Конспект классного часа «20 лет Конституции»

"Описание материала: Знакомство учащихся начальных классов с символами России и Татарстана. Во время классного час можно использовать этот материал. Так же ученики 1-4 классов сравнивают цвета флагов Татарстана и России. "Часто на уроках дети задают интересные вопросы для сравнения символов. На этом занятии ученики сравнивают гербы обоих Республик. Быстро запоминают элементы символов.Этот же материал можно использовать на уроках «Окружающий мир«при изучении темы «Символы Россиии иТатарстана»Дети...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы

Татар Борнае төп гомуми белем бирү мәктәбе









"Россиянең һәм Татарстанның дәүләт символлары"







Камбеева Гөлсинәнең

4 нче сыйныфта үткәрелгән

тәрбия сәгате







2013-2014 уку елы

Дәреснең максаты һәм бурычлары:

  • Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт символлары турындагы төп белемнәрне ныгыту;

  • дәүләт символикасына хөрмәт, патриотизм һәм үз илеңә, республикаңа һәм шәһәреңә мәхәббәт тәрбияләү;

  • укучылар белән төрле чаралар үткәргәндә дәүләт символикасын куллану ихтыяҗы тудыру;

  • укучыларның коммуникатив белемнәрен һәм күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итү (төркемнәрдә эш оештыру, үз фикереңне әйтә һәм яклый белү, башкаларны да тыңлау).

Материаллар:

  • Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары музыкасын яңгыратып Россия һәм Мәскәү, Татарстан һәм Казанның күренекле урыннары буенча электрон презентация;

  • күрсәтмә әсбаплар: Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт символлары;

  • дөньяның сәяси картасы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы карталары;

  • Россия һәм Татарстан турында китаплар күргәзмәсе;

  • дидактик материаллар: биремле карточкалар;

.

Дәресне үткәрү формасы: дидактик уен

Дидактик уенның этаплары:

  • Кереш.

  • "Сез картаны беләсезме?" бәйгесе.

  • "Мин дәүләт символикасын беләм" бәйгесе.

  • "Сез дәүләт бәйрәмнәрен беләсезме?" бәйгесе.

  • "Истәлекле урыннар" бәйгесе.

  • "Татарстан - син минем туган ягым" темасына иң яхшы фотосурәт бәйгесе. Команда капитаннары бәйгесе.

  • "Мин сине яратам, туган илем" дигән табышмаклар һәм әйтемнәр бәйгесе. "Төп җыр" бәйгесе.

  • Дәрескә йомгак, җиңүчеләрне бүләкләү.

Уен барышы

"Мин яратам сине, Россия!" җырының фрагменты яңгырый.

Укытучының кереш сүзе, уен кагыйдәләрен аңлату.

Хәерле көн, хөрмәтле балалар һәм уеныбызның кунаклары. Бүген безнең үзенчәлекле дәрес. Без сезнең белән Россия һәм Татарстанның дәүләт символлары турында сөйләшәбез, ә бу инде илебезнең тарихы да, бүгенге көне дә. Дәүләт символлары илебез тарихының үзенчәлекле якларын, башка илләрдән аермасын чагылдыра. Дәүләт символларына карата гражданнарның ихтирамы - дәүләт сәясәтенә, үз халкына ихтирамының, Ватанына мәхәббәтнең һәм горурлыкның чагылышы.

  • Уенда ике команда катнаша. Уен барышында һәр команда аерым-аерым да, гомуми тема буенча берләштерелгән махсус биремнәрне дә үти.

  • Уен барышында "Россия һәм Татарстанның дәүләт символлары" дигән теманы гомумиләштерү һәм кабатлау буенча эш алып барыла.

  • Уенның җиңүчесе билгеләнә;

  • жюри 10 балл системасы белән һәр уен биреме буенча йомгак ясый, җиңүчеләрне билгели һәм котлый.

Жюри составы:

  • сыйныф укучыларының әти-әниләре;

  • тарих укытучысы;

  • классташлар.

Уенның этаплары

1. "Кереш" бәйгесе (Һәр команда биремле конверт тартып чыгара).

А биреме: яттан Россия, Мәскәү турында шигырь сөйләргә.
Б биреме: Татарстан, Казан турында шигырь сөйләргә.

Мәсәлән:

Минем Казаным
Казан - Татарстанның башкаласы.
Аннан да ямьле һәм гүзәл җирне белмим мин.
Менә легендалар тулы, еллар хатирәсе һәм истәлеге булып горур
Сөембикә манарасы бераз авыш һәм моңсу тора.
Яраткан Кремль ак киемнән,
Татарстан халкы үзара бердәм һәм дус яшәсен дип,
безнең йокы һәм тынычлыкны саклый.

