Шагыйрә Клара Булатова белән очрашу кичәсе

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

" Кайтыр идем яшьлек елларына, Колшәрипнең Дөмәй буйларына."

Хәерле көн кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар. Бүген бездә кунакта кадерле кунагыбыз Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган укытучысы, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге бүләк иясе, Саҗидә Сөлейманова исемендәге бүләк иясе - Клара апа Булатова. 2015 ел белгәнебезгә әдәбият елы һәм җиңүнең 70 еллыгы итеп игълан ителде. Шушы истәлекле даталарның кайсын гына телгә алсак та, Клара Булатова лаеклы кунак. Бүген без аны кунакка сугыш елы баласы буларак һәм үзебездә укытып киткән укытучы, авылның тере тарихы буларак чакырдык.

Хәзер сүзне авылыбызның җирле үзидарә башлыгы ----------------улына бирәбез.( Мәктәп директоры ---------------- кызына бирәбез )

Алып баручы: Клара Булатова кебек гаҗәеп сәләткә ия тагын берәр талант иясе бармы икән? Ул үзе риваять булырлык искиткеч зат. Шагыйрьлеге тумыштан, зиһене шаккатырлык, сәгатьләр буе шигырь сөйләп, - теләсә кемне авызына каратып тора ала. Авыр елларда- сугыш чорларында -1943 елда беренче шигырьләре туа. Бу вакытта шагыйрәгә 7 яшь була. 1951 елдан бирле газета , журналларда басылып яши, 1970 елдан Язучылар союзы члены. 38 китап бастырып чыгарды: ходай аңа соклагыч аһәң биргән, аны тыңлап сихерләнәсең, рухи ләззәт аласың.

Әйдәгез хәзер Клара Булатованың шигырьләрен тыңлап үтик: ( балалар шигырь сөйли )

Алып баручы: Колшәрип - Колшәрип,

Йөрәгемдә сагыш күтәреп

Яшьлегемнең язын,

Синдә үткән чагын,

Сагынып яшим һаман Колшәрип...

дип яза Клара апа үзенең "Колшәрип "дигән шигырендә.Әйе, шигырьдәге кебек Колшәрипне, анда үткән яшьлек елларын сагынып яши шагыйрә. Кулга кайсы гына шигырь җыентыгын алсак та, Колшәрип, Дөмәй буйлары, авылыбызның табигатенә дан җырлаган шигырьләр табарга була.

- Хәзер сүзне шагыйрәнең үзенә бирәсе килә.Рәхим итегез ,Клара апа.

Хәзер музыкаль пауза ясап алыйк әле.

- Бер әдәби кичәдә миңа Клара апа үзенең шигырь җыентыгын бүләк иткән иде.Анда мондый юллар бар иде:

Миләш какларының ачысы күп

Төчеләре безгә әз тия

Минем язган шигырьләрне дә

Бер җырларсың әле Әлфия

дип язган идегез Клара апа. Рәхим итеп тыңлагыз." Шушы яктан - шушы туфрактан без" дип атала.

-Менә минем кулымда " Үзеннән - үзе туа җыр " китабы. Бу китапта бары Клара апа Булатова сүзләренә язылган җырлар теркәлгән. Ходай миңа җыр куәте бирмәгән дисез сез. Әмма сезнең шигырьләр җанга , йөрәккә моң булып үтеп керә.

Җыр:--------.

-Клара апа Булатова , аның хезмәтләре турында сәгатьләр буе сөйләргә була. Ләкин аның үзебезнең төбәгебездә Нур телевидениясе аша һәр җомгада була торган " Җомга " тапшыруына беренче булып нигез салучы Клара апа булуын әйтмичә мөмкин түгел. Сезгә рәхмәтебез чиксез зур. Ничә ел буе татар тамашачысын үзенә каратып торды, чөнки мондый эчтәлекле татар тапшырулары Казан телевидениясендә дә юк диярлек. 52% татар яшәгән Әлмәт шәһәренә яшь буынны үз милли телебездә, рухта тәрбияләргә нәкъ менә шундый тапшыру кирәк иде. Рәхмәт сезгә Клара апа.

Сезнең хөрмәткә татар кызлары биюе.

Алып баручы: Халык күңелен яулап алган шагыйрьләр дә табигатьнең гүзәл, сирәк бүләкләре бит. Якты, саф чишмә кебек бәреп чыккан талант иясе ул - Клара Булатова. Заман үзгәрсә дә үзгәрми торган күңел кылларын тибрәтерлек шигырьләр язучы ,үз тавышы булган шагыйрә бит ул. Клара Булатова безнең Колшәрип авылын якын , үз итеп , Колшәрибем дип, аның хуш исле гөлләренә гашыйк булып, үзенең иң ягымлы шигырьләрен иҗат итте.

Ләкин Колшәрип авылы да җавапсыз калмады, иң тәмле, саф сулы чишмәбезгә Клара Булатова исеме бирелде.

Хәзер кичәбезне дәвам итеп, Клара Булатованың шигырьләрен тыңлап үтик: ( балалар шигырьләр сөйли )

- Клара апа!

Туган көнең белән яз китердең,

Кояш нурын сиптең җир өстенә

Син үзең дә язлар кебек көләч,

Яз китергән чәчкә төсендә.

Һәм нәкъ 1 айдан яраткан шагыйрәбез үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Без аңа ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер телибез, шигырьләрегез белән безгә дәрт, дәрман биреп торыгыз.

Бу алкышлар сезгә:сезнең хөрмәткә

Алып баручы: Шуның белән безнең " Кайтыр идем яшьлек елларына, Колшәрипнең Дөмәй буйларына " дигән әдәби - музыкаль кичәбез тәмам, игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт.

Сценарий авторлары: Габдрахманова Әлфия,

Гараева Фидания


© 2010-2022