Сценарий Тукай яши, Тукай яшәячәк !

Тукай яши, Тукай яшәячәк ! ( Бәйрәм сценариясе) Җиһазлау: Уртада Габдулла Тукай портреты, әдипләрнең Тукай турында әйткән сүзләреннән плакатлар, шагыйрьгә багышланып чыгарылган газета, «Тукай — татар халкының бөек шагыйре» дигән темага китап күргәзмәсе» ,Г. Тукай әсәрләренә укучылар ясаган иллюстрацияләр урнаштырыла. Плакатлар: «Тукай — ул мавыктыргыч серле, тылсымлы әкият. Тукай — ул үзәк өзгеч моңлы бер җыр. Тукай — ул күңелнең иң нечкә кылларын тирбәндерә алырлык аһәңле шагыйрь. Тукай — ул үз...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тукай яши, Тукай яшәячәк !

( Бәйрәм сценариясе)

Җиһазлау: Уртада Габдулла Тукай портреты, әдипләрнең Тукай турында әйткән сүзләреннән плакатлар, шагыйрьгә багышланып чыгарылган газета, «Тукай - татар халкының бөек шагыйре» дигән темага китап күргәзмәсе» ,Г. Тукай әсәрләренә укучылар ясаган иллюстрацияләр урнаштырыла.

Плакатлар:

«Тукай - ул мавыктыргыч серле, тылсымлы әкият.

Тукай - ул үзәк өзгеч моңлы бер җыр.

Тукай - ул күңелнең иң нечкә кылларын тирбәндерә алырлык аһәңле шагыйрь.

Тукай - ул үз халкының бөек улы да!»

«Гомер буе юлдаш булып,

Ир-хатынга иптәш булып, чордаш булып,

Җиребездән атлап, Тукай барасың син,

Йөрәкләргә тугры юллар ярасың син...»С.Гәрәева.

«Җир йөзендә муза - изге исем.

Бер-берсенә якын җисеме.

Бөеклеге белән туганнар бит

Байрон,« Пушкин, Тукай, Нәсими» М.Сиражи.

Магнитофон тасмасыннан «Туган тел» җырының көе яңгырый.

  1. нче алып баручы: Исәнмесез, хөрәмтле тамашачылар!

  2. нче алып баручы: Хәерле көн, кадерле дуслар!

1 нче алып баручы:

Салкын кышлар үтеп,

Яз килгәндә,

Җылы яктан кошлар кайтканда,

Туган көнең синең бөек Тукай,

Тугры халкың итә тантана.

2 нче алып баручы:

Илдә кояш, җирдә кояш,

Тукай көне канат җәйгән.

Бәйрәм бүген!

Тукай көне -

Безнең бәйрәм!

Г.Тукайның «Бәйрәм бүген» шигыре яттан сөйләнә.

  1. нче алып баручы: Без бүген татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көнен билгеләргә җыелдык.Туган теле -татар теле булган һәрбер кеше өчен бу көн - зур бәйрәм. Бәйрәмебезне Г.Исхакый сүзләре белән атадык: «Тукй яши. Тукай яшәячәк.Татар милләте яшәгәнгә кадәрТукай яшәячәк».

  2. нче алып баручы Тукай биографиясе - дөнья тарихындагы иң драматик биографиянең берсе: аның гомере егерме җиде яшендә өзелә. Дүрт ай ярымлык чагында әтисез кала. Шуннан кулдан-кулга, авылдан-авылга күчеп йөрүләр, ятимлек, фәкыйрьлек, кимсетүләр, салкын мосафирханәләр һәм бу аның ахыргы көннәренәчә дәвам итә...Ләкин никадәр газаплар кичерсә дә, Тукай бу фаҗигале, кыска гомер юлын горур атлап уза, шагыйрь буларак үзенең гражданлык бурычын үз халкына, аның киләчәк бәхете хакына армый-талмый хезмәт итүдә күрә.

