Башлангыч сыйныфлар өчен Яңа ел бәйрәменә сценарий

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Башлангыч сыйныфлар өчен Яңа ел бәйрәме



Катнашалар:

Чебен гөмбәсе

Кикимора

Убырлы карчык

Шүрәле

2 клоун

Алып баручы

Куян

Кыш бабай

Кар кызы

Тавыш

(Фан-фары музыкасы яңгырый)

Тавыш: Игътибар! Игътибар! Урман радиостанциясе хәбәр итә. Яңа ел җитәргә 1 көн вакыт калып бара, кунакларны каршы алырга онытмагыз.

(Кикимора белән Чебен гөмбәсе йөгереп керәләр).

Ч.Г. : Ишеттеңме? Кунакларны каршы алырга әзерләнергә ди. Ә без беркем түгел мени хәзер? Тапканнар кемне каршы алырга - картаеп беткән бабай белән Кар кызын. Си-си-си, ля-ля-ля.

Кикимора: Кем шундый хәбәр тарата соң безнең урманда?

Ч.Г. : Кем булсын инде - саесканның тыгылмаган җире юк ич. Бигрәк моңсу булып китте әле миңа. Без шул картлач һәм кызчыктан ни белән ким соң?

Кикимора: Яңа ел җитә, минем берәр әшәкелек эшлисем килеп тора әле.

Ч.Г. : Уйла инде Кикимора. Бу эшләрдә синнән дә акыллырак кеше юктыр ул.

Кикимора: Беләсеңме нәрсә? Минем туганнарымны чакырырга кирәк монда. Алар белән точно берәр нәрсә уйлап чыгарырбыз әле.

(Йөгереп кереп китәләр. Алып баручы чыга.)

А.б.: Исәнмесез хөрмәтле балалар, килгән кунаклар! Ә сез безгә кунакка Кыш бабай белән Кар кызы киләсен ишеттегезме соң әле? (Балалар җавап бирәләр.) Бу яңалыкны безгә саескан дустыбыз алып килде. Мин сезгә бер серемне ачасым килә: безгә кунакка бер кадерле кунак та ашыга ди әле. Кем икәнен беләсезме? Белмәсәгез, әйтәм. Маймыл килә безгә кунакка! Ә нәрсәгә зур кунак соң ул балалар? (Балалар җавап бирәләр). Бу бик зур бәйрәм булырга ошап тора әле. Нинди бәйрәм көләч йөзләрдән, яхшы дуслардан башка булсын ди инде.

(Музыка. Клоуннар йөгереп керәләр.)

Кл.1.: Исәнмесез малайлар һәм кызлар!

Кл.2.: Исәнмесез килгән кунаклар!

Кл.1.: Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

Туган якны сагынып кыш килде.

Ак бүздәй йомшак кар белән

Җирне биләүләп төрде.

Кл.2.: Чыршыларда җем-җем килә утлар,

Бөтен дөнья нурда, тамаша.

Бәс энҗеләр белән ал нурлардан,

Шатлык калып күзләр камаша.

Кл.1.: Шушы бәйрәм атмосферасында, ягез әле, бер биеп алыйк. (Төрле хәрәкәтләр күрсәтәләр, балалар кабатлыйлар).

Кл.2.: Сез дусларым, молодцы,

Биедегез от души!

Кл.1.: Дусларым, карагыз әле, нинди матур чыршы бизи безнең бәйрәмне. Ә сез бу Яшел чибәркәй һәм Кыш бабай турында барысын да беләсез микән?

Кл.1.: Ә хәзер без сезнең белемнәрегезне тикшереп карыйбыз. Безнең сорауларга "әйе" яки "юк" диеп җавап бирергә кирәк булачак. Башладык.

Кл.2.: Безнең чыршы зәңгәр төстәме?

Кыш бабайга 18 яшьме?

Кыш бабай җәйне яратамы?



Кл.2.: Булдырдыгыз, дусларым! Сез бөтен сорауга да җавап бирдегез. Ә хәзер биик, җырлыйк, күңел ачыйк.

Кл.1.: Татар халык биюе бигрәкләр матур инде. Әллә бер биеп алабызмы соң?

( Татар халык биюе.)

Тавыш: Игътибар! Игътибар! Яңа ел аланына Кыш бабай белән Кар кызы якынлашалар.

Кл.2.: Дусларым, без кунакларны каршы алабыз, ә сез монда бездән башка күңелсезләнеп утырмагыз. Без бик тиздән кире әйләнеп керербез.

(Клоуннар чыгып китәләр. Музыка. Ч.Г., кикимора керәләр. Телефон шалтырый.)

