8 класста тәрбия сәгате «Акча яхшымы, әллә начармы?»

"Выдержка из материала: Мөслим муниципаль районы Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе 8 сыйныф өчен тәрбия сәгате Тема: Акча яхшымы, әллә начармы? Төзүче: Хамматуллина Рузилә Мирзарифовна, I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Максат: балаларның акча һәм аны тоту культурасы турында күзаллауларын киңәйтү; акчаның асылын ачыклау; “җиңел” байлыкка карата тәнкыйть формалаштыру; хезмәт аша табылган байлыкка уңай караш тәрбияләү; фикерләү сәләтен үстерү; сакчыллыкка омтылыш уяту. Тәрбия с...
Раздел Классному руководителю
Класс 8 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Мөслим муниципаль районы

Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе



8 сыйныф өчен тәрбия сәгате

Тема: Акча яхшымы, әллә начармы?













Төзүче: Хамматуллина Рузилә Мирзарифовна,

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы




2013 - 2014 нче уку елы

Максат: балаларның акча һәм аны тоту культурасы турында күзаллауларын киңәйтү; акчаның асылын ачыклау; "җиңел" байлыкка карата тәнкыйть формалаштыру; хезмәт аша табылган байлыкка уңай караш тәрбияләү; фикерләү сәләтен үстерү; сакчыллыкка омтылыш уяту.

Тәрбия сәгатенең формасы: әңгәмә

Әзерлек эше: информация туплау өчен 3 укучыдан торган иҗат төркеме төзү

Җиһазлау: презентация, тикшерү өчен тактада җөмләләр язылган

Физик эшнең иң керемлесе-акчаны көрәк белән көрәү!

( А.Морозов)

Акчадан башка әйберсе булмаган кеше- иң ярлы кеше!

(Артуро Граф)

Бай түгел, акыллы булырга тырышыгыз.Байлык юкка чыгарга мөмкин, ә акыл гомерлек.

(Эзоп)


План

1. Интерактив әңгәмә." Алтын үгез"

2. Информация бирү.

а) Лекция «Акчаның тылсымлы көче".

б) Акча тарихына сәяхәт.

в) Акча: максатмы әллә чарамы.

3. Проблемалы сорау. " Кемне ярлы дияргә мөмкин?"

4. Тәмамланмаган җөмләләр. "Акчага сатып алып булмый..."

5. Тәрбияви ситуацияләр. "Акча һәм бала".

6. Сорауга җавап табу. "Акча-яхшымы, әллә начармы?"

7. Акча белән эш итү кагыйдәләрен төзү. " Сак бул- акча!"

8. Тактада язылган фикерләрне анализлау.

9. Йомгаклау.



Тәрбия сәгатенең барышы:

1. Интерактив әңгәмә." Алтын үгез"

Класс җитәкчесе. Исәнмесез, укучылар, килгән кунаклар!

-Укучылар, музыканы тыңлагыз эле. Ул нәрсә турында икән?

Музыка яңгырый ( Шарль Франсуа Гуно " Фауст" операсыннан Мефистофель ариясе)

На земле весь род людской чтит один кумир священный,
Он царит над всей Вселенной, тот кумир - телец златой!

В умилении сердечном прославляя истукан,
Люди разных каст и стран пляшут в круге бесконечном,
Окружая пьедестал, окружая пьедестал!
Сатана там правит бал, там правит бал!
Этот идол золотой волю неба презирает,
Насмехаясь, изменяет он небес закон святой!

В угожденье богу злата край на край встаёт войной;
И людская кровь рекой по клинку течёт булата!
Люди гибнут за металл, люди гибнут за металл!
Сатана ликует там, ликует там!

Класс җитәкчесе. Сезгә бу музыка танышмы? Нинди әйбер турында сүз бара? Нинди металл өчен кешеләр үлә?

- Бу Шарль Франсуа Гуноның " Фауст" операсыннан Мефистофель җыры.Ул җир йөзендәге кешелекнең бер генә әйбергә - күк законнарына буйсынмаучы алтын үгезгә табынуы турында җырлый. Аның аркасында сугышлар чыга, кан түгелә, кешеләр бер-берсен үтерә.

Класс җитәкчесе. Ярар, монысын аңладыгыз. Алтын үгез-ул алтыннан ясалган үгез сыны. Аңа Аллага табынган кебек табынганнар. Күчерелмә мәгънәдә алтын үгез- байлык, акча символы. Бөтен кешелек шуңа табына дигән сүз белән сез килешәсезме?

Класс җитәкчесе. Мефистофель, җирдәге бөтен начарлык -алтыннан дип җырлый. Бәлки хәзер бар да үзгәргәндер?

Класс җитәкчесе. Җырның сүзләре моннан 2 гасыр элек язылган.Ләкин без сезнең белән шундый фикергә килдек, бу сүзләр бүген дә бик актуаль.

