Разработка классного часа в форме пресс-конференции Юллар чатында

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Максат: 1. Тәмәке тарту, эчкечелек һәм наркоманиянең асылын ачу.

2. Укучыларны өстәмә белем чыганаклары ярдәмендә актив

танып белү эшчәнлегенә җәлеп итү.

3. Укучыларда тормышта дөрес юнәлеш алуны формалаштыру.

4. Укучыларда үзләре өчен генә түгел, әйләнә-тирәдәге башка

кешеләр өчен дә җаваплылык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: сәламәт яшәү рәвешенә, наркомания, тәмәке тарту, алкогольнең

зарарын күрсәткән таблица-плакатлар, укырга тәкъдим ителгән

әдәбияттан төзелгән күргәзмә, укучыларга визиткалар, диктофон,

фотоаппарат һ.б.

Дәрес барышы.

1. Оештыру өлеше.

Сәламәт яшәү рәвеше алып баруны пропагандалауның актуальлеген күрсәтү, дәреснең максатларын билгеләү.

Укытучы сүзе.

Без барыбыз да үзебезнең кадерле кешеләребезне, якыннарыбызны, әти-әни, туганнар, дусларыбызны еш кына туган көннәре, төрле бәйрәмнәр, профессиональ бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Бу котлауларда безнең күңелебез түреннән, йөрәктән чыккан теләкләр була. Ә нәрсәләр телибез соң без үзебезнең кадерлеләребезгә?

(укучыларның котлау сүзләре)

Әйе, котлау сүзләре, теләкләр бик күп. Ләкин бер генә очракта да "сәламәтлек" теләнмичә калмый. Шулай шул, сәламәтлек иң мөһим нәрсә, аны дөньяның бернинди акчаларына да сатып алып булмый. Ә сәламәтлек нәрсәгә бәйле соң, без аның кадерен беләбезме?

Статистика мәгълүматларына караганда, безнең сәламәтлегебез 50-55% ка тормыш рәвешенә, 20-25% ка әйләнә-тирә тәэсиренә, 15-20% ка нәселдәнлеккә һәм 10-15% ка гына сәламәтлек саклау учреждениеләренә бәйле икән.

Күрәсезме, безнең сәламәтлегебез никадәр дәрәҗәдә үзебез алып барган тормыш рәвешенә, үзебезгә бәйле. Димәк, сәламәт тормыш рәвеше алып барган очракта авырулар яртылаш кимер иде. Шуңа күрә яшь кеше үзенә тормыш юлын сайлаган вакытта аның ялгышмавы бик мөһим. Кеше үзенә дөрес юл сайлап ала алсын өчен шактый күп нәрсә белән хәбәрдар булырга, яхшыны яманнан аера белергә тиеш. Моны тормышка ашыруда массакүләм матбугат чараларызур роль уйный. Безнең бүгенге матбугат конференциябезшул проблемага кагылышлы.

Конференциядә тарихчы (Данилов И.), биолог (Алексеева Л.), химик (Агеева А.), социолог (Афанасьев Е.) катнашалар.

(белгечләрне өстәл артына чакыру)

Рәхим итеп үзегезне кызыксындырган сорауларыгызны бирегез. (конференциягә җыелган журналистлар үзләренең сорауларын белгечләргә бирәләр)

2. Конференция барышы.

"Ялкын" журналы: бүгенге көндә иң киң таралган начар гадәтләрнең берсе - тәмәке тарту.

Социолог: әйе, Җир шарындагы барлык ирләрнең яртысы, хатын-кызларның 25%ы тәмәке тарта.

"Ялкын": бу начар гадәт кайдан килеп чыккан соң?

Тарихчы: Кеше тәмәкене бик күптәннән тарта башлаган. Б.э.к. 5 нче гасырда яшәгән грек галиме Герадот язганча, Төньяк Америкада яшәгән скифлар утта ниндидерүсемлекне яндырганнар һәм ул янганда барлыкка килгән төтенне сулаганнар. Европада тәмәке турында Колумбның икенче экспедициясе Америкадан кайтканнан соң беләләр, алар тәмәкенең орлыгын алып кайталар. Баштарак тәмәкене Испаниядә декоратив үсемлек итеп кулланалар, башка илләргә ул чагыштырмача акрын тарала. Ләкин икенче тапкыр Европага килеп эләккәннән соң, тәмәке бик тиз тарала башлый: аны Бразилиядән Франциягә алып кайталар. Тәмәкенең Европада бик тиз таралуын шундый факт белән бәйлиләр: Португалиянең Париждагы илчесе Жак Нико ("никотин" сүзе шуннан алынган) 1560 елда бик көчле мигрень белән җәфаланучы Франция королевасы Екатерина Медичига "баш мие һәм баш авыртуларын бетерә торган" чара дип тәмәке бүләк итә. Шуннан соң тәмәке модага керә. Россиягә тәмәке чит ил сәүдәгәрләре тарафыннан 16 нчы гасырда кертелә.

