Тормыш яме -әнкәй, хатын-кыз!

"Описание материала: "Бар табигать яз сулышын тоеп, тирән сулыш алган бер мәлдә сөекле, сөйкемле хатын-кызларыбыз бәйрәме билгеләп үтелә. әбиләр, әниләр- гаиләдә иң кадерле затлар. Алар -кояштан да җылы, назлы, айдай серле, якты йолдызлар. Хатын-кыз тормышны дәвам итүче, балаларга тәрбия бирүче... Хөрмәтле хатын-кызлар, язмышның кырыс җилләренә бирешмичә, тирә-якка ямь биреп, сау-сәламәт булып, озын-озак еллар яшәгез! Сезнең алтын йөрәк, җылы кулны бар байлыктан артык күрәбез... Шуңа күрә, ...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Бала.

Әнием минем матур,

күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була,

ул өйгә кайтып кергәч.


Мин елышам әнигә,

әни миңа елыша.

Битләре аның кайнар,

ә куллары йоп-йомшак.


Конфет та кирәк түгел,

кирәк түгел курчак та,

Чөнки мин әниемне

алдым инде кочаклап.

Укучы

Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә,
Нигә кояш көлеп карый,
Беләбез һәммәбез дә.
Бүген әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
Әниләрнең бәйрәменә
Куана шулай алар.
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар.
Мин дә котлыйм, әнкәй, сине,
Теләгем бар минем дә:
Мәңге шулай кояш кебек
Балкы күңел түрендә!

Кем дөняга кеше бүләк итә,

Ә кешегә -- якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны?


Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы?


Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә--як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Ә күңеле чиста, саф һәм пакъ?



Кем куллары өйне, җирне ямьли

ИТормыш яме -әнкәй, хатын-кыз!згелеге үлчәү тапкысыз.

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы: Бергә

Тормыш яме -Әнкәй, хатын-кыз!


Хөрмәтле әниләр, әбиләр, укытучы апалар, килгән кунаклар, кызлар-йолдызлар! Сезне барыгызны да Халыкара хатын - кызлар бәйрәме - 8 Март белән тәбрик итәбез. Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне сезгә, елмаеп балкыган кояш матурлыгын, табигатьнең гүзәллеген өстәп, күңелләрегезгә шатлык, тәнегезгә саулык, өйләрегезгә иминлек алып килсен.

А.б. Күмәкләшеп без дә, дуслар

Җырлап алыйк, әйдәле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Хатын-кызлар бәйрәме!

ХОР егетләр эх татар сылулары




Минзәлия Габбасовна

Укыта да, завуч та.

Бик күп белем безгә бирә

Өстәмәләр алып та.


Таһирә апа, безне шулай

Тәрбияләп торыгыз.

Сезгә бүләк булсын хәзер

Шушы матур җырыбыз

№ шигырь

Зөлфия апаның карашы

Әллә каян бөркелә

Һәркөн, берләре янына

Елмаеп килеп керә.


Икенчеләрегез сезне

Шундый якын итәләр

Гөлсәрия апа, юлыгызда

Булмасыннар киртәләр.


Рәзилә апа, энердҗайзер

Бөтен җиргә җитешә.

Үзе булган, үзе оста

Ул һәр җирдә, һәр эштә.


Мәрзия апа, тыныч кына

Дәресләрен аңлата

Акрын гына сөйләмендә

Күпме белемнәр ята...


Сезнең хөрмәткә багышлап

Өздереп бер биибез

Шатлыкларга, бәхетләргә

Тулып торсын өегез


№ бию


Сәрия апа, сез бик гадел

Дөреслекне сөясез

Укучыларыгыз өчен

Янасыз да, көясез...


Геграф та, биолог та

Безнең Рания апа.

Темаларны кызыклы итеп,

Мавыктырып аңлата.


Сезгә багышлап

№ туган авылым җыры




Елмайганда йөзләреннән

Сыйныфка нур бөркелә.

Фәнисә апа үз фәненең

Чын остасы, күп белә.


Мөслимә апа! Гөлия апа!

Әдәбият әсәрләрен

Укытасыз сез безгә

Китермәбез беркайчан да,

Кызыллык йөзегезгә.

Тел байлыгы- күңел байлыгы дип

Өйрәтәсез кереп йөрәккә

Шул тел кайчак эшне бозып куйса,

"2" легез үтә үзәккә


№ бию


Саннар арасында яши

Безнең Лариса апа.