Ч.Г. Ой, телефон шалтырый. Начальник шалтырата ахры.

Тавыш: Ха-ха-ха. Ни булды?

Ч.Г.: Тиздзн яңа ел. Безгә бәйрәмне бозарга кирәк иде, ә без бөтен нәрсәне дә онытып бетергәнбез. Булышыгыз әле, хөрмәтле галиҗәнәпләре.

Тавыш: Булышырга? Ха-ха-ха. Ярар булышырбыз. Күңел ачыгыз, ләкин маймылны урлагыз, аннан башка яңа ел җитмәячәк. Ха-ха-ха.

( Ч.Г. , Кикимора чыгып китәләр. Шүрәле керә.)

Шүрәле:Фу, адәм исе килә. (Сискәнеп читкә тайпыла, кулын селтәнеп сөйләнә) Ф-фу! Фу! Нинди галәмәт бу? (Залга) Сез кемнәр? Нинди адәми затлар? Их, барыгызны да берәм-берәм кытыклап чыгарга, ә? (Бармакларын уйнатып) Кети-мети... (җитди) Күбрәк шул сез. Күп кешедән куркам мин...(Җырлый, биеп-кыланып йөри)

Кара урман уртасында

Ялгыз гына йөрмәгез;

Ялгыз йөреп, минем кулга

Сез эләгә күрмәгез!..

Кушымта

Шүрәленең туган җире-

Карурман тармаклары;

Кытыкларга яратылган

Аның кул-бармаклары...

Шүрәлеләр шундый алар-

Куркыныч бар яклары...

Кети-мети, кети-мети

Шүрәле бармаклары...

Юлыма каршы төшсәгез,

Кети-мети итәрмен.

Аркама салып, урманга

Алып кереп китәрмен.

Шүрәле

Ах, гөнаһ шомлыгы! Яңа ел керә бит бүген. Бу картлач Кыш бабай да шул бәйрәмгә җыенып йөридер әле. Ю-юк, ул түгел, мин булам әле быел Кыш бабай. Кызык итәм әле мин Кыш бабайны!

Кача-поса Убырлы чыга. Сәләмә, әмма заманча киенгән, кыска итәктән, капрон оектан, буянган, бизәнгән. Чәчләре тузган. Кулында иске себерке.

Убырлы. Адәми затлар исен сизеп килдем килүен. Никтер беркем дә күренми. Берәрсен тотып тамак ялгап алырга иде дә Бүген бит Яңа ел керә, шуңа күрә ризыгы да бәйрәмчәрәк булсын иде, диюем. (Залны күреп, нык гаҗәпләнеп, бот чабып.) У-һу-һу!.. Мондагы ризык! Казаның чыдасын да ягарга утын гына җитсен! (Биеп җырлый.)

Казан асып бәйрәм ясыйм,

Эләксә берәр бала.

Мин бик саран түгел, бераз

Шүрәлегә дә кала.

Эх-ма, тра-ля-ля,

Шүрәлегә дә кала...

Модный киенеп, үземә

Шүрәлене каратам.

Шүрәле - урман хуҗасы,

Ә мин урман яратам...

Тра-ля-ля, тра-ля-ля,

Ә мин урман яратам!..

Салмак хәрәкәтләр ясап биеп йөргән Убырлы Шүрәле посып торган агач янына җитә һәм аның белән күзгә-күз очраша. Куркуларыннан икесе ике якка мәтәлеп егылалар.

ШҮРӘЛЕ (аягын тотып, тәгәрәп йөри). Ах, бетерде, бетерде!..

УБЫРЛЫ. Син кем? (Тора.)

ШҮРӘЛЕ. Шүрәле мин, Шүрәле, танымыйсыңмы әллә, тәмуг кисәве?! (Торып баса.)

УБЫРЛЫ. Нинди Шүрәле? Өстеңне кара, мондый Шүрәле була димени?

ШҮРӘЛЕ (һаман ачуын, үпкәсен баса алмыйча). Була шул. Бу бит минем киемнәр түгел. Кыш картының киемнәре бу, беләсең килсә.

УБЫРЛЫ. Хәзер аңладым бугай. Тукта! Син тилермәгәнсеңдер бит - бала-чага кебек, Яңа елны бәйрәм итәргә йөрисең.

ШҮРӘЛЕ. Йөрсә соң. Синең ни эшең бар? (Кар кызының агачта эленеп торган киемнәрен күреп ала.) Әнә, теләсәң, сиңа да бар анда...