"Табигать һәм без" журналы: тәмәке нинди үсемлек?

Биолог: тәмәке - пасленчалар семьялыгына керә торган күпьеллык үләнчел үсемлек, гадәттә, берьеллык итеп игелә. Тәмәкенең иң якын кардәшләре - бәрәңге, томат, баклажан, кызыл борыч, тилебәрән, миңгерәткеч. Тәмәкенең туган җире - тропик Америка; җылы яратучан үсемлек. Биеклеге 2,5 м га җитә, очында ак, кызыл, алсу төстәге оешма чәчәкләр була. Җимеше - тартмачык. Тәмәкенең бакчаларда үстерелә торган берничә декоратив төре дә бар.

"Сәламәтлек" журналы: тәмәкенең зарары нәрсәдә?

Химик: Тәмәке тарту - тәмәкене коры килеш кудыру дигән сүз, бу вакытта ул янмый, ә пыскый; температурасы 600 С һәм аннан да югарырак булырга мөмкин. Төтендә никотин, эфир майлары һәм башка күп төрле (800 ләп) матдә була. Шуларның берсенең дә организм өчен файдасы юк. Тәмәкедә, аның составына карап, 0,8-4% ка кадәр никотин була. Димәк, бер сигарет тартып бетергән кеше 0,4-3,5 мг никотин ала (4 мг - агулану, 60-70 мг - үлем). Гомумән алганда, тәмәке төтенендәге матдәләрнең 30 лабы аеруча зарарлы. Бензоперин (тән тукымасы череп таркалу, яман шешкә китерә торган матдәләрнең иң активы), синиль кислотасы, формальдегид, сероводород, аммиак, радиоактив элементлар, корым, ис газы - барысы бергә авыз куышлыгы, сулыш юллары, үпкәләрнең лайлалы катлавына ярсыткыч тәэсир ясыйлар, шулай итеп хроник ялкынсыну процесслары, хәтта яман шеш китереп чыгаралар. Углерод окисе бик күп сандагы гемоглобинны тоткарлый һәм шул рәвешлесулыш алу процессы бозыла.

"Татарстан яшьләре" газетасы: тәмәке нинди авырулар сәбәпчесе була? Ул организмга нинди йогынты ясый?

Биолог: Тәмәке тарту нәтиҗәсендә башланган авыруларның иң киң таралганы- йөрәк-кан тамырлары авырулары. Бу вакытта йөрәк мускулларын туендыручы тамырлар кысыла. Йөрәк-кан тамырларының озак вакытка сузылган даими кысылуы - инфарктка - йөрәк мускулының билгеле бер участогының кан белән тәэмин ителүенең бозылу һәм тукыманың үлүенә китерә. Никотин, периферик кан тамырларының кан агып килүгә каршы торуын көчәйтә, артериаль кан басымын күтәрә һәм йөрәк эшчәнлеген начарайта. Йөрәк нормаль кан әйләнешен тәэмин итү өчен өстәмә эшләргә тиеш була. Йөрәк мондый нагрузка белән озак эшли алмый.

Икенче типик авыру - эндертериит - түбән очлыкларның кан тамырларының эчке тышчасы үзгәрү һәм кысылу. Кан тамырлары кысылу нәтиҗәсендә аякларга җитәрлек күләмдә кислород һәм туклыклы матдәләр килә алмый. Моның нәтиҗәсе буларак, аяклар авырту һәм оюы килеп чыга. Тора - бара аяк очыннан тукымалар үлә башлый, еш кына кешенең аягын кисәргә туры килә, чөнки гангрена башлана. Шулай ук тәмәке сулыш органнарына бик начар йогынты ясый. Сулыш юллары ялкынсына, ә иң яманы - рак авыруы килеп чыга. Ашказаны һәм уникеилле эчәк ярасы да тартудан килеп чыга. Тәмәке тарту ҮНС һәм сизү органнарына да тискәре тәэсир ясый. Тәмәке акыл эшчәнлеген киметә, хезмәт җитештерүчәнлеген төшерә, кеше тәмәке капмаса, бик тиз кызып китүчәнгә әйләнә. Тәмәке тартучы төсләрне начар аера, ис һәм тәмне начар сизә, аның колагы томалана. (таблица "Вред курения")

"Хезмәт даны" газетасы: Коточкыч! Тәмәкенең кеше организмына тәэсир итмәгән җире юк. Ә бит без аны сатып алабыз. Аңа күпме акчалар сарыф ителә?! Сез шул турыда информация бирә алмассызмы икән?

