Хокукый турнир

Дәресләрдән тыш тәрбия эшләре алып бару – балаларга төп белем бирүнең, аларны шәхес буларак үстерүнең аерылгысыз бер өлеше.        Класстан тыш эшләр – исеменнән үк күренгәнчә – дәрес кысаларына бикләнмәгән, әмма шул ук вакытта баланың белемен дә, зиһенен дә үстерә торган, аларның гамәли шөгыльләренә, зөвыкларына,  сәләт мөмкинлекләренә уңай тәэсир иткән, әлеге файдалы чараларның һәммәсен ял һәм төрле уеннар белән бергә бик тә оста бәйли алган тәрбия сәгатьләре ул. Класстан тыш эшләрне үткәрү формалары күп төрле.  Без турнир формасын сайлап алдык. Бу сүз Көнбатыш  Европадан кергән, беренчел мәгънәсе спорт өлкәсенә караса да, бүген урта һәм өлкән класс укучылары коллективлары арасында оештырылган, белемнәргә нигезләнгән ярыш-бәйгене турнир дибез. Турнирыбыз “Балалар хокуклары” темасына оештырылды. Әлеге тема балаларның яшь үзенчәлекләренә карап сайланды һәм бик актуаль. Турнирда 7 һәм 8 класс укучылары катнашты. Аларга бүгенге көндә 13-14 яшь. Яшүсмер чакны җәмгыять белеме дәресләрендә 12-15 яшь аралыгы дип билгелибез. Бу чор – кеше тормышында иң җаваплы вакыт, чөнки ул өлкән кеше белән бала арасындагы күчеш юлы.  Әлеге юлдан тайпылмыйча атлау ул – зур җаваплылык. Ләкин яшүсмерләр мөстәкыйльлеккә, бәйсезлеккә омтыла, үзен һәрвакыт хаклы дип саный, яңа дуслар, маҗара-кызыклар эзли. Ләкин тормыш тәҗрибәсе җитенкерәмәү сәбәпле, алар балалар яисә өлкәннәрдән күбрәк... Укучыларны менә шундый ялгышлардан саклау – тәрбия процессының мөһим бурычы. Моңа хәтле бу темага  класс сәгатьләре үткәрелде, әңгәмәләр, район балигъ булмаганнар белән эшләү инспекциясе вәкилләре белән очрашулар оештырылды. Бүгенге чара әлеге эшләрнең дәвамы булып тора. Максат һәм бурычлар билгеләнде:  укучыларның хокук буенча белемнәрен арттыру, бер-берләренә, шул ук вакытта законга хөрмәт формалаштыру, әхлак сыйфатлары тәрбияләү; балаларга   хокуктан башка -  бурыч , бурычтан башка хокук юклыгына төшенергә  ярдәм итү. Чарага әзерләнү эшләре барды: укучылар ике төркемгә бүленделәр,  төркемнәргә исемнәр   уйладылар, һәр укучы үзе белән таныштыруны әзерләде. Моңа хәтле өйрәнгәннәрне кабатлап чыктылар, һәр төркем “Юридик консультация” дип аталган тур өчен бер күренешне сәхнәләштерде. Турнир 3 өлештән: оештыру, төп өлеш һәм йомгаклаудан торды.   Оештыру моменты “Әйдәгез, танышыйк!” исеме астында үтте. Турнирның төп өлеше 5 тур итеп оештырылды. Әлеге  5 турда хокукый терминнар белән эшләү, укучыларның үз хокукларын белүләренә карата биремнәр, закон бозуларга карата халык фикерен карау, юридик ситуацияләрне чишүгә карата биремнәр башкарылды. Белгәнебезчә, кеше информацияне  ишетү яки  күрү анализаторлары аша кабул итә. Шуңа күрә чара барышында презентация рәвешендә сораулар экранда бирелеп барды. Психологик комфорт булдырырга, һәр укучыга якын килеп, һәрберсенең  фикерләрен тыңларга-белергә омтылдым. Эш барышында укучылар белән ике арада аралашуның демократик стиле кулланылды. Чара тәрбия максатларына һәм балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килә дип саныйм.
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Хокукый турнир

(7-8 класс укучылары өчен)

Укытучы: Хабибуллина С.Г.,

Актаныш районы МББУ "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе"нең тарих укытучысы

Максат: укучыларның хокук буенча белемнәрен арттыру, бер-берләренә, шул ук вакытта законга хөрмәт формалаштыру, әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: хокукый документлар, электрон презентация , сүзләр салынган конверт, предметлар салынган тартма

Турнир барышы

  1. Оештыру . Уңай психологик халәт булдыру.

Хәерле көн, укучылар, укытучылар! Бүген бездә хокукый турнир. Без җәмгыять таләп иткән һәм җәмгыятебездә кабул ителгән законнар хакында искә төшерербез. Законнарны белмичә торып, үзеңнең хокукларыңнан файдаланып булмый. Мин шуны телим: бүгенге чара сездә хаклы тәртип күнекмәләре булдырсын, законнар турында белемнәрегезне арттырсын. Үзегезнең сәләтләрегезне дә күрсәтерсез дип ышанам.

  1. Бәйге барышы. Эшебезне танышудан башлыйк. (Командалар исемнәрен әйтәләр, уенчылар белән таныштыралар)

Ә мин үзем - Фемиданың ярдәмчесе. Нәрсә беләсез бу хакта?

Фемидага ярдәмгә хөкемдарлар да кирәк. ( хөкемдарлар билгеләү)

1 тур. "Юридик сүзлек" ( сораулар ике команда өчен дә уртак. Кем өлгер, шул җавап бирә. Дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә).

