Сәламәтлек-бәхет бит ул, аның кадерен белегез!

Сәламәтлек-бәхет бит ул,аның кадерен белегез! Максат:  Укучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропогандалау,аларның заралы гадәтләрнең организмга тискәре йогынтысы турындагы күзаллауларын киңәйтү,эстетик сәләтләрен үстерү.  Өй эче күренеше.стена буена өч карават куелган. Уртада-өстәл,өстәл янында-урындыклар.Бүлмәнең бер почмагында юынгыч тора.Шапшакбикә белән Ялкаубикәнең киемнәре-идәндә.Караватларда өч кыз йоклап ята.  Беренче күренеш  (Музыка уйный. Таң ата,әтәч кычкыра. өйгә әни керә,кызларны уята.)  Әни. Балакайларым,таң атты,торырга вакыт. Иртән торып,чәйләр эчкәч. Идән юып алыгыз. Тузан сөртеп,су китереп, Өйне рәткә салыгыз. -Кызларым,торыгыз,тор,ә мин эшкә киттем. (Ана чыгып китә.Сәламәтсылу,тиз генә торып,урынын җыя башлый.Калган ике кыз,торасылары килмичә,икенче якка борылып яталар.)   Сәламәтсылу(С.). Апаларым ,торыгыз, Җылы кояш нур сибә, Иртән зарядка ясау Тәнгә зур сихәт бирә.   (Апаларын барып уята. С   Бер,ике,өч, Миндә бик күп көч. Шулай көчле булсам, Эшләрмен күп эш. Тырнак астындагы кердән Авырулар башлана. Тырнагыңны гел кисеп йөр, Теләсә кая ташлама. Тырнак кимерү-начар гадәт, Апам,алай эшләмә.   Ш.(үпкәләп)Ярар,икенче алай эшләмәм.   С.(Ялкаубикәгә(Я.) борылып)Апам,әйдә,тор инде!   Я.Йокым әле туймады, Минем торасым килми. Нигә уятадыр инде, Йокларга ирек бирми. (Йокысын дәвам итә)  Ш. Битләрем дә.кулларым да бик чиста,һаман юсаң,бит тузар.әйдә,ярар әле.(Өстәл янына барып утыра) (Я.,тәмле ис сизеп,караватыннан кузгала.Аның бер толым чәче үрелгән,икенчесе тузгыган.) Я. Йокым әле туймады, Торасым килми иде. Тәмле коймак исе чыккач, Тормыйча булмый инде. С. Апаларым,юындыгызмы әле сез?   Ш.,Я. Юындык,юындык.   С. Алайса,әйдәгез,ашагыз.Менә файдалы үләннәрдән чәй дә пешердем,тәннәрегез сихәтләнеп,кәефләрегез күтәрелеп китәр.   Файдалы үләннәр турында шигырьләр тыңлау,укучыларның кулларында файдалы уләннәр.   (Ш. белән Я.авызларын шапылдатып ашыйлар,шопырып чәй эчәләр.Ш.кулларын күлмәгенә сөртә.Аларның бу гадәтләрен С.күзәтеп утыра.) С. (ачуланып)Өстәл артында әдәпне Бөтенләй онытасыз, Берегез авыз шапылдата, Икенчегез чәй шопыра.   Сөлгегә сөрт кулыңны, Күлмәгеңә ышкыма. Чәйне дә син тәмләп эч, Чынаяктан шопырма.  Ш.,Я. Ярый ла инде,икенче алай эшләмәбез. Икенче күренеш.    