Методическая разработка (3 класс)

Раздел Классному руководителю
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема:Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.

Дәреснең тибы: Яңа белемнәрне ачу.

Дәреснең максаты:

1. Исемнең берлек һәм күплек саннары, күплек сан кушымчалары турында мәгълүмат бирү.Күплек сан ясаучы кушымчалар белән танышу. Кушымчаларны ялгау кагыйдәләрен үзләштерү. Исем турында белемнәрне ныгыту. Авазларның дөрес әйтелеше өстендә эшне дәвам итү.

2. Анализлау һәм чагыштыру осталыгын үстерүне дәвам итү. Бирелгән мәгълүматның иң әһәмиятлесен аерып алырга өйрәтү. Төркемдә эшләү,аралаша белү һәм фикер осталыгын формалаштыру.

3. Татар теленә ихтирам, әйләнә-тирәгә мәхәббәт уяту.

Җиһазлау: җәнлек, кошлар, агачлар рәсемнәре. Сүзләр язылган карточкалар.

Дәрес этаплары

Универсаль уку

гамәлләре

Дәрес барышы.

  1. Оештыру-мотивлаштыру этабы.

Эшләү өчен без бүген ике төркемгә бүлендек. Төркем җитәкчеләре итеп кемнәрне сайлыйсыз.

- Төркем җитәкчеләре сез төркемдәгеләрнең эшен оештырырга,күзәтергә, бәяләргә ярдәм итәрсез.Тартмаларда смайликлар. Дөрес эш, тулы җавапларыгыз өчен сез смайликны үзегез аласыз.

2.Өй эшләрен тикшерү. Текстның тәрҗемәсен тыңлау.

3. Актуальләштерү.

- Аю йоклаган шул урманга барасыгыз киләме?

- Әйдәгез җыеныйк та урманга экскурсиягә барыйк.

-Кышкы урманга бару өчен безгә ниләр кирәк була?

- чаңгы, куртка, башлык, бияләй,

1) Бу сүзләр кайсы сүз төркеменә керәләр?

2) Исем нәрсәне белдерә?(предметны)

3)Исем нинди сорауларга җавап бирә?(Кем? Нәрсә?)

-Бу әйберләр һәркайсыбызга да кирәк булачак. Аларны күп итеп алыйк әле. Нәрсәләр алабыз?

  • Чаңгылар, курткалар,башлыклар, бияләйләр.

  • Димәк, бу предметлар нинди санда? Бу предетлар күплек санда.

  • Ә берлек санда булса ничек була? (Чаңгы....)

  • Димәк, бүгенге дәреснең темасы нинди булыр икән?( Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.)

  • Алдыбызга нинди максат куябыз?

  • Бу максатка ирешү өчен дәрестә ничек эшләрбез?

4. Яңа материалны аңлату этабы.

  • Экскурсияне башлыйбыз. Урманда үзеңне ничек тотарга кирәк?

  • Карагыз әле балалар урман хуҗасы - аю безгә ниндидер серле тартма калдырган. Ачып карыйк әле анда ниләр бар икән?

  • Ниндидер конвертлар?..

  • Яшел конвертларга нәрсә язылган? Җәнлекләр

  • Сары конвертларга нәрсә язылган?( АГАЧЛАР)

  • Кызыл конвертларга өй эше дип язылган. Аларны әлегә читкәрәк алып куегыз.

  • Тавышланмыйча гына без хәзер җәнлекләрне күзәтербез.

  • Яшел конвертларны алыгыз әле. Анда сүзләр язылган карточкалар бар.

  • Мин җәнлекне күрсәтәм кайсы төркемдә ул җәнлекне атаучы сүз бар, тактага чыгып ябыштырып куябыз.

  • (рәсемнәрне карыйбыз , тактага берлек сандагы сүзләрне ябыштырып куябыз )

  • Кайсы җәнлекләрне без кышкы урманда очратмыйбыз? (Аю, керпе)

  • Тактадагы сүзләрне сузык аваз хәрефләре буенча ике төркемгә бүләргә кирәк.

  • Нинди төркемнәргә бүләр идегез? Нечкә, калын

  • Ни өчен?

  • Кайсы сүз бу төркемнәрнең берсенә дә керми?Поши

  • Ни өчен? (Кабатлап әйтеп карыйбыз)

  • Урманда җәнлекләр күп булалар бит, әйдәгез аларны күплек санда язабыз)

Башта число һәм матур язу минуты үткәрелә)

( тактада бер укучы эшли, дәфтәрләргә бу сүзләрне күплек санда язабыз.


  • - Ни өчен поши сүзенә -лар /-ләр кушымчасы ялгадыгыз?

  • Бу сүзне әйтеп карыйк әле. Сүзнең ахыры ничек

Әйтелә? (калын) Шуңа күрә -лар языла.

