Инсценировка по сказкам А. Алиша «Буталып бетте башлар. .. »

Внеклассное мероприятие на татарском языке «Буталып бетте башлар…» разработано по сказкам татарского писателя Абдуллы Алиша с целью развития у детей актёрских способностей, пропаганды произведении великого татарского писателя – героя. Короткое описание : Ученик, получивший домашнее задание готовиться к внеклассному чтению по произведениям А.Алиша, никак не может оторваться от компьютера. Ложиться спать, не подготовившись… И тут ему начинают присниться герои сказок писателя. Только каж...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Буталып бетте башлар...

(А. Алиш әсәрләренә нигезләнеп төзелгән театральләштерелгән тамаша)

Катнашалар :

Нияз- 4 сыйныф укучысы

2 саескан

3 колаксыз куян

Әнкә куян

Куянсылу

Сарык

Әтәч

Үрдәк

Кәҗә

Тавыклар

Әтәчләр (Чукмар белән Тукмар)

Шөпшә

Пәрдә ачыла.

Өй күренеше. Өстәлдә -компьютер, китап өеме .Стенадагы сәгать кичке 7 не күрсәтә. Нияз китапларның әле берсен , әле икенчесен ачып яба , укырга теләмәве йөзенә чыккан.

Нияз.Тагын никадәр китап укырга кирәк! Шушы китаплары белән туйдырып бетерделәр

бит! Аның сорауларын гына күр инде:

-Алишның кайсы әкиятендә нинди җәнлеккә койрык тимәгән ?

-Сертотмас үрдәк нинди ялгышлык эшләгән ?

-"Куян кызы " әкиятендә куян кызы нинди бәлага тарган ?

- Бертуктамый сугышучы әтәчләр турында Алиш нинди әкият язган , имеш ?!

Шушы сорауларга җавап бирер өчен миңа бу китапларны ничә көн укырга

кирәклеген аңлый микән безнең укытучы апа,ә ? Әй, хәзер ди менә , баргач Илгиздән

сорармын әле , шокалад дигәндә үлеп китә ул. Ә мин дәү әни биргәнен ашарга

өлгермәгән идем. Ашыкмау да кайчагында ярап куя - менә миңа да ярдәм итәчәк. Бүген әни икенче сменага эшкә китте , ә әтинең хоккее башланды . Шулай булгач , миңа

камачаулаучы юк . Бүген компьютер минеке !!!!!!

Нияз компьютерда уйный башлый (компьютер уеннары тавышы). Шул арада сәгать циферблаты салмак кына 3 сәгатькә алга күчерелә.Малай авызын еш- еш ачып исни, үзе һаман уйный. Ишек артында әти кеше тавышы ишетелә:

-Нияз, йокларга вакыт ! Иртән сәгать 6 да торасың барлыгын онытма !

Нияз. (кычкырып )Ятам инде , ятам. (үзалдына)Тагын өй эшләрен карап булмады !

Урынга барып ята, йоклап китә , ара- тирә куркыныч төш күргәндәге сыман боргаланып ала.Ул йоклаган арада Алиш әкияте геройлары сәхнәгә чыгалар.


1 саескан. Әй, сез , куе урманнарда , киң кырларда , яшел болыннарда , диңгез-

океаннарда яшәүче ерткычлар !

2 саескан. Томан беткәч тә , кояш күтәрелгәч тә, бөтенегез дә карт имән янына барыгыз ,

колак өләшәчәкләр , килеп алыгыз !

3 колаксыз куян килеп керә.

Беренче куян. Бусы тагын нинди боерык ?!

Икенче куян. Элек өләшкәннәр иде койрык !

Беренче куян.Соңга калырга ярамас !!!

Өченче куян. Койрыкның да кыскасы калган иде-

Бу юлы беренче барыйк ,

Колакның иң озынын алыйк !

Икенче куян. Тизрәк , тизрәк булыйк , эйдәгез !

Куяннар ашыга ашыга чыгып китәләр. Үрдәк , сарык , кәҗә, әтәч,тавыклар керә.


Үрдәк. Барыгыз да бире килегез ! Ишегеалды җыены була! Бу кичне дә хуҗасыз һәм

Актырнаксыз куну мөмкин түгел. Үткән төн Бүре тагын килгән , безнең абзар

тирәсендә йөргән . Тизрәк -тизрәк, хуҗаны эзләргә безнең нәселдән акыллыракны

җибәрергә кирәк!

Барысы да шау-гөр килешәләр . Әйе , кирәк !

-Бик кирәк!

- Тизрәк, тизрәк !

-Ләкин кемне ?