Матур итеп эшләнгән чишмә яны. Су ала торган улагы бар. Чишмә янында чәчәк булып киенгән балалар.   Чәчәкләр бергә “Гөлләр” җырын җырлап,чиләкләр тотып С.суга килә.Чәчәкләр биюе.  Чәчәкләр. Рәхмәт сиңа,шәфкатьле кыз! Без сиңа үз чәчәкләребездән ясалган “сәламәтлек тәкыясын” бүләк итәбез.   С. Рәхмәт! (Ул чиләкләрен алып кайтып китә) Өченче күренеш.  Өй эче.Ш.белән Я.өй җыештырырга җыеналар.Чиләк белән себерке күтәреп.бүлмәдән Ш.чыга һәм “дуылдап” идән себерә башлый,чиләкнеЯ-нең юлына куя. Я-нең кулында-идән чүпрәге,ул Ш.куйганчиләккә абынып егыла.  Я. (усал итеп)Ай-яй,син куйдынмы бу чиләкне аяк астына?  Ш.(усал итеп)Аягыңны азрак күтәреп йөререргә һәм өскә түгел,ә аяк астына карап йөрергә кирәк.Аңладыңмы?   Я. (өй эченә чыккан тузанны күреп) Тузан тулган өй эченә, Бер нәрсә дә күренми. Тузан бит ул бик зарарлы, Шуны белмисеңмени? -Тузанда авыз белән суларга ярамый,борын белән генә сулыйм әле.(Өстәл артына килеп утыра) Ш. (эшен дәвам итеп,усал гына).Нәрсә утырасың?Эшлә әйдә,миңа гына эшләргә мәллә?   Я. Ай,менә тешем дә сызлый башлады,ай-яй...   Ш.Галиевнең “Һай,тешем”шигыре.   Ш. (ачу белән аның артыннан карап кала, үзе һаман идән себерә. Аннары,күзләрен уып,кинәт урындыкка утыра.) Нишләптер күзем авырта, Әллә мин дә авырыйм? Ай.эчем,вай.эчем... Нишләтеп карыйм?  С. (чиләкләрен күтәреп кайтып керә)Апаларым,нигә өй җыештырылмаган?Әллә йоклап ятасыз инде?   Я. Күзләрем йомылмый, Авызым ачылмый. Ай,тешем,вай тешем, Сызлавы басылмый.   С. Әй,апам,тешләр сызламасын өчен,көн дә аларны әйбәт итеп чистартырга кирәк шул. Менә хәзер беләзегеңә сарымсак бәйләп куям,теш сызлавың да басылыр.   С. (Ш-кәгә) Ә син нигә ятасың?   Ш. Күзем авыртуга түзәр хәлем калмады.   С. Мин сиңа гел телевизор карап утырма.дидем бит.тыңламыйсың шул мине.Мин сиңа хәзер кара җиләк суы эчерәм,файдасы тими калмас.   Я. Чынлап та,тешемнең сызлавы басылды. Хәзер тешләремне гел чистартып йөрермен,сеңлемнең сүзләрен тыңлармын.   Ш. Минем дә авыртуым басылды,моннан соң телевизорны күп карамам.  С. Ярар,апаларым,инде сәламәтләндегез. әйдәгез.әни кайтканчы,өйне тәртипкә китерик.  Әни. Һай,кызларымөйне җыештыргансыз,су китергәнсез,рәхмәт сезгә. Тырыш кызлар үстерүемә шатланып туя алмыйм.Моннан соң да чиста-пөхтә булыгыз,тату яшәгез!
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сәламәтлек-бәхет бит ул,аның кадерен белегез!


