Бер очкынның сәяхәте

Тема: Бер очкынның сәяхәте. Максат: 1. Укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлату;                 2. Коллективта эшләү күнекмәләрен ныгыту,                 3. Иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү. Җиһазлау: ак битләр, төсле карандашлар, фломастерлар, шырпы тартмасы, шырпы.   Тәрбия сәгатенең барышы.   I.                   Оештыру өлеше                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                  ... 1.     Укучыларны барлау. 2.     Уңай психологик климат булдыру. II.                Төп өлеш. Укучылар, сез әкиятләр укырга, тыңларга яратасызмы? Без сезнең белән бүген үзебез әкият иҗат итәрбез. Әкиятне мин башлыйм, ә сез дәвам итәрсез.  Яшәгән ди, булган ди бер бик шук, шаян  кечкенә генә Очкын. Ул менә бу шырпы очында шушы караңгы тартмада гомер иткән. Аңа бу кысан тартмада бик күңелсез булган. Ул зур эшләр, батырлыклар эшләп кешеләрне гаҗәпләндерү турында хыялланган. Менә шушындый булган ул( укытучы ак биткә Очкынны ясап күрсәтә) Көннәрдән бер көнне Очкын иреккә чыккан. Ул шырпы тартмасыннан ничек котылгандыр, миңа билгесез. Ә сез ,укучылар, ничек уйлыйсыз? (Укучыларның җаваплары тыңланыла) Очкын иреккә чыгуына куанып як-ягы... -         Рәдис, Раил өй яныдагы печән кибәненә утырып ял итүе, -         Илфат өлгергән ашлык кырына килеп чыгуы, -         Зөбәрҗәт, Райлә өй эченә керүе, -         Таңсу укучылар белән паходка барып, уха пешерүе, -         Илгиз электрлары эшләмәгән кешеләрнең шәмнәренә кунуы, -         Зөфәр тәртипсез малайларның тәмәкесенә кунуы, -         Рәзил урманга барып чыгуы, -         Инсаф диңгездәге маякка очравы, -         Наилә корыган яфраклар өстенә төшүе турында сөйлиләр.     Димәк, ут ул - дус та, дошман да икән. Әгәр барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәсәң, ут – дус. Искә төшерик әле, янгын чыкмасын өчен без нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш: -         өлкәннәр рөхсәтеннән башка шырпыга тимәскә; -         шырпыны кечкенә балар буе җитми торган урында сакларга; -         төзек булмаган электр приборларыннан файдаланмаска; -         өйдән чыгып киткәндә электр приборларын электр чыганагыннан алырга; газ һәм утның сүнгәнлеген тикшерергә; -         газ плитәсенә пешәргә әйбер куйганнан соң телевизор һәм компьютер артына утырмаска, уйнарга чыгып китмәскә; -         өлкәннәрдән башка учак якмаска: -         кечкенә балаларның яки иптәшләреңнең ут белән уйнаганнарын күрсәң, өлкәннәргә хәбәр итәргә: -         янгын башланса сүндерегә тырышмаска, өлкәннәргә хәбәр итәргә. Дөрес, укучылар, сез бу кагыйдәләрне үтәрсез дип ышанам.     Укучылар, әкиятләр ничек тәмамлана әле? Әйе, әкиятләрнең ахры бәхетле була. Әйдәгез, безнең дә әкиятебез әйбәт тәмамлансын. Һәрберегез үзегезнең рәсемнәрегезгә ахрын ясагыз. Зөбәрҗәт, Райлә, Раил, Илфат янгын сүндерүчеләр башланган янгынны сүндерүләрен ясыйлар.Наилә янгынның сазлыкка килеп чыгуын сүрәтли.  Рәзил яңгыр ява башлауын сүрәтли. Илгиз Очкынның кесә фонарына күчүен ясый. III.             Йомгаклау    Укучылар, бүгенге тәрбия сәгатебезгә нәтиҗә ясыйк: сез нәрсәләр аңлап калдыгыз? (укучыларның җаваплары тыңланыла) Тәрбия сәгате сезгә ошадымы? Кайсы яклары ошады? Нәрсәләрне үзгәртер идегез?    Җитәкләшеп түгәрәкләнеп басыйк, күзләрне йомыйк та, пышылдап кына, чираттан бер - беребезгә теләкләр җиткерик. Күзләрне ачтык. Карагыз әле, нинди матур, якты көн. Мондый көнне һичшиксез теләкләрегез чынга ашар. Бүгенге дәрестә катнашуыгыз, матур әкият иҗат итүегез өчен рәхмәт. Миңа сезнең белән бик кызык, күңелле булды.
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Муниципальное бюджетное образовательное учреждение

«Нусинская основная общеобразовательная школа »

Арского муниципального района РТ









Тәрбия сәгате "Бер очкынның сәяхәте"





















Автор: Мустафина Гулюза Бариевна, учитель биологии I категории









2014 год

Тема: Бер очкынның сәяхәте.

Максат: 1. Укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлату;

2. Коллективта эшләү күнекмәләрен ныгыту,

3. Иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау: ак битләр, төсле карандашлар, фломастерлар, шырпы тартмасы, шырпы.

