Татар халык ашлары. «Айдар бездә кунакта» тексты ( ачык дәрес планы

Рус телле укучыларны татар халык ашлары белән таныштыру Белем бирү максаты. 1. « Татар халык ашлары» темасы буенча сүзләр белән танышу һәм грамматик яктан дөрес төзелгән сөйләм телен үстерү. 2. “Айдар бездә кунакта” хикәясе белән таныштыру. 3.”Безнең гаилә” темасына караган лексиканы кабатлау.   Үстереш максаты. 1. Кирәкле информацияне сайлап алырга өйрәтү. 2. Үз фикереңне дәлилли белергә өйрәтү. 3. Ишетеп аңлау күнегүләре аша игътибарлылыкны үстерү.   Тәрбия максаты. Татар милли ризыкларына кызыксыну уяту, толерант шәхес тәрбияләү
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:




Татар халык ашлары.

"Айдар бездә кунакта" тексты





Татар халык ашлары.«Айдар бездә кунакта» тексты( ачык дәрес планы


Нурлат районы Якушка урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гайнуллина Гөлфия Рафыйк кызының

ачык дәрес планы.

(2 нче сыйныф,рус телле укучылар өчен)





Гыйнвар, 2014 ел

Дәреснең максатлары

Белем бирү максаты.

1. « Татар халык ашлары» темасы буенча сүзләр белән танышу һәм грамматик яктан дөрес төзелгән сөйләм телен үстерү.

2. "Айдар бездә кунакта" хикәясе белән таныштыру.

3."Безнең гаилә" темасына караган лексиканы кабатлау.

Үстереш максаты.

1. Кирәкле информацияне сайлап алырга өйрәтү.

2. Үз фикереңне дәлилли белергә өйрәтү.

3. Ишетеп аңлау күнегүләре аша игътибарлылыкны үстерү.

Тәрбия максаты.

Татар милли ризыкларына кызыксыну уяту, толерант шәхес тәрбияләү.

Дәресне җиһазлау.

1. Татар милли ризыклары;

2. Дәреслек, эш дәфтәрләре;

3. Шәхси эшләү өчен карточкалар;

5 "Татар милли ашлары "темасы буенча презентация , слайдлар

Дәрес барышы.

1. Оештыру.

Уңай психологик халәт тудыру.

- Хәерле көн, укучылар! Бүгенге дәрестә «Безнең гаилә» темасы буенча сөйләшүне дәвам итәрбез,татар милли ризыклары һәм инде « Айдар бездә кунакта» хикәясе белән танышырбыз

2.Үткән материалны искә төшерү.

- Хәзер әйдәгез гаилә әгъзаларын искә төшереп үтик.(бабай,әби,әти,әни, абый,апа,энем,сеңлем)һәм сөйләшүне карап алыйк әле ("Сабыем" сайтыннан алынган сөйләшүне тыңлау һәм сорауларга җавап бирү)

3. Яңа материалны презентацияләү

Татар милли ризыклары белән танышу, аларның дөрес әйтелеше өстендә эшләү.(3-8 сайтлар.)

Сөйләшү оештыру .Мин ....... яратам. Ә син нәрсә яратасың? Минем әни ... пешерә, ә синең әниең нәрсә пешерә?

1.Сүзлек эше

  • Кунак-гость;

  • Әзерләде- приготовила;

  • Пешерде -испекла;

  • Хәерле көн-добрый день;

10 нчы слайд

Хикәяне уку. Дәреслек 90 нчы бит (қарап барыла , хаталы сүзләр төзәтелә, транс-ясе языла,укучылар чылбыр буенча укыйлар)

Ял минуты

2 Аңлау дәрәҗәсен күзәтү буенча күнегүләр.

Хикәядән тәрҗемәгә туры килгән җөмләләрне табу.

- Кто пришел в гости;

- как встретил Айдара друг;

- что испекла мама ;

11 слайд

3. Диалогта төшеп калган репликаларны куярга. 12 нче сайт

4. Табынга чакыру формаларын ныгыту. ("Сабыем" сайтыннан алынган сөйләшүне тыңлау һәм сорауларга җавап бирү),бер-береңне табынга чакыру, милли ризыклар белән сыйлау.

5 Белем- күнекмәләрне ныгыту.

  1. "Адашкан" уенын уйнау. (14нче слайд)

  • Хәрефләрне тиешле тәртиптә урнаштырып, сүзне җыярга.

Камөчпоч

Әшлеб

быйкысты

Маккой

6. Йомгаклау.

  1. Укучылар, без нәрсәләр турында сөйләштек? Нинди милли ризыклар беләсез?

7.Өйгә эш:

Дәреслек 91 бит, 10 нчы күнегү

91 бит,9 нчы күнегү


© 2010-2022