Максат: Укучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропогандалау,аларның заралы гадәтләрнең организмга тискәре йогынтысы турындагы күзаллауларын киңәйтү,эстетик сәләтләрен үстерү.

Өй эче күренеше.стена буена өч карават куелган. Уртада-өстәл,өстәл янында-урындыклар.Бүлмәнең бер почмагында юынгыч тора.Шапшакбикә белән Ялкаубикәнең киемнәре-идәндә.Караватларда өч кыз йоклап ята.

Беренче күренеш

(Музыка уйный. Таң ата,әтәч кычкыра. өйгә әни керә,кызларны уята.)

Әни. Балакайларым,таң атты,торырга вакыт.

Иртән торып,чәйләр эчкәч.

Идән юып алыгыз.

Тузан сөртеп,су китереп,

Өйне рәткә салыгыз.

-Кызларым,торыгыз,тор,ә мин эшкә киттем.

(Ана чыгып китә.Сәламәтсылу,тиз генә торып,урынын җыя башлый.Калган ике кыз,торасылары килмичә,икенче якка борылып яталар.)

Сәламәтсылу(С.).

Апаларым ,торыгыз,

Җылы кояш нур сибә,

Иртән зарядка ясау

Тәнгә зур сихәт бирә.

(Апаларын барып уята. Шапшакбикә(Ш.) торып утыра.Аның чәчләре тузгыган,күлмәгенең алдын артка кигән,төймәләре дөрес төймәләнмәгән. Караватта утырган килеш тырнакларын кимерә.)

С.(зарядкага балаларны чакырып)

Бер,ике,өч,

Миндә бик күп көч.

Шулай көчле булсам,

Эшләрмен күп эш.

(С. Һәм балалар музыкага гимнастика ясыйлар.)

С.(Ш-нең тырнак кимереп утырганын күреп)

Тырнак астындагы кердән

Авырулар башлана.

Тырнагыңны гел кисеп йөр,

Теләсә кая ташлама.

Тырнак кимерү-начар гадәт,

Апам,алай эшләмә.

Ш.(үпкәләп)Ярар,икенче алай эшләмәм.

С.(Ялкаубикәгә(Я.) борылып)Апам,әйдә,тор инде!

Я.Йокым әле туймады,

Минем торасым килми.

Нигә уятадыр инде,

Йокларга ирек бирми.

(Йокысын дәвам итә)

(Музыка уйный.С.юына башлый,тешен чистарта,чәчен тарый һәм икенче якка кереп китә. Бу вакытта Ш. Аннан-моннан гына урынын.урынын җыеп куя.Юынгыч янындагы көзгедән карый)

Ш. Битләрем дә.кулларым да бик чиста,һаман юсаң,бит тузар.әйдә,ярар әле.(Өстәл янына барып утыра)

Балалар чисталык турында шигырьләр сөйлиләр,кулларында сабын,теш пастасы,щёткасы,сөлге.

(Я.,тәмле ис сизеп,караватыннан кузгала.Аның бер толым чәче үрелгән,икенчесе тузгыган.)

Я. Йокым әле туймады,

Торасым килми иде.

Тәмле коймак исе чыккач,

Тормыйча булмый инде.

(Йокысыннан арына алмыйча гына өстәл артына килеп утыра.Бер аягын урындыкка күтәреп куя.Чәйнек һәм тәлинкә белән коймак күтәреп.С.керә,ашамлыкларны өстәлгә куя.)

С. Апаларым,юындыгызмы әле сез?

Ш.,Я. Юындык,юындык.

С. Алайса,әйдәгез,ашагыз.Менә файдалы үләннәрдән чәй дә пешердем,тәннәрегез сихәтләнеп,кәефләрегез күтәрелеп китәр.

Файдалы үләннәр турында шигырьләр тыңлау,укучыларның кулларында файдалы уләннәр.

(Ш. белән Я.авызларын шапылдатып ашыйлар,шопырып чәй эчәләр.Ш.кулларын күлмәгенә сөртә.Аларның бу гадәтләрен С.күзәтеп утыра.)

С. (ачуланып)Өстәл артында әдәпне

Бөтенләй онытасыз,

Берегез авыз шапылдата,

Икенчегез чәй шопыра.

Сөлгегә сөрт кулыңны,

Күлмәгеңә ышкыма.

Чәйне дә син тәмләп эч,

Чынаяктан шопырма.

Ш.,Я. Ярый ла инде,икенче алай эшләмәбез.(Ашауларын матур гына дәвам итәләр,Я. урыдыктан аягын идәнгә төшереп куя. Ашаганнан сон С.-тәлинкәләрне ,аның артыннан Ш.белән Я. Чынаякларны күтәреп чыгып китәләр.)

Икенче күренеш.

Матур итеп эшләнгән чишмә яны. Су ала торган улагы бар. Чишмә янында чәчәк булып киенгән балалар.

Чәчәкләр бергә "Гөлләр" җырын җырлап,чиләкләр тотып С.суга килә.Чәчәкләр биюе.

