Шигърият дөньясында

Арча районы Хәсәншәех  төп гомумбелем бирү мәктәбе     Башлангыч сыйныф укытучысы Гозәерова Ләйсән Габдуллаҗан кызы. 1972 нче елда Арча районы Хәсәншәех авылында туа, үзенең туган авылы балаларының иҗади сәләтләрен үстерүдә зур көчен куя. Буш вакытында шигырьләр иҗат итәргә ярата.                                         Рәхмәт сиңа халкым! Бай тарихлы, ихлас халкы булган Туган авылым минем – Хәсәншәех! Сине зурлап шигырь язам Булсын сиңа тәүге бүләгем.    Шаулап аккан Иделләргә тиңлим Шушма елгасының агышын. Ярларында сәлам биреп утыра Нечкә билле бөдрә талларын.   Әкияттәгедәй табигате белән Горурлана һәрбер кешесе. Тырыш, мәгърифәтле халкы бүген Ил күгендә балкый йолдыздай.   Күрше халкы - тәңре хакы диләр Борынгыдан безнең әбиләр. Күрше төбәкләрнең сылуларын Тиң яр иткән асыл егетләр.   Мари, чуаш, удмурд милләтеннән Килен төшергәннәр авылда. Ким - хур итми аларны олы буын Үз кызларыдай якын күргәннәр. Алевтина – Аля апа булган, Марияне – Марыя дигәннәр. Лидия апаны бигрәк якын күреп Безнең Лидабыз ук дигәннәр.   Татар егете төрле милләт сөеп Һич үкенми учак үрләткән. Татар исеме кушып һәр сабыйга Ислам динен алга сөргәннәр.   Төрле милләттән булсалар да Ир хакын алар зурлаган. Татар милләтенең гореф-гадәтен, Үзенекедәй якын күргәннәр.                                                 Үрнәк алыйк!   Авылда бит анда үзгә гадәт Күрше белән күрше дус яши. Ансы ничек , монсы болай диеп, Күрше агайлары гәпләшә.   -Камил улы Рафил диләр Өйләнгән ди мари кызына. -Юкны сөйләмә, Васил туган Үзең күрдем бит бая, Нәкъ безнеңчә ак яулыгын бәйләп, Токмач кисә килен ашына.   - Шулай күрше, аны аерып булмый Безнең кызлар кебек ул чибәр. Сөйкемлелеге аның бит очында- Нурлар чәчә йөзе нәкъ айдай.   Менә шулай итеп ике күрше Гәп куерды килен хакында. Васил күрше үзенең сул күршесен Кертеп җибәрми озак интектерде. -Бигрәк уңган, каһәр чибәр диеп, Яшьлекләрен искә төшерде.     Ел артыннан , еллар үтеп Сынау үтте күрше килене. Татар телен, динен зурлап Ландыш исемле кызын үстерде.   Беренчедә генә укыса да, Ландышы да аның бик чая. Әтием татар, әнием татарчаны Сездән яхшырак белә дип мактана.   -Әйе, сеңлем дөрес масаясын Әниең синең тырыш, во! дигән Татар егетен сөеп, аның йолаларын Үзенекедәй якын ул күрде.   Безгә менә сездән үрнәк алып, Сезнең кебек иде яшисе. Юк-барларны күпертмичә генә, Татар булып озак яшисе.                                                                              Мәктәбем Кояш чыгып, нурын сипкәч Бар табигать җанлана. Мәктәпкә барам- күңелем Сабыйларча куана.   Өянкеләр озатып кала Башларын горур тотып. Мәктәбем гүя каршылый: -Килдеңме, кызым?- диеп.   Башка җирдә юктыр кебек, Синдәй нурлы мәктәп! Синдә эшләве күңелле Белем бирүе рәхәт!   Чиста, пөхтә сыйныфларың Шифа бирә күңелгә. Мәктәбемә керү белән Дөньям нурга күмелә.   Синдәге һәрбер кеше Туганнарымдай якын. Җир йөзендә мондый мәктәп Башка юктыр мөгаен.                              Гомерләр үтә Гомерләр үтә дип уфтанмыйм. Гомерләр заяга үтмәде. Күп булды шатлыклы, сагышлы Көннәрем, айларым, елларым.   Шул көннәр йомгагын сүткәндә Барладым гомерем агышын. Сынады язмышым һәрьяклап Тормышның үренә менгәндә.   Үрләргә менүе һай авыр Сабырлык, үҗәтлек юлдашым. Таяна алырлык гаиләмә Мең шөкер, мең рәхмәт диямен.                                          Ялгыз каен Юл буенда үсә ап-ак каен. Ул яшь әле, бик яшь һәм ...ялгыз. Нигә, язмыш, нигә шулай итеп Калдырдың соң аны син парсыз?!   Бар  иде бит аның сөйгән яры, Якын дусты, пары – яшь имән. Тик язмышның ачы җиле генә Өзде гомерен, каен яшь түгә.   Тибрәнә ул иртән таң җилендә, Тузып тора ефәк чәчкәе. Һәр иртәне алар өмет белән, Түземсезлек белән көтәләр.   Әйтерсең лә иркә, назлы җилләр Сөйгәненнән хәбәр китерер, Сагынудан боек торган каен Бәхет- шатлыкларга төренер.                                        Минем хатын Әйтсәм әйтим минем хатын Зарланырга ярата. Юк- барларны күпертеп Башкайларын алҗыта.   -Күршеләрнең сарыгы Өч бәрән китергән ди. Нигә безнең сарык түгел, Песи балалаган ди.   -Сәлимнең хатыны тагын Затлы күлмәк кигән ди. Чәчен сарыга буятып Концертка да килгән ди.   -Кәримнәрнең машинасы Ялтыр - йолтыр килә ди. Безнекенең төсе ямьсез... Бигрәк шыксыз нәрсә ди.   Менә шулай итеп хатын Аптырата, йөдәтә. Күрше тавыгын күркә итеп Күрергә ул ярата.                                                                                                                               Миләшкәем Сары сандугач булып Кунар идем миләшкә. Сагынган саен барыр идем Очып туган йортыма.   Өй буендагы миләшем Көтеп  тора көн саен, Көн саен бара алмыйм бит Аңла син миләшкәем!   Канатларым талды минем, Бара алмыйм көн саен. Гомеркәйләр уза икән Айлар үткән саен.   Тоясыңмы, миләшкәем, Гомерләрнең үткәнен? Яфракларың белән бергә Күлмәкләрнең тузганын?   Киңәш сорап күп тапкырлар Килдем синең каршыңа. Башың иеп тыңлап тордың, Риза идең барсына.                                                Кирәкми сугыш! Сугыш башлану хәбәре Минут эчендә килгән. Авылымның асыл егетләре Сугыш кырына киткән.   Күпме югалтулар ,ачы хәсрәт Юлдаш булды алар юлында. Түзә белде халкым бирешмәде Йөрәгендә яра булса да.   Сугыш бетүен өзелеп Күпме көткән аналар. Әтием кайта диеп, Өзгәләнгән балалар.   Май аеның ямьле көне Куаныч алып килгән. Йөрәкләрне җилкендереп Җиңү хәбәре килгән.   Утлы көннәр кайтавазы Кабатланмасын башка. Илдә тынычлык булсын, Сабыйлар туып торсын!
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Арча районы Хәсәншәех төп гомумбелем бирү мәктәбе