  • (бергәләп төзәтәбез)

  • Нинди кисәкләр безгә исемнәрнең күплек санын ясарга ярдәм итте?

  • Калын сүзләргә нинди кисәкләр ялганды?

  • Нечкә сүзләргә нинди кисәкләрялганды?

  • Бу сүз кисәкләрен без кушымчалар дип атыйбыз. Аларны рус телендәге кебек аерып күрсәтәбез.

  • (дәфтәрләрдә күплек сан кушымчаларын аерып куябыз. Сүзне укыйлар. Кушымчаны әйтәләр)

  • Нинди нәтиҗә ясыйбыз?

  • Димәк исемнәрнең күплек санын ясау өчен -лар, -ләр, -нар, -нәр кушымчалары ялгана.

  • Калын сүзләргә калын кушымчалар, нечкә сүзләргә нечкә кушымчалар ялгана.

  • ФИЗМИНУТКА

5.Белемне беренчел ныгыту.

  • Урманда кошлар да яши бит. Алар белән дә танышыйк.

  • Мин кошларны күрсәтәм, сез сүзлек дәфтәрегезгә языгыз.

  • Кошларны күплек санда әйтегез. Башта төркемдә эшлисез. Аннан җавап бирәсез.

6.Үрнәк буенча мөстәкыйль эш башкару.

  • Хәзер агачларның хәлләрен белик. Кыш көне ап-ак юрган ябынып агачлар да йоклый .

  • Мин сезгә җәйге агачларны күрсәтәм. Игътибар белән карагыз. Сез русча исемнәрен әйтегез.

  • Кыш көне алар бит яфраксыз. Танырсызмы икән аларны?

  • Сары конвертларны алыгыз эле

  • Анда агач исемнәре язылган карточкалар бар.

  • Экранда тәрҗемәләре бирелгән.

  • Мин агачның рәсемен күрсәтәм кайсы тәркемдә шул сүз бар, төркемнән берәү чыгып тактага татарча исемнәрен ябыштыра

  • Күплек санга куеп языгыз.

  • Дәфтәрләрегезне алыштырып бер берегезнең эшен тикшерәсез.

  • -нар, -нәр кушымчалары нинди исемнәргә ялганды?

  • Нинди нәтиҗә ясыйбыз?

  • -нар, -нәр кушымчалары н авазына беткән сүзләргә ялганды.

7. Өйрәнелгән материалны кабатлау этабы.

- Өйрәнелгән сүзләрне кулланып

Кышкы урман турында телдән хикәя төзибез.

Сорауларга җавапны башта төркемнәрдә әзерлисез.

-Кышкы урман нинди?

-Урман Һавасы нинди?

- Анда нинди агачлар үсә?

- Урманда нинди җәнлекләр яши?

- Нинди җәнлекләр кышкы йокыда?

- Урманда нинди кошларны очратабыз?

- Аларга урманда азык җитәрлекме?

- Азык эзләп алар кая киләләр?

8. Рефлексия, бәяләү этабы.

  • Экранга карап нәрсәләр әйтә алабыз?

  • Исемнең күплек сан формасы нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

  • Калын сүзләргә нинди кушымчалар ялгана?

  • Нечкә сүзләргә нинди кушымчалар ялгана?

  • -нар ,- нәр кушымчалары нинди авазларга беткән сүзләргә ялгана?

  • Бу кушымчалар белән без икенче дәрестә дә эшне дәвам итәрбез.

  • Дәресебез ахырына якынлаша. Сезнең өчен дәрестә иң кызыклысы нәрсә булды?

  • Нинди яңалыклар белдегез?

  • Дәрес барышында алган смайликларга карап үзегезгә үзегез билге куегыз. (билгеләрен аңлаталар)

  • 9. Өй эше

- Кызыл конвертларда

Сораулар язылганкарточкалар бар. Шул карточкаларга нигезләнеп, кышкы урман турында хикәя төзергә кирәк. Кемнәр язмача эшләргә тели алар кызыл карточкалар ала. Телдән хикәя төзергә теләүчеләр зәңгәр карточка ала.

  • Дәрес өчен рәхмәт. Сау булыгыз!

  • Кунаклар белән дә саубуллашабыз.

Регулятив универсаль уку гамәлләре(максат кую, планлаштыру)



Коммуникатив универсаль уку гамәлләре




Шәхси (әхлакый) универсаль уку гамәлләре


Регулятив универсаль уку гамәлләре(максат кую, планлаштыру)


Шәхси (әхлакый) универсаль уку гамәлләре



Танып белү универсаль уку гамәлләре

Проблемалар кую, эзләнү


Коммуникатив универсаль уку гамәлләре






Шәхси (әхлакый) универсаль уку гамәлләре


Танып белү универсаль уку гамәлләре



Танып белү универсаль уку гамәлләре

Шәхси (әхлакый) универсаль уку гамәлләре

Регулятив универсаль уку гамәлләре







Дәрескә үзанализ

Сез 2 нче а сыйныфында татар төркемендә укучы балалар белән үткәрелгән дәрес карадыгыз.

