Тәрбия сәгате конспектыДус яшәү серләре

Раздел Классному руководителю
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тәрбия сәгате "Дус яшәү серләре"

Максат:чын дуслык,чын дуслар турында сөйләшү;татар халык мәкальләре белән танышу;бер-береңне хөрмәт итәргә,авыр чакта ярдәмләшергәкирәклеген төшендерү.

Класс сәгате барышы:

Слайд1

  • Исәнмесез,кунаклар,исәнмесез, тагын бер кат, кадерле балалар! "Дус яшәү серләре"исеме астындагы тәрбия сәгатебезне башлыйбыз. Балалар,кунакларга,бер-берегезгә карап елмаик әле.Чөнки йөзебездәге елмаюлар күңелләрне күтәрә,кәефне яхшырта.Бүгенге иртәдә сезнең кәефләрегез ничек икән,билгелик әле.Үзегезнең кәефегезгә туры килгән күбәләкне сайлап алыгыз.(Ачык һәм караңгы төстәге күбәләкләр тәкъдим ителә)Тәрбия сәгате ахырына сезнең кәефләрегез үзгәрерме,юкмы,монысын соңрак күрербез. Бүген без сезнең белән дуслык турында сөйләшербез.Дуслык - дөньядагы иң кирәкле мөнәсәбәтләрнең берсе.Дуслары булган кешеләр генә бәхетле буладыр,минемчә.Ә сезнеңчә ничек икән?Сезнең фикерләрегезне ишетеп китәсе килә.

  • Әйтегез әле,балалар,кем ул дус?

  • Ә сезнең дусларыгыз бармы?

  • Кемнең бер дусты да юк?

  • Әйе,балалар, һәркемнең дә дусты булырга тиеш,шулай булганда гынаяшәве күңелле,рәхәт була.Ә дус булу өчен дустыңны яратырга,хөрмәт итәргә,авыр чакта ярдәм кулын сузырга, дуслыкны сакларга омтылырга кирәк.Бу турыда бик күп әкиятләрдә,хикәя-шигырьләрдә дә языла.Балалар бакчасында,мәктәптә укыган әкиятләрне генә искә төшерик әле,аларда нәкъ менә дуслык җепләренең никадәр ныклы булса,шулкадәр яхшырак икәнлеге күрсәтелә.

Слайд 2

  • Балалар,дуслар бары тик кешеләр арасыннан гына буламы? Хайваннар,җәнлекләр арасыннан да сезнең дусларыгыз юкмы?

Слайд 3

  • Балалар,ә минем сезнең кебек чакта йомшак уенчыгым -аю дустым бар иде.Мин аны кочаклап йоклый идем,әкиятләр сөйли идем.Өй эшләрен дә аңа сөйләп күрсәтә идем.Ә ул мине тыңлап ята иде,мәктәптән кайтканымны көтеп тора иде.Ул дустым минем хәзер дә исән әле, искерде инде,ләкин ул миңа һаман да бик кадерле.Менә шулай,уенчыклар белән дә дуслык булырга мөмкин,шулай бит?Сезнең дә шундыйдусларыгыз юкмы?

  • Сезнең дусларыгыз барлыгын без белдек.Балалар,беләсезме,дуслыкның да үз дуслары була икән.Ышанмыйсызмы?Әйдәгез әле, "Дуслык дуслары"дигән уен уйнап алабыз, шунда минем сүзләремнең дөреслегенә ышанырсыз.Моның өчен безгә группаларга берләшергә кирәк.Мин сезгә кешеләр нинди булырга мөмкин,шул сыйфатлар язылган карточкалар өләшәм,ә сез шуларны икегә аерырсыз:кайсылары яхшыдуслыкның дуслары,ә кайсылары начардуслыкның дошманнары икәнен билгеләрсез.(Группаларда эш)

  • Ягез әле,дуслык дуслары нинди сыйфатлар икән.