1. Дәүләт тарафыннан урнаштырылган,үтәлүе һәркем өчен мәҗбүри кагыйдәләр системасы -... ( хокук)

2. Дәүләтнең Төп законы-... (Конституция)

3. Куркытып, ачыктан-ачык чит кеше әйберен үзләштерү-... (талау)

4. Хокук бозулар өчен суд тарафыннан физик затка карата кулланыла торган махсус мәҗбүр итү чарасы - (җәза)

5. Шәхси мәнфәгатьләреңне кайгырту йөзеннән кылган гамәл-... (үз-үзеңне яклау)

6. Көч кулланмыйча гына чит кеше әйберен үзләштерү-... (урлау)

7. Дәүләт гаепләүчесе (Прокурор)

8. Вак хулиганлык кылган өчен акча түләтү. (Штраф)

9. Россиядә дәүләт башлыгы - ... (Президент)

10. Бала хокукларын яклаучы халыкара документ (Конвенция)

2 нче тур. "Серле сандык". Сандыкка салынган предметлар буенча үзегезнең хокукларыгызны әйтегез.

- Туу турында таныклык ( исемгә хокук)

- Конверт ( сер саклау хокукы, хат алышу хокукы)

- Китап ( белем алуга хокук)

- Шприц ( сәламәтлекне саклау, кайгыртуга хокук)

-Ручка (иҗат итүгә хокук)

-Телефон ( сер саклау хокукы)

Һәрберебез хокукларыбызны яхшы белә. Тик шуны да онытмаска кирәк: безнең хокукыбызның яклануы, саклануы үз чиратында башкаларга бурыч йөкли. "Үзеңә теләмәгәнне башкаларга эшләмә", ди халык.

Тирән фикерләр салынган әйтемнәр бик күп. Шуларның берничәсен искә төшереп алыйк.

3 нче тур. "Сүз чыгар хикмәт белән".

Бирем шундый: конвертка салынган сүзләрдән җөмлә төзергә һәм асылын аңлатырга кирәк.

  1. Кем бирсә иллелек, аның сүзе иң элек.

  2. Сезнең өчен сүзләрегез түгел, гамәлләрегез сөйләсен.

Фикерләрегез өчен рәхмәт. Сезнең белән килешәм. Ә сез минем белән килешерсезме? Алдагы турга күчәбез.

4 нче тур. "Килешәм-килешмим".

  1. Җинаять җаваплылыгы 16 яшьтән билгеләнә. ( 16, өлешчә 14)

  2. Паспорт 16 яшьтә алына. (14 яшь)

  3. Бала дип 14 яшькә кадәргеләр атала. (18 яшь)

  4. Судта баланың фикере 10 яшьтә исәпкә алына.

  5. Судка 18 яшь тулгач мөрәҗәгать итәргә мөмкин. (14 яшь)

  6. 18 яше тулганнар гына хезмәт килешүе төзи ала. (16 яшь)

  7. 20 яше тулганнар гына сайлауга бара ала. (18 яшь)

  8. 18 яше тулганнар гаилә кора ала.

5 тур. Өй эше. "Юридик консультация".

Командалар игътибарына сәхнәләштерелгән күренеш тәкъдим ителә. Аны караганнан соң, сорауга җавап бирергә кирәк. Дөрес җавап 3 балл белән бәяләнә.

1 нче күренеш. 14 яшьлек яшүсмер , контроль эшне өзү максатыннан "Бомба куелган" дип шалтырата , ләкин тотыла.

Сорау. Бу гамәлгә ничек карыйсыз? Яшүсмер җәзасын күрерме?

Җавап. Әйе, 14 яше тулган яшүсмер ялган шалтырату өчен хокукый җаваплылыкка тартыла.

2 нче күренеш. Төнге 11 ләр тирәсендә 15 яшьлек Г. өенә кайтып бара. Хокук саклау вәкилләре очрый.

Сорау. Г.ның хокук саклау вәкилләре белән әңгәмәсе нәрсә турында булачак? Нинди чара?

Җавап. № 71 закон нигезендә 18 яше тулмаганнар кичке 10 нан соң йөрергә тиеш түгелләр. Әти-әнисенә беркетмә тутырыла һәм штраф.

Вердикт. Карар чыгару өчен сүз хөкемдарларга бирелә. ( Беренче төркемгә "Юридик әзерлекле", икенче төркемгә "Иң актив" исемнәре бирелә)

  1. Рефлексия.

Укучылар, үзегезнең чарадан алган тойгыларыгыз, фикерләрегез белән уртаклашсагыз иде. Моның өчен җөмләләрнең берсен төгәлләгез:

  1. Минем өчен шул яңалык булды:....

  2. Мин шуны белдем: ....

  3. Минем өчен шул кызыклы булды: ...

Бәяләү


1 тур. ЮРИДИК СҮЗЛЕК. (Һәр дөрес җавапка 1 балл)


Прокурор

Адвокат

1 сорау

2 сорау

3 сорау

4 сорау

5 сорау

Нәтиҗә

2 нче тур. "Серле сандык" (дөрес җавап өчен 1 балл)


1

2

3

Нәтиҗә

3 нче тур. "Сүз чыгар хикмәт белән" (3 баллга кадәр)


Нәтиҗә

4 нче тур "Килешәм-килешмим" (дөрес җавап өчен 1 балл)


1

2

3

4

Нәтиҗә

5 нче тур. "Юридик консультация" (дөрес җавап өчен 3 балл)




Нәтиҗә

Гомуми нәтиҗә





© 2010-2022