2. Информация бирү.

а) Лекция «Акчаның тылсымлы көче".

Класс җитәкчесе. Без һәрдаим акча белән эш итәбез. Балачактан беләбез, акча барлык кешегә дә кирәк, һәм алар еш кына җитми. Ләкин бик азлар гына бу төсле кәгазьләрнең тылсымлы көче турында уйлыйдыр.Алар каян килеп чыккан? Аларга нинди караш булырга тиеш? Кешеләргә кайсын - яхшылыкны күбрәк китерәләрме, әллә начарлыкмы ? Галимнәр раславынча, акча- ул кешелекнең бөек ачышы. Ансыз прогресс (алга китеш) булмас та иде. Шул ук вакытта акча кешеләрне җинаятькә тарта, көнләшү, саранлык хисе тудыра, яшәешнең төп мәгънәсенә әверелә. Мефистофель юкка гына алтын турында җырламый.Элекке кешеләр акчаны кара көч дип санаганнар.

- Шулай итеп, акча нәрсә соң: прогресс чыганагымы әллә котылырга кирәк булган начарлыкмы? Бүген без сезнең белән шушы сорауга җавап табарга тырышырбыз. Ә хәзер акча тарихына сәяхәтебезне башлыйбыз. Такта алдына иҗат төркемен чакырам.

б) Акча тарихына сәяхәт.

1 укчы.. Берничә мең еллар элек акчаның нәрсә икәнен дә белмәгәннәр. Ул моннан 7 мең ел элек туган. Кешеләр бер-берсе белән үзара әйберләр алмашканнар. Игенче - ашлык, терлекче - мал-туар тәкъдим иткән. Ләкин әйбер бәяләре төрлечә булганга, сәүдә эшендә гел кыенлыклар чыгып торган. Мәсәлән, леопард тырнагыннан ясалган муенсага бер көймә яисә ике үгез сораганнар. Бер сарыкка ике балта яисә дүрт чүлмәк белән түләгәннәр.

2 укучы. Менә шул вакытта кыйммәтле металл барлыкка килгән: алтын һәм көмеш - алар бик тиз кисәккә әйләнгәннәр, аз таушалганнар.Беренче металл тәңкәләр 27 гасыр элек барлыкка килгәннәр. Безнең илдә беренче акча берәмлеге гривна - билгеле бер авырлыктагы көмеш кисәк булган. Аны 4 кисәккә бүлеп булган ,һәм сумнар барлыкка килгән. Сумны 100 гә бүлеп булмаган, шуңа күрә тиеннәр ясаганнар.Бу кечкенә кисәккә кулына сөңге тоткан һәм атка атланган изге Георгий ясалган булган.

Ләкин металл акчалар тагын кыенлыклар тудырган: мәсәлән, Ломоносов, императрицадан 2000 премия алгач, аны кесәсенә салып кайта алмаган- премия 3 тоннадан артык булган! Ә бу- үзе бер машина!

Менә шул вакытта кәгазь акчалар барлыкка килгән дә. Аларны Кытайда VIII гасырда уйлап табалар. Ә 1000 елдан алар Россиядә Екатерина II вакытында барлыкка киләләр.Аның портреты 100 сумлык акчаны бизәгән.

Класс җитәкчесе. Күрүебезчә, акча бернинди дә табигый булмаган һәм илаһи көчкә ия түгел икән. Шулай да кайбер кешеләр аңа табыналар.

в) Акча: максатмы әллә чарамы.

3 укучы. Күп кенә байлар әйтүенчә, алар өчен акча- максат түгел, ә үзләренең максатларына ирешү чарасы. Кагыйдә буларак , мондый кешеләр тыйнак яшиләр, балаларын азындырмыйлар, зур суммаларны дингә, мәгарифкә, ярлыларга ярдәмгә тоталар. Америкада күп кенә миллионерларның балалары кибеттә прилавка артында торалар, машиналар ремонтлыйлар, газеталар саталар.Бу саранлык түгел, ә тормыш нормасы, акча белән эш итү культурасы.

Көнбатыш илләрендә кеше акча белән эш итәргә балачактан өйрәнә: тыйнаклыкка, түземлелеккә, үзен-үзе тыярга өйрәнә.

-Менә , мәсәлән, ярлы гаиләдә туган һәм Американың иң бай кешесенә әверелгән Джон Рокфеллер тарихы.

Ул үзенең бизнесын балачактан башлый: 1 фунт конфетны сатып ала, шуны кечкенә өемнәргә бүлә һәм апаларына сата, кыргый күркәләрне тота һәм сату өчен үстерә. Табышны копилкага салып бара- аннан әтисенә проецентка биреп тора .

Белем алгач, Рокфеллер көчкә генә бухгалтер ярдәмчесе булып эшкә урнаша. Ул эчми( хәтта кофе да), тартмый, теарга да йөрми.Аның бер генә максаты була- баерга.