Казанга ода
Казан! Минем яраткан шәһәрем,
Синең урамнарыңа карыйм,
Көчле һәм мәгърүр Кремльгә,
Төз һәм зур манараларның күренешенә.
Синең урамнар, синең проспектлар
Безгә тарих булып торыр,
Барлык сорауларга
Алар безгә горур җавап бирер.

Меңьеллык...
Күп көннәр, еллар, гасырлар үтте.
Казан хәзер үсте,
Без аның һәр тыкрыгын яратабыз.
Мең еллар үтсә дә,
Казан безгә кадерле.
Без гасырлар аша
Аның һәр адымын сакларбыз.

2. "Сез картаны беләсезме?" бәйгесе (Һәр команда биремле конверт тартып чыгара).

А биреме: Картадан Россия Федерациясе территориясен күрсәтегез. Дәүләтнең башкаласын күрсәтегез һәм исемен атагыз.
Б биреме: Татарстан Республикасы территориясен картадан күрсәтегез. Республиканың башкаласын күрсәтегез һәм исемен атагыз.

3. "Мин дәүләт символикасын беләм" бәйгесе (Һәр команда икешәр конверт ала).

А биреме: Пазллардан Россия флагын һәм гербын җыегыз.
Б биреме: Пазллардан Татарстан флагын һәм гербын җыегыз.

4. "Сез дәүләт бәйрәмнәрен беләсезме?" бәйгесе (Ике командага да уртак бирем, дөрес һәм тиз җаваплар исәпкә алына).

Дәүләт бәйрәмнәренең исемнәрен даталарга туры китереп тезәргә, бушлыкка кирәкле хәрефне куярга:

1

Яңа ел

А

23 нче февраль

2

Татарстан Республикасы Конституциясе көне

Б

1 нче гыйнвар

3

Ватан саклаучылар көне

В

9 нчы май

4

Россия Конституциясе көне

Г

6 нчы ноябрь

5

Җиңү көне

Д

4 нче ноябрь

6

Халык бердәмлеге көне

Ж

12 нче декабрь

7

Россия бәйсезлеге көне

З

30 нчы август

8

Татарстан Республикасы көне

И

12 нче июнь

9

Белем бәйрәме

К

29 нчы ноябрь

10

Россиянең әниләр көне

Л

1 нче сентябрь

5. "Истәлекле урыннар" бәйгесе (Һәр команда биремле конверт тартып чыгара).

А биреме: Мәскәү шәһәренең истәлекле урыннарны атагыз.
Б биреме: Казан шәһәренең истәлекле урыннарын атагыз.

6. "Татарстан - син яраткан туган ягым" темасына иң яхшы фотосурәт бәйгесе. (Һәр команда класстан тыш дәрескә үзенең күргәзмәсен әзерли (А-4 форматы, фотографиянең авторы һәм исеме күрсәтелгән этикетка). Жюри членнары һәр командадан иң яхшыларын сайлап алалар).

7. Команда капитаннары бәйгесе. Капитаннар алдан әзерләнгән билетларны алалар һәм түбәндәге сорауларга җавап бирәләр:

  1. 1Россиянең борынгы исеме? (Русь).

  2. Татарстанның борынгы исеме (Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы).

  3. Нәрсә ул ил гербы? (Герб сүзе немец теленнән "нәсел " дигәнне аңлата һәм илнең, шәһәрнең символы итеп билгеләнә).

  4. Нәрсә ул гимн? (Гимн ул- тантаналы җыр яисә көй, ул аерым очракларда гына башкарыла: милли бәйрәмнәр, дәүләт флагын күтәрү, хәрби ритуаллар, тантаналы җыелышлар, спорт ярышлар. Теләсә кайсы илнең гимны башкарылганда халык басып тора, ир-атлар баш киемен сала).

  5. Россия флагы ничә төстә һәм алар нәрсәне аңлата? (Өч төстәге Россия флагы 1693 нче елда Россиянең беренче императоры Бөек Петр тарафыннан кабул ителә. Флагның төсләре түбәндәгеләрне аңлата: ак - чисталык һәм тынычлыкка омтылыш; зәңгәр - ышаныч һәм даимилек; кызыл - кан, батырлык, Ватан өчен түгелгән көч билгесе. 1991 нче елның 21 нче августы - Россия флагы кабул ителгән көн).

  6. Татарстан флагы ничә төстән тора һәм алар нәрсәне аңлата? (Өч төстәге Татарстан флагы Татарстан Республикасының дәүләт символы булып тора, ул Татарстан Республикасы Югары Советы карары белән 1991 нче елның 29 ноябрендә расланган. Флагның төсләре түбәндәгеләрне аңлата: яшел төс - яшел яз һәм яңару, ак төс - чисталык, кызыл төс - көч, энергия, тормыш билгесе).