Тәрбия сәгатенең барышы.



  1. Оештыру өлеше

  1. Укучыларны барлау.

  2. Уңай психологик климат булдыру.

    1. Төп өлеш.

Укучылар, сез әкиятләр укырга, тыңларга яратасызмы? Без сезнең белән бүген үзебез әкият иҗат итәрбез. Әкиятне мин башлыйм, ә сез дәвам итәрсез.

Яшәгән ди, булган ди бер бик шук, шаян кечкенә генә Очкын. Ул менә бу шырпы очында шушы караңгы тартмада гомер иткән. Аңа бу кысан тартмада бик күңелсез булган. Ул зур эшләр, батырлыклар эшләп кешеләрне гаҗәпләндерү турында хыялланган. Менә шушындый булган ул( укытучы ак биткә Очкынны ясап күрсәтә) Көннәрдән бер көнне Очкын иреккә чыккан. Ул шырпы тартмасыннан ничек котылгандыр, миңа билгесез. Ә сез ,укучылар, ничек уйлыйсыз? (Укучыларның җаваплары тыңланыла) Очкын иреккә чыгуына куанып як-ягына каранган, һәм якында гына үсеп утырган агачны күреп алган. Ул агачның ботагында кош оясы бар икән. Ояда - берсеннән берс матур кошчыклар. Очкынның алар белән дуслашасы килгән. Ояга килеп кунуы булган, оя янып та киткән. Әле ярый әнкә кош белән әткә кош якында гына булган. Алар янгын зурга киткәнче сүндерергә өлгергәннәр, ә Очкынны куып җибәргәннәр.( Сөйләү барышында рәсемен укытучы ясап та бара) Укучылар, Очкын тагын кайларда булган икән. Әйдәгез, алдыгыздагы ак битләргә рәсемен ясыйк та, дусларыгызга күрсәтеп сөйләрсез.

  • Рәдис, Раил өй яныдагы печән кибәненә утырып ял итүе,

  • Илфат өлгергән ашлык кырына килеп чыгуы,

  • Зөбәрҗәт, Райлә өй эченә керүе,

  • Таңсу укучылар белән паходка барып, уха пешерүе,

  • Илгиз электрлары эшләмәгән кешеләрнең шәмнәренә кунуы,

  • Зөфәр тәртипсез малайларның тәмәкесенә кунуы,

  • Рәзил урманга барып чыгуы,

  • Инсаф диңгездәге маякка очравы,

  • Наилә корыган яфраклар өстенә төшүе турында сөйлиләр.

Димәк, ут ул - дус та, дошман да икән. Әгәр барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәсәң, ут - дус. Искә төшерик әле, янгын чыкмасын өчен без нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш:

  • өлкәннәр рөхсәтеннән башка шырпыга тимәскә;

  • шырпыны кечкенә балар буе җитми торган урында сакларга;

  • төзек булмаган электр приборларыннан файдаланмаска;

  • өйдән чыгып киткәндә электр приборларын электр чыганагыннан алырга; газ һәм утның сүнгәнлеген тикшерергә;

  • газ плитәсенә пешәргә әйбер куйганнан соң телевизор һәм компьютер артына утырмаска, уйнарга чыгып китмәскә;

  • өлкәннәрдән башка учак якмаска:

  • кечкенә балаларның яки иптәшләреңнең ут белән уйнаганнарын күрсәң, өлкәннәргә хәбәр итәргә:

  • янгын башланса сүндерегә тырышмаска, өлкәннәргә хәбәр итәргә.

Дөрес, укучылар, сез бу кагыйдәләрне үтәрсез дип ышанам.

Укучылар, әкиятләр ничек тәмамлана әле? Әйе, әкиятләрнең ахры бәхетле була. Әйдәгез, безнең дә әкиятебез әйбәт тәмамлансын. Һәрберегез үзегезнең рәсемнәрегезгә ахрын ясагыз.

Зөбәрҗәт, Райлә, Раил, Илфат янгын сүндерүчеләр башланган янгынны сүндерүләрен ясыйлар.Наилә янгынның сазлыкка килеп чыгуын сүрәтли. Рәзил яңгыр ява башлауын сүрәтли. Илгиз Очкынның кесә фонарына күчүен ясый.

    1. Йомгаклау

Укучылар, бүгенге тәрбия сәгатебезгә нәтиҗә ясыйк: сез нәрсәләр аңлап калдыгыз? (укучыларның җаваплары тыңланыла)

Тәрбия сәгате сезгә ошадымы? Кайсы яклары ошады? Нәрсәләрне үзгәртер идегез?

Җитәкләшеп түгәрәкләнеп басыйк, күзләрне йомыйк та, пышылдап кына, чираттан бер - беребезгә теләкләр җиткерик. Күзләрне ачтык. Карагыз әле, нинди матур, якты көн. Мондый көнне һичшиксез теләкләрегез чынга ашар. Бүгенге дәрестә катнашуыгыз, матур әкият иҗат итүегез өчен рәхмәт. Миңа сезнең белән бик кызык, күңелле булды.



© 2010-2022