1 укучы. Ул бик баегач, балачак дустына өйләнә. Ләкин туй да гади генә була, гаиләсе өчен өйне дә очсызны ала. Хезмәтчеләргә дә акча әрәм итми.

Ул бик тыныч холыклы кеше була, беркайчан да тавыш күтәрми.Озакламый Рокфеллер илдәге иң бай кеше санала. Ләкин балаларын бик кырыс тәрбияли: утын ярдыра, бакчада һәм өйдә эшләтә. Джон Рокфеллер Чикаго университетына нигез салырга, стипендия һәм пенсия түләргә ярдәм итә.

3. Проблемалы сорау. " Кемне ярлы дияргә мөмкин?"

Класс җитәкчесе. Сез күренекле эшмәкәр Джон Рокфеллер турында тыңладыгыз. Рокфеллерның финанс үсешен күзәтеп торган язучы Марк Твен әйткән:

"Кешенең ярлылыгы аның акчасының юклыгына карап түгел, ә кирәклегенә карап билгеләнә. Рокфеллер әфәндене күргән саен, аңа 15 цент бирәсем килеп, минем кулым кесәмә сузыла."

Дөньяда иң бай кеше- һәм ни өчен Марк Твенның аңа 15 цент бирәсе килә. Сезгә бу сәер тоелмыймы?

Класс җитәкчесе. Ә сез, ярлылык- акчаның юклыгына карап түгел, ә кирәклегенә карап билгеләнә, дигән фраза белән килешәсезме? Кемне ярлы дип атарга?

Класс җитәкчесе. Минем уйлавымча, тактадагы фраза белән Марк Твенның фикере тәңгәл килә.

Укучылар укый: Акчадан башка әйберсе булмаган кеше иң ярлы кеше! (Артуро Граф)

Класс җитәкчесе. Укучылар, Татарстанда да андый изге кешеләр бар. Аларның берсе-Әсгать Галимҗанов гомере буе ятим, инвалид балаларга булыша. Ул озак еллар балалар йортлары, интернатларга акча күчергән, микроавтобуслар бүләк иткән шәхес. 2005 елда ул "Казанның абруйлы гражданины" исеменә лаек булды. Скульптура композициясендә Әсгать Галимҗанов җигүле атны тотып барган рәвештә ясалган. Арбага балалар утыртылган.

Мөслим районында да үз тырышлыгы белән байлыкка ия булган иганәчеләр шактый. Шуларның берсе-«АГРОМАСТЕР» компаниясе җитәкчесе Зәкиев Илгиз Ислам улы. Ул мохтаҗ кешеләргә һәм инвалид балаларга даими ярдәм итә.

4. Тәмамланмаган җөмләләр. "Акчага сатып алып булмый..."

Класс җитәкчесе. Дөньяда бернинди акчага да сатып алып булмый торган әйберләр дә шактый күп. Ә без сезнең белән бар әйбер дә сатыла торган ярминкәгә килдек дип күз алдына китерегез әле. Ләкин сез акча белән сатып алып булмый торган әйберләрне генә күрергә тиеш. Мәсәлән, мин әйтәм: " Акчага диван сатып алып була", ә сез әйтәсез: "Ләкин йокыны түгел". Сезгә ярдәмче сүэләр дә бар.

Укытучы җөмләнең башын укый, ә укучылар дәвам итә.

  • Акчага сәгать алып була...( ләкин вакытны түгел)

  • Акчага китап алып була...( ләкин акылны түгел)

  • Акчага азык алып була...( ләкин аппетитны түгел)

  • Акчага өй алып була...( ләкин гаиләне түгел)

  • Акчага дәрәҗәне алып була...( ләкин кешеләрнең ихтирамын түгел)

  • Акчага дару алып була...( ләкин сәламәтлекне түгел)

  • Акчага дога алып була...( ләкин ышануны түгел)

  • Акчага бөтен континентны алып була...( ләкин Туган илне түгел)

  • Акчага орден алып була...( ләкин батырлыкны түгел)

Класс җитәкчесе. Күрүебезчә, дөньяда бар әйбер дә сатылмый. Ә кайбер кешеләрнең байлыгыннан көнләшергә кирәкми: алар аны безнең кесәдән килми торган бәягә булдырганнар, алар аның өчен тынычлыкларын, сәламәтлекләрен,вөҗданнарын һәм намусларын корбан иткәннәр.

5. Тәрбияви ситуацияләр. "Акча һәм бала".

