23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:




23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә








2015

А.б. 1. Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз, укытучылар һәм укучылар! Без бүген 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичәгә җыелдык.

Бүгенге кичәбез уен - бәйге рәвешендә барачак. Әтиләр 3 командага бүленә. Сезнең кулларыгызда геометрик фигуралар: өчпочмак, түгәрәк һәм квадратлар. Шулар буенча үз командагазны табарсыз һәм рәхим итеп урыннарыгызга утырыгыз.

Командаларга үз бәяләрен мәртәбәле жюри биреп барачак. Менә алар -

Һәр команданың исеме булырга тиеш. Ә исемне хәрефләрдән җыйнарга кирәк булачак. Дөрес һәм җитезрәк булган командага өстәмә балл. Башладык.

("Батырлык", "Горурлык" , "Бөркетләр"). Командаларның исемнәрен белдек, алар үзләренең командирларын билгеләп куярга тиешләр.

Ә хәзер һәр командага үз эмблемасын булдырырга кирәк. Командалар эмблемаларны ясый торган арада без концерт номеры карап китик.

Концерт номеры.

Сүзне командаларга бирәбез.Үз эмблемаларына аңлатма биреп китсеннәр әле.

" Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз" - диләр. Сезгә түбәндәге эшләрне бүлешергә кирәк була:


  • винтовка сүтеп җыю (1 кеше)

  • төймә тагу (1 кеше)

  • бала төрү (1 кеше)

Концерт номеры.

Алдагы бәйге "Кем күбрәк?" дип атала. "Гөл" һәм "Ай" иҗекләреннән башланган хатын - кыз исемнәрен кайсы команда күбрәк яза? (Вакытка) (Нәтиҗәне жюри чыгара)

Концерт номеры.

А.б.. Ә хәзер балачакның күңелле мизгелләрен искә төшереп үтәбез. Менә бу кәгазьләрдән самолетлар ясарга кирәк.

  • Самолетларны очыртырга һәм кыршау эченә кертергә кирәк. Ничә самолет кыршау эченә керә командага шулхәтле балл языла.

Концерт номеры.

А.Б. Безнең укучылар бик матур концерт номерлары әзерләгәннәр. Әтиләр дә үзләренең җыр - биюгә осталыкларын күрсәтеп китсеннәр әле. Чираттагы бәйгедә һәр команда бер концерт номеры әзерли. Алар әзерләнгәндә 8 нче сыйныф укучылары татар халык биюен башкара.

Концерт номеры.

А.б.
-Бу бәйге "Хәрби хәзерлек" дип атала. Хәрбиләр физик яктан чыныккан булырга тиеш. Шуңа күрә хәзер булачак конкурс сезнең физик әзерлекне күрсәтәчәк.
1. Отжимание. Һәр командадан берәр кеше катнаша. Ничә отжимание ясаса, командага шулкадәр бал өстәлә.

2.гер күтәрү (1 кеше)

Чираттагы бәйге " Интеллектуаль викторина" Хәзер һәр командага чиратлап сораулар бирелә. Жюри командаларга бирелгән сорауларга җавапларның төгәллеген, дөреслеген, тулылыгын бәяли. Әгәр бер команда сорауларга җавапны белмәсә, җавап бирү хокукы икенче командага күчә. Һәр дөрес җавап өчен бер бал куела.

1. Россия армиясен оештыручы булып кем тора? (Петр I)
2. Винтовка очына беркетелә торган очлы корал нәрсә дип атала? (штык)
3. "Алар бер генә тапкыр ялгышалар", - дип кемнәр турында әйтәләр? (Сапер)
4. Нинди җайланма ярдәмендә агулы газлардан сакланып була? (Противогаз)
5. Хәрби кирәк-яракны саклаучы склад нәрсә дип атала? (Арсенал)
6. Төз атучыны кем дип атыйлар? (Снайпер)
7. Корабль белән идарә итүче руль тәгәрмәчен нәрсә дип атыйлар? (Штурвал)
8. Моряклар арасында киң таралган өс киеме ничек дип атала? (Тельняшка)
9. Сигнал утлары белән юл күрсәтүче яр буендагы башня нәрсә дип атала? (Маяк)

Тагын бер конкурс - Капитаннар ярышы.
Һәрберегезгә билгеле булганча, армиядә хезмәт итүченең хәрби дәрәҗәсе була. Сез хәрби дәрәҗәләрне беләсезме икән, шуны тикшерик әле. Хәзер капитаннар алмашлап хәрби дәрәҗәләрне атый. Күпме дәрәҗә атыйсыз, командагызга шуның кадәр бал өстәлә.

Номер

Сүзне жюрига бирәбез.

(жюри нәтиҗә чыгара, җиңүче команда грамота белән бүләкләнә)

Хөрмәтле әтиләр, бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Без сезгә ышанабыз, без сезне яратабыз. Сез безне һәм туган илебезне күз карасыдай якларга һәм сакларга һәрвакыт әзер. Һәрвакыт сәламәт булыгыз.

Бәйрәмдә катнашуыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт.


© 2010-2022