Открытое мероприятие на тему: Милли уеннар

Раздел Классному руководителю
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Государственное бюджетное специальное (коррекционное) образовательное учреждение для обучающихся воспитанников с ограниченными возможностями здоровья Набережночелнинская специальная (коррекционная) общеобразовательная школа №68 8 вида

Открытое мероприятие:

Татар халкының "Милли уеннары"

кичәсе.





Выполнила: Зарипова Г.С. учитель татарского языка и литературы

I квалификационной категории

2015г.

Татар халкының "Милли уеннары"

кичәсе.

Максат: Балаларны тән һәм акыл ягыннан сәламәт үстерү, тәртипкә күнектерү, нәфислек, зәвыклык тойгылары тәрбияләү; хәрәкәтләренә максат һәм юнәлеш биреп җиңеп чыгуга ихтияҗларын чыныктыру.

Уен барышы.

Укытучы: татар халкы борынгыдан җырлы-биюле һәм башка кызыклы уеннары белән дан тоткан. Уеннар төрле бәйрәмнәрдә, аулак өйләрдә, кичке бәйгеләрдә уйналган. Уеннар кешеләрдә дуслык бердәмлек , ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләгән. Кешеләрдә мәрхәмәтлелек, туган җиргә мәхәббәт хисләре тәрбияләнгән. Андый мөхиттә тәрбияләнгән балалар сәламәт фикерле, ныклы ихтияр көченә ия булып үскәннәр. Ләкин безнең көнгә уеннарның күбесе килеп җитмәгән. Бүген без сезгә аларның кайберләрен уйнап күрсәтербез, ә сез игътибар белән карагыз. Алып баручы: башладык. Безнең беренче уеныбыз "Тапкыр Миңлебай" уены.

Балалар: син уртада без кырыйда әйләнәбез Миңлебай, син нишләсәң , ни кылансаң без кыланырбыз шулай.

Миңлебай: бер болай, бер болай, я кыланыгыз шулай.

Балалар: бер болай, бер болай, моны эшләү бик уңай. Әгәр авыр булса: бер болай, бер болай, булмый, булмый Миңлебай.

Алып баручы: "Тапкыр Миңлебай" уены тәмам. Алдагы уеныбыз "Без, без, без идек" уены. Әйдәгез тезелик.

Балалар: без, без, без идек, без унике кыз идек, бер тактага тезелдек, базга төштек май ашадык, келәткә кердек бал ашадык, капта-коп авызыңны ачта йом.

Көлдерүче: көлүчегә:"Кем өй түбәсенә төштең?" дип сорау бирә.

Көлүче: Әбиләргә.

Көлдерүче: әбиеңдә ничә кеше яши?

Көлүче: өч кеше яши.

Көлдерүче: булды бу, өчәр тапкыр чиртәбез, һәр чиртүне бергәләп саныйбыз, булды, булды, кул чабабыз.

Алып баручы: "Без, без, без идек" уены тәмам. Алдагы уеныбыз "Чума үрдәк, чума каз".

Балалар: чума үрдәк, чума каз /2кат, тирән күлне ярата /2кат, Лена үзенә иптәш эзли /2кат, ул Мишаны ярата, ярата /2кат.

Алып баручы: "Чума үрдәк, чума каз" уены тәмам. Алдагы уеныбыз "Ватык телефон". Тезелеп утырыгыз. Мин телефонга хәбәр салучы. (Балаларга сүз әйтелә, сүзне дөрес әйтмәгән кеше телефон ватучы була).

Алып баручы: телефон ватучыны эзлибез, сүзне дөрес әйтмәгән кеше җәзага әйбер бирә, әйберләр җыелгач судья билгеләнә ул кемгә нинди җәза бирергә икәнен әйтә ( әтәч булып кычкырсын яки ат булып кешнәсен, биесен, җырласын һ. б.).

Алып баручы: телефон ватучыларны җәзалап бетердек, димәк уеныбыз тәмамаланды. Алдагы уеныбыз "Шешә тәгәрәтү" . Тезелеп утырабыз, шешә тәгәрәтелә. Шешә кемгә карап туктый шул җәзага тартыла. Шешә Ләйләгә карап туктады, шешә эчендәге җәзаны алып укыйбыз. Бик оста итеп эш турында мәкаль һәм табышмак әйтергә.

Ләйлә: мин сезгә хәзер мәкаль әйтәм: кем эшләми, шул ашамый. Ә хәзер табышмак тыңлагыз: борынсыз чыпчык боз тишә. Җавабын кем белә?

Наил: ул тамчы.

Ләйлә: бик дөрес булдырдың.

Алып баручы: уен тәмам (һәр уен өч кат кабатлана). Күңелләрне күтәреп такмаклар җырлап алырбыз (такмаклар "Мөкә, Мөкәрәмә" көенә җырлана.

Ләйлә: Без биибез, биибез,

Якты көннән туймыйбыз.

Кулны-кулга чаба-чаба,

Җырлыйбыз да биибез.

Балалар: Эх, Мөкә, Мөкәрәмә, Мәдинә, Мөнәвәрә,

Эчеңдәге серләреңне сөйләмә берәүгәдә /2кат.

Лена: Тыпыр-тыпыр тыпырдашып,

Бергә басаек әле.

Бергә уйнап, җырлап биеп

Күңел ачаек әле.

Балалар: кушымта.

Ләйлә:Тәрәзәмдә гөлләр үскән,

Гөл яфрагын кем кискән?

Уйнамыйча, җырламыйча

Бу дөняда кем үскән?

Балалар: кушымта.

Лена: Тау башында пар каен

Яфрак яра ел саен.

Яфрак ярган каен кебек,

Без үсәрбез ел саен.

Балалар: кушымта.

Алып баручы: хөрмәтле дуслар, "Милли уеннар" кичәсе ахырына җитте. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

Укытучы: хөрмәтле тамашачылар, укучылар белән әзерләнгән тамашабыз тәмам. Аларга зур хезмәтләре өчен зур рәхмәт белдерик.



© 2010-2022