Класс җитәкчесе. Бездә дә балалар акча белән эшләргә өйрәнәнәләр. Берничәсен сезгә тәкъдим итәм.( 3 укучы кычкырып укый)

Ситуация №1. Кечкенә улларын лагерьга җибәргәндә, әти-әнисе аңа телефон да биреп җибәрә.Ә ул анда акча эшләргә була, телефонсыз дусларына телефонын биреп тора. Бер шалтыратуга 10 сум ала, ләкин вакытын карап тормый. Шулай итеп акча эшли, ләкин...

Ситуация №2. 10 яшьлек Маратка яңа уен алу өчен 200 сум акча кирәк була. Күптән түгел генә 2 уен алганлыктан әти-әнисе аңа акча бирми. Шуннан соң Марат бизнес -проект уйлап таба.

5 яшьлек энесенә акчага шашка уйнарга тәкъдим итә.Ставка-200 сум. әлбәттә, энесе җиңелә, ләкин...

Ситуация №3. 8нче сыйныф укучысына әти-әнисе инглиз теленнән репетитор яллыйлар. Түләүне малай артыннан җибәрәләр. Берничә айдан ул инглиз телен яхшы өйрәнә , ләкин йокысы туймый башлый. Ә ул репетиторны күптән ташлаган, инглиз телен төнлә үзлектән өйрәнгән, ә акчасын классташларына процентка биреп торган икән. Хәзер яхшы гына эшмәкәр. Ләкин...

Класс җитәкчесе. Сез 3 бизнес-проект белән дә таныштыгыз.Өчесе дә "ЛӘКИН " сүзе белән бетә.

Бу проектлар яхшымы, шуны тикшереп карыйк әле.

Класс җитәкчесе. Барлык очракта да балалар акча эшләргә уйладылар. Бу мактауга лаек. Ләкин акча намуслы юл белән табылырга тиеш, беркемнең дә хокуклары бозылырга тиеш түгел. Шул вакытта гына акчага сатып алып булмый торган әйбер - үз-үзеңә хөрмәт барлыкка килә.

-Монда нинди законнар бозылды? (Семейный кодекс РФ , Конвенция о правах ребенка, Федеральный закон "О противодействии коррупции")

6. "Акча-яхшымы әллә начармы?"

Класс җитәкчесе. Менә бу сорауга җавап табар вакыт та җитте: "Акча -яхшымы, әллә начармы?"

Ничек уйлыйсыз?

Класс җитәкчесе. Без җавап табарга тырышып караган сорау кешелек алдында күптән тора инде. Монда бертөрле генә җавап була да алмый. Акча - ул кәгазь генә, ә ул яхшылык алып киләме, әллә начарлыкмы - анысы кешенең акчага карашыннан тора.

7. Акча белән эш итү кагыйдәләрен төзү. " Сак бул- акча!"

Класс җитәкчесе. Акча, байлык үзеннән-үзе генә бернинди дә начарлык яки яхшылык китерми. Ләкин дөрес тотмаганда алар кеше өчен җимергеч корал да булырга мөмкин. Моны ничек булдырмаска? Нинди кагыйдәләр уйлап чыгарырга?

Берничә кагыйдә тәкъдим итәм, ә сез өстәрсез.

  1. Акчаны алла урынына куйма.

  2. Акчаны эшләп тап.

  3. "Телим" һәм "булдыра алам" ны чагыштыр.

  4. Тапкан акчаң белән мактанма, кеше алдында санама.

  5. Бурычка батарга тырышма.

  6. Комарлы уеннар уйнама.

Бәлки әти-әниләрегезнең киңәшләре белән бүлешерсез. Ә мин сезгә менә шушы мәкальне онытмаска киңәш итәр идем: " Мал кыйбат түгел, җан кыйбат".

8. Тактада язылган фикерләрне анализлау.

Класс җитәкчесе. Онытмагыз, акча белән идарә итү әдәбе - ул кешенең гомуми әдәбе.Сезгә хәзердән үк акчаның кайдан алынуы һәм ничек тотылуы турында уйланырга кирәк.

Акча турындагы әңгәмәбезне йомгаклап- берничә акыллы киңәш. Алар тактада язылган.(укый)

Беренчесе- әлбәттә,шаян киңәш.

Өченчесе, мәсәлче Эзоп сүзләре, хәзер дә үзенең әһәмиятен югалтмаган.(укый)

9. Йомгаклау.

Класс җитәкчесе. Бүгенге әңгәмәдән соң сезнең акчага һәм байлыкка карата карашыгыз үзгәрдеме?

Укучыларның якынча җаваплары:

  • Үзгәрмәде. Мин ничек булса да баерга тырышачакмын.

  • Үзгәрмәде. Мин яхшы белем алырга һәм акыллы булырга тырышычакмын. Ә акыллы кеше акча эшли белә.

  • Үзгәрде. Мин әти-әниләремне аңлый башладым.

  • Үзгәрде. Акча кешене бәхетсез итә дип уйламый идем.8 класста тәрбия сәгате «Акча яхшымы, әллә начармы?»

© 2010-2022