарына өлгерергә тырышып йөгергән, әкияттәге тормышны чынбарлык итеп кабул иткән, чиста балачак белән хушлашу көне...

(Егет кеше дәвам итә)

Е: Акбурлы такталар, һәр дәрескә, эчке дөньясында нинди генә буран булса да, елмаеп керүче укытучылар, бер үк вакытта шаярырга да, сагаерга да өлгерүче сабакташларым... Тыңлыйсызмы? Сезгә эндәшәм. Карыйм да залга, нинди матур, мөлаем, чибәр һәм шат сез бүген! Оч, күңелем! Оч син балачак җиренә, хәтеребездә генә булса да, кайтар әкият иленә!

Вальс

Сез безнең өчен янып көйдегез.

Ачуландыгыз, борчылдыгыз, сөендегез.

Сезнең киңәшләрне тотарбыз,

Сез күрсәткән юлдан атларбыз.

Залина .Кайгырганда юатучы,

Безнең өчен ут йотучы.

Гаделлеккә өйрәтүче,

Рәхмәт сиңа, Укытучым!

Алмаз. Чәчләреңә бәсләр кунган-

Гүя ап-ак кышкы урман

Озатканда унберенчеңне.

Рәхмәт сиңа, Укытучым!

Азат Дөнья безне алга дәшә,

Ә сез безгә гел янәшә,

Тәүге хәреф танытучы,

Рәхмәт сиңа, Укытучым!

Сыйныф җитәкчесенә сүз бирелә.

Голинэ Безгә ныклы белем һәм тәрбия биргән барлык укытучыларыбыз, тәрбиячеләребез!

Без бүген Сезнең белән саубуллашабыз. Сез хезмәт сөючән,сабыр, тугры, тырыш кешеләр булып безнең күңелләрдә сакланырсыз, барыр юлларыбызда якты маяк булып торырсыз.

Алып баручы. Хәерле көн хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр! 16нчы урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары тарафыннан әзерләнгән концертыбызны башлыйбыз.

Алып баручы. Җырлар булса, шундый булсын-

Җиргә шатлык сибәрлек.

Күңелләргә бәйрәм булып,

Язлар булып килерлек.

Сезнең игътибарыгызга ___________________башкаруында җыр.

Алып баручы. Биюченең итәге

Бии-бии кыскара.

Биючегә сүз әйтмәгез

Бии- бии остара.

_____________________башкаруында татар халык биюе.

Алып баручы. Җырлыйк әле, җырлыйк әле

Җыр күңелне ача ул.

Җырлау күңелне ача ул

Кайгыларны баса ул.

________________башкаруында җыр. "Ак каен".

Алып баручы. Җыр чыкмас инде димәгез

Карап сез җырчыга.

Ә тыңлагыз! Тәннән түгел

Җыр бит йөрәктән чыга.

___________________ башкаруында җыр. "Мәхәббәт ялкыны"

Алып баручы. Әйдә дуслар, җырлыйк әле

Уйнаган гармуннарга.

Ал чәчәк күк яшик әле

Бирешмик кайгыларга.

________________ башкаруында җыр. "Син минем җанымның яртысы".

Алып баручы. Сайрат, сайрат гармуныңны

Җилкенсеннәр яшь кызлар.

Безнең кызлар нурлы йөзле

Әйтерсең лә йолдызлар.

__________________ башкаруында бию.

Алып баручы. Ал да булыр чагыбыз

Гөл дә булыр чагыбыз.

Без җырламый кем җырласын

Безнең шундый чагыбыз.

___________________ башкаруында җыр.

________________башкаруында җыр. "Бәллүр савыт".

Изге теләкләр белән,

Тәмамлана бәйрәм кичәбез.

Илнең, җирнең тыныч көнең

Кадерен белеп рәхәт яшәгез

1. «Кеше китә- җыры кала,»- диләр

Бер җыр калсын әле бездән дә.

Ул җыр җанга шатлык булып керсен.

Кояш булып иңсен йөзләргә.

2.Без һәммәбез җирдә берәү генә

Беркемнең юк җирдә алмашы.

Кабатланмас үз язмышы белән

Туа җиргә әдәм баласы.

3.Җыр калдырыйк без дә, нур калдырыйк.

Күңелләрегез моңга тулсыннар.

Безнең чыгарылыш кебек җырлы-моңлы

Укучылар сезнең булсыннар.

ХОР_________________

Еллар үтте

Аерылу җитте

Без китәбез төрле якларга

Сезнең киңәш һәрчак маяк булыр

Алга таба безгә атларга

.Сездән күргән мең-мең яхшылыкка

Тик бер генә рәхмәт җитәрме

ҺӘрберегездән гафу үтенергә

Бурычлы без соңмы- иртәме.

.Азмы булды сезне борчуларыбыз

Үзегезгә кыен чакларда

Адашырга әзер җилкәннәрне

Юнәлткәнсез кирәк якларга.

Шигырьләребездән аңларсыз сез

Хисләребезнең иң-иң изгесен.

Әниемдәй якын укытучым

Тормышымның якты көзгесе.

Инде менә бүген кошлар кебек,

Иркен киңлекләргә очабыз.

Хәерле юл безгә! Куллар болгап

Безне менә озатып каласыз

Шулай итеп бүгенге кичәбезнең тантаналы өлеше ахырына якынлашты...

© 2010-2022