Сарык. Әтәчтән булмас: оча да , йөзә дә белми, ул тотылыр. Йөгерсә дә , тиз арыр -

хуҗаны барыбер табып кайта алмас.

Әтәч. Сарыктан да булмас, ул бигрәкләр дә аңгыра , ялгызы абзарда ятарга да курка !

Үрдәк. Таптым , таптым ! Бу җаваплы эшкә минем туганнан - туган сеңлем күркә-

үрдәкне җибәрик . Йөзә дә, оча да , йөгерә дә белә, минем кебек бакылдык та түгел,

серне дә чәчмәс , әйтеп карыйк гозерне үзенә.

Сарык. Дөрес әйтәсен син , бакылдык !

Яши- яши ,

Бик нык җыйгансың , ахры , акылны !

Әтәч. Киттек, дусларым , аңлатыйк үзенә

Төшсен ул хуҗабыз эзенә !

"Сертотмас үрдәк" әкияте геройлары чыгып китә , Чукмар белән Тукмар керә.


Чукмар .Әйтегезче , дусларым , кайсы җир бу ? Берни аңламыйбыз ! Сугышып ,

әләкләшеп әбиебезне аптыраткач, ул бездән аш пешерергә теләмичә, зоопаркка

бирде !

Тукмар. Әбиебезне шундый нык сагындык ,

Зоопарктан да качтык

Юлны күрсәтсәгез ,

Чукмар .Бүтән чукышмабыз да ,

Тукмар. Тукышмабыз да !

Бергә . Чын әгәр !

Чукмар. Ант итәбезме ?

Тукмар. Ант итәбез ! Китик ,Чукмар дус моннан , соры бүреләр , хәйләкәр төлкеләр

тотып азык иткәнче , эзләп табыйк өебезне , кадерле әбиебезне !

Чукмар белән Тукмар кочаклашып чыгып китәләр. Әнкә куян ,кулына киез итекләр тотып, килеп керә.

Әнкә куян. Әй кызым, кызым , тагын салып аткан инде итекләрен. Кая туры килсә , шунда салып болгый. Яланаяк чыгып киткән , тагын аякларын шештерер инде ! Нишләргә соң синең белән , әй бала, бала ?!

Куяннар килеп керә .

Беренче куян. Исәнмесез , Йомшак апа !Куянсылуның хәлен белергә килгән идек ,

авырганлыгын ишеткән идек !

Икенче куян. Үзебез белән дару да алып килгән идек !

Өченче куян. Ә миңа әтием командировкадан чигүле итекләр алып кайткан иде

Кызганыч, үземә кечкенә булдылар ,

Әнием Куянсылуга җибәрде :

Бүләк булсын , аягында тузсын, диде !

Атылып яланаяклы Куянсылу керә , тиз генә иптәше кулындагы итекләрне алып кия , әнисе каршына килеп баса.

Куянсылу . Әнием , әнием , карасана , нинди матурлар , миңа таманнар. Рәхмәт сезгә ,

дусларым ! Яңадан һичкайчан яланаяк йөрмәм, әниемне бочуга төшермәм!

Әнкә куян. Әйдәгез , балакайлар , кишер пирогы пешергән идем , чәйләп алыйк ,

булмаса!


Куяннар чыгып китә , куркыныч выжылдап шөпшә килеп керә.


Шөшә. Бу Нечкәбилне ничек тә узарга , балны күбрәк тупларга иде бит ! Чәчәкләрдә бал

да калмады . Тик бу Чәчәкләр патшасын алдарга бал урынына баллы барча нәрсәне

тутырыга кирәк ! Каяндыр шушы тирәдән баллы шокалад исе килә!!!!!!!!

Ул Нияз яткан карават тирәсендә бөтерелә , юрганын тарткалый ,ачарга тели. Нияз куркып сикереп тора, карават тирәли, юрганын ябынган килеш ,Шөпшә белән куышып берничә тапкыр әйләнәләр. Шөпшә күздән югала.


Нияз. Нәрсә булды бу ? Әллә төш кенә күрәм , әллә инде чыннан да шөпшә үзе

выжылдады . Алай дисәң , каян килеп керде ул кыш уртасында .Үрдәкләр, әтәчләр ,

куяннар төне буе тынгылык бирмәделәр . Бүген исән- сау гына "2"ле алмыйча

калсам, бу компьютер ягына бүтән борылып та карамас идем инде !

Дусларым , сезнең арада да минем кебекләр юкмы ? Сак булыгыз , сез дә минем

көнгә кала күрмәгез ! Әни Һәр нәрсәдә чама белергә кирәк , дип белмичә әйтми

шул!

Пәрдә ябыла .

3

© 2010-2022