Абдулла Алиш – әкиятләр остасы

Ул 1908 нче елның 15 нче сентябрендә хәзерге Спас районы Көек авылында туган . Бабасы Нурулла мулла булган , ә әтисе Габделбари хуҗалык эшләре белән шөгельләнгән –иген иккән , умарта караган. Әнисе Газизә укымышлы булган , шигырь һәм бәетләр чыгарган. 8 яшьтә Абдулланы әтисе үзләреннән 15 км ераклыктагы авылга мәдрәсәгә биргән. Аннан педагогия техникумы каршындагы мәктәпне тәмамлый.                                                                                    1927нче елда Казанга килә , җир...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема . Абдулла Алиш - әкиятләр остасы.

Максат.1) А. Алишка, аның иҗатына хөрмәт тәрбияләү. Аның китапларын уку теләге булдыру.

2) Театр сәнгатенә булган сәләтләрен үстерү.

3) Укучыларда әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә ярдәм итү.

Җиһазлау. А Алиш портреты , аның китапларыннан , укучылар ясаган рәсемнәреннән күргәзмә , " Мәгариф" , " Мәгърифәт " материаллары.

Кичә барышы.

I. Оештыру өлеше. (һәр класс урыннарына кереп утыра)

II. Укытучының сүзе , әңгәмә.

-Хәзер мин сезгә китаплар күрсәтәм . Сез аларның исемнәрен әйтегез. - Бу китапларны нәрсә берләштерә ? Охшаш яклары нәрсәдә ? - Сез язучы Абдулла Алиш турында нәрсәләр беләсез ? -Сентябрь аенда аның тууына .......ел булды. Бүген без - "Абдулла Алиш - әкиятләр остасы " кичәсенә җыелдык.

III. Абдулла Алиш турында сөйләү.

Ул 1908 нче елның 15 нче сентябрендә хәзерге Спас районы Көек авылында туган . Бабасы Нурулла мулла булган , ә әтисе Габделбари хуҗалык эшләре белән шөгельләнгән -иген иккән , умарта караган. Әнисе Газизә укымышлы булган , шигырь һәм бәетләр чыгарган. 8 яшьтә Абдулланы әтисе үзләреннән 15 км ераклыктагы авылга мәдрәсәгә биргән. Аннан педагогия техникумы каршындагы мәктәпне тәмамлый. 1927нче елда Казанга килә , җир төзү техникумында укый. Шунда алган һөнәре буенча эшли. 1937нче елдан Бөек Ватан сугышы башланганчы " Пионер каләме" ( "Ялкын") журналы редакциясендә, радиокомитетта эшли. Педагогия институтында укый. Иң күп язган еллары була бу. Алишны балаларның сөекле язучысы иткән әсәрләр- әкиятләр. 20 дән артык әкият яза. Аларны "Нечкәбил" , "Әкиятләр" , "Ана әкиятләре" исемнәре белән бастырып чыгара.

  • Безнең укучылар әкиятләргә иллюстрацияләр ясаган иде, аларны карап китик................

  • Сугыш башлангач , 1941 нче елда фронтка китә , разведчик була. Чолганышта калып, фашистлар кулына әсир төшә. Берлин төрмәсендә Муса Җәлил белән очраша.

1944 нче елның 12 нче августында фашистлар Алишны үтерәләр. Ләкин әдипнең гомерен үлем чикләми. Абдулла Алиш ,көрәштәше Җәлил кебек үк, туган халкы белән бергә киләчәккә горур атлап бара.