УБЫРЛЫ (төрле якка таралган әйберләрен җыя-җыя). Кирәге бар ди! Шул карачкы киемнәрен киеп, урман көлдереп йөрде ди...

ШҮРӘЛЕ. һы, урман корткасы! Нарат сагызы чәйнәп, миләрең катып, зиһенең чуалып беткән, ахры! (Тавышын басып, тирә-якка каранып алгач, Убырлының янына ук килеп, колагына үрелеп сөйли.) Без киенеп балалар янына барачакбыз. Алар безне Кыш бабай белән Кар кызы дип кабул итәчәкләр. Аннары инде... (Учларын учка ышкып.)

Аннары без үзебезнең кара эшләребезне эшләячәкбез. Аңладыңмы, тәмуг кисәве?!

УБЫРЛЫ (йомшак-ягымлы булырга тырышып). Ә-ә, менә нәрсәдә икән хикмәт! Ну үзеңдә баш та инде! «Урман сарыгы» дип йөртсәләр дә, шәп кайната синең бу баш чүлмәгең!

Мин шундый да матур, гүзәл,

Мин шундый чибәр.

ШҮРӘЛЕ.«Чибәр кызлар» ярышына

Хет бүген җибәр...

УБЫРЛЫ.Мине күргән егетләрнең

һушлары китәр...

ШҮРӘЛЕ.Синнән куркып, бар шүрәле

Үлешеп бетәр...

УБЫРЛЫ.Кызык икән, рәхәт икән

Чибәр кыз булу...

ШҮРӘЛЕ.Бигрәк тә рәхәттер ул

Җүләр кыз булу.

УБЫРЛЫ.Кар кызы булып киенәм

Бүген бәйрәмдә.

ШҮРӘЛЕ (чигә турысында бармаклары белән бору хәрәкәтләре ясый, залга карап).

Бу тиленең хыялыннан

Башы әйләнгән...

Жыр ахырында сәхнәгә бер малай (Зирәк) керә. Ул сәхнә читендә, пәрдәгә ышыкланып, тыңлап тора.

УБЫРЛЫ (җырлап бетереп, арып-алҗып, шундагы бер агач төбенә утыра). Уф-ф-ф! Кар кызы булу җиңел түгел икән. Хәлдән тайдым.

ШҮРӘЛЕ. Йә, йә, зарланма. Балалар янына барып, кич буе, төн буе биеп йөрисең бар әле, хәзер үк хәлдән тайгач, аңда нишләрсең?

УБЫРЛЫ. Бу кадәр биергә булгач, мин бармыйм. Балалар ашыйм дип, биеп үләр хәлем юк әле.

ШҮРӘЛЕ. Ашыйсың килсә - барырсың...

УБЫРЛЫ. Анысы шулай инде. Бармыйммы соң! Барам-барам! Мондый җай кайчан чыга тагын! Тагын бер ел көтәргәме? Юк, барам-барам! Әйдә, киттек тизрәк, картлач...

ШҮРӘЛЕ. Әйдә, тегеләрнең дә әйләнеп килүләре бар. Күзләренә эләксәң, Кыш бабай дигәннәре туңдырып та куяр. Селкенәлми дә калырсың.

УБЫРЛЫ. Әйе шул, котып сихерен бик хәтәр диләр...

Шүрәле. Чыршы утларын кабызырга кирәк.

Убырлы. Беләм мин аның серен. Сихри сузләр әйтергә кирәк и все.

( Сихер әйтергә генә җыенганда, клоуннар йөгереп керәләр)

Кл.1.: Кем монда чыршы утларын Кыш бабайдан башка кабызмакчы була?

Кл.2.: Шүрәле белән Убырлы эше икән әле бу. Сез тагын бәйрәмне бозарга йөрисезме?

Уб.: Юк инде, юк. Без андый эш эшли алабыз мени?

Шүр.: Без балалар белән уеннар уйнарга диеп килгән идек, ә сез безгә комачауладыгыз.

Кл.1.: Балаларның күңелен ачарга килгәч, без дә уйнап алыйк әле сезнең белән. Балалар сез ризамы?

Уен.

Шүр.: Булдырдыгыз балалар.

Кл.1.: Кыш бабай белән Кар кызын түргә чакырыр вакыт җитте.

Кл.2.: Әйдәгез, бергәләп чакырыйк әле аларны.

(Балалар белән бергә чакыралар. Кыш бабай, Кар кызы һәм куян керә.)

К.б.: Исәнмесез балаларым,

Минем матур күз нурларым.

Зур кызларым, зур улларым,

Иң кадерле күз нурларым.

Сез мине таныдыгызмы соң?