Сезнең алда якты тормыш

Олы, ак юллар ята.


Уннарны бит тәрбияли

Безнең Венера апа.

Төгәл дә ул, таләпчән дә

Инструктаҗлар аңлата.


Гөлнара апа балаларга

Сез бертигез карыйсыз.

Тарихтан сөйләгәндә сез

Армыйсыз да, талмыйсыз.


№ скетч

Уңган-булган Нурия апа

Үз хезмәтен ярата.

Кышларда да Бүлмәсендә

Гөлләре чәчәк ата.


Гөлсинә апа! Китапларның

Чып-чын патшабикәсе

Сезнең яңга килеп керсәң,

Килми чыгып китәсе.

Рәхмәт Сезгә барысы, барысы өчен

Яшәү көче, дәрте сүнмәсен.

Сәламәтлек Сезне ташламасын

Авырлыклар бер дә килмәсен.


№ такмаклар


Гөлзада апа, Гөлнур апа, Гөлсирин апа, Гөлчирә апа!

Көн дә идән юасыз

Себерәсез, кар көрисез

Күпме хезмәт куясыз.


Әнфисә апа, Нурфия апа

Тәмле ашлар пешерә.

Завхоз апа, яшелчәләр

Көздән базга төшерә.


Барыгызга рәхмәт әйтеп

Бәйрәм белән котлыйбыз

Бүләк итеп шушы җырны

Сезгә хәзер җырлыйбыз.


№ Илмир башкаруында җыр


Хәзер сезнең белән мәкальләр дәвам итәбез


  1. Алтын таракның төшеп калган урыны (басма)

  2. Кәҗә кемгә рәхмәт әйтеп сакалын селкетә? (Галигә)

  3. Берьюлы ничә куян артыннан куарга ярамый? (2)

  4. Бер тапкыр кискәнне ничә тапкыр үлчәргә кирәк? (7)

  5. Мәкальне дәвам ит: Әткәй шикәр, әнкәй ... (бал)

  6. Кызыл калфакка әбисенә барганда кем очраган? (бүре)

  7. Тауның күрке - таш, кызның күрке -( чәч)

  8. Ана күңеле балада, (бала күңеле далада)

  9. Әниләрнең әнисе (әби)


Әбием!Әбекәй!

Син мине әрләмә,

Пенсия акчаңа

Шоколад җәлләмә.

Бүгенге кичәбездә катнашучы әбиләр өлкән кешеләргә еш туры килә торган авырлыкларга, тормыш каршылыкларына карамастан күңел көрлеген, зиһен үткенлеген саклап калганнар. Безнең әбиләр бу сүзләрнең хаклыкларын үз тормышлары, эшләре белән раслаган.

Хезмәтләре, тырышлыклары өчен, улларына-кызларына , оныкларына күрсәткән игелекләре өчен безнең әбиләр зур хөрмәт-ихтирамга лаек. Сездә әбиләрегезне яратыгыз, уйламыйча әйткән сүзләрегез белән аларның күңелләрен яраламагыз, аларга карата игътибарлы булыгыз, аларның теләкләрен, гозер-үтенечләрен колак яннарыгыздан уздырып җибәрмәгез.

Кадерле Әбиләребез

Әлдә сез бар бу җирдә!

Сау сәламәт булыгыз сез

Кагылмасын бер чир дә!


Сезгә багышлап Татар биюе №


Егетләр әйдәгез инде

Котлап үтик кызларны

Елмайсалар эретәләр

Кышкы калын бозларны.


Кызлар-йолдызлар, күп итеп

Бәхетләр яусын сезгә..

Өй эшләрен күчерергә,

Бирерсез инде безгә.


Сезгә багышлап җыр: "Эх, сез матур кызлар"


Яз сулышы тормышыгызга яңа көч, дәрт, омтылыш, ышанычлар алып килсен, гаиләгезгә муллык, күңелләрегезгә сабырлык, тәнегезгә саулык китерсен. Ходай сезне үз рәхим-шәфкатеннән ташламасын, теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итсен. Өстәлләрегез мул, аш-суларыгыз тәмле, көннәрегез ямьле булсын.



№ ХОР "Бәхеттә шатлыкта"






























Раслыйм:

Мәктәп директоры: тәрбия эшләре буенча директор

урынбасары


--------------- / Ишмәтов А.Х./ -------------- /Тучина Т.Н./


Тормыш яме -әнкәй, хатын-кыз!














© 2010-2022