  • 1 группадан , __________, укып кит әле.Рәхмәт.

  • 2 группада нинди сүзләр икән,__________,рәхим ит,укып күрсәт әле.

  • 3 группадан,__________,сез нинди сыйфатларны яхшы дип таптыгыз?

  • Балалар,ә артып калган сүзләр турында сез нәрсә әйтә аласыз? __________,укып чык әле,сездә нинди сүзләр артып калды?Башка группада дашул ук сүзләрме?Алар турында нәрсә әйтә аласыз?

  • Әйе,балалар,бу сыйфатлар беркайчан да дуслык белән янәшә йөриалмыйлар.Алар булган җирдә дуслык яши алмый.Рәхмәт урыннарыгызга утырыгыз.

Слайд 4

  • Әйдәгез әле, балалар, тагын бер кат ул безгә кирәк булмаган сыйфатларны искә төшереп китик. Дус яшәргә теләсәк безгә бу гадәтләрдән ерак торырга,үзебездә яхшыларын гына булдырырга кирәк.(Презентация буенча эш)

Ә хәзер,балалар,әйдәгез,бераз хыялланып,фантазияне эшкә җигеп,дуслык турында сөйләшүебезне дәвам итик.

Слайд 5

  • Әгәр дә без аны күрә алсак,дуслык нинди төстә булыр иде икән?Дуслыкны иснәп карап булса,исе нинди булыр иде икән?Ашап карый алсак,тәме нинди булыр иде икән?Әгәр тотып карый алсак,дуслык нинди булыр иде икән?Әйе,балалар,мин дә шулай уйлыйм.Ул шундый йомшак булыр иде,аны гел шулай кысып,яратасы гына килеп торыр иде. Балалар,элек-электән дуслык - бик кирәкле, изге хисләрнең берсе булып саналган.Борынгы әби-бабайларыбыз дуслык турында кеше хәтерендә мәңгегә уелып калырдай сүзләр-мәкальләр әйтепкалдырган.Без инде аларны дәресләрдә өйрәнеп киләбез. Бүген шуларның дуслык турында булганнарын тагын бер кат искә төшереп үтәрбез.Мин сезгә мәкальнең башын әйтәм,ә сез - ахырын.Сөйләштекме?

Слайд 6(Мәкальләр өстендә эш)

  • 100 сум акчаң булганчы...(100 дустын булсын).(Әйе,акча ул була да бетә,әдуслар,дуслыкгомерлек)

  • Дустың булмаса - эзлә...(тапсаң-югалтма)(Әйе,берьялгызың,дусларсыз гына яшәве бик авыр.Син үзеңә дус табарга тиеш.Ә инде дустыңны югалтмау,саклау - сезнең һәрберегезнең үз кулында. Игътибарлы, ярдәмчелчел,ышанычлы булсагыз,дусларыгыз югалмас.)

  • Кешенең иң зур байлыгы- ...(чын дусты). (Әйе,дусты күп булган кеше -иң бай кеше.Чөнки алар теләсә кайсы вакытта сиңа ярдәмгә килә алалар,кайгың булса,уртаклашалар,шатлыгыңны бүлешәалалар.)

  • Дус-кайгыда...(сынала)Син кешенең дусты икән,шатлык килгәндә генә түгел,кайгы килгәндәдә аның янында булырга тиеш.Әгәр кайгы килгәндә юкка чыккан икән,ул чын дусмы?Юк,ул башта ук чын дуслык булмаган.Чын дусбервакытта да сине бәладә ташламый.Без моны үзебез белгән "Чындус"җыры аша да бик яхшы беләбез.Әйдәгез әле,җырны искә төшериктә,күмәк башкарып китик.Бер-беребезнең билләреннән тотыйк,без бит дуслар.