Башлангыч сыйныф укытучысы Гозәерова Ләйсән Габдуллаҗан кызы. 1972 нче елда Арча районы Хәсәншәех авылында туа, үзенең туган авылы балаларының иҗади сәләтләрен үстерүдә зур көчен куя. Буш вакытында шигырьләр иҗат итәргә ярата.







Рәхмәт сиңа халкым!

Бай тарихлы, ихлас халкы булган

Туган авылым минем - Хәсәншәех!

Сине зурлап шигырь язам

Булсын сиңа тәүге бүләгем.

Шаулап аккан Иделләргә тиңлим

Шушма елгасының агышын.

Ярларында сәлам биреп утыра

Нечкә билле бөдрә талларын.

Әкияттәгедәй табигате белән

Горурлана һәрбер кешесе.

Тырыш, мәгърифәтле халкы бүген

Ил күгендә балкый йолдыздай.

Күрше халкы - тәңре хакы диләр

Борынгыдан безнең әбиләр.

Күрше төбәкләрнең сылуларын

Тиң яр иткән асыл егетләр.

Мари, чуаш, удмурд милләтеннән

Килен төшергәннәр авылда.

Ким - хур итми аларны олы буын

Үз кызларыдай якын күргәннәр.

Алевтина - Аля апа булган,

Марияне - Марыя дигәннәр.

Лидия апаны бигрәк якын күреп

Безнең Лидабыз ук дигәннәр.

Татар егете төрле милләт сөеп

Һич үкенми учак үрләткән.

Татар исеме кушып һәр сабыйга

Ислам динен алга сөргәннәр.

Төрле милләттән булсалар да

Ир хакын алар зурлаган.

Татар милләтенең гореф-гадәтен,

Үзенекедәй якын күргәннәр.





Үрнәк алыйк!

Авылда бит анда үзгә гадәт

Күрше белән күрше дус яши.

Ансы ничек , монсы болай диеп,

Күрше агайлары гәпләшә.

-Камил улы Рафил диләр

Өйләнгән ди мари кызына.

-Юкны сөйләмә, Васил туган

Үзең күрдем бит бая,

Нәкъ безнеңчә ак яулыгын бәйләп,

Токмач кисә килен ашына.

- Шулай күрше, аны аерып булмый

Безнең кызлар кебек ул чибәр.

Сөйкемлелеге аның бит очында-

Нурлар чәчә йөзе нәкъ айдай.

Менә шулай итеп ике күрше

Гәп куерды килен хакында.

Васил күрше үзенең сул күршесен

Кертеп җибәрми озак интектерде.

