Сәрдекбаш авылы турында тарихи эзләнүләр

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сәрдекбаш авылы турында тарихи эзләнүләрСәрдекбаш авылы турында тарихи эзләнүләрСәрдекбаш авылы турында тарихи эзләнүләрСәрдекбаш авылы турында тарихи эзләнүләрСәрдекбаш авылы турында тарихи эзләнүләрСәрдекбаш авылы турында тарихи эзләнүләрСәрдекбаш авылы турында тарихи эзләнүләрСәрдекбаш авылы турында тарихи эзләнүләрСәрдекбаш авылы турында тарихи эзләнүләрСәрдекбаш авылы турында тарихи эзләнүләрСәрдекбаш авылы турында тарихи эзләнүләрСәрдекбаш авылы турында тарихи эзләнүләрСәрдекбаш авылы турында тарихи эзләнүләрСәрдекбаш авылы турында тарихи эзләнүләрСәрдекбаш авылы турында тарихи эзләнүләрСәрдекбаш авылы турында тарихи эзләнүләрСәрдекбаш авылы турында тарихи эзләнүләрСәрдекбаш авылы турында тарихи эзләнүләрСәрдекбаш авылы турында тарихи эзләнүләрСәрдекбаш авылы турында тарихи эзләнүләрСәрдекбаш авылы турында тарихи эзләнүләрСәрдекбаш авылы турында тарихи эзләнүләрСәрдекбаш авылы турында тарихи эзләнүләрСәрдекбаш авылы турында тарихи эзләнүләрСәрдекбаш авылы турында тарихи эзләнүләрСәрдекбаш авылы турында тарихи эзләнүләрКукмара муниципаль районы "Г.Г.Гарифуллин исемендәге

Сәрдек-Баш авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе"









"Прикоснись к науке" фестивале




Тарихи эзләнүләр








Автор: Насибуллина Эльвира Дамир кызы

9 нчы сыйныф укучысы

"Г.Г.Гарифуллин исемендәге

Сәрдек-Баш авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе"


Укытучы: Низамова Гөлзадә Илсур кызы



2014 ел

Сәрдекбаш авылы гасырлар тирәнлегендә


Кереш.

Туган өен белмәгән

Туган авылын белерме?

Туган авылын белмәгән

Туган илен белерме?- дип яза күренекле, танылган галимебез Ш.Мәрҗани. Аның бу сүзләре минем тормышымның девизы булып тора. Әйе, әгәр без борынгы бабаларыбызны, туган авылларыбызны онытсак, аның тарихын белмәсәк, күренекле шәхесләребезнең эше белән кызыксынмасак, берникадәр вакыттан соң үзебезне дә онытырлар. Шуңа да без аларны өйрәнергә тиешбез дип исәплим. Ш.Мәрҗани дә бит туган төбәгендәге авыллар тарихын, танылган шәхесләрен, мәчетләрен өйрәнгән, алар турында язып калдырган. Туган авыл, туган як. Ул һәркемгә газиз, кадерле. Туган якка багышлап, күпме җырлар җырланмаган да, күпме сәнгать әсәрләре язылмаган! Ә бит туган ягыңны күбрәк белгән саен, аны яратуың арта төшә. Күп белү өчен, аны өйрәнү кирәк. Танылган галим А.Е.Ферсман "Кечкенә генә инешегезне, үзегезнең яныгыздагы тауны, үзегез яшәгән төбәкне өйрәнегез. Бу елгалар, таулар бик кечкенә дип курыкмагыз, чөнки һәр нәрсә кечкенәдән башланып зурга әйләнә", - дип әйтеп калдырган. Бөек академикның никадәр зур мәгънәгә ия сүзләре болар.

Чал тарих

Мин авылым урамы буйлап барам. Минем борынгы әби-бабаларым да шушы урамда йөргәннәрдер. Кемнәр алар? Бу авыл кайчан оешкан? Беренче булып килеп урнашкан бабай кем ул? Бу сораулар күп буын Сәрдекбаш кешеләрен борчыганнар, ләкин, кызганычка каршы җавапсыз калганнар.