Чәчәкләр. Рәхмәт сиңа,шәфкатьле кыз! Без сиңа үз чәчәкләребездән ясалган "сәламәтлек тәкыясын" бүләк итәбез.

С. Рәхмәт! (Ул чиләкләрен алып кайтып китә)

Өченче күренеш.

Өй эче.Ш.белән Я.өй җыештырырга җыеналар.Чиләк белән себерке күтәреп.бүлмәдән Ш.чыга һәм "дуылдап" идән себерә башлый,чиләкнеЯ-нең юлына куя. Я-нең кулында-идән чүпрәге,ул Ш.куйганчиләккә абынып егыла.

Я. (усал итеп)Ай-яй,син куйдынмы бу чиләкне аяк астына?

Ш.(усал итеп)Аягыңны азрак күтәреп йөререргә һәм өскә түгел,ә аяк астына карап йөрергә кирәк.Аңладыңмы?

Я. (өй эченә чыккан тузанны күреп)

Тузан тулган өй эченә,

Бер нәрсә дә күренми.

Тузан бит ул бик зарарлы,

Шуны белмисеңмени?

-Тузанда авыз белән суларга ярамый,борын белән генә сулыйм әле.(Өстәл артына килеп утыра)

Ш. (эшен дәвам итеп,усал гына).Нәрсә утырасың?Эшлә әйдә,миңа гына эшләргә мәллә?

Я. Ай,менә тешем дә сызлый башлады,ай-яй...

Ш.Галиевнең "Һай,тешем"шигыре.

Ш. (ачу белән аның артыннан карап кала, үзе һаман идән себерә. Аннары,күзләрен уып,кинәт урындыкка утыра.)

Нишләптер күзем авырта,

Әллә мин дә авырыйм?

Ай.эчем,вай.эчем...

Нишләтеп карыйм?

В.Казыйхановның "Чама бел" шигыренә инсценировка.

С. иләкләрен күтәреп кайтып керә)Апаларым,нигә өй җыештырылмаган?Әллә йоклап ятасыз инде?

Я. Күзләрем йомылмый,

Авызым ачылмый.

Ай,тешем,вай тешем,

Сызлавы басылмый.

С. Әй,апам,тешләр сызламасын өчен,көн дә аларны әйбәт итеп чистартырга кирәк шул. Менә хәзер беләзегеңә сарымсак бәйләп куям,теш сызлавың да басылыр.

С. (Ш-кәгә) Ә син нигә ятасың?

Ш. Күзем авыртуга түзәр хәлем калмады.

С. Мин сиңа гел телевизор карап утырма.дидем бит.тыңламыйсың шул мине.Мин сиңа хәзер кара җиләк суы эчерәм,файдасы тими калмас.

Я. Чынлап та,тешемнең сызлавы басылды. Хәзер тешләремне гел чистартып йөрермен,сеңлемнең сүзләрен тыңлармын.

Ш. Минем дә авыртуым басылды,моннан соң телевизорны күп карамам.

С. Ярар,апаларым,инде сәламәтләндегез. әйдәгез.әни кайтканчы,өйне тәртипкә китерик.

(Йөгерә-йөгерә өйне җыештыралар.Ш.белән Я.юынгычта кулларын,битләрен юалар,чәчләрен.киемнәрен рәтлиләр. Әниләре кайта.)

Әни. Һай,кызларымөйне җыештыргансыз,су китергәнсез,рәхмәт сезгә. Тырыш кызлар үстерүемә шатланып туя алмыйм.Моннан соң да чиста-пөхтә булыгыз,тату яшәгез!

Барысы да сәхнә алдына килеп "Сәламәтлек гимны"н башкаралар:

Сау-сәламәт булыйм дисәң.

Гел чиста йөрт үзеңне.

Чисталыкта-пөхтәлектә

Сәламәтлек нигезе.


Зарарлы гадәтләрне дә

Без тизрәк бетерик.

"Чир китә,гадәт кала".дип

Әйткәннәр бик тә белеп.


Яман гадәт упкыныннан

Һәрчак ерак йөрегез.

Сәламәтлек-бәхет бит ул.

Аның кадерен белегез.


© 2010-2022