Төркемдә 13 укучы. Шуларның алтысы икенче чиректә генә рус төркеменнән күчеп утырдылар. Укучыларның 2 се генә өйдә әбиләре белән татарча аралашалар. Әти-әниләре белән русча сөйләшәләр. 9 бала өйдә бары тик русча гына аралашалар. 2 бала татарча бөтенләй аңламый дип әйтергә була. Мондый балалар белән эшләү бик авыр билгле. Шуңа карамастан, сезнең алда дәрес үткәрдек.

Дәреснең темасы: Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.иде.

Дәреснең тибы: Яңа белемнәрне ачу.

Дәреснең максаты:

1. Исемнең берлек һәм күплек саннары, күплек сан кушымчалары турында мәгълүмат бирү. Күплек сан ясаучы кушымчалар белән танышу. Кушымчаларны ялгау кагыйдәләрен үзләштерү. Исем турында белемнәрне ныгыту. Авазларның дөрес әйтелеше өстендә эшне дәвам итү.

2. Анализлау һәм чагыштыру осталыгын үстерүне дәвам итү. Бирелгән мәгълүматның иң әһәмиятлесен аерып алырга өйрәтү. Төркемдә эшләү, аралаша белү һәм фикер осталыгын формалаштыру.

3. Татар теленә ихтирам, әйләнә-тирәгә мәхәббәт уяту.

Сименарның темасы :

Булгач, дәрескә анализны да универсаль уку гамәлләрен фомалаштыру дәреснең кайсы этапларында нинди формаларда оештырылуына нигезләнеп төзелде.

Оештыру-мотивлаштыру этабыда Коммуникатив универсаль уку гамәлләре формалаштыру максатыннан төркемнәрдә эшләү формасы кертеледе.

Регулятив универсаль уку гамәлләрефомалаштыру максатыннан укучыларга үзбәя тәкүдим ителде.

Актуальләштерү этабындауниверсальрегулятив

уку гамәлләре формалаштыру өченбирелгән сүзләрне күплек санда куеп карау, сораулар кую, шул сораулар нигезендә дәрес темасын ачыклау, максатлар кую кебек эш-гамәлләр кулланылды.

Яңа материалны аңлату этабында танып белү универсаль уку гамәлләрен формалаштыру зур урын алып торды.

Укучылар җәнлек исемнәрен күплек санда язып, узләре анализлап, күплек сан ясаучы кушычаларны билгеләп, калын һәм нечкә кушымчаларның ялгану үзенчәлекләрен ачыкладылар.

Белемне беренчел ныгыту этабында укучылар төркемдә бергә эшләп, кошларның иемнәрен күплек санга куеп карадылар. Төркедәшләренең фикерләренә нигезләнеп үз фикерләрен белдерделәр. Бу коммуникатив универсаль уку гамәлләре .

Үрнәк буенча мөстәкыйль эш башкару этабында

Күбрәк танып белү универсаль уку гамәлләре башкарылды. Укучылар яңа тип биремнәрне мөстәкыйль

Башкарып, үрнәк буенча чагыштырдылар. Агач исемнәрен күплек санда язып, бирелгән үрнәк белән чагыштырдылар.

--нар,-нәр кушымчаларын ялгау үзенчәлекләрен ачыкладылар. Төшенчә чыгардылар.

Өйрәнелгән материалны кабатлау этабында танып белү универсаль уку гамәлләрен формалаштыру зур урын алып торды. Укучылар сорауларга таянып кышкы урман турында телдән хикәя төзеделәр.

Рефлексия, бәяләү этабындашәхси (әхлакый) универсаль уку гамәлләре формалаштыру максатыннан укучылар үз эшләренә бәя бирү гамәле кулланылды. Шулай ук бу эш төререгулятив универсаль уку гамәлләрен формалаштыруда да зур роль уйный.

Өй эшен бирү дә индивидуаль характерда булды. Укучылар үз мөмкинлекләреннән чыгып эш төрен үзләре сайладылар.

Гомумән алганда дәреснең һәр этабында төрле универсаль уку гамәлләрен формалаштыру өчен биремнәр, эш төрләре бер-берсе белән үрелеп барды.

Дәрескә куелган максатларга ирештек дип уйлыйм.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!











Татар теленнән региональ ачык дәрес

Тема: "Берлек һәм күплек сандагы исемнәр"



Укытучы: Әхмәтшина Кәүсәрия Кавый кызы



2013

© 2010-2022