Бу сорауларга җавап эзләп мин дә авылыбызның хөрмәтле кешесе, аяклы тарихчысы, минем әбиемнең абыйсы Гимай абыйга мөрәҗәгать иттем. Ул менә болай дип сөйләде:"1940 нчы еллар иде бугай, мин 11 яшьлек малай- төнге урам каравылында (элек янгыннар һәм башка фаҗигале хәлләр булмасын өчен авыл халкы төнлә каравыл торганнар). Авылның уртасында урнашкан янгын сарае авылның бик хөрмәтле урыны, кичке якта урамнан узган кешеләр монда тукталмыйча китмиләр. Авыл, дөнья яңалыкларын да халык шушында белә. Мин каравылда көнне дә монда 4-5 олы кеше бар иде. Менә кичке нәрәдтән кайтышлый колхоз рәисе Каюм абый да кереп утырды. Ул кергәндә кешеләр югарыда язылган сорауларга җавап табарга тырышалар иде. Каюм абый үзенең кайдадыр авылның борынгы картасын күргәне булуын, ул картада урман эчендә өч йортлы авыл булуын сөйләде. Бу сөйләшү минем күңелдә онытылмаслык тирән тәэсир калдырды".

Ләкин олы кешеләрдән сорашу- белешү генә Гимай абыйның сорауларына тулы җавап бирә алмаган, димәк, язма чыганаклар табарга кирәк икәнен ул аңлаган. Айлар-еллар узган, ул бу документларны эзләргә тиз генә керешә алмаган. Шулай да олыгайган көннәрендә, тиешле лаеклы ялга чыккач, Гимай абый ул документларның Киров шәһәрендәге Дәүләт архив киштәләрендә икәнлеген белеп алган. Һәм төнге каравылдан алып нәкъ тә 62 елдан соң ул бу документларны кулга тотып карауга ирешә. Бу документлар 1795 нче елдан башлап 1917 нче елга кадәрге чорда авылның оешу һәм киңәю хәрәкәтенең барышын һәм аның кешеләренең тормыш рәвешен эзлекле итеп күзаллау мөмкинлеге бирәләр.

Документлар буенча, безнең Сәрдекбаш авылына нигезне өч бабай салганнар. Риваятьләрдән билгеле булганча, Әймәт, Котлемәт һәм Тәрҗемән бабайлар бирегә Арча районының Масра һәм Теләче районының Кибәхуҗа авылларыннан килеп урнашканнар. Алар бер-берсеннән берәр чакрым ара калдырып, елганың иң биек һәм текә ярлы тау башларына утырганнар. Аларның килеп урнашу вакытлары 1750 нче еллар дип уйларга нигез бар. Чөнки 1795 нче елда узган халык санын алу документларында авылда 13 йорт булып, аларда 147 кеше (ирләр-76, хатын-кыз-71) яшәгәнлеге күрсәтелә. Бу вакытта әле авыл да Сәрдекбаш дип түгел, ә "Вершина речки Серды" (Сәрде елгасы башы) дип аталган. Ул вакытта күп кенә авыллар русчага тартым исемнәр белән аталганнар. Мәсәлән, Казаклар авылы-"Халфино", күрше Уразай авылы- "Илемщик".

Бу чорда инде югарыда аталган бабайларның исемнәре, аларның улларының фамилияләре буларак искә алына. Димәк теләгән кеше , шул документларга нигезләнеп, үзенең җиде буын бабасының исемнәрен төзи ала.

Бабайлар өчәү генә булса да, алар арасында үзара тавышланулар да булган булса кирәк. Аларның кайберләре, әйтем формасында, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Мәсәлән, "Әймәт килсә- сүз бер булсын", "Тәрҗемән белән каберен янәшә булмасын- балчыгын ашап бетерер". Бәлки шуңадыр да безнең авылда ике зират. "Тау башы" зиратына Тәрҗемән бабай нәселе күмелә. Ә Әймәт белән Котлемәт бабайлар үзләренең нәселе өчен "Югароч"та зират ачканнар һәм бу бүгенгәчә шулай дәвам итә.