2001нче елда туган авылы Көектә Абдулла Алишка һәйкәл салынды. Көектә , Казанның Балалар иҗаты үзәгендә,55 мәктәптә аңа багышланган музейлар эшли. 1990 нчы елда ул 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән үлгәннән соң бүләкләнде. Менә кем булган ул - Абдулла Алиш. Мәктәп елларыда ул төрле түгәрәкләргә йөри . концертлар оештыра , стена газеталары чыгара . шигырь - хикәяләр яза. Ул тәртипле бала булган, тәмәке тартмаган, сүгенмәгән , мактанырга яратмаган , дусларына ярдәмгә ашкынып торган.Әнисе Газизә апа , улына багышлап , менә шушы шигырь юлларын иҗат иткән:

Рәхмәт булсын балама, Тугры юллардан барган . Дошманнарның йөрәгенә Бик күп куркулар салган. Дошманнарның алдында Балам сүзендә торган. Нинди газаплар күрсә дә , Һаман нык , чыдам булган.

IV. Абдулла Алиш әкиятләреннән викторина.

-Ә хәзер Алиш әкиятләрен беләбез микән? - шуны сынап карыйк.

1. "Сыерчык белән чыпчык" кайсы әкият геройлары? (" Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык")

2. "Бу нинди боерык ? Нәрсә ул койрык ? " бу җөмләләр кайсы әкияттән? (" Койрыклар")

3."Кайгырма , туганкай, йомшак Куянкай, кызыңның аягын бик тиз төзәтеп була." ("Куян кызы")

4. " Серең эчендә торса , йортың тыныч булыр, җимерелмәслек нык булыр." ("Сертотмас үрдәк")

5. Алиш әкиятләре җиңел , "җырлап" укыла. Алар мәкаль , әйтемнәргә бай. Менә бу мәкальләр кайсы әкиятләргә туры килә?

- Телең озын булса , гомерең кыска булыр. - Батыр бер үләр ,куркак мең үләр. (" Бикбатыр белән Биккуркак")

6.Бер әкияттән өзек тыңлагыз.(проигрыватель) Ул кайсы әкияттән? (" Аерылганны аю ашар , бүленгәнне бүре ашар .")

V. Абдулла Алиш әкиятләрен сәхнәләштерү.

1. " Сертотмас үрдәк " .

2. " Чукмар белән Тукмар ".

Автор. Бер әбинең ике әтәче булган. Аларның берсе - Чукмар, икенчесе - Тукмар исемле. Чукмар чукырга бик оста,ә Тукмар тукмый икән. Әби килеп җитсә:

Чукмар: Әби, әби, кара әле, Тукмарың, тукмый,тукмый бөтенләй күгәртеп бетерде.

Тукмар: Башымны кара әле әби, Чукмарың чукый-чукый канатып бетерде.

Автор: Әйтешеп кенә калмыйлар, тагын сугыша башлыйлар.

Әби: Чеп, чеп,чеп! Килегез монда әтәчләрем. Мин сезгә җим сибәм. Сугышмыйча, тату гына ашагыз.

Тукмар: Син, миңа дигән орлыкны ашадың, Чукмар.

Чукмар: Ә, син үзең минем бодайларны чүплисең бит, Тукмар, менә сиңа, менә сиңа.

Әби: Җиттеме сезгә юкмы? Дус, тату булып яшәгез, җим икегезгә дә җитә бит.

Әтәчләр: Ярар, ярар әбекәй, моннан соң бер дә сугышмабыз.

Автор: Әтәчләр әби киткәч, тагын сугышырга тотынганнар.

Әби: Әле, сез һаман сугышасызмыни? Кызык итим әле мин сезне.

Автор: Әби Тукмарны күршеләренә кертеп куя. Чукмар үзе генә калгач, бик ямансулый, юньләп ашый да, эчә дә алмаган. Әбигә ул:

Чукмар: Тукмар булмагач, бик күңелсез әби. Син Тукмарны алып кайт инде. Бүтән бер дә сугышмас идек.

Әби: Ярар, ярар! Алып кайтсам кайтырмын инде. Әгәр дә тагын сугышсагыз, ул вакыт тотам да берегезне суйдырам, аңладыгызма?

Чукмар: Аңладым, әби.

Автор: Әби Тукмарны алып кайткан. Алар бик сагынышкан булганнар. Кочаклашып күрешкәннәр. Киләкчәктә бер дә сугышмаска сүз бирешкәннәр.