(Балалар җавап бирәләр.)

К.к.: Мин, дусларым, карчәчәк,

Кардан йолдызлар ясап,

Җир өстенә яудырам,

Каплыйм җирне кар белән.

К.б. :Безнең яңа ел да килеп җиткән икән инде.

Куян: Кыш бабай чыршыдагы утларны кабызырга вакыт җиткән түгелме?

К.к. : Яңа ел котлы булсын,

Дөньялар тыныч торсын!

Һәрберебез булсын тырыш,

Күңелле үтсен тормыш!

Куян: Безнең сезгә биеп-җырлап,

Күрсәтәсебез килә,

Үзегез дә кушылыгыз,

Кайсыгыз бии белә?

(куяннар биюе.)

К.б. Балалар ә сез чыршы утларын кабызырга дигән серле сүзләрне беләсезме соң? (Балалар җавап бирә.) Әйе, бик тә дөрес.

Әй, чыршыкай,

Кабыз утларыңны.

Җем-җем итеп балкысын

Нурга төреп Җир шарын.

К.к. Яңа ел белән! Яңа шатлыклар белән! Дусларым әйдәгезбергәләп чыршы тирәли җырлап әйләник әле.

К.б. : Сез бик күңелле ял итәсез. Бу бәйрәм кичәсендә кемдер җитми бугай?

К.к.: Әй,бабакай, без бит кунакка майлыл дустыбызны да чакырган идек. Балалар сез аны күрмәдегезме? Ни булды икән?

Уб.: Ни булсын инде аның белән? Кечкенә битәле ул, урманда адашкандыр.

Шүр.: Шулайдыр, шулайдыр. Адашкандар.

Тавыш: Маймылны урладылар, барысы да мәкерлеләр эше.

( убырлы белән шүрәле качалар.)

К.б.: Әле сез шулаймы? Хәзер мин сезне бозга әйләндерәм.

Уб.: Кирәкми,к ирәкми.

Шүр.: Без бүтән алай эшләмәбез.

К.б. : Хәзер үк барып маймылны монда алып килегез. Тагын безне алдамас өчен мин сезнең белән дусларыбызны җибәрәм.

(Убырлы, шүрәле һәм 2 клоун чыгып китәләр)

К.б.: Эх, күңелсез булып китте әле миңа..

К.к.: Бабакай моңсулама инде. Маймыл килгәнче балалар әзерләгән күчтәнәчләрне карап китик.

(номерлар)

К.б.: Булдырдыгыз балалар!

(Кикимора, Ч.Г.,уб.,шүрәле, 2 клоун һәм маймыл керәләр)

Уб.: Бабакай, маймылны исән-сау алып килдек.

Маймыл: дөнья әйләнеп,

Мин килдем менә.

Урман-кырларга,

Чиксез бай җиргә.

Монда-матурлык!

Монда-батырлык!

Зур төзелешләр-

Шаклар катырлык!

Бабакай, балалар, мин урманда йөргәндә үземә яңа дуслар таптым. Алар бер дә начар түгелләр. Яңа ел бәйрәме булгач, без аларны гафу итәрбез инде, шулаймы?

К.б.: Алай булгач, мин аларны гафу итәм. Яңа елда бер кешегә дә ачу сакламагыз дуслар.

К.к.: Бабакай, килгән-килгән бер биеп тә китик инде. (бииләр.)

К.б.: Ух, арыдым, сусадым. Су эчеп алыйм әле. (Зур чокырдан су эчкән була да, балалар өстенә сибә. Анда конфетлар.)

К.б.: Курктыгызмы? (көлә)

К.к.: Яңа ел булгач, безгә маймыл дустыбыз да буш кул белән килмәгәндер инде.

Маймыл: Юк инде. Минем сезгә бер биеп күрсәтәсем килә әле.

(бии)

К.б.: Менә рәхмәт. Сезнең бәйрәмнзрегез бик күңелле дусларым. Кызганыч, әмма кызым безгә китәргә вакыт. Сезгә яңа елда яңа уңышлар, шатлык-бәхетләр телибез. Сау булыгыз дусларым!

(Чыгып китәләр)

А.б.: Күкләр аяз, дөнья имин булсын,

Авырлыклар ишек какмасын.

Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта

Шатлык чәчеп кайгы тапмасын!

Иңнәренә тормыш авырылыгын

Күтәрмәсен ялгыз аналар.

Ата-ана тигезлеге белән

Пар канатлы үссен балалар!

Яңа ел мөбарәк булсын,

Табыннар түгәрәк булсын!



© 2010-2022