-Бигрәк уңган, каһәр чибәр диеп,

Яшьлекләрен искә төшерде.

Ел артыннан , еллар үтеп

Сынау үтте күрше килене.

Татар телен, динен зурлап

Ландыш исемле кызын үстерде.

Беренчедә генә укыса да,

Ландышы да аның бик чая.

Әтием татар, әнием татарчаны

Сездән яхшырак белә дип мактана.

-Әйе, сеңлем дөрес масаясын

Әниең синең тырыш, во! дигән

Татар егетен сөеп, аның йолаларын

Үзенекедәй якын ул күрде.

Безгә менә сездән үрнәк алып,

Сезнең кебек иде яшисе.

Юк-барларны күпертмичә генә,

Татар булып озак яшисе.



Мәктәбем

Кояш чыгып, нурын сипкәч

Бар табигать җанлана.

Мәктәпкә барам- күңелем

Сабыйларча куана.

Өянкеләр озатып кала

Башларын горур тотып.

Мәктәбем гүя каршылый:

-Килдеңме, кызым?- диеп.

Башка җирдә юктыр кебек,

Синдәй нурлы мәктәп!

Синдә эшләве күңелле

Белем бирүе рәхәт!

Чиста, пөхтә сыйныфларың

Шифа бирә күңелгә.

Мәктәбемә керү белән

Дөньям нурга күмелә.

Синдәге һәрбер кеше

Туганнарымдай якын.

Җир йөзендә мондый мәктәп

Башка юктыр мөгаен.

Гомерләр үтә

Гомерләр үтә дип уфтанмыйм.

Гомерләр заяга үтмәде.

Күп булды шатлыклы, сагышлы

Көннәрем, айларым, елларым.

Шул көннәр йомгагын сүткәндә

Барладым гомерем агышын.

Сынады язмышым һәрьяклап

Тормышның үренә менгәндә.

Үрләргә менүе һай авыр

Сабырлык, үҗәтлек юлдашым.

Таяна алырлык гаиләмә

Мең шөкер, мең рәхмәт диямен.





Ялгыз каен

Юл буенда үсә ап-ак каен.

Ул яшь әле, бик яшь һәм ...ялгыз.

Нигә, язмыш, нигә шулай итеп

Калдырдың соң аны син парсыз?!

Бар иде бит аның сөйгән яры,

Якын дусты, пары - яшь имән.

Тик язмышның ачы җиле генә

Өзде гомерен, каен яшь түгә.

Тибрәнә ул иртән таң җилендә,

Тузып тора ефәк чәчкәе.

Һәр иртәне алар өмет белән,

Түземсезлек белән көтәләр.

Әйтерсең лә иркә, назлы җилләр

Сөйгәненнән хәбәр китерер,

Сагынудан боек торган каен

Бәхет- шатлыкларга төренер.



Минем хатын

Әйтсәм әйтим минем хатын

Зарланырга ярата.

Юк- барларны күпертеп

Башкайларын алҗыта.

-Күршеләрнең сарыгы

Өч бәрән китергән ди.

Нигә безнең сарык түгел,

Песи балалаган ди.

-Сәлимнең хатыны тагын

Затлы күлмәк кигән ди.

Чәчен сарыга буятып

Концертка да килгән ди.

-Кәримнәрнең машинасы

Ялтыр - йолтыр килә ди.

Безнекенең төсе ямьсез...

Бигрәк шыксыз нәрсә ди.

Менә шулай итеп хатын

Аптырата, йөдәтә.

Күрше тавыгын күркә итеп

Күрергә ул ярата.











Миләшкәем

Сары сандугач булып

Кунар идем миләшкә.

Сагынган саен барыр идем

Очып туган йортыма.

Өй буендагы миләшем

Көтеп тора көн саен,

Көн саен бара алмыйм бит

Аңла син миләшкәем!

Канатларым талды минем,

Бара алмыйм көн саен.

Гомеркәйләр уза икән

Айлар үткән саен.

Тоясыңмы, миләшкәем,

Гомерләрнең үткәнен?

Яфракларың белән бергә

Күлмәкләрнең тузганын?

Киңәш сорап күп тапкырлар

Килдем синең каршыңа.

Башың иеп тыңлап тордың,

Риза идең барсына.

Кирәкми сугыш!

Сугыш башлану хәбәре

Минут эчендә килгән.

Авылымның асыл егетләре

Сугыш кырына киткән.

Күпме югалтулар ,ачы хәсрәт

Юлдаш булды алар юлында.

Түзә белде халкым бирешмәде

Йөрәгендә яра булса да.

Сугыш бетүен өзелеп

Күпме көткән аналар.

Әтием кайта диеп,

Өзгәләнгән балалар.

Май аеның ямьле көне

Куаныч алып килгән.

Йөрәкләрне җилкендереп

Җиңү хәбәре килгән.

Утлы көннәр кайтавазы

Кабатланмасын башка.

Илдә тынычлык булсын,

Сабыйлар туып торсын!



© 2010-2022