Укытучы: Бу әкият безне нинди булырга өйрәтә? (дус-тату яшәргә, олыларның сүзләрен тыңларга.)

3. "Куян кызы".

Автор. Бер куянның бик иркә, бик кадерле бер кызы булган. Ул аны бик ярата икән. (куян кызы белән чыга, аркасыннан сөя)

Куян. - Кызым, кадерлем, мин хәзер кайтам. Тәртипле ,акыллы бул.(чыгып китә)

Куян кызы. - Тиен дустым, кил әле, бергә уйныйк.(тиен белән уйныйлар)

Автор. Көннәрдән беркөнне ул кызына киез итекләр алып кайтып биргән.

Куян. - Кызым, кил әле монда. Мин сиңа җылы киез итекләр алып кайттым. Аягыңа киеп куй әле шуларны. Аякларың туңмасын , сызламасын.

Куян кызы. - Рәхмәт инде әнием. Киез итекләрбик җылы икән.(әнисе чыгып китә,тиен белән уйныйлар)

Автор. Ләкин куян кызы җылы киез итекләрдән бик тиз туя ,салып ташлый да . әнисе тапмасын дип, аларны яшереп куя.

Куян. - Кызым , киез итекләрне ник салдың, хәзер үк киеп куй.

Автор. Куян кызы әнисе барында гына киез итекләрен киеп йөргән , әнисе китүгә ул аларны салып ташлаган һәм яшереп куйган. Кар өстеннән дә ,боз өстеннән дә яланаяк йөгерә икән. Бер көн шулай йөгергән, икенче көнне дә шулай яланаяк йөргән, өченче көнне инде әнисе янына аксый-аксый елап килгән.

Куян кызы.- Әни-әни, минем аягым авырта , кара әле.

Куян. -Ай кызым, синең аягың шешкән ич. Инде нишләргә ? Бу баланы кая алып барырга . ничек дәваларга?

Тиен. - Кайгырма , туганкай .йомшак куянкай . Кызыңның аягын бик тиз тазартып була. Моның өчен Доктор Айболитка барырга , аңардан киңәш сорарга кирәк.

Куян. - Доктор Айболит кайда тора? Анда ничек барырга?

Тиен. - Мин Доктор Айболитның кайда торганын беләм. Сезгә юл күрсәтермен. ( Өчесе бергә - Доктор Айболитка китәләр.)

Автор.- Барып җитсәләр , Доктор Айболитның эше бик күп икән ,аңа урманның төрле ерткычлары дәваланырга килгәннәр икән.

Доктор Айболит . - Син бүре менә монда күчеп утырып тор. Балаларны чиратсыз карыйм мин. Рәхим итеп утырыгыз. Нәрсә булды ? Нинди зарыгыз бар?

Куян. Доктор Айболит, кызымның аягы авырта , карый алмассыз микән?

Доктор Айболит .(куян кызының аягын карый) - Ай-ай-ай! Синең кызым аягыңа суык тигән, карда ялан аяк йөргәнсең. Хәзер аягыңа дарулар сөртеп , бәйләп җибәрәм. (бәйли) Менә шулай. Аягың тазаргач, киез итекләреңне инде . Салкын көннәрдә бер дә салма , әниеңнең сүзен тыңла.

Куян. Тиен. Куян кызы. - Рәхмәт сезгә , Доктор Айболит. Сау булыгыз.

Куян. - Рәхмәт инде , сиңа да тиен дустым !

Тиен. - Бергә гел шулай тату яшик.

Куян кызы. - Әнием, синең сүзеңне тыңларга сүз бирәм. Икенче сине бер дә борчымам.

Укытучы: Бу әкият безне нинди булырга өйрәтә? (әниләрнең сүзен тыңларга , әдәпле тәртипле булырга.)

VI.Кичәне йомгаклау -Димәк , Абдулла Алиш әкиятләре безне нинди булырга өйрәтәләр ?

© 2010-2022