Тәрҗеман бабай , чыннан да, авыр холыклы кеше булгандыр, чөнки бу нәселдән булган кайбер авылдашларда аның холкын күрергә мөмкин.

Авылыбыз тарихы- шәҗәрәләрдә

Нәсел -ыру тарихлары белән кызыксыну дөньядагы күп халыкларга таныш. Мөселман - ислам дөньясы үзенең мәдәни -рухи системасына шәҗәрәләр белүне керткән. Һәр мөселман үзенең әтисе һәм әнисе ягыннан җиде буын бабасын белергә тиеш була. Ә галим кешеләрдән тугызар буын бабаларын белү таләп ителгән.

Татар телендә шәҗәрә сүзенең күп төрле синонимнары сакланган : шәҗәрә - тарих, нәсел шәҗәрәсе, шәҗәрә китабы, нәсел агачы, тарих һ.б.

Хәзерге вакытта нәсел агачы белән кызыксынучы галимнәребез дә, аерым кешеләр дә бар. Алар үз теләкләре белән архивларда актарыналар, кызыклы мәгълүматларны туплап җыеп баралар. Алда әйтеп кителгән Гимай абый -шундыйлардан.

Ул авылыбыз тарихы, анда яшәгән кешеләрнең язмышы белән һәрдаим кызыксынып тора. Үзебезнең нәселебез шәҗәрәсен дә төзеп авылыбыз мәчетенә тапшырды. Безнең нәсел Әймәт бабайдан башланып китә, аның улы Касим, аннан Хөсәен, Гобәйдулла. Гобәйдулланың улы Галиәкбәр, оныгы-Гилметдин, Гилметдиннең улы Низаметдин бабайдан минем әбиемнең кыз вакыттагы фамилиясе башланып киткән. Ә Гимай абый шушы фамилиянең хәзерге вакытта кыскартылган вариантын йөртә. Ни өчендер Низаметдин Низамовка әверелгән... Низаметдиннең улы Нәҗметдин минем әбиемнең һәм тагын сигез баланың әтисе. Шуларның берсе-Гимай абый.

Әймәт

Касим


Хөсәен

Гобәйдулла

Галиәкбәр

Хазулла Хисаметдин

Гилметдин

Низаметдин

Камалетдин

Нәҗметдин

Васил Вәдих Гимай Мансур Вәкил

Кызлары: Рауза, Дилбәр, Тәнзилә, Фәүзия.

Элек Сәрдекбаш авылы Вятка наместничествосы, Малмыж округы, Смәел сотнясы составына кергән. Ул вакытта административ бүленеш тәртибен еш алмаштырып торганнар. 1811 нче елда инде Вятка губернасы, Алабуга иязе, Купка волостенә кергән. 1850 нче елда Сәрдекбаш авылы үзе волость үзәгенә әверелә һәм аның адресы Вятка губернасы, Малмыж иязе, Сәрдекбаш волосте дип атала. Бу елларда халык санын алу- ревизия үткәрелә һәм бу документларның копиясен Гимай абый Киров шәһәренең архивыннан алып кайтуга ирешә. Мин дә, кызыксынып, аларны карап чыктым. Үземә шактый гына кызыклы мәгълүматлар алдым.

Мәсәлән, беренче килеп утырган бабайлар инде гаиләле кешеләр булганнар, ләкин аларның гаиләләрендә ир балалар гына булган. Шунлыктан, авылга бу елларда бик күп чит авыл кызлары килен булып киләләр, ә аларны Пенәгәр, Тәкәнеш, Шәмәрдән, Салавыч кебек ерак авыллардан эзләп табарга кирәк булган. Өйләнү, кияүгә чыгу гамәлләре яучылар ярдәмендә башкарылганга охшап тора, чөнки аларның яшь аермалары бик кызык. Мәсәлән, документларда 18 яшьлек кызның 40 яшьлек иргә, яки 22 яшьлек егетнең 31 яшьлек кызгаөйләнү очракларын күрдем.

Кызыклы, мин игътибар иткән тагын бер нәрсә булды. Бу-исемнәр.