Слайд7"Чын дус "җырын күмәк башкару

  • Рәхмәт,балалар,бу җырда чын дусның нинди булырга тиешлеге бик яхшы аңлатыла.Балалар, кайвакытта без дустыбызның кадерен аны югалткач кына аңлыйбыз.Бергә вакытта уйлап бетермибез,юкка да әйткәләшәбез,үпкәләшәбез,сугышып та алабыз. Бигрәк тә малайлар шулай булучан.Дустың синең яннан киткәч кенә аның никадәр якын булуын аңлыйбыз.Сезнең белән киләчәктә андый хәлләр булмасын өчен,бер әкият карарга тәкъдим итәм. "Чукмар белән Тукмар"дип атала ул.Рәхим итеп карагыз.

Мультфильм «Чукмар белән Тукмар"

  • Балалар,әкият буенча нәрсә әйтә аласыз,ул безне нәрсәгә өйрәтә?Бу әкияттәге әби миңа бик ошады.Нинди акыллы әби булган ул,ачуланмады,кыйнамады ул әтәчләрне,ә ничек итеп акылга утыртты?Әйе,бер-берсеннән аерып куйды ул аларны.Шунда гына Чукмар белән Тукмарбер-берсенә бик кирәк,якын икәнлекләрен аңладылар.Шулай итеп,әби акыл белән,үзе генә белгән кагыйдәләр буенча әтәчләрен дус булырга өйрәтте.

  • Барлык алда сөйләшкәннәрне берләштереп,балалар, әйдәгез,без дә үзебезнеңдус яшәү серләрен, кагыйдәләрен төзепкарыйк әле.Моның өчен һәр пар1 кагыйдә төзи.Дус яшәү өчен нәрсә әшләргә кирәк?(Парлар белэн эш).

  • Балалар миндә шундый ук кагыйдәләр төзеп алып килгән идем.Сезнекеләр белән чагышыр микән?Укып карыйк әле.

Слайд 8

  • Әлеге кагыйдәләрне мин сезгә бүләк итәм,сез аны бик кадерле бүләк итеп саклагыз.Әгәр дуслыгыгыз җимерелә башлаганын,дусларыгызның сездән ерагаюын сизсәгез,шушы кагыйдәләрне алып укыгыз.Бәлки гаеп үзегездәдер.Сезгә үзегез өстендә эшләргә кирәктер.Кунакларга да бүләк итим әле,аларга да кирәк булуы бар.Бүләкләр дигәннән,балалар,сез дә бит үзегезенең дусларыгызга бүләкләр ясадыгыз,аны сер итеп сакладыгыз.Әйдәгез,бүген серләрне ачыйк инде.Алдан әзерләнгән уенчыкларныдусларыгызга бүләк итегез.

Слайд 9

  • Балалар,тәрбия сәгатебез ахырына кәефләрергез ничек?Начар якка үзгәрмәдеме?Ничек инде,дөньядагы иң матур сүзләрнең берсе - дуслык турында сөйләшик тә,кәефләребез дә начарайсын ди.Дуслык битул бик серле,ул могҗизалар да ясарга сәләтле.Ягез әле,үзегезнеңкәефләрне белдергән күбәләкләрне менә шушы тартмага салыйк.Могҗиза барлыкка килүенә ышанырбыз.Дустыгызга әйтәсе килгән иң матур теләкләрне эчтән генә уйлый торыгыз.Уйладыгызмы?Ә хәзер барыбыз бергә тартмага таба өреп,теләкләрне җибәрәбез.

Слайд 10

Менә балалар,чын күңелдән әйтелгән теләкләрдән, хәтта,күбәләкләрдә терелде.Бүгенге сөйләшүгә йомгак ясап,шуны әйтәсем килә:дустың бар икән - таянычың бар дигән сүз.Зур хәзинәләрең,байлыкларың булып та,чын дустың булмаса,яшәүнең яме булмый.Сезнең дусларыгыз гомерлек булсын,аларның кадерен белегез.Барыгызга да бик зур рәхмәт!

© 2010-2022