Социолог: Әйе, тәмәке тартудан килеп чыккан авырулардан дөньяда 1 ел эчендә 2,5 миллион кеше үлә; бу - һәр 13 секунд саен 1 кеше дигән сүз. Шулай да дөньяда тәмәке тартучылар 1 ел эчендә 100 миллион доллар акча сарыф итәләр. Бу акчага 5 триллион пачка сигарет сатып алына.

Кукмара радиосы: яшьләрне тәмәке тартуга нәрсә этәрә соң?

Социолог: тәмәке тарту, шулай ук алкоголь куллана башлауга берничә этәргеч сәбәп бар дип санала.

Беренчесе: иярү (компаниягә, өлкәннәргә)

Икенчесе: олырак күренергә омтылу

Өченчесе: шәхесне раслау ысулы буларак тарту яки эчү. Начар гадәт белән булса да күренекле урын алу.

Дүртенчесе: бөтен нәрсәне дә татып карау теләге.

"Яңа гасыр" телевидениесе: Әйе, тәмәке тарту һәм алкоголь куллану икесе бергә йөри, Россиядә эчкечелек белән эшләр ничегрәк тора соң?

Социолог: социологлар әйтүенчә, Россиядә 1 елда эчелгән исерткеч эчемлекләрне спиртка күчереп исәпләгәндә, һәр кешегә уртача 14 литр чиста спирт туры килә. Ә елына 8 литр спирт кулланса, кеше үзенең кешелек сыйфатларын югалта бара.

"Ватаным Татарстан" газетасы: химик кушылма буларак нәрсә соң ул спирт?

Химик: углерод һәм водород атомнары төрле санда булган углеводород радикалы һәм гидроксиль группасыннан торган химик кушылмалар бар. Алар - спиртлар. Шулар арасыннан иң билгелесе - этил (аракы) спирты. Ул үтә күренмәле, җиңел, парга очучан сыеклык, 78,4 С та кайный. Этил спирты әчү процессында барлыкка килә һәм барлык спиртлы эчемлекләрнең нигезен тәшкил итә. Алкоголь бик аз гына микъдарда алкогольсез дип аталган эчемлекләрдә (кефир, квас) дә бар.

"Сәламәтлек" газетасы: алкоголь эчемлекләр безнең тормышка ничек килеп кергән соң?

Тарихчы: Спиртны чиста килеш 6-7 нче гасырларда гарәпләр ясый башлаган, "аль-коголь" дип исемне дә алар биргән. Дөньяда спиртлы эчемлекләрнең төрле төрләре 13-14 нче гасырлардан киң тарала башлый. Россиядә куәтле спирт эчемлекләре 16 нчы гасырдан билгеле, аларны беренче булып Генуя сәүдәгәрләре алып килгән дип уйлыйлар.

ЗОЖ газетасы: алкоголь организмга нинди тәэсир ясый?

Биолог: алкоголь турында элек тә, "акылны урлаучы" дигәннәр. Заманында Аристотель: "Исерү - кешенең үз теләге белән акылдан шашуы ул", - дигән. Кеше организмына эләккәч спирт канга сеңә. Каннан алкоголь тукымаларга үтеп керә, ә аларда ул тигез бүленми. Мәсәлән, баш мие тукымаларында ул башка тукымаларга караганда1,5 тапкырга артыграк була. Алкоголь шулай ук бавырда да шактый югары концентрациядә туплана, чөнки бавыр канда нормадан артык җыела торган теләсә нинди матдәләрне актив сеңдерү һәм зарарсызландыру өчен хезмәт итә. Шуларның нәтиҗәсе буларак, алкоголь эпилепсиясе, паралич, акылга зәгыйфьлек, бавыр циррозы (бавыр корышуы) килеп чыга. Шулай ук ашказаны авырулары: гастрит, язва, йөрәк-кан тамырлары авырулары, җылылык регуляциясе үзәгенең эшчәнлеге бозылуга китерә (таблица "Вред алкоголя").

Татарстан телевидениесе: наркомания белән хәлләр ничегрәк соң?

Социолог: хокук һәм сәламәтлек саклау органнары мәгълүматлары буенча хәзер Россиядә 4 миллион тирәсе наркоман бар. Ләкин шунсы аяныч һәр наркоман наркотиклар белән тагын 13-17 кешене бәйли. Татарстанда 2002 нче елның 1 июненә 6772 наркоман исәпкә алынган. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда бу сан 100 меңнән артык.

"Вечерняя Казань" газетасы: наркотиклар безнең тормышка кайчан килеп кергән соң?

Тарихчы: кеше наркотиклар белән б.э.к. 40 мең ел элек танышкан. Кызыксынучан кеше тирә-юньдә үскән үсемлекләрне татып караган һәм аларның кайберләренең күңелне күтәреп җибәрүен, көчне арттыруын белгән. Кешеләр дөньяның төрле кисәкләрендә үскән үсемлекләрнең тамыр яки яфракларының серле көчен белгәннәр. Мәсәлән, 5000 еллар элек Месопотамиядә (хәзерге Ирак) яшәүчеләр йоклата торган мәкне кулланганнар, бедуиннар сәяхәткә бангосыз - киндердән алынган сумала (хәзер аны марихуана яки гашиш диләр) чыкмаганнар. Б.э.к. 2737 елда гашишны Кытай императоры Шен-Нуна йөткерүгә каршы дару итеп кулланган. Һиндстан киндереннән ясалган марихуана сукырны - күрергә, аксакны - йөрергә, ярлыны бай итәргә сәләтле дип макталган. Майя индеецлары тел астына кока агачлары яфракларын сала торган булганнар. Борынгы Мисырда һәм Римда да опиатларның дәвалау үзлекләрен (авыртуны басу) белгәннәр. Сәүдә үсеше белән наркотиклар Европага киң тарала. Наркотиклар белән кызыксыну һәм аларны куллану дәрәҗәсе һәрвакыт тирбәлеп тора. Аларны күпләп куллану сугыш чорларына туры килә, бу социаль проблемалар белән бәйле була (моңа 1 һәм 2 бөтендөнья сугышларын мисалга китерергә була). Ә 20 нче гасырда балигъ булмаганнар арасында наркомания җәелә башлый. Россиядә беренче наркоман балалар 20 нче елларда беспризорниклар була. Хәзер наркоманнарның 20% ы мәктәп укучылары.

"Юлдаш" газетасы: наркотиклар барысы да бер дәрәҗәдә зарарлымы? Җиңел наркотиклар да бар диелә бит.

Химик: Барлык наркотик матдәләрне 3 группага бүләләр.

- психодепрессантлар - нерв системасы эшчәнлеген бастыручылар (опиатлар һәм йокы препаратлары)

- психостимуляторлар - нерв системасын активлаштыручылар (марихуана, гашиш, анаша, кокаин)

- галлюциногеннар - кеше психикасын үзгәртә, галлюцинацияләр барлыкка килә (күзгә юк нәрсәләр күренә башлый)

Наркотиклар күп төрле һәм алар барысы да зарарлы, чөнки күнегү китереп чыгаралар. "Зарарсыз" дип аталган наркотиклар көчле матдәләр куллана башлауга беренче адым да булып торырга мөмкин.

Село-Чура мәктәбе радиосы: наркотик матдәләр организмга нинди зыян китерә?

Биолог: Наркотик матдәләр канга өзлексез кереп торудан организмда авыртуны киметүче матдәләр эшләү туктала. Кеше үз тәненә киемнәр ышкылудан, хәрәкәт иткәндә буыннар ышкылудан, хәтта тамырлар тибешеннән дә авырту тоя башлый. Наркотиклар булмаса, наркоман бик нык газаплана, моны "ломка" диләр. Ул организмда 10-12 сәгать наркотиклар булмаса башлана. 2-3 ел эчендә кеше психик һәм физик яктан зәгыйфьләнә. Кешенең тиресе саргая, сөякләре сынучан була, чәче коела, акылы зәгыйфьләнә, элекке кызыксынулары югала, ул тиз картая.

ВИЧ - инфекция белән зарарланучыларның да 90% ы наркоманнар.

"Атна" газетасы: яшьләрнең күпләп наркоманиягә тартылуының сәбәпләре нәрсәдә?

Социолог: Яшүсмерләрне берничә грамм наркотик матдәнең колына әйләндерүче объектив һәм субъектив сәбәпләр бар. Объектив сәбәпләр - социаль иминлекнең булмавы, гаугалы тормыш, фатирларны, мәктәпләрне еш алыштыру. Субъектив сәбәпләр - тәрбиядә җибәргән ялгышлар, ата-аналарның наркотик куллануы, укуга теләк булмау, наркотик кулланучылар белән аралашу, үз-үзеңне расларга омтылу.

Наркотик таратучылар да яшьләрнең аңына төрле уйдырмалар сеңдерә:

1. Син дә авыз ит - барысы да татып карый. Мәктәпнең олы класс укучыларының 1/5 е наркотиклар татып караган.

2. Авыз итеп кара, бернинди дә зыяны булмас. ЯЛГАН!

3. Авыз итеп кара, ошамаса ташларсың.

4. "Зарарсыз" наркотиклар да була.

"Сәламәтлек" журналы: наркоманнарның үлеменең сәбәпләрен әйтеп китсәгез иде.

Биолог: Бик сирәк наркоман гына 30 яшькә җитә. Ул артык доза алудан, гомуми дистрофиядән, йөрәк эшчәнлеге бозылудан, кыйналулардан, йогышлы авырулар белән зарарланудан, гепатиттан, СПИДтан үлә. Нәтиҗә шул, акыллы кеше үз теләге белән гомерен кыскартмый.

"Комсомольская правда" газетасы: шунысы мәгълүм, алкоголь һәм тәмәке дә организмда бәйлелек тудыра. Үзләренең йогынтысы буенча әлеге матдәләр наркотикларга керәме?

Биолог: Алкоголь һәм никотин кеше организмына тәэсирләре буенча көчсез наркотиклар дип табылды. Алар да тотрыклы бәйлелек тудыра.

3. Йомгаклау. Нәтиҗәләр ясау.

Укытучы сүзе. Әйе, эчкечелек, наркомания - куркыныч чир. Ул җәмгыятебезнең бөтен тармакларын җимерә. Җәмгыять тотрыклы үссен өчен нык гаиләләр, сәламәт белгечләр, ышанычлы хөкүмәт, акчага сатылмаучы хокук саклау органнары, кануннарны үтәүче гражданнар кирәк.

Статистика раслаганча, Россиядә наркоманнарның уртача яше 13-15. Ә болар бит безнең киләчәгебез. Шуңа күрә бу заман чирләренең нинди куркыныч икәнлекләрен кешеләрнең, бигрәк тә яшьләрнеңаңына җиткерү безнең эшебез һәм бурычыбыз.

Халыкта "Күрмәгәннең күрәсе килә, күргәннең качасы килә" дигән сүз бар. Ләкин һәрвакыт качып котылып буламы соң? Тарихта шундый факт бар. 1976 елда "Массалия" дигән француз теплоходы бер айлык сәяхәткә чыга. Анда тәмәке тартуны ташларга ниятләгән 640 пассажир була. Теплоходка утырыр алдыннан, аларның шырпы, сигарет кебек әйберләрен алып калалар. Кайбер пассажирлар мондый тәмәкесезлекне чагыштырмача җиңел кичерәләр, ә кайберәүләрнең йокысы кача, кәефләре начарлана. Бер ай йөргәннән соң 440 лап пассажир яңадан тәмәке тарта башламый. Әмма кайсыбыз, тарта башлаган очракта - "мин шушы 440 кеше арасында булырмын" дип ышандыра ала?

Бөек рус шагыйре В.В.Маяковский үзенең бер шигырендә тәмәке тартуны ташлау нинди зур, авыр, шатлыклы хәл икәнен күрсәтә.

Гражданнар, бүген миндә

зур шатлык

Теләктәшлек белән

елмайсын йөзегез.

Миңа кичекмәстән

бүлешергә кирәк

Шигырьдә генә булса да,

белегез:

Гражданнар,

мин бүген

тартуны ташладым.

Әйе, чирнең килүе тиз, китүе озак диләр. Шуңа күрә, тәмәке, аракы, яки наркотик матдәләр сатып алганчы уйла: бу сиңа нәрсәгә кирәк?

Әгәр син ул чүпне сатып алгансың икән, аны чыгарып ташларга үзеңдә көч тап.

Әгәр төрлечә юмалап аларны татып карарга тәкъдим ясасалар - баш тарт.

Әгәр авыз иткәннән соң, аларны тагын кулланырга теләсәң, шуны онытма: барысы өчен дә түләргә туры киләчәк.

Әйе, без зур тизлекләр гасырында яшибез. Шуңа күрә һәр кеше дә тормышка яраклаша алмый. Кешеләр стресслардан төрлечә кача: берәүләр - кызыклы шөгыльләр белән мавыга, спорт белән шөгыльләнә, Һәр мизгелнең кадерен белә; икенчеләре - аракы эчә, наркотиклар кабул итә - гомерен бушка үткәрә. Яшьләр, аек булыгыз, берегез дә икенче юлны сайламагыз.

(стенд өстендә сөйләү. Үлчәү кайсы якка басар?)

Шуны онытмагыз: милләтнең байлыгы - аның сәламәтлегендә.





© 2010-2022