Исемнәрдә тарих чагылышы

Төрки халыкларда борын-борыннан бер үгет-нәсихәт булган: "Чит исем алу - башка халыкка әверелү ул". 1788 елда Екатерина II нең махсус карары белән Уфада мөселман диния назәрәте ачыла. Исем куштыру муллаларга тапшырыла, чөнки яңа туган баланы рәсми теркәү аларга йөкләнелә. Шул вакыттан алып татар, башкорт, казакъ, кыргыз милләтләренә максатчан рәвештә гарәп исемнәрен куштыру башлана. Аннары әлеге халыклар гарәп исемнәренә гадәтләнеп китә. Бу хәл XIX гасыр азагы-XX гасыр башына кадәр дәвам итә.

Муллалар балаларга гарәп, фарсы исемнәрен куша, ә ата-ана аларның мәгънәсен һич аңламаса да, каршы килми. Кайвакыт, муллага нинди дә булса исем ошый икән, ул аны бик күп балага куша. Шундый очраклар еш була. Шуңа күрә ул заманнарда төрле-төрле гарәп исемнәре кушыла башлый. Мәсәлән, "Хадичә" -"Иртә туган"(недоношенная) дип тәрҗемә ителә, "Фатима" -Күкрәктән аерылган", Мәрьям" -"Ачы", "Зәйнәп"-"Таза" "Хәлимә"- "Йомшак", "Исхак" - Елмая торган" һ.б. XX гасыр башында Г.Тукай узенең "Исемнәребез турында" исемле мәкаләсендә болай яза: "Без татар рухында тәрбияләнмәдек. Без бу турыда бала тугач бирелә торган исемнәрдән чыгып кына да әйтә алабыз". Шунда ул балаларга татар милли исемнәрен куштырырга кирәк дип чыгыш ясый. Исем милли үзенчәлекне, холыкны һәм милли сыйфатны чагылдырырга тиеш, ди әдип.

Сәрдекбашның бу чор кешеләренең исемнәре игътибарны җәлеп итә: аларда кыска исемнәр "модада" булган. Ирләрдә ул бүгенге татар колагын "авырттыра" торган Ишей, Ишкен, Кирей, Юзәй, Бикта кебек исемнәр булса, хатын-кызларда исә, әле бүген дә кулланудан чыгып бетмәгән Зөләйха, Зәйнәп, Әминә, Гөлйөзем, Фатыйма кебек исемнәр еш очрый. Ләкин кызларда инде ул вакытта ук Зәлилә, Йолдыз, Бүләк кебек "ялтыравыклы" исемнәр дә булган.

Авылым чишмәләре

Туган авылымның тарихын өйрәнгәндә мин , безнең якларда бик күп булган, чишмәләр турында уйланмыйча булдыра алмадым. Чөнки чишмәләр һәр авылда халыкның юанычы да, горурлыгы да. Дөрес хәзер инде авылларда да суны краннан агызып кына алалар. Ләкин аңа карап чишмәләрнең дә әһәмияте югалмый...

Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып ургылучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән? Безнең балачагыбыз да гүя шуннан башлана, яшел чирәмле чишмә юлы безне олы тормышка алып чыга.

Суларын инеш - елгаларга таба юллаган күп санлы йөгерек чишмәләр, тирән күлләр, зур- зур елгалар һәм диңгезләр, буалар, тәмле сулы коелар барлыкка китерәләр. Чишмәләр- кечкенә булсалар да, табигатькә җан өрүчеләр; елга, күл, инеш, диңгез һәм океаннарга тормыш бирүчеләр.

Алда искә алынганча, безнең авылыбыз чишмәләргә бик бай. Аларның

һәрберсенең үз тавышы, үз тарихы,үз моңы, үз аһәңе, үз агышы, үз юлы бар.

Безнең борынгы бабаларыбыз чишмәләргә бай урынны табып утырганнар. Авылның тирә-ягында дистәгә якын исемле һәм исемсез чишмәләр бар. Аларның иң борынгысы һәм иң мул сулысы- "Чирмеш чишмәсе". Заманында бу чишмәнең өстенә яргыч-тегермән корып, аның су көчен тегермән тарту өчен файдаланганнар. Беренче килеп утырган кешеләрнең берсе- Тәрҗемән бабай шушы чишмә агып чыккан тау өстенә килеп урнашкан. Ә Котлемәт бабай үзе килеп урнашкан тауның астына чишмәне, күрәсең, казып чыгарган, чөнки ул "Котлемәт чишмәсе" дип атала.

"Зәки чишмәсе"- югары һәм түбән оч урамнары халкын хәзер дә су белән тәэмин итеп торучы мул сулы чишмә. Аны Минһаҗетдин мулланың олы улы Зәкиулла казып чыгарган. Бу 1915 нче елда була. Аңа кадәр суны "Мулла" бакчасы янындагы чишмәдән ташыганнар.

"Сәфәр чишмәсе"- иң яшь чишмә. Ул мул сулы түгел, аннан хуҗалык өчен дә су алмыйлар, ләкин ул авылның бик кадерле бер бизәге. Бу чишмәдән су эчүнең үзенә генә хас ырымы булган: башта улакка киемнән өзеп җеп кисәге салганнар, ул агып киткәннән соң гына суын эчкәннәр. Аны колхозлашу елларында Сәфәр исемле кеше ачкан.

Чишмәләр үзләренә генә хас сихри моңга ия. Озак еллардан соң ерак җирләрдән кайткан кунаклар-Сәрдекбашлылар-чишмә янына төшеп утыруны тиеш дип саныйлар. Алар чишмә тавышын тыңлап, яңаклары буйлап тәгәрәгән күз яшьләрен әкрен генә сөртеп, чишмә суында бит-кулларын юып, ниндидер изге ритуаль үтиләр кебек...

Безнең авылда туып үскән шагыйрә Наилә апа Сәгъдиева да үзенең "Сәрдекбаш чишмәләре" дигән шигырендә болай дип язган:

Авылымның тау битеннән

Чишмә ага җырлый-җырлый.

Сабый чаклар шунда үтте

Шул җырларны тыңлый-тыңлый.

Күңелемдә тавышыгыз

Әй, Сәрдекбаш чишмәләре.

Җырланасы җырым итеп

Йөрәгемдә йөртәм әле...






Йомгаклау

Әлеге эзләнү эшен башкарганда, тарихи хезмәтләрдән авылым тарихына караган мәгълүматлар эзләдем. Мәктәбебездәге "Туган якны өйрәнү" музеендагы материалларны карап чыктым. Авылыбызның хөрмәтле кешесе- Низамов Гимай абыйның шушы өлкәдә куйган хезмәте минем эзләнү эшемә зур юнәлеш бирде, мөһим чыганакларның берсе булды. Шулай итеп, авылым тарихы турында шактый кызык мәгълүмат тупладым, татар халкы тарихыннан белемнәремне баеттым. Сәрдекбаш авылы тарихы татар халкы язмышының бер чагылышы бит ул. Туган авылыбызның өйрәнәсе, ачылып бетмәгән яклары әле бик күп. Мин эзләнү эшләрен дәвам итәрмен дип уйлыйм. Авылыбызның тарихын өйрәнү белән беррәттән , аның табигатен дә онытмаска кирәк. Әйләнә -тирә мохитнең чисталыгын экологик таләпләргә туры китереп саклау безнең бурычыбыз булып санала.





Файдаланылган әдәбият исемлеге

  1. Низамов Гимай язмалары.

  2. 1795, 1811,1816,1834,1850 нче елларда уздырылган халыкны исәпкә алу дәфтәрләре копиясе.

  3. "Хезмәт даны"газеталары. (2003 ел)

  4. Сәрдекбаш урта мәктәбенең "Туган якны өйрәнү" музеендагы материаллар.

  5. Я.Х. Абдрахимова "Исемең матур, кемнәр куйган?" Казан, 2002 ел.

  6. Марсель Әхмәтҗанов "Татар шәҗәрәләре".


© 2010-2022