  7. Безнең дәүләтнең төп законы ничек атала? (Конституция).

  8. Хәзерге Россиянең дәүләт башлыгы (Президент).

  9. Россия Федерациясенең дәүләт башлыгы кем? (Дмитрий Анатольевич Медведев).

  10. Татарстан Республикасының Президенты кем? (Рөстәм Нургалиевич Миннеханов).

  11. Россиянең башкаласы (Мәскәү).

  12. Татарстанның башкаласы (Казан).

8. "Мин сине яратам, туган илем!" дигән табышмаклар һәм әйтемнәр бәйгесе.

Командаларга гомуми бирем: Ребусны чишегез (һәр командага ребус ясалган битләр бирелә, анда җавапны язарга кирәк). Конспект классного часа «20 лет Конституции»(Родина мать, умей за неё постоять).

  • Туган ил турында табышмаклар һәм әйтемнәр әйтегез (Һәр команданың катнашучылары чираттан җавап бирә, табышмак әйтмичә туктап калган очракта - сүз икенче командага бирелә).

Мәсәлән:

  • Рус сүзендә горур, эшендә нык. (рус.)

  • Ватан яшәсә, батырлар яши, батырлар яшәсә - яши. (тат.)

  • Туган җиреңне газиз анадай сакла. (рус)

  • Туган иле булмаган кеше җырсыз сандугач сыман. (тат.)

  • Туган як - ана, чит як - үги ана. (рус.)

  • Туган як - алтын бишеге, чит як - таракан тишеге. (тат.)

  • Безнең туган илдән матур ил юк. (рус).

  • Туган иле булмаган - канатсыз кош сыман. (тат.)

  • Туган иле өчен торган - чын батыр. (рус.)

  • Чит як көмеш тулы булса да, туган як кадерлерәк. (тат.)

  • Ватан-ана өчен горур бул. (тат.)

  • Туган як - алтын бишек. (тат.)

  • Һәр кешегә үз ягы кадерле. (рус.) •

  • Сусыз җир коры булган кебек, туган илсез батыр да көчсез. (тат.)

1. "Төп җыр" бәйгесе (һәр команда биремле конверт тартып ала).

А биреме: Россия гимны авторын әйтегез (А. Александров муз., С. Михалков сүзләре).
Б биреме: Татарстан гимны авторын әйтегез (Р. Яхин муз.).
1-нче команда капитаны Россия флагын кертә (Россия гимнын тыңларга тәкъдим ителә, бу вакытта Россия һәм Мәскәүнең күренекле урыннары булган слайдлардан электрон презентация үткәрелә).
2-нче команда капитаны Татарстан флагын кертә (Татарстан Республикасы гимны яңгырый, Татарстанның һәм Казанның күренекле урыннары күрсәтелә).

Жюри дидактик уенга нәтиҗә ясый һәм җиңүчеләрне билгели.

Укытучы өчен мәгълүмат. (Дәрес башында укытучы балаларның белемнәрен, җавапларын түбәндә бирелгән мәгълүмат буенча тулыландыра, конкретлаштыра ала).
Россия Федерациясенең дәүләт флагы - аның рәсми дәүләт символы (герб һәм гимн белән). Тигез горизонталь буйлардан тора: (өстә - ак, уртада - зәңгәр, аста кызыл төс) турыпочмак формасындагы тукымага ясала.
Конспект классного часа «20 лет Конституции»

Россия Федерациясенең дәүләт гербында ике башлы алтын бөркет; бөркет башларында - Бөек Петрның тарихи 3 коронасы (баш өстендә - ике кечкенә, уртада зур үлчәмле), бөркетнең аягында - скипетр һәм держава, бөркетнең күкрәгендә -сөңге кадап еланны җәрәхәтләгән атка атланган кеше).

Конспект классного часа «20 лет Конституции»

Россия Федерациясенең гимнын С.В. Михалков сүзләренә композитор А.В. Александров язган. "Россия Федерациясе дәүләт гимны турында"гы Закон 2000 елның 8 нче декабрендә федераль закон белән кабул ителә (Федерация Советы тарафыннан 2000 елның 20 нче декабрендә).

Татарстан Республикасы флагы Татарстан Республикасының дәүләт символы булып тора. 1991 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасы Югары Советының 1314-ХП карары нигезендә расланды. Татарстан Республикасының Дәүләт флагы яшел, ак һәм кызыл төстәге горизонталь буйлардан торган туры поч­маклы тукымадан гыйбарәт. Ак буй флаг киңлегенең 1/15 өлешен тәшкил итә, ул яшел һәм кызыл төстәге бертигез киңлектәге буйлар арасында урнаша. Яшел буй өстә була.

Конспект классного часа «20 лет Конституции»

Татарстан Республикасы дәүләт флагының төсләре:

  • яшел - яз һәм яңарыш төсе;

  • ак - чисталык төсе;

  • кызыл - җитлеккәнлек, энергия, көч, тормыш төсе.

Татарстан Республикасы гербы -Татарстан Республикасы дәүләт символы булып тора. Татарстан Республикасы Югары Советының карары 1992 елның 7 февралендәге 1415-ХП номерлы карары белән расланган.

Конспект классного часа «20 лет Конституции»

Татарстан Республикасының Дәүләт гербы Татарстан флагы төсләрендә башкарылган; ул түгәрәк рәвешендә.

Гербның үзәк образы - канатлы барс - борынгы заманнарда уңдырышлылык тәңресе, балалар яклаучысы. Татарстан Республикасы гербындагы барс -республика гражданнарының һәм аның барча халкының яклаучысы.

Барс кояшның кызыл дискы җирлегендә сурәтләнгән. Кояш - борынгы заманнарда бик күп халыкларның төп тәңресе. Татарстан гербында кызыл кояш игелеклелек билгесен, уңышны, бәхетне, тормышны аңлата.

Барсның сул янтавында - Татарстан Республикасы гражданнарының хокукый, икътисадый, көч яктан якланганлыгын аңлатучы түгәрәк калкан.

Җөп санны таҗ яфраклары булган кашкарый чәчәге мәңгелек тормыш чыганагын, озын гомерлекне, озын гомер теләүне символлаштыра.

Барсның алгы уң аягын бераз күтәрүе - ул югары хакимиятнең олылыгын күрсәтүче геральдик ишарә. Бу шулай ук хәрәкәтне (эшне) «уң аяктан» башлауны, Татарстанның яңарыш юлында хәрәкәтен игелекле башлавын аңлата.

Барсның үткен тешләре һәм тырнаклары аның үз-үзен дә, канат астындагыларны да яклау сәләтен күрсәтә.

Барс канатларының җиде каурые аның яклау көченең колачын символлаштыра - җирдә дә, күктә дә.

Барсның койрыгын тотышы аның кәефе шәп, дустанә булуын аңлата.

Татарда үсемлекләрдән ясалучы популяр орнамент һәм лалә чәчәге табигатьнең язгы уянуын гәүдәләндерә һәм Татарстанның яңаруын символлаштыра.

Өч алтын боҗра гербны өч мәртәбә уратып алган. Алар бердәмлек, чиксезлек һәм иң югары камиллек идеясен чагылдыралар.

Төсләрнең символик мәгънәсе:

  • алтын төсе - нәфислек, матурлык, Татарстан җиренең бай булуы;

  • яшел төс - яз яшеллеге, Татарстанның яңаруы;

  • ак төс - Татарстан гражданнары ниятләренең изге булуы;

  • кызыл төс - җитлеккәнлек, энергия, көч, тормыш, Татарстанның яшәү сәләте.

Татарстан Республикасы гербы игелек, гаделлек, гражданнарның иминлеге, халыклар арасындагы дуслык, тынычлык һәм прогресс кебек әхлакый кыйммәтләрне раслый.

Татарстан Республикасы гербының авторы - рәссам-монументалист, Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы Риф Фәхретдинов.

Татарстан Республикасы Дәүләт гимны Татарстан Республикасы Законы белән расланган гимнның яңа музыкаль редакциясе нигезендә башкарыла. Татарстан Республикасы Дәүләт гимнының симфоник һәм тынлы уен кораллары оркестрлары башкаруындагы язмасының оригиналы Татарстан Республикасы Дәүләт Советында саклана. Гимнның авторы - күренекле татар композиторы Рөстәм Яхин.

Кулланылган әдәбият, сайт материаллары:

  1. Россия гербы, флагы, гимны. Мәктәптә Россия Федерациясенең дәүләт символларын өйрәнүгә методик рекомендацияләр. М.К. Антошин.-М: Айрис-пресс, 2003.

  2. Минем Ватаным - Россия. Төп мәктәпләр өчен укыту әсбабы. Авт. Россия Оборона министрлыгының хәрби тарих институты кол .-М.:Триада-М, 2002.

  3. Соболева Н.А. Россия дәүләт символикасы.- М.: Владос, 2002.

  4. Ривина Е.К. Россия гербы һәм флагы.: Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны Россиянең дәүләт символлары белән таныштырабыз.- М.:АРКТИ, 2002.

  5. festival.lseptember.ru

  6. ru.wikipedia.org

  7. kids.samgd.ru/province

  8. prm.ru

  9. gossov.tatarstan.ru

  10. gov.ru



© 2010-2022