1 нче укучы:

Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, Күңелемдә балкый, маяк булып, Тукай моңы, Тукай сүзләре. . Кем уйлады икән, ятим бала Якты йолдыз булып калкыр дип,

Мәңге, мәңге халык йөрәгендә,

Халык күңелендә калыр дип.

  1. нче алып баручы: Әйе« шагыйрь мәңге халык йөрәгендә, халык күңелендә балкый. Аның шигырьләре буыннан-буынга яратып укыла, әсәрләре бала чактан ук күңелгә кереп урнаша һәм гомер буе онытылмый, җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телгә мәхәббәт тәрбияли.

  2. нче алып баручы: Г.Тукай ун мең юлдан артык шигырь һәм күпсанлы проза әсәрләре язып калдырды. Шулар арасында лирик шигырьләр ,сатирик әсәрләр, политик һәм социаль мәсьәләләрне яктырткан мәкаләләр, балалар өчен язылган шигырьләр һәм әкиятләр бар. . •'

1 нче алып баручы Балалар өчен язган әсәрләрендә -
хезмәтне сөю һәм эшчәнлеккә өндәү, онытылмаслык изге һәм
данлыклы исем бары тырышып, намуслы эшләү аркылы гына була
дигән фикерләр үзәк урынны алып торалар.

Берничә укучы: Г.Тукайның «Эшкә өндәү», «Эш» шигырьләрен яттан сөйлиләр, яки «Эш беткәч уйнага ярый» шигырен сәхнәләштерергә мөмкин.

2 нче алып баручы: Г.Тукай иҗатындагы актив темаларның
берсе - табигать лирикасы. Шигырьләре аша балаларда
хайваннар, кошлар һәм үсемлекләргә карата дуслык, ярату
мөнәсәбәтләре тәрбияли, табигатьнең балаларга бик үк ярдәм
итә торган шигырьләр яза.

Укучылар тарафыннан «Кошчык», «Чыршы», «Яңгыр» шигырьләре яттан сөйләнә.

1 нче алып баручы:

Телсез идек, Тукай безне телле итте,

Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте.

Күгебездә балкып торган йолдыз булып,

Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.

2 нче укучы: Синең шигырьләрең - тел ачкычы,

Һәрбер сүзең - безгә власть.

Мин горурмын, Тукай, телем ачтым

«Туган телне», «Пар ат»ны сөйләп.

  1. укучы «Пар ат»шигырен яттан сөйли.

2 нче алып баручы: Татар халкы синең белән Горурлана, Тукай!

Безнең йөрәкләрдә син мәңгегә!

3 нче укучы: Юк, үлмәдең гакыллы ир, мәшһр Тукай,

Тавышсыз яши кабатланып һәр буында

Халкың кебек бөек, матур җырларыңдай

Синең гений яңгырап барыр гасырларга!

2 нче алып баручы: «Әт-тә» «Ән-нә!» -дип беренча тапкыр әйткәнен берәү дә хәтерләми. Әммә шунысы хак: телебез, шушы мөкатдәс сүзләр белән ачылган. Халкыбызның сөекле шагыйре Тукай белән дә шулай. Аның исемен кайчан, кайсы яшьтә телгә алганын берәү дә әйтеп бирә алмас. Бу сүз дә «әт-тәм» «ән-нәм» белән бергә әйтелгән. Тукай безнең җанда, безнең рухта. Кечкенә чактан ук нәни Апуш булып, үсә төшкәч, олыгайгач бөек Тукай булып гомеребезнең ахырынача озата бара.

1 нче алып баручы:Тукайны һәркем үзенчә ача. Гомумән, ул яшәгән саен яңа яклары белән ачыла бара. Бүгенге көндә Тукай безнең белән.

«Сөй гомерне., сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын»

- дип язган иде ул үз халкын кайнар сөю белән. Заманнар үзгәрсә дә, бу юллар һәр чорда, һәр дәвердә заманча яңгырар. Сөйик без халыкны, сөйик без халыкның дөньясын нәкъ Тукайча! Тукай яши. Тукай яшәяәчәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәр Тукай